
- •Тема 1. Основные понятия о языке. Норма в современном татарском литературном языке.
- •Упражнения - Күнегүләр
- •Контрольные вопросы:
- •Тема 2. Норма в современном татарском литературном языке. Точность и выразительность речи.
- •Упражнения - Күнегүләр
- •Тема 3.
- •Контрольные вопросы:
- •Тема 4. Стили литературного языка.
- •Упражнения - Күнегүләр
- •Контрольные вопросы:
- •Тема 5. Особенности научного стиля.
- •Употребление терминов.
- •Морфологические нормы: степени сравнения прилагательных и наречий.
- •Основные принципы постановки знаков препинания.
- •Упражнения - Күнегүләр
- •Контрольные вопросы:
- •Тема 6. Особенности официально-делового стиля.
- •Упражнения - Күнегүләр
- •Тема 7.
- •Практикум по стилистике: составление плана-конспекта публичного выступления на заданную тему.
- •Правописание аффиксов. Упражнения - Күнегүләр
- •Тема 8. Особенности разговорного стиля. Чистота речи.
- •Упражнения - Күнегүләр
- •Тема 9 Культура речи.
- •Упражнения - Күнегүләр
- •3.Закончите предложения.
Тема 7.
Особенности публицистического стиля.
Практикум по стилистике: составление плана-конспекта публичного выступления на заданную тему.
Правописание аффиксов. Упражнения - Күнегүләр
Выберите предложенш относящиеся к теме «Международные отношения Республики Татарстан».
Сынлы сәнгать музееның беренче залында борынгы иконалар урын алган.
Рус-татар бәйләнешләре славян-төрки бәйләнешләреннән башлана.
Бүгенге көндә Татарстан Россиянең күп кенә өлкәләре белән ике як лы килешүләр өзеде. ,
Минем танышлар һәм туганнар арасында нинди генә һөнәр кешеләре юк.
Вәли кайчандыр биеклеккә сикерү белән шөгыльләнгән иде.
Респубикадан чит илләргә йөк автомобилләре, сәгатьләр, суыткыч лар чыгарыла.
Татарстан өчен көнбатыш белән дә, көнчыгыш белән дә багланышлар бер дәрәҗәдә мөһим.
Шәһәрнең үзәгендә Габдулла Тукайга һәйкәл бар.
Вәкиллек Россия өлкәләре белән бәйләнешләрне ныгыта.
Милли мәдәни үзәк музеенда «Татар дөньясы» исемле күргәзмә, эшләде.
2. Употребляя следующие словосочетания, составыпе и напишите предложения..
Беренче адым, ерак тарих, фәнни ачышлар, дөньякүләм танылган, нигез салучы, икътисади белем, төп белгеч, дәүләт символикасы, Татарстанның бәйсезлеге.
3. Преобразуйте отрицательные предложения в утвердищельные и утвердительные в отрицательные.
Татарларның күпчелеге Татарстанда яши.
Кеше үзенең туган телен кагыйдәсез дә белер һәм һич тә ялгыш сөйләмәс.
Ул телевизор да сирәк карый, ял көннәрен дә үзенең кибетендә уздыра.
Барлык һөнәрләр авыр, үз һөнәреңдә оста булыр өчен, бик күп эшләргә кирәк.
Минем дустым бер дә эшләргә яратмый.
Алексей мәктәптә укыганда татарча өйрәнмәде.
Мин әйткәнне дустыңа да әйт әле.
Хәзер телевизордан кызык тапшыруларны күрсәтмиләр.
Күрше егете җилбәзәк кызларга карамый.
4. Прочтите и переведите устно 1,4,5 абзацы текста. Перепшите и письменно переведите 2,3 абзацы.
1. 1927 елның 7 ноябрендә Казанда беренче радиостанция эшли башлый. Ул республикабызда радиотапшыруларга нигез сала. Бүген Татарстан радиосы озын, кыска һәм ультракыска дулкыннарда эшли. Ул республикада һәм дөньяның төрле төбәкләрендә яшәүче татарлар өчен тәүлегенә унбер сәгать буе тапшырулар алып бара,. «Кардәшлеккә чикләр юк», «Тел күрке - сүз», «Көн үзәге», «Иртәнге дулкында», «Балкыш» кебек тапшырулар, яшьләр һәм балалар өчен әзерләнгән программала, музыкаль кичәләр радиотыңлаучыларның күңелләренә хуш килә.
Татарстан радиосы коллективының төп максаты - татар халкының сәяси, иҗтимагый, икътисади, мәдәни, фәнни тормышын киң яктырту, җәмгыятьтәге яңалыклар белән таныштыру, радиотыңлаучыларның мәнфәгатьләрен кайгырту.
Татарстан радиосының эфирга чыга башлавыңа 70 ел тулды. Юбилей кичәсе Галиәсгар Камал исемндәге Татар дәүләт академия театры бинасында үтте. Бәйрәмгә республиканың хөкүмәт җитәкчеләре, Татарстан районнарының хакимият башлыклары, телерадиокомпания вәкилләре, Татарстан радиосы ветераннары, актив хәбәрчеләре җыелган иде. Татарсан радиосы коллективын Республикабызның Премьер-министры, Матбугат һәм мәгълүмат министры, Мәгариф министры, Язучылар берлеге рәисе, Композиторлар берлеге рәисе, Журналистлар берлеге рәисе, Рәссамнар берлеге рәисе котлады. Кичәдә театр вәкилләре һәм сәнгать осталары чыгыш ясады.
Радиода озак еллар эшләгән кешеләргә мактаулы исем бирелү турында таныклыклар тапшырылды.
5. Отметьте правильные и неправилъные предложент в тексте.
1927 елны Казанда телевидение эшли башлый.
Татарстан радиосы бары тик кыска дулкында гына эшли.
Татарстан радиосына 70 ел тулды.
Юбилей кичәсе Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасында үтте.
Бәйрәмгә хөкүмәт җитәкчеләре чакырылмаган иде.
Кичәдә театр вәкилләре чыгыш ясады.
Радио хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.
Контрольные вопросы:
Дайте общую характеристику официально-деловому стилю речи
Подберите газетную или журнальную статью и проанализируйте ее языковые особенности.
Назовите сферу функционирования публицистического стиля?
Выберите из газетно-журнальных статей 5-6 публицистических фразеологизмов.
Расскажите о подстилях и жанровых разновидностях стиля.