Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Морфология татар тели.doc
Скачиваний:
46
Добавлен:
25.09.2019
Размер:
2.71 Mб
Скачать

Киләчәк заман хикәя фигыльләр.

§ 81. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль. Бу заман фигыль нигезенә -ыр/-ер, -ар/-әр, -р кушымчалары ялганып ясала, һәм тулы, I төр зат-сан кушымчаларын алып төрләнә:

Берлек Күплек

I з. барыр-мын, киллер-мен барыр-быз, киллер-без

II з. барыр-сың, киллер-сең барыр-сыз, киллер-сез

III з. барыр, килер барыр-лар, киллер-ләр

Заман кушымчалары тар вариантта (-ыр, -ер) һәм киң вариантта (-ар, -әр) кулланыла: бар-ыр, кил-ер, яз-ар, кө-л-әр; кушымчасы исә сузык авазга тәмамланган фигыль нигезләренә ялгана: укы-р, сөйлә-р.

Хәзерге телдә тар һәм киң кушымчаларның кулланылышына карата аерым кагыйдә бирү бик авыр. Татар телендә кайбер фигыль нигезләренә бары тик тар –ыр/-ер кушымчалары гына ялгана ала. Бу бигрәк та –р, -л авазларына беткән фигыльләргә яки фигыль формаларына карый, алар арасында бер иҗекле һәм ике яки өч иҗекле фигыльләр дә бар:

бар-ыр ал-ыр утыр-ыр коел-ыр

кыр-ыр сал-ыр актар-ыр кисел-ер

кер-ер кал-ыр батыр-ыр табыл-ыр

йөр-ер тал-ыр кайтар-ыр тарал-ыр

күр-ер кил-ер китер-ер һ.б.

Калган очракларда исә киң һәм тар кушымчаларның вариантлашу мөмкинлеге бар: качар- качыр, кисәр – кисер, түгәр – түгер һ.б.; Әмма мондый очракта киң кушымчалы вариант әдәби әйтелеш нормасына туры килә төшә:

бас-ар ат-ар (тап) таб-ар

кач-ар (как) каг-ар (кап) каб-ар

кис-әр (түк) түг-әр (тип) тиб-әр

күч-әр (сук) суг-ар (сип) сиб-әр һ.б.

Кушымчаларның бу рәвешле вариантлашуы гомумтөрки күренеш, һәм төрки тел белемендә аның турында шактый гына фәнни фаразлаулар да бар. Соңгы вакытта исә галимнәр бу вариантларның семантикага бәйләнеше булмавын, бары фонетик яктан гына аерымлануын ассызыклыйлар, һәм килеп чыгышлары буенча алар төрле архетипларга барып тоташалар дигән фикерне яклыйлар [Щербак, 1981: 81-91].

Заманның юклык формасы -мас-мәс кушымчасы белән ясала: барыр-бармас, килер-килмәс, укыр-укымас һ.б. I зат берлектә һәм күплектә исә элементы төшеп кала: барырмын, бармам, барырбыз-бармабыз (бармас-мын, бармасбыз – кулланылмый). II, III затта исә -мас/мәс тулы килеш саклана:

Берлек Күплек

I з. бар-ма-м бар-ма-быз

II з. бар-мас-сың бар-мас-сыз

III з. бар-мас бар-мас-лар

-мас/-мәс кушымчасы этимологик яктан ике кисәктән тора:-ма-с; -мә-с; Биредә с – з ның саңгыраулашуы һәм тарихи р-з тәңгәллеге чагылыш таба.

–ыр/-ер кушымчалы заман сөйләү моментыннан соң булачак эш-хәлләрне белдерә. Киләчәктә булачак эшне

б и л г е с е з л е к төсмере белән белдерүе –ачак/-әчәк кушымчалы катгый киләчәк заманга капма-каршы куйганда ачыграк күренә: Мин анда барырмын – Мин анда барачакмын.

П а р а д и г м а т и к (төп) мәгънәдә, шул рәвешле, бу заман киләчәктә булачак эш-хәлләрне белдерә, һәм ул үзендә катгыйлык төсмере булмау белән характерлана: заман белдергән мәгънә б и л г е л е дә, б и л г е с е з дә булырга мөмкин:

Мин китәрмен дә кайтырмын да Төрле чак булыр. (Г.Ибраһимов)

Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә, Дәшми калмам газраилне күргәндә дә ... (Г.Тукай). Сабаныңны да ташып бирербез, бер дә борчылма (И.Гази). Очрашырга кил син, яшьлегем... Бер карауда сине табармын мин, Бер карауда сине танырмын... Ә син мине таба алмассыңдыр, Юк, син мине таный алмассың: Тик аз гына синең төсле чалны Үзең итеп саный алмассың (Х.Туфан).

С и н т а г м а т и к мәгънәләр:

а) бу заман формасы киләчәктә булачак эшне фараз кылу рәвешендә, билгесезлек төсмере белән белдерә:

Энекәш, онытма бу сүземне: мин дә мәңгелек персидәтел түгел, бер көнне эшемнән китәрмен.... Кем белә, бәлки укып кеше булырсың да син минем урынга утырырсың (Р.Сибат). Аннары тагын шул хәтерендә: әтисе мәрхүм Хәлимне шәһәргә алма сатарга җибәрү турында бик тәмләп сөйли торган иде. Имештер кәләпүшен кырын салып, алма ящиклары өстенә утырыр да шәһәр базарына алма сатырга чыгып китәр. Ә карт белән карчык сөенечләреннән авызларын җыя алмыйча, аның артыннан карап калырлар (И.Гази). Шигырь чәчеп, давыл урырмын күк – Шундый чагы әле җанымның (Зөлфәт);

б) тарихи рәвештә - ыр (-мас) кушымчалы заман хәзерге заман мәгънәсен белдергән. Күпчелек төрки телләрдә ул хәзер дә х ә з е р г е- к и л ә ч ә к заман дип йөртелә. Татар телендә заманның бу мәгънә төсмере нигездә стиль чарасы буларак кулланыла:

Әйе, болай үзе һич ялындырмас, шул ук вакытта үзенең базарын да тота белер. Әйтмичә һич уртага чыгып утырмас. Бер әйттеләрме, икенче әйткәнне көтмәс, чыгар тыз-быз гына басып (Ф.Хөсни). Мәгъсумә апа акыл иясе бит ул, сабыр, ипле кеше, ул әйтә икән, дөресен сөйләр, хагын әйтер! (Р.Сибат). Өч наданга алмашынмас бер язу белгән кеше, Мәгърифәт эстәр, иренмәс, һич кеше булган кеше (Г.Тукай).

К ү ч е р е л м ә мәгънәдә билгесез киләчәк заман эшкә кушу, боеру мәгънәсен белдерә:

Мин китеп торган араларда совет башында син калырсың. Ризамы? Көндәлек эшендә Кызыл гвардия отрядына таянырсың (И.Гази). Мәсьәләне сезнең карамакка куябыз. Якын арада карап, хәл кылып куярсыз (Ф.Хөсни).

§ 82. Катгый киләчәк заман хикәя фигыль. Катгый киләчәк заман фигыль нигезенә -ачак/-әчәк, -ячак/-ячәк кушымчалары ялганып ясала. Тартыкка тәмамланган нигезгә –ачак/-әчәк кушымчасы, сузыкка тәмамланган нигезгә -ячак/-ячәк кушымчалары ялгана: бар-ачак, кил-әчәк, укы-ячак, йөре-ячәк һ.б.

Аерым очракларда, бигрәк тә сөйләм телендә, бу кушымчаларны бутау күренеше бар. Әйтик, булыячак, әйтәячәк рәвешендә. Мондый хата ясамас өчен, фигыльнең нигезен дөрес билгеләү мөһим: бул-ачак, әйт-әчәк, сөйлә-ячәк һ.б.

Катгый киләчәк заман шулай ук тулы, I төр зат-сан кушымчаларын алып төрләнә:

Берлек Күплек

I з. барачак-мын барачак-быз

II з. барачак-сың барачак-сыз

III з. бара-чак барачак-лар

Заманның юклык формасы –ма/-мә кушымчасы белән белдерелә, әмма еш кына ул исемнәрдәгечә түгел кисәкчәсе белән дә белдерелергә мөмкин: бармаячак ~барачак түгел.

Юк, булмас бу, кичәге мәхәббәтемне мин бүген аяк астына салып таптатмаячакмын... Ләкин барыбер мин Хафазаның бу эшен каберемдә дә онытачак түгелмен (Ә.Еники).

Киләчәк заманның бу формасы киләчәктә, ягъни сөйләү моментыннан соң булачак эшне к а т г ы й л ы к төсмере белән белдерә:

Теләкләрем минем сезнең чорда, Сезнең кырда чәчәк атачак, Җансыз гәүдәм шушы теләкләргә Азык булып җирдә ятачак... (Һ.Такташ). Гармунчы әле уйнамый, әле ул иренеп кенә гармунын ыңгыр-шыңгыр китереп маташа. Әмма барысы да беләләр, хәзер җыр башланачак (М.Мәһдиев).

- Син мине көтәрсеңме, Зәрия?

- Ә син кая китәргә җыенасың?

- Киләсе көзгә армиягә алачаклар бит, дим.

- Ә-ә-ә... Сиңа, унсигез яшь кайчан тулачак соң? – ди ул, әллә ничек хәвефләнгәндәй итеп, гүя унсигез тулгач, миңа мөгез чыгачак (Р.Сибат).

-ачак кушымчалы заман татар теленә соңрак, язма тел аша кергән форма булып санала, шуңа күрә аның контексттагы өстәмә (синтагматик) һәм күчерелмә мәгънәләре телдә киң таралмаган. Әмма аерым язучылар телендә аның стилистик яктан үткәндәге эшләрне җанландырып күрсәтү рәвешендә к ү ч е р е л м ә мәгънәдә кулланылуы очрый:

Мин көлдем... Мин әле “язмыш ханымны белмим, - нәкъ егерме елдан соң җәйнең бер көнендә тугыз яшьлек улым велосипедка утырып, шәһәр урамына чыгып китәчәк. Моны кич белән генә мин эштән кайткач, иптәш малайлары әйтәчәк. Малайның югалуына сигез сәгать дигәндә, мин калтыранган кулым белән телефонга тотынып, милициягә, ашыгыч ярдәм станциясенә, моргларга чылтыратачак.... шул көнне минем чәчләрем агарачак... (М.Мәһдиев).

§ 83. Киләчәк-үткән заман хикәя фигыль. Киләчәк-үткән заман хикәя фигыль –ачак кушымчасы һәм иде ярдәмче фигыле белән ясала: барачак иде, саклаячак иде, күрәчәк иде, сөйләшәчәк иде; кыска, II төр зат-сан кушымчаларын алып төрләнә:

Берлек Күплек

I з. барачак иде-м барачак иде-к

II з. барачак иде-ң барачак иде-гез

III з. барачак иде барачак иде-ләр (барачак-лар иде)

Юклык аспекты ике төрле юл белән ясала: бармаячак иде, барачак түгел иде.

Тикшеренүчеләр –ачак иде формасының телдә ике төрле кулланылышын билгелиләр: а) ул хикәя фигыль заманы буларак кулланыла; б) кыек наклонение – шартлы теләк наклонениесендә килә.

Индикативта, ягъни хикәя фигыль заманы рәвешендә кулланылганда, ул гадәттә р е а л ь эш-хәлләрне белдерә. Заман семантикасы буенча киләчәктә булачак эш-хәлне үткәннең билгеле бер моментына бәйле рәвештә белдерә, ягъни к и л ә ч ә к т ә б у л а ч а к э ш н е ү т к ә н г ә к ү ч е р ә:

...Хәлил абыйның өйрәтүләре, үгет нәсихәтләре, төрле киңәшләре минем күңелемә ниндидер җан азыгы булып, бура бурарга өйрәнүләр киләчәк тормышта тәҗрибә булачак иде (Р.Сибат). Күлне боз тоту ул көз бетеп, кыш башлануны белдерә иде. Кыш башлану белән исә бер үк төрле көндәлек тормышта күптән көтелгән үзгәрешләр, күңелле һәм тыңгысыз мәшәкатьләр башланачак иде (Н.Фәттах).

-ачак иде формасының икенче төрле кулланылышы кыек наклонениеләр өлкәсенә карый. Бу форма шарт фигыльле җөмләләрдә күбрәк киләчәккә караган т е л ә к, м ө м к и н л е к кебек модаль мәгънәләрне белдерә:

Зөлфия шул тар тыкырыкка элдертте, басу ягына чыкса, аны егерме “Газиз хатыны” да тота алмаячак иде (М.Мәһдиев).

§ 84. Башка фигыль формаларының заман мәгънәсендә кулланылышы (заман категориясенең функциональ-семантик кыры). 1. Тасвирлама фигыль формалары. Хикәя фигыль заманнарына охшаш мәгънәдә алда саналган 9 заманнан тыш кайбер башка аналитик фигыль формалары да кулланыла. Алар арасында еш очрый торган һәм сөйләм агышы өчен табигый булган түбәндәге формаларны күрсәтергә мөмкин:

а) бул ярдәмче фигыле белән ясалган т а с в и р л а м а формалар;

б) –ган бар (-ган юк) сыйфат фигыльле әйләнмә.

Бул фигыле ярдәмендә фигыльнең төрле шәкелләреннән ясалган аналитик фигыльләр т а с в и р л а м а (перифрастик) фигыль формалары дип йөртелә. Телебезнең грамматик табигате өчен хас булган мондый әйләнмәләр форма ягыннан гаять күптөрле һәм алар төрле грамматик мәгънәләр белдерәләр: барган булган, бара булган, барачак булган, барасы була, бармакчы була, барырга булган, бара торган булган һ.б.

Элегрәк чыккан грамматик хезмәтләрдә мондый әйләнмәләрне хикәя фигыльнең заманнар системасына да кертеп караганнар, һәм алар исәбенә заманнар саны 16 га, хәтта 24кә җиткән. Соңгырак чорда исә бул белән ясалган мондый аналитик фигыль формалары махсус һәм гаять җентекле итеп академик Д.Г.Тумашева тарафыннан тикшерелде [Тумашева, 1965: 147-183].

Хәзерге грамматикаларда бул фигыле белән ясалган аналитик фигыль формаларын грамматик категория булган заманнар системасына кертеп карамауның берничә сәбәбе бар:

а) төрле фигыль формаларыннан ясалган мондый әйләнмәләр һәрчак з а м а н мәгънәсен, ягъни т е м п о р а л ь мәгънә генә белдермиләр, алар төрле м о д а л ь мәгънәләр белдерүдә дә актив катнашалар. Мондый мәгънәләр бигрәк тә затланышсыз фигыльләр нигезендә ясалган тасвирлама формаларга хас: китмәкче була (ниятләү); барырга булды (карар кылу), кагыласы булма (катгый тыю) һ.б.

ә) бер үк тасвирлама форма төрле очракта заман мәгънәсен дә, модаль мәгънәне дә белдерергә мөмкин. Мәсәлән:

Киткән чакта абзасы үзенең иске имана җирен, Фәсхи өлешен дә кертеп, Сәлмән байларга бурычлары өчен ярты бәясенә биреп киткән булган (Ф.Хөсни). биреп киткән булган – темпораль мәгънә, күптән үткән заман; Кыланчык нәрсә икән, эшләпәсенә ал лента бәйләгән булган (Ф.Хөсни). бәйләгән булган модаль мәгънә, ирония;

б) тасвирлама форма составындагы бул ярдәмче фигыле үзе контекстта төрле заман кушымчаларын, яки башка кушымчаларны ала, һәм аларга бәйләнешле рәвештә тасвирлама форманың грамматик мәгънә төсмере дә үзгәрә: барган була, барган булган, барган булыр, барган булса, барган булачак һ.б.

Тасвирлама фигыльләрнең телдә кулланылыш даирәсе шактый киң. Хәзер исә без аларның хикәя фигыль заманнарына якын мәгънәдә кулланылган очракларына гына тукталабыз1.

Темпораль мәгънәдә тасвирлама формалардан -ган кушымчалы фигыль нигезендә ясалган – ган була, -ган булган, -ган булыр, -ган була иде һ.б. формалар, шулай ук –а булган, -а торган булган һ.б. формалар еш кулланыла.

-ган була тасвирлама формасы күбрәк үткәннең билгеле бер моментында булган эшне, яки үткәндәге гадәти эш-хәлләрне нәтиҗәлелек төсмере белән белдерә:

Бу вакытта инде кояш баеп, күктә беренче йолдызлар күренә башлаган була (Ф.Хөсни). Кайбер татар авылларын беләсез, чокырга яки урман култыгына утырган була (Г.Бәширов). Җитмәсә тагы, шул кичне, үч иткән кебек, Баязиты – белдекле башы да каядыр юкка чыккан була (Ф.Хөсни).

-ган булган формасы үткәндәге эштән алда булган яки үткәннең билгеле бер моментында булган эшнең нәтиҗәсен белдерә һәм семантик яктан күптән үткән заманга охшаш мәгънәдә кулланыла:

Фәритем каты яраланган булган икән, госпитальгә салганнар, анда байтак яткан.... (Ф.Хөсни). Гафиятулла әйләнеп кайтканда инде Кушкаенда төп хуҗа булып совет власте утырган булган (Ф.Хөсни).

-ган булды формасы үткәндә булган эшнең нәтиҗәсен күреп үткәнлек төсмере белән белдерә:

Чынлап та, күңеле дөрес сизенгән булды ахры Зәйтүнәнең. (Ф.Хөсни).

-ган булыр, -ган булыр иде формалары үткәндәге эшнең нәтиҗәсен киләчәккә юнәлтү өчен кулланылалар:

Кайткач кара: күлмәгеңнең инечендә яка буйлап кечкенә, тар бер чүпрәк тегелгән булыр (Г.Ибраһимов). Мөнирә шундый кызып китте, әгәр яшь Бәдертдинов, моның барысын да җиңел шуклыкка алыштырырга теләп стакан белән су китермәсә, ихтимал, нәрсә дә булса булган булыр иде (Ф.Хөсни).

-а торган булган формасы үткәндәге кабатланган эш-хәлләрне белдерә, кабатлаулы үткән заманга охшаш мәгънәдә кулланыла:

Электә крестьян, язын беренче тапкыр чәчүгә чыккач, орлык белән бергә җиргә күкәй тәгәрәтеп җибәрә торган булган (Г.Бәширов).Электә җыен узды, җәй узды ди торган булганнар (Ф.Хөсни).

Мисаллардан күренгәнчә, темпораль мәгънәдәге тасвирлама формалар белдергән мәгънәләре буенча аналитик заманнар белән уртаклык күрсәтәләр, шул ук вакытта алар сөйләүченең күз алдында булган, яисә сөйләүче күрмәгән эш-хәлләрне белдерү буенча капма-каршы куелалар: килгән булганкилгән иде, сөйләгән булган – сөйләгән иде, ди торган булган – ди торган иде һ.б.

2. -ган бар, -ган (юк) әйләнмәсе.

Үткән заман сыйфат фигыль һәм бар, юк модаль сүзләре белән ясалган бу әйләнмә үткән заман хикәя фигыльләргә охшаш функциядә кулланыла һәм ул гадәттә үткәндә булган эш-хәлләрне барлый; аңа шулай ук беркадәр күптән үткән заман мәгънәсе дә хас. Чагыштырыгыз: мин анда бардым - мин анда барган идем, (бара торган идем), минем анда барганым бар.

-ган бар (юк) әйләнмәсе белдергән эш-хәл өч затка да карый ала. Зат төшенчәсе бу очракта фигыльгә ялганган тартым кушымчалары белән белдерелә (персональлек):

Берлек Күплек

I з. барган-ым бар барган-ыбыз бар

II з. барган-ың бар барган-ыгыз бар

III з. барган-ы бар барган-нары бар

Бик хозур! Рәт-рәт тора гаскәр кеби чыршы нарат; Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап. (Г.Тукай) . ....иң авыр минутларда әллә ничек пошаманга бирелеп: “Минем көрәшәсем килми!” – дип кычкырырга омтылганым бар (Р.Сибат). Безнең әле анда булганыбыз юк. (сөйләм теле).

Бу форма тартым кушымчаларыннан башка да кулланыла, эшнең кайсы затка караганлыгы бу очракта контексттан аңлашыла: Бәхет белән очрашкан бар йөзгә-йөз, Үлем белән карашкан бар күзгә-күз ... (М.Кәрим)

Шигъри әсәрләрдә -ган бар (юк) әйләнмәсе инверсияләнеп тә килергә мөмкин:

Учакта калган күмергә бармы өргәнегез, Ерактагы янган утны эзләп йөргәнегез? (М.Әгъләм).