Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Практ.занятия.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.03.2025
Размер:
401.92 Кб
Скачать

Контрольные вопросы:

  1. Что обозначает имя существительное? Какова его синтаксическая роль?

  2. Назовите морфологические признаки имени существительного.

  3. Расскажите о категории принадлежности имен существительных. Приведите свои примеры.

  4. Расскажите о категориях числа и падежа имен существительных, склонение имен существительных с аффиксами принадлежности?

  5. Охарактеризуйте пути формирования лексического состава современного татарского языка.

  6. Охарактеризуйте роль в этом процессе заимствований из других языков. Что такое калькирование? Приведите свои примеры заимствований из других языков.

  7. Расскажите о правилах расстановки знаков препинания в простом предложении.

  8. Расскажите об употреблении временных форм глагола? На какие особенности необходимо обращать внимание?

Тема 4. Стили литературного языка.

  1. Практикум по стилистике: стилистическая идентификация текстов.

  2. Оформление прямой и косвенной речи.

  3. Составление диалогов.

  4. Знаки препинания при прямой речи

Упражнения - Күнегүләр

1. Укыгыз. Стилистик яктан тартымлы исемнәрнең зат алмашлыклары белән һәм алардан башка кулланылуларын аңлатып бирегез.

1. Кунагым башта мин салган азыкларны ашарга керешә башлады. (М. Г.) 2. Сезнең китабыгыз миңа бик ошады. (С. т.) 3. Кошлар безнең басуларыбызны, бакчаларыбызны корткыч бөҗәкләрдән саклыйлар. (<<Т. я.*) 4. алкыбыз туган ягына булган мәхәббәтен көйгә салып та җырлый. (С. т.) 5.Идел ярларына нурлар сибеп, Матур булып ата бездә таң. Таң шикелле якты Туган илем, Бәхет биргән җирем—Татарстан. (Г. 3.) 6. Карады безнең байракка, Яшьләре тамды балкып. Әйе, күз яшьләре аша Елмая иде шатлык. (3. М.)

2.. Укыгыз. Бер үк кушымчаларның кабатлануы стильне бозамы, сөйләмнең яңгырашына зарар китерәме? Шул кушымчаларны табып, җөмләләрне төзәтү юлларын күрсәтегез.

  1. Ә бит берәүгә дә сер түгел, кырчылык бригадалары бригадирларының күпчелек өлешенең тиешле белеме юк.Укытучыларның методик берләшмәсе киңәшмәсе булды.Ул әсәрне теленә карап, аның политик әһәмияте билгеләнүен берничә тапкырлар кабатлап әйтте.Фосфорлы һәм калийлы ашламаларны көздән, ә азотлыларны, юылмасыннар өчен, яз кертәләр. Сөтнең товарлылыгы түбән. Көннең сугышчан бурычы—сөт җитештерүне арттыру һәм аның товарлылыгын күтәрү. Үзара ярышучы савучыларның эш күрсәткечләренә төгәлрәк бәя бирелә башлады. Биредә миңа ул хәбәрче аның агентлыгының сезне эзләп тапканлыгың сөйләде.Алдынгы коллективлар һәм работникларның, социалистик ярыш байрагын югары йөртүчеләрнең, хезмәтнең яңа прогрессив форма һәм ысулларын башлаучыларның патриотик инициативасы югары бәягә һәм яклауга, ә аларның тәҗрибәсе киң таратылуга бәйле.

3. Укыгыз. Җөмләләрдә аерым сүзләрнең кулланылышына игътибар итегез, аларның нинди катламга керүен аңлатыгыз.

1. Рәссамның эше киң җәмәгатьчелекнең игътибарын үзенә җәлеп иткән иде. («С. Т.») 2. Анда биек камышлармы, текә ярлармы бар кебек, ләкин алар барысы да күз үтә алмаслык күгелҗем томан белән өртелгән иде. (Ә. Ё.) 3. Юк, эш тә түгел бу, тик Патый әби өчен генә бәрәкәт, аның өчен генә өй салу кебек зур байлык, безнең өчен—шәкшәкәрлек. (М. Ә.) 4. Ул, таш өйнең шома таянсасына тотына-тотына, өске катка менде. (А. Р.) 5. Художникның остаханәсе Мәс-кәү университеты янында урнашкан. (<<С. Т.>>) 6. Үзенә бер гүзәллек дөньясы—остаханәдән репортаҗ бирделәр. («Я. а».) 7. «Балтик буйларында үлде, дисең, Катыргада үлде Салават...» Алдыйсың ла, тарих, Бутыйсың син, Үләмени андый азамат. (X. Т.) 8. Аларның кып-кызыл җимешләре батып баручы кояш нурларында әкияти булып күренә. («С. Т.») 9. Күпме сезне күзләдем—Дәрткә дәрман эзләдем. Эргәгездә күп төнләдем, Төн йокысы күрмәдем. (Ф. Б.) 10. Тирә-юньдә дан бер балыкчы иде дә бит Әхмәтша... Хәзер менә утыр инде, шушы күлдәвеккә табынып!.. (Г. Ш.) 11. Кичә Пресса йортының конференц-залында даими эшләүче семинарның чираттагы за-нятиесе булды. («С. Т.») 12. Көнгерәләр бик яхшы йөгерүче­ләр, һәм сикерүчеләр булып танылганнар... Сыерчыклар тургай һәм яңгыр теләнчесе җырын, бытбылдык кычкыруын, карга каргылдавын, чыпчык чырылдавын, тавык кытаклавын үзгәртмичә кабатлый алалар. («С. Т.») 13. Торымтай күке хәтле генә булса да, аңардан аска бөгелгән томшыгы, күкрәгендәге тимгелләре һәм түгәрәк очлы койрыгы белән аерыла... Моңсу эскертләр басу кырына тезелгән. Җирдә инде кәлшә дә чыгып килә. Шул яшел кыяклар тычкан сукмакларын томаларга җыена. (М. Р.) 14. Хискә бай кешеләр бүтәннәр күңеленә рашкы яудырмыйлар. (М. Р.) 15. Медиклар арасында инде «футбол инфаркты», «хоккей инфаркты», «тамашачы инфаркты» дигән терминнар барлыкка килде. Шунлңктан «телетамашачылар»ның медицина ярдәменә ста­диондагы тамашачыларга караганда ешрак мөрәҗәгать итүе очраклы хәл түгел. («С. Т.») 16. Кешеләр бер-берсенә мон­дый мәртәбәдә турылыклы микән? (Ә. Г.) 17. Хайдарабад шәһәрендә (Пакистан) агулы еланнарны иң яхшы әфсенләүчене билгеләү өчен конкурс үткәрелде. (<<С. Т.») 18. Яшь шагыйрьнең үзеннән алда килгән буынның поэтик тәҗрибәсен тәнкыйди караш белән үзләштерүе, аларның уңай һәм йомшак якларын аерып күрә белүе җитеп бетми кебек. (<<С. Т.»)

4. Укыгыз. Түбәндәге җөмләләрдә сөйләмгә эмоциональлек бирә торган сүзләрне табып, аларга аңлатма бирегез.

1. Галибанә яктырып, әкрен генә ал таң ата; Моңланып, хәсрәтләнеп, ялкау гына ак ай бата. (Г. Т.) 2. Бу турыда ул шундый шагыйранә, шундый тылсымлы итеп сөйләде, мин, яхшы хикәя тыңлагандагы шикелле, тын алмыйча утырдым. (Г. Ә.) 3. Син әле язучының исем-фамилиясен дә белмисең, бер генә әсәрен дә укыганың юк, ә ул сиңа күптән белеш кебек. Гаҗәп. Әйе, көн дә очрый торган хәл түгел. (Г. Ә.) 4. Сибәләп кенә үтеп киткән төнге яңгырдан соң гаҗәеп аяз таң атты. (Г. Ә.) 5. Инешне гомергомергә сайлаган үз юлы юар, ә синеке ничек дәвам итәргә тиеш? Ничек? (<<Т. я.»)

5.. Укыгыз. Бирелгән җөмләләрдә сүзләрнең кулланылышын күзәтегез. Туры һәм күчерелмә мәгънәдәге сүзләр, алынма лексика ничек кулланыла? Стиль үзенчәлекләрен күрсәтегез.

1. Безне багана башындагы «урам авыз»дан шундый музыка белән сыйладылар ки, бермәлгә колак барабаннары дыңгырдап торды. («С. Т.») 2. Кунак өенә килеп җиткәч, өчесе дә тукталып калдылар. (А. Р,) 3. Кандильдәге электр утларының барысын да яндырып, Мәдинәдән өстәл янына утыруын үтенде. (А. Р.) 4. Бары тик яңгыраш кына елга аръягындагы урман буйларыннан кире әйләнеп кайтты. (Г. Ә.) 5. Ул якка килгәндә, бездә мине бүрекләре белән үк каплый алырдай гренадер егетләр дә бетәсе түгел иде. (Ф. X.) 6. Мине ничек терелтергә? Ул—бик җиңел яралана торган орган. Галимнәр баш миен сугара, аңа туклыклы эремәләр кертә башладылар. («С. Т.») 7. Аның албасты сыйныфларны үз өстеннән алып ташлауга булган омтылышы—отыры күбәя, отыры дәһшәтләнә, ташый. (Г. А.) 8. Ә менә кызлар янына килдеме—зрә дә тарау бит синең Зарифуллаң. Кызлар бит алар чәчрәп торган егетләрне ярата. (М. Хәб.)

6. Выберите предложения, относящиеся к теме «Спорт».

1) Спортчы булыр өчен бик күп тырышып эшләргә кирәк.

2) Институтка укырга керүчеләрнең саны елдан-ел арта.

3)Футбол буенча дөнья беренчелеге уеннары дүрт елга бер була.

4) Безнең якташыбыз Ольга Даншюва Наганода ике алтын медаль яулап

алды.

  1. Хазер Казанда миллионнан артык кеше яши.

  2. Китаплар эшләнә башлауга инде берничә мен ел, бу вакыт эчендә алар төрле кыяфәтләргә кергәннәр.

  3. Фәрит җәй көне йөзү белән, ә кышын чаңгыда йөгерү белән шөгыльләнә.

8) Капкачыдан башка беркемгә дә кул белән уйнарга рөхсәт ителми.

9) Тренер җитәкчелегендә оста хоккейчылар булып җиттек.

10) Ул Идел буендагы Болгар дәүләтенең батыр сугышчылары турында поэма да язган.

7. Употребляя следующие словосочетания, составьте и напишите предложения.

Татарстанның башкаласы, КамАЗ акционерлык җәмгыяте, Татарстанның абруе, таш күпер, Сарман районы, фәнни үзәк, бәхетле кеше, базар мөнәсәбәтләре, төп белгеч, көндезге бүлек.

8. Преобразуйте отрицательные предложения в утвердительные и утвердительные в отрицательные.

  1. Мин газета-журналлар укырга яратам.

  2. Минем танышлар арасында журналистлар юк.

  3. Асылташлар арасында энҗе белән мәрҗән аерым.урын тота. 4) Мәдәни үзәк бәйрәмнәр оештырган иде.

  1. Аның эшен улы Исхак Хәлфин дәвам итә.

  2. Татарларның күпчелек өлеше читтә яши.

  3. Алмаз таш туфракта ятса да, күргән кеше алмый калмас.

  4. Асыл таш зур булмас.

9) Бакыр акчаларга төрле-төрле орнаментлар, рәсемнәр төшерелгән

була.

10) Казан гимназиясендә татар теле укытмаганнар.

9. Прочтите и устно переведите 1, 4, 5 абзацы текста. Перепишите и письмеино переведите 2, 3 абзацы. Отметыпе правильные и неправильиые предложения по тексту.

МИРГАЗИЯН ЮНЫС

Дөньяның бик күп кыйтгаларында, океаннарында, диңгезләрендә булган, йөзләгән данлы калаларны үз күзләре белән күргән әдип ул.

Миргазиян Юныс татар укучысын бөтенләй яңа дөньяга алып керде. Аның әсәрләрен укыган кеше үзен бөтәй дөнья кешесе итеп хис итә кебек. Бу әсәрләрдән туган телне, туган илне-җирне сагыну, ярату хисе бөркелеп тора.

М. Юныс Татарстанның Баулы районында туа. 1944 елда армиягә алына һәм хәрби авиация мәктәбендә укый, аннары эскадрильяда хезмәт итә. 1955 елда хәрби хезмәттән азат ителә һәм Мәскәү университетына укырга керә. Ул читтән торып филология факультетыңда укый. Шул ук елларда Кара диңгез пароходчылыгында, сәүдә корабльләрендә капитан ярдәмчесе булып эшли. 1968-1977 елларда Мәскәүдәге диңгез транспорты фәнни-тикшеренү институтында гыйльми хезмәткәр, «Фән һәм дин» журналында бүлек мөдире булып эшли. Ләкин диңгез аны үзенә һаман чакырып тора: 1977 елда яңадан сәүдә корабльләрендә йөзә башлый.

Дөнья күрү, яңа тәэсирләр, тормыш үзе аны әдәби дөньяга алып керә: ул бер-бер артлы повестьлар яза («Тозлы җил», «Теләп алган давыл», «Таңда Босфор аша»). Әсәрләренең исемнәре үк мавыктыргыч: «Тимер фил», «Занзибар зәңгәр болытлар артында»...

Язучының «Табу һәм югалту», «Шәмдәлләрдә генә утлар яна», «Юлда уйланулар» кебек әсәрләре - очучы, диңгезче хезмәте турында.

Миргазиян Юныс сынлы сәнгать белән дә мавыга. Аның сыннары («Безнең ерак бабаларыбыз», «Ирдәүкә», «Диңгезче җирсүе» һәм башкалар) тамашачыны уйландыра, ерак тарихыбызны искә төшерә.

10. Отметыпе правильные и пеправильные предложения в тексте

  1. Миргазиян Юныс - сәяхәтче.

  2. Аның ике әсәре бар.

  3. М. Юныс «Фән һәм дин» журналында редактор булып эшли.

  4. М. Юныс сугышта катнашмаган.

  5. М. Юныс 1955 елда Мәскәү университетына укырга керә.

  6. М. Юныс диңгезләрдә булмаган.

  7. М. Юныс рәсем сәнгате белән дә мавыга.

11. Прочтите иустно переведите 1, 4, 5 абзацы текста. Перепишите и письмеино переведите 2, 3 абзацы. Отметыпе правильные и неправильиые предложения по тексту.