Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Морфология татар тели.doc
Скачиваний:
46
Добавлен:
25.09.2019
Размер:
2.71 Mб
Скачать

§ 49. Сњз кушу ысулы белђн сыйфат ясалышы. Сњз кушу, ягъни синтаксик ысул белђн п а р л ы, к у ш м а, т е з м ђ сыйфатлар ясала.

Парлы сыйфатлар ясалышы гомумђн парлы сњзлђр ясалышындагы структур типларны кабатлый дияргђ мљмкин:

а) к а п м а-к а р ш ы (антонимик) мђгънђдђге сыйфатлар кабатлана: язгы-кљзге пальто, караћгылы-яктылы вакыт, эреле-ваклы балалар, килделе-киттеле кеше;

ә) њзара я к ы н мђгънђдђге сыйфатлар кабатлана: кайгылы-хђсрђтле, кайгысыз-хђсрђтсез кеше, исђпле-хисаплы килешњ, йортсыз-ќирсез кешелђр;

б) икенче компонент беренче сњзнећ фонетик варианты: артык-портык ђйберлђр, кыек-мыек сызык, иске-москы киемнђр, илђс-милђс кеше;

в) тљрле тљслђрне белдергђн ясалма сыйфатлар парлашып килђ: аклы-каралы, кызыллы-яшелле, зђћгђрле-яшелле џ.б.

Сњз ясалышы буенча хезмђтлђрдђ юл-юл, дулкын-дулкын, буй-буй, баскыч-баскыч тибындагы кабатлауларны џђм рус теленнђн адекват тђрќемђ рђвешендђ алынган рус-татар мђктђбе, отчет-сайлау ќыелышы кебек сњзлђрне парлы сыйфатларга кертеп карыйлар [Татарская грамматика. Т. I, 1993: 381-384]. 

Кушма џђм тезмђ сыйфатлар ясалышы. К у ш м а сыйфатлар тњбђндђге юллар белђн ясала:

а) -лы/-ле кушымчалы ясалма сыйфатлары булган сњзтезмђлђрнећ компонентлары берегђ џђм мђгънђ њзгђреше киче­рђ. Мђсђлђн, беркатлы кеше, књпкырлы хезмђт, эчкерсез кеше.

Бу типтагы сњзтезмђлђр туры мђгънђдђ кулланылганда да компонентлар књпмедер дђрђќђдђ берегђлђр, мђсђлђн, кара књзле кыз, ак сакаллы бабай, озын буйлы егет (чђчле кыз, књзле кыз дип ђйтелми). Ђмма аларныћ џђммђсе сњз, кушма яки тезмђ сњз (сыйфат) ясый дип карау фђнни яктан бик њк тљгђл булмас иде. Билгеле булганча, лексик берђмлек булган сњзлђр сњзлеклђрдђ теркђлђ, ђ бу берђмлеклђр исђ сњз­тезмђ њзенчђлеклђрен саклыйлар. Без, њз чиратыбызда аларны Д.Г.Тумашева билгелђгђнчђ, љ л е ш ч ђ л е к с и к а л а ш к а н сњзтезмђлђр дип карау ягында торабыз;

ә) кушма сыйфатларныћ бер тљре баш вату, кот очу, ис китњ, хђл итњ џ.б. типтагы т е з м ђ ф и г ы л ь л ђ р г ђ -гыч/-геч (-кыч/-кеч) кушымчалары ялганып ясала: башваткыч мђсьђлђ, коточкыч хђл, искиткеч гњзђллек, хђлиткеч сорау џ.б. Бу сыйфатларныћ искитђрлек, искитмђле, коточарлык кебек синонимнары да бар;

б) исем+сыйфат тибындагы кушма сыйфатлар: алмачуар, тимеркњк;

в) ара сњзе белђн ясалган сыйфатлар: халыкара хђл, шђџђрара транспорт, миллђтара бђйлђнешлђр;

Т е з м ђ с ы й ф а т л а р мђсьђлђсенђ килгђндђ, югарыда књрсђтелгђн ярым лексикалашкан сњзтезмђлђрне исђпкђ алмаганда (зђћгђр књзле, ак сакаллы), тезмђ сыйфатлар телдђ сизелерлек урын алмаганнар дип ђйтергђ туры килђ. Бары тик, безнећ фикеребезчђ, аларга сыйфат+сыйфат тибында ясалган кара коћгырт, чия кљрђн, куе яшел, кара зђћгђр кебек сыйфатларны кертергђ мљмкин, чљнки бу очракта беренче компонент икенчесен тулыландырып, ачыклап килђ. Ђмма џич кенђ дђ инде бђйлеклђр белђн килгђн исемнђрне (шомырт тљсле, ќитен тљсле, каштан тљсле), яки тњбђндђ књрсђтелгђн, югарыда сљйлђнгђн тибындагы сыйфат фигыльле с њ з т е з м ђ л ђ р н е, русчага сыйфат булып тђрќемђ ителњлђренђ карап кына (вышеупомянутые, вышеуказанные џ.б.), тезмђ сыйфатлар рђтенђ кертергђ ярамый [Татарская грамматика. Т. I, 1993: 386-389].

§ 50. Морфологик-синтаксик ысул белђн сыйфат ясалышы (конверсия). Бу ысул белђн сыйфат ясалышы татар телендђ бик кић таралган дип карарга шулай ук нигез юк. Билгеле бер синтаксик вазифада (аергыч функциясе) морфологик яктан аерымланып (изоляциялђнеп), сыйфатларга књчњ књренеше нигездђ тљрле фигыль формаларына, аерым алганда, сыйфатларга якын торган сыйфат фигыльлђргђ, џђм књпмедер дђрђќђдђ исем фигыльлђргђ хас.

Сыйфат фигыль формалары арасында -ыр/-ер (-ар/-ђр) кушымчалы сыйфат фигыльнећ фигыль билгелђрен љлешчђ югалтып, сыйфатларга якынаюы грамматикаларда билге­лђн­гђн иде инде (Д.Г.Тумашева). Бу очракта књрсђтелгђн форманыћ барлык џђм юклык аспектында чагыштырмача мљстђ­кыйль кулланылуы (туар таћ, барыр ќир, сулмас гљл), шулай ук заман тљсмеренећ кљчсезлђнђ баруы књздђ тотыла (исђр ќил, барыр урын џ.б.).

Сыйфат сњз тљркеменђ якынайган андый формаларга тњ­бђндђге сњзлђрне кертергђ мљмкин: янар тау, янар чђчђк, сњнмђс утлар, сулмас гљл џ.б. Ђмма тулысынча сыйфатка књч­кђн џђм сыйфатныћ барлык билгелђрен њзенђ алган сњз дип асылда кайнар сњзен генђ китерергђ мљмкин: кайнар су, кайнаррак су, кап-кайнар су. Бу сњзнећ шул ук вакытта сњз­лек берђмлеге булуын да истђ тотарга кирђк.

-ган кушымчалы сыйфат фигыльдђн књчкђн сыйфатлар: туган ќир, ућган килен, ќебегђн егет, булмаган кеше, булган хатын, укыган кеше, кайнаган су џ.б.

Бу очракта књпчелек сыйфат фигыльлђр њзләренећ морфологик билгелђрен югалту белђн бергђ, семантик њзгђреш тђ кичерђлђр (ќебегђн, булган, укыган џ.б.).

Калган сыйфат фигыль формаларыннан, мђсђлђн, -учы/-њче џђм -ачак/-ђчђк кушымчалы сыйфат фигыльлђрнећ сыйфатланмышларын югалту аша тулысынча и с е м г ђ књчњ­лђ­рен билгелђгђн идек (укучы, язучы, тегњче, килђчђк, би­рђчђк џ.б.)

-у/-њ кушымчалы исем фигыльдђн шактый актив рђвештђ исемнђр генђ тњгел (уку, язу, буяу, сылтау, њлчђњ џ.б.), сыйфатлар да ясалган. Андыйларга тњбђндђге сњзлђр керђ:

авыру кеше йљдђњ ат

уяу кеше калку урын

ќитњ кыз бљркњ џава

ќитњ чђч тынчу џава

ярсу йљрђк кызу ќђй џ.б.

Бу ысул белђн тљрле фђнни терминнар да ясалган: љндђњ ќљмлђ, яћгырау аваз, саћгырау аваз џ.б.

Кайбер сыйфатларныћ хђзерге вакытта фигыль нигезе ќуела тљшкђн, мђсђлђн, ялкау кеше – ялык-агу, биредђ – агу ~ аw тарихи тђћгђллеге барлыкка килгђн.

Исем фигыль бу рђвешле аерымлану процессында нинди њзгђрешлђр кичергђн соћ?

Фигыльнећ субстантив формасы булган исем фигыльдђ, мђгълњм булганча, исем билгелђре дђ, фигыль билгелђре дђ бер њк дђрђќђдђ чагылыш таба. Ђмма башка субстантив формалардан, ягъни исемнђрдђн џђм шулай ук сыйфат фигыль­лђрдђн аермалы буларак, ул икенче исемне турыдан-туры түгел, бары тик II яки III тљр изафђ бђйлђнешенђ керњ аша гына ачыклый, Мђсђлђн: кайту урыны, баруныћ максаты, китњ сђбђбе, аћлату дђресе џ.б. Ђ югарыда китерелгђн мисалларда ул, сыйфатларга хас булганча, исемне турыдан туры, ягъни сыйфатлар кебек ачыклый, шул ук вакытта сыйфатныћ морфологик билгелђрен дђ ала: авырурак кеше, ић уяу кеше џ.б.

Дљрес, исем фигыльлђрнећ бу рђвешле кулланылышын тел тарихы фђнендђ борынгылык књренеше дип карау да бар. Бу караш буенча, исем фигыльлђр борынгыда књп функцияле булганнар, бер њк вакытта субстантив позициядђ дђ адъектив функциядђ дђ кулланылганнар дип аћлатыла.

§ 51. Сыйфат сњз тљркемен љйрђнњгђ карата. Соћгы елларда чыккан грамматик хезмђтлђрдђ сњз ясалышына караган тљрле сњз тљркемнђре бе­лђн бер рђттђн сыйфат ясалышына да зур игътибар бирелђ. «Татар грамматикасы»ныћ I томында, мђсђлђн, кушымчалау ысулы белђн сыйфат ясалышы бњлегендђ телебездђ чагылыш тапкан бик бай ясагыч кушымчалар туплап бирелгђн, алар арасында ђлегђ кадђр грамматик хезмђтлђрдђ теркђлмђгђннђре дђ шактый књп. Бу ысул белђн сыйфат ясалышы хезмђтләрдә тљрле яклап џђм бик тђфсилле анализланган. Ђмма биредђ, безнећ карашыбызча, кайбер искђрмђлђр бирү дђ сорала. Мисалга:

а) сыйфатныћ дђрђќђ кушымчалары сњз ясагычларга кертеп карала. Г р а м м а т и к к а т е г о р и я књрсђткечлђре булган -сыл/-сел (књксел, аксыл), -гылт/-гелт (саргылт), -су/-сњ (зђћ­гђрсу), -ылќым/-елќем (каралќым, књгелќем) џ.б. кушымчалар форма ясагычлар буларак каралырга тиеш;

б) ясагыч кушымчалар белђн сњзъясалышына иллюстрация рђвешендђ китерелгђн кайбер мисалларныћ татар теле љчен табигый булуы шулай ук шик тудыра. Мисал љчен:1  читке (крайный), терлек (живой), тњзмер (терпеливый), онытчак (забывчивый), тизгер (скорый), сузан (долговязый), очкак (летучий), ончыл (мучнистый) џ.б.

Сњз кушу ысулы белђн сњз ясалышы бњлегенђ караган, ягъни лексик берђмлек булган т е з ­м ђ џђм к у ш м а сњзлђрне с њ з т е з м ђ л ђ р д ђ н аеру кирђклеге турындагы кай­бер искђрмђлђрне без алдагы бњлеклђрдђ китергђн идек инде.

Ђмма искђрмђлђрнећ књпчелеге, дљресрђк итеп ђйтсәк, ќитди фикер башкалыклары, шулай да конверсия ысулы белђн сњз ясалышына карый.

Югарыда китерелгђн хезмђтлђрдђ сњз тљркемнђренећ бер-берсенђ књчњ юлы, ягъни к о н в е р с и я ысулы белђн сыйфат ясалышы (шулай ук исем ясалышы, рђвеш ясалышы џ.б.) бик кићђйтелеп књрсђтелђ.

Мђгълњм булганча, тљрки теллђрнећ грамматик табигатенђ хас ђџђмиятле бер њзенчђлек бар: бер исем икенче бер исемне я н ђ ш ђ т о р у ю л ы белђн, ягъни бернинди кушымчасыз да а ч ы к л а п килђ ала: агач йорт, йон кофта, пыяла савыт, кљмеш кашык џ.б. Бу тљр сњзтезмђлђр фђндђ I т љ р и з а ф ђ дип атала, џђм бу књренеш телебездђ эзлекле џђм системалы рђвештђ чагылыш таба: укытучы апа, шофер егет, књрше хатын, такта чђй, дус кеше џ.б. Џђр шундый исем югарыдагы хезмђтлђрдђ исемнећ с ы й ф а т к а к њ ч њ е, к о н в е р с и я ысулы белђн сњз ясалышы буларак карала. Дљрес, мђсьђлђгђ бу рђвешле якын килњ бљтенлђй њк яћа књренеш тњгел, икенче бер предметныћ материалын белдергђн алтын сђгать, таш йорт, агач књпер кебек сњзлђрне сыйфатлар рђтеннђн санау (чљнки алар русчага сыйфат буларак тђрќемђ ителђлђр) башка хезмђтлђрдђ урын алган иде. Татар теле грамматикасында исђ мондый «сыйфатка књчкђн» исемнђр бљтен мљмкин булган чиклђрне њтеп киткђн дияргђ мљмкин. Анда, мђсђлђн, тулаем бљтен т у к ы м а , м е т а л л, т а ш , а г а ч џ.б. исемнђре барысы да сыйфатка ђйлђнгђн. Алай гына да тњгел, књчерелмђ мђгънђдђ кулланылган троплар да (арыслан, тљлке, эт) билге белдерђ торган сњзлђргђ – сыйфатларга књчкђн [Татарская грамматика. Т. I, 1993: 393-409].

Безнећ карашыбызча, татар теле љчен, гомумђн тљрки теллђр љчен мђсьђлђнећ болай куелышы урынлы тњгел.

Беренчедђн, без телебезнећ ђџђмиятле грамматик њзенчђлеген – изафђне сызып ташлыйбыз дигђн сњз. Т љ р к и и з а ф ђ д ђ икенче исемне ачыклап килгђн сњз џђрвакыт и с е м сњз тљркеменђ карый. Энциклопедиягђ мљрђќђгать итик: «В тюркологии „И” (изафет. – Ф.Х.) обозначает именные определительные сочетания, оба члена которых выражены существительными (ассызык безнеке. – Ф.Х.). Выделяется три типа И.; для первого характерно отсутствие морфологических показателей связи компонентов (напр., азерб. Дђмир гапы , (железные ворота)»1.

Икенчедђн, гомумђн сњз тљркемнђре (аерым алганда сыйфат) –морфологик категориялђр, ђ морфологиянећ тљп љйрђнњ предметы – с њ з џђм с њ з ф о р м а л а р ы, шућа алар беренче чиратта сњз берђмлеге буларак тикшерелергђ тиеш. Ђ югарыдагыча, сыйфатларга «књчерњ» бу сњз­лђрнећ ќљмлђдђге функциялђренђ генђ нигезлђнђ. Сњзлђрне тљркемлђњнећ љч принцибын искђ тљшерик:

1) л е к с и к-с е м а н т и к п р и н ц и п – бу очракта сњзнећ г о м у м и л ђ ш т е р е л г ђ н л е к с и к м ђ г ъ н ђ ­с е исђп­кђ алына (предмет, билге, эш-хђл џ.б.). Ђйтик, таш яки агач – бу предметмы, билгеме? Ђ куян яки арыслан, укытучы, шофер болар безнећ телдђ билге белдерђ торган сњз­лђрме? Сыйфатка «књчкђн» дип саналган барлык бу исем­нђрдђ п р е д м е т л ы к мђгънђсе саклана, алар предметлыкны белдерђлђр;

2) и к е н ч е п р и н ц и п – ул сњзлђрнећ м о р ф о л о г и к ягы, ягъни грамматик њзенчђлеклђре. Белгђнебезчђ, сыйфатларныћ грамматик њзенчђлеклђренђ килгђндђ, аћа д ђ р ђ ќ ђ категориясе џђм вакытлыча и с е м л ђ ш њ хас. Изафђ бђй­лђнешендђге сњзтезмђдђге исем, билгеле, дђрђќђ белђн дђ тљр­лђнми џђм исемлђшђ дђ алмый, чљнки ул њзе исем (таш йорт, ташрак йорт, бик таш йорт – мљмкин тњгел). Ђ башка сњз тљркемнәре, морфологик џђм синтаксик яктан аерымланып, чынлыкта сыйфатка књчкђн очракта, алар сыйфатныћ барлык морфологик билгелђрен њзлђренђ алалар: бљркњ џава, бљркњ­рђк џава, кызу кљн, бик кызу кљн џ.б.

Алда без исемлђшкђн сыйфатларныћ бер тљрен билге­лђгђн идек: яћа књлмђк – књлмђкнећ яћасы тибы, ягъни бу оч­ракта исемлђшкђн сыйфат а е р ы п књ р с ђ т њ вазифасын башкара. Исем+исем тезмђсен карыйк: ђгђр бу сњзлђрне сыйфат дип танысак таш йорт – йортныћ ташы, йон кофта – кофтаныћ йоны кебек мђгънђсез тезмђлђр барлыкка килер иде. Димәк, сыйыйфатның бу үзенчәлеге дә ул исемнәрдә чагылмый дигән сүз.

3) с и н т а к с и к п р и н ц ип . Бу билге буенча сњзлђрне тљркемлђгђндђ, аларныћ ќљмлђдђге типик функциялђре џђм башка сњзлђр белђн бђйлђнешкђ керњ мљмкинлеге исђпкђ алына. Икенче исемне ачыклаган бу исемнђр ќљмлђдђ чыннан да, башлыча, аергыч вазифасын башкаралар, ђмма синтаксик яктан да аларны сыйфатлардан аерып тора торган билгелђр бар. Сыйфат ќљмлђдђ аергыч булып килгђндђ, аныћ аерылмыш белђн бђйлђнеше чагыштырмача ирекле. Мђ­сђлђн, яћа йорт сњз тезмђсен алсак, ќљмлђдђ сыйфат њзе ачыклаган сњздђн ераклаша да ала: яћа зур йорт, яћа књп­катлы зур йорт џ.б.; ђ таш йорт тезмђсендђ бу мљмкин тњ­гел, ачыклаган исемнећ џђрвакыт янђшђ торуы сорала, ягъни бер исем икенчесен џђрчак янђшђ тору юлы белђн ачыклый: яћа таш йорт, књпкатлы яћа таш йорт џ.б.

Кыскасы, мондый сњзтезмђлђрдђ без исем берничек тђ сыйфатка књчми, исем булып кала дип саныйбыз.

Татар теле буенча башка грамматик хезмђтлђргђ мљрђ­ќђгать итсђк тђ, аларда и с е м – с ы й ф а т мљнђсђбђте нигездђ шул ук юнђлештђ карала. Мђсђлђн В.Н.Хангилдин њзенећ морфология буенча язылган њтђ ќитди џђм саллы хез­мђтендђ бу мђсьђлђгђ дђ махсус туктала. Ул таш урам, алтын балдак, корыч пђке кебек очракларны ике исемнђн торган сњзтезмђлђр дип бђяли: «Мђсђлђн, таш урам, алтын балдак, корыч пђке дигђндђге таш, алтын, корыч сњзлђре сыйфат ролендђ кулланылганнар. Лђкин, аћа карап, алар сыйфат дип таныла алмыйлар, чљнки ул сњзтезмђлђрдђ ачыктан-ачык икешђр предмет белдерелђ» [Хангильдин, 1954: 91 ].

Шул ук вакытта, ул таш йљрђк, алтын гасыр кебек кулланылышта бу сњзлђрнећ сыйфатлашуы кљчлерђк дип саный. Ђмма бу очракта галим хаклы тњгел, чљнки ул сњзлђр књчерелмђ мђгънђдђ кулланылганнар, џђм троплар буларак, алар грамматикага тњгел, књбрђк стилистикага карыйлар.

Башка грамматист галимнђрдђн Д.Г.Тумашева, М.З.Зђкиев, Д.Ђ.Сђлимова џ.б. галимнђрнећ бу мђсьђлђгђ карашларын без инде сњзлђрне тљркемлђњгђ багышланган бњ­лектђ шактый тђфсилле яктырткан идек .

Белемегезне тикшерегез:

1. Сыйфат сњз тљркеменђ љч аспектта (лексик-семантик, морфологик, синтаксик) билгелђмђ бирегез.

2. Сыйфатларныћ исемлђшње џђм аларныћ ике структур тљре турында аћлатма бирегез.

3. Сыйфатларныћ лексик-грамматик џђм лексик-семантик тљркемчђлђре дип нђрсђгђ ђйтђбез? Џђр тљркемчђгђ мисаллар китерегез.

4. Сыйфат дђрђќђлђре, аларныћ ясалышы џђм мђгънђлђре турында аћлатыгыз.

5. Морфологик (кушымчалау) ысул белђн сыйфатлар ясалышын аћлатыгыз. Мисаллар китерегез.

6. Парлы, кушма, тезмђ сыйфатларга мисаллар китерегез, аларныћ сыйфат ясалышындагы урыны турында нинди бђхђслђр бар?

7. Морфологик-синтаксик ысул белђн ясалган (конверсия ысулы) сыйфатларга мисаллар китерегез, татар тел белемендђ бу љлкђдђге фикер төрлелекләренең асылын аћлатыгыз. «Исем-сыйфат» мљнђсђбђтен аңлатып бирегез.

СЫЙФАТ СҮЗ ТӨРКЕМЕНӘ АНАЛИЗ ҮРНӘКЛӘРЕ.

Сыйфатның: а) ясалышы (тамыр, ясалма, кушма һ.б.); б) семантик төркемчәсе; в) дәрәҗәсе; г) исемләшү-исемләшмәве; д) җөмләдәге вазифасы күрсәтелә.

Язгы кояш тау артыннан көлеп килеп чыкты. Аның беренче нурлары каршыдагы биек сырт өстенә, җир астыннан казылып чыгарылган кызыл балчыкларга, аннан соң конторадан ерак түгел, бик матур һәм иркен итеп салынган яшел түбәле йортларның зур-зур тәрәзәләренә төштеләр (М. Гафури).

язгы – ясалма сыйфат, нисби, төп дәрәҗәдә, исемләшмәгәнән, җөмләдә аергыч – язгы (кояш);

биек – тамыр сыйфат, асыл сыйфат, төп дәрәҗәдә, исемләшмәгән, җөмләдә аергыч – биек (сырт);

кызыл – тамыр сыйфат, асыл сыйфат (төсне белдерә), төп дәрәҗәдә, исемләшмәгән, җөмләдә аергыч – кызыл (балчыкларга);

матур, иркен – тамыр сыйфатлар, асыл сыйфатлар, төп дәрәҗәдә, исемләшмәгән, җөмләдә - рәвеш хәле булып килгәннәр;

яшел түбәле – ярым лексиклашкан сүзтезмә, тезмә сыйфатка якын мәгънәдә кулланылган, җөмләдә аергыч – яшел түбәле (йортлар);

зур-зур – парлы сыйфат, асыл сыйфат, төп дәрәҗәдә, җөмләдә - аергыч – зур-зур (тәрәзәләренә). Бу парлы сыйфатка бүленгәнлек төсмере хас.

Үз-үземә кайтам кабат уйлар аша –

Бүгенгемә - балачакның олысына.

Бар да шул ук. Тик ... таррак дөнья гына.

Әмма кояш нәкъ йөрәгем турысында (Л. Янсуар).

бүгенгемә - ясалма сыйфат, нисби сыйфат, исемләшкән: юнәлеш килешендә, I зат тартым; җөмләдә - урын хәле;

олысына – тамыр сыйфат, асыл сыйфат, исемләшкән: юнәлеш килеше, III зат тартым, җөмләдә - кыек тәмамлык;

таррак – тамыр сыйфат, асыл сыйфат, чагыштыру дәрәҗәсе, җөмләдә - хәбәр.

САН

§ 52. Гомуми мђгълњмат. Гомуми л е к с и к мђгънђсе буенча сан предметларныћ с а н ы н, д а н ђ и с ђ б е н бел­дерђ. Санныћ аерым тљркемчђлђре шулай ук предметларныћ санау буенча тђртибен, якынча санын, сан буенча тигез љлешлђргђ бњлњне џ.б. белдерђ ала: ун китап, егерменче йорт, унбиш­лђп кеше, икешђр алма.

Саннарныћ телдђ тљп л е к с и к м а я с ы, ягъни тамыр саннар књп тњгел, бу яклап алар ябык система тђшкил итђлђр:

б е р ђ м л е к л ђ р н е белдергђн саннар: бер, ике, љч, дњрт, биш, алты, ќиде, сигез, тугыз;

д и с т ђ л ђ р н е белдергђн саннар: ун, егерме, утыз, кырык, илле, алтмыш, ќитмеш, сиксђн, туксан.

Болардан тыш сан исемнђренђ йљз, мећ сњзлђре џђм миллион, миллиард кебек алынма берђмлеклђр керђ. Тарихи рђ­вештђ ун мећ мђгънђсен белдергђн тљмђн (тњмђн) сњзе кулланыла.

Саннарныћ калган љлешен шул ук саннардан ясалган к у ш м а џђм т е з м ђ саннар тђшкил итђ: унике, унбиш, егер­ме бер, мећ бер йљз егерме ике џ.б.

Сан сњз тљркеменећ я с а л ы ш ы шулай ук њзенчђлекле. Алар бары тик њз эчлђрендђге сњзлђрдђн генђ төзелә. Мђсђлђн: унбиш, мећ тугыз йљз алтмыш ике, сиксђн тугыз џ.б. Дљрес, тарихи рђвештђ дистђ саннарыныћ ясалышында тљрле тел элементларыныћ катнашуы сизелђ. Ђйтик, алтмыш (алты + мыш), ќитмеш (ќиде + меш), сиксђн (сигез~сђкиз + ђн) џ.б. Ђмма -мыш, -ђн(-ан) кисђклђрен галимнђр борынгыда шулай ук дистђне, ягъни ун тљшенчђсен белдер­гђн дип саныйлар. Сан исемнђренђ шулай ук чирек, ярты, ярым сњзлђре дђ кертелђ. В.Н.Хангилдин аларны љлешлеклђр дип атый [Бу турыда карагыз: Хангильдин, 1954: 123 ].

М о р ф о л о г и к яктан татар телендђ саннар, башка тљр­­ки теллђрдђге кебек њк, тљрлђнми торган сњз тљркеме. Чљн­ки алар предметларныћ санын, данђ исђбен белдер­гђн хђлдђ, књбрђк исемне ачыклап килђлђр, џђм андый сњз тез­мђлђрдђ саннар килеш белђн дђ, т а р т ы м яки с а н бе­лђн дђ тљрлђнмилђр: ике китап, ике китапны, ике китабым џ.б. Биредђ аеруча сан белђн ачыкланган исемнђрнећ, предметныћ књплеген белдерњлђренђ карамастан, књплек сан кушымчаларын алмаулары њзенчђлекле: љч китап, ике йљз китап, мећ китап џ.б. Типологик яктан, рус телендђ, мђсђлђн, сан белђн ачыкланган исемнђр килеш, сан белђн тљрлђнђлђр, ягъни сан саналмышы белђн ярашып килђ: два ученика, двух уче­ников, двум ученикам џ.б.

Сљйлђм эчендђ саннар ике очракта исемнђр кебек килеш, тартым, сан белђн тљрлђнгђн хђлдђ кулланылалар:

а) абстракт саннарны белдергђндђ: ике икећ дњрт була; унбиш љчкђ тигез бњленђ џ.б.; Корпуслары ќиде генђ ђле. Ќитђр бер кљн ќитмеш ќидегђ (С.Хђким).

б) саналмышы тљшеп калып, исемлђшкђндђ: Кулымда ике алма, берсен ал, берсен алма! Бер тауда ун чишмђ унысы ун тљстђ (С.Хђким).

С и н т а к с и к яктан саннар исем белђн бирелгђн кисђкне ачыклап, аергыч вазифасын башкаралар:

Ишек катында мине берьюлы ике хатын-кыз каршылады (М.Хђсђнов). Ђй ул беренче чирђмнећ яшеле књренње! Шактый књшеккђн књћелдђ љметлђр терелње! (М.Фђйзуллин). Ана алты кызыныћ џђркайсына икешђр мендђр ђзер­лђп куйган (Ш.Галиев).

Сирђгрђк, саннар ќљмлђдђ фигыль белђн белдерелгђн сњз­не ачыклап хђл булып та килђлђр: Ђтинећ мондый чагын беренче књрњем иде (А.Гыймадиев). Егет ике сљйлђмђс (мђкаль). Сан тљркемчђлђре арасында ќ ы ю с а н ы кагыйдђ буларак фигыльгђ иярђ џђм хђл булып килђ: Без кинога икђњ бардык. Алар бњлмђдђ љчђњ торалар. Синтаксик яктан саннар исемгђ яки фигыльгђ турыдан-туры да иярђлђр: љч китап, ун укучы, беренче књрдем, лђкин ешрак алар њз­лђре ияргђн сњзгђ тљрле санау берђмлеклђре аша бђйлђнђлђр. Исемгђ ияргђн вакытта саннар баш, данђ, нљсхђ, аршин, метр, чакрым кебек санау берђмлеклђре белђн килђ: биш баш сарык, ике баш сыер терлеге, алты данђ китап, беренче нљсхђ кулъязма, ун чакрым юл џ.б.

Ќитмеш чакрым ќирне, џай, њттек без,

Бер књрешер љчен килдек без... (ќыр).

Фигыльне ачыклаганда сан янында књбрђк кат, кабат, тапкыр, мђртђбђ кебек сњзлђр килђ: Ќиде кат њлчђ, бер кат кис (мђкаль). ...Њзебез љчен дњрт кат чњкеч суксак, Сезнећ љчен биш кат суктык без! (Џ.Такташ). Лђкин белђмен мин бер бљренећ Ике кабат чђчкђ атмавын... Књпме ашкынса да бер дулкынныћ Ике тапкыр ярны какмавын, Искђн ќилнећ кире кайтмавын белђмен мин... (М.Кђрим).

§ 53. Сан тљркемчђлђре. Мђгънђлђре џђм грамматик бил­гелђре буенча саннар тњбђндђге лексик-грамматик тљр­кемчђлђргђ бњленђлђр: м и к ъ д а р с а н ы, т ђ р т и п с а ­н ы , б њ л е м с а н ы , ч а м а с а н ы, ќ ы ю с а н ы.

1. Микъдар саннары бернинди љстђмђ кушымчалар алмыйлар, предметларныћ микъдарын белдереп, гадђттђ, исемне ачыклап килђлђр: Ишек катында мине берьюлы ике хатын-кыз каршылады (М.Хђсђнов). Бер-бер артлы ике станок тигез ритм белђн ходка китте (К.Нђќми). Бала-чага алты ќан: Ђхмђт, Нђќип, Закирќан (Ђ.Фђйзи). Аерылыр чак ќитђ, дусларым, Сизелмђде ун ел узганы (С.Сљлђйма­нова).

Ярты, чирек сњзлђре дђ микъдар саннарына керђ: Нигђ ярты гына бит булса да хат язып салмыйсыћ? (А.Гыйлђ­ќев). Џђм менђ чирек гасыр буе – йљрђк тњремдђ йљрткђн ђлеге сорауга ќавап алу вакыты ќитђ кебек (М.Хђсђнов).

Микъдар саннары контекстта исемлђшеп килђлђр џђм исемнђр кебек тљрлђнђлђр: Егерме алтыны савып, егерме алты баштан сљтне тапшырасыћ (А.Гыйлђќев). Мондый авылларны без йљзне њттек (А.Гыйлђќев). Бик ућган безнећ бакчачы бабай, Яше њзенећ туксанда бугай (М.Ќђлил).

Абстракт саннарны белдергђндђ дђ микъдар саннары к и л е ш, т а р т ы м кушымчаларын алып тљрлђнђлђр. Бу – тњбђн­дђге очракларда мљмкин:

а) тљрле математик гамђллђрдђ џђм сан тљшенчђсен абстракт мђгънђдђ кулланганда: Тугыз љчкђ тигез бњленђ. Биш бишећ егерме биш була џ.б. Малай чакта йоклап китђр љчен саный идем йљзгђ, мећгђчђ... (З.Мансуров);

б) сђгатьне, айныћ кљннђрен, кешенећ яшен џ.б. белдергђндђ: Минем ђти эшкђ иртђнге алтыда китђ, кич сигездђ кайта (А.Гыймадиев). Сђгать алты. Хђят апаныћ сменасы бњген ќидедђ (К.Нђќми). Алтысында тулган ай – Язгы ташу суга бай (ђйтем). Хђтерлим мин ђле бњгенгедђй Сентьябрнећ бере ќиткђнне (Ђ.Мљэминова);

в) микъдар саннары килеш кушымчалары һәм бәйлекләр ярдђмендђ фигыльгђ ияреп килђлђр: Књрде Иргали: юл икегђ аерылган, акыллы мал шућа туктаган икђн (М.Хђсђнов). Тимђ! Сђгать љчне сукты: Иртњк торып, Ќиде белђн эшкђ киткђн ђти кайтыр (Ђ.Фђйзи).

Микъдар саннарына шулай ук вакланма саннар да кертеп карала: икедђн љч, уннан бер, љчтђн ике. Бу саннар ясалышы буенча тезмђ саннарга карый: беренче сан чыгыш килеше формасы аша икенче санга бђйлђнђ, грамматик хезмђтлђрдђ аларны љ л е ш с а н н а р ы дип тђ атыйлар.

2. Тђртип саннары -ынчы/-енче (-нчы/-нче) кушымчалары белђн ясала џђм предметларныћ сан буенча тђртибен белдерђ: бишенче кат, егерменче бњлмђ, беренче кљн џ.б.

Тђртип саны књбрђк предметны ачыклый џђм ќљмлђдђ аергыч булып килђ:

Сугышныћ икенче кљнендђ њк мића повестка килде (Н.Дђњли). Беренче тау... Анда ятмый томан, Њз вакытында шаулый яз анда (С.Хђким).

Башка сан тљркемчђлђреннђн, аерым алганда микъдар саннарыннан аермалы буларак, тђртип саны ачыклаган исем књплектђ дђ килђ ала: Бу вакытта инде кояш баеп, књктђ беренче йолдызлар књренђ башлаган була (С.Хђким).

Саналмышлары тљшеп калганда, тђртип саннары исемлђшеп килђлђр: Унынчыны тутыргач та килгђн идем, џаман фермада (А.Гыйлђќев). Ђ икенчесе – бер карауда љнсез итђрлеге – яшь, књп дигђндђ егерме ќиде яшьлђр тирђседер (М.Хђсђнов). Беренчелђр белђн килђм сентябрьдђ, Майда китђм унынчылар белђн бергђ (Э.Мљэминова). Беренчелђр мине сагындыра, Беренчелђр минем истђ гел... (С.Хђким).

Сирђгрђк тђртип саны фигыльне ачыклап та килђ: Ђтинећ мондый чагын беренче књрњем иде (А.Гыймадиев).

3. Чама саны предметларныћ якынча санын, чамалап ђйтњне белдерђ, џђм морфологик юл – -лап/-лђп кушымчасы белђн ясала: унбишлђп студент, унлап кеше, егермелђп кљн џ.б. Чама саны шулай ук нигездђ исемгђ ия­реп, исемне ачыклап килђ: Бер чебеш, унлап-унбишлђп узганнан соћ шундый ук љтелгђн койрыклы тагын бер чебеш. Фу, бљтенлђй кђефен боздылар кызныћ... (Ф.Хљсни).

Ђмма контекстта чама саны књбрђк с и н т а к с и к ю л белђн, ягъни њзара якын торган саннарны кабатлау юлы бе­лђн ясала: ике-љч кеше, дњрт-биш китап, ун-унбиш укучы џ.б.

Ќиде-сигез чакрым араны ќил уйнатып кына уздылар (М. Хђсђнов). Шул турыда аз гына – биш-алты сњз сљйлим ђле, Гадђтемчђ аз гына ќырлыйм ђле, кљйлим ђле (Г.Тукай).

Санны якынча, чамалап ђйткђндђ аћа шулай ук књплек кушымчасы ялгана: сђгать ќиделђрдђ, яше утызларда џ.б.

Ул кљнне кичке тугызларга кадђр мђк­тђп­тђ булдык (А.Гыймадиев).

4. Бњлем саны сан нигезенђ -ар/-ђр, -шар/-шђр кушымчалары ялганып ясала, џђм предметларны сан буенча тигез љлеш­лђргђ бњлњне белдерђ: љч-ђр китап, ике-шђр дђфтђр, ун-ар сум џ.б.

Юк, џђр агайныћ баш тњбђсендђ икешђр, љчђр тургай эленеп тора бугай, – дидем (Г.Бђширов). Ул вакытта инде йортлар егермешђр катлы џђм тљрле тљстђ булырлар (А.Гый­мадиев). Берсе артыннан берсе љчђр, дњртђр булып керђ торалар, књчтђнђч алып чыга торалар (Г.Бђширов).

Мисаллардан књренгђнчђ, бњлем саны књбрђк исемне ачыклый, фигыльне ачыклаганда исђ кат, мђртђбђ, тапкыр сњзлђре белђн кулланыла: икешђр кат яздырды; љчђр мђр­тђбђ сљйлђтте џ.б.

Тартык авазга беткђн сан нигезлђренђ -ар/-ђр кушымчасы, сузыкка беткђн саннарга -шар/-шђр кушымчасы ялгана: бер-ђр, ике-шђр, љч-ђр, дњрт-ђр, биш-ђр, алты-шар џ.б. Сљйлђм телендђ бу кушымчаларны бутап ђйтњ дђ бар: берђр ~ берешђр, љчђр ~ љчешђр џ.б. Лђкин бу ђдђби нормага туры килми. Ђдђби телдђ бары тик сиксђн, туксан саннарына гына, тартыкка тђмамланган булсалар, -шар/-шђр (-ышар/-ешђр) кушымчалары ялгана: сиксђн-ешђр, туксан-ышар.

Бњлем саны кушымчасын шулай ук -ар-лап/-ђр-лђп, -шар-лап/-шђр-лђп рђвешендђ катлауландырып ђйтњ дђ бар: икешђрлђп басыгыз, дњртешђрлђп тезелегез; дђфтђрне дњртђрлђп љлђштек џ.б.

5. Ќыю саны сан нигезенђ -ау/-ђњ кушымчасы ялганып ясала џђм предметларны сан буенча бергђ ќыйнап ђйтњне белдерђ. Бу сан тљркемчђсенећ њзенчђлеге шунда, ул, башка саннар кебек њк, предметларныћ санын белдерђ, ђмма ќљм­лђдђ књбрђк фигыльгђ ияреп килђ: љчђњ килдек, бишђњ кайттык; яки њзе ќљмлђдђ хђбђр вазифасын башкара: без – ќи­дђњ; тљркемдђ студентлар унау.

Татар телендђ ќыю саннарыныћ мондый њзенчђлегенђ В.Н.Хангилдин игътибар итђ: «Лђкин шунысы характерлы, ќыю саннары, сњз тезмђсендђ грамматик яктан фигыльгђ бђйлђнњлђренђ карамастан, њзлђре бђйлђнгђн фигыль белђн белдерелгђн эшнећ санын да, кабатлануын да аћлатмыйлар, бђлки шул ќљмлђдђге нинди дђ булса исем белђн белдерелгђн предметныћ санын аћлаталар... Димђк, аларныћ фигыльгђ бђйлђнњлђре грамматик бђйлђнеш булып кала. Семантик яктан исђ алар, џаман да исемгђ йә исем алмашлыгына бђйлђнеп, предметныћ микъдарын белдерђлђр» [Хангильдин, 1954: 132–133 ].

Телебезнећ њзенчђлеген шулай нечкђ тотып алган бу галимнећ фикерлђренђ љстђп тагын шуны ђйтергђ мљмкин, ќыю саны шул рђвешле кулланылып, књпмедер дђрђќђдђ санны предметлаштырып белдерђ, сан белђн бергђ бу очракта предметлар, затлар да белдерелђ. Телдђ кулланылышына игътибар итик:

Кыйгач кашым, Асыл ташым, Йоклаек икђњ... (Дђрде­мђнд). Ќитђклђшеп икђњ бара, Эзлђренђ ак кар ява... (С.Сљ­лђйманова). Безнећ љйдђ без ќидђњ: Безнећ песи – ќиденчесе (Г.Тукай).

Чама санын белдерђ торган -лап/-лђп кушымчасы бњлем санына љстђмђ рђвештђ ялганган кебек (икешђрлђп, љчђр­лђп), ќыю саннарына да ялганып килђ: икђњлђп башкардык, љчђњлђп килдек џ.б.

§ 54. Санныћ башка сњз тљркемнђренђ мљнђсђбђте. Алда књргђнебезчђ, сан исемнђре телдђ предметларныћ гади санын гына белдереп калмыйлар, аларныћ кулланылышы шактый књптљрле џђм катлаулы: абстракт саннарны белдергђндђ яки исемлђшкђндђ, мђсђлђн, тљрле грамматик кушымчаларны алалар, сан тљркемчђлђре санауныћ тљрле якларын, тљсмерлђрен чагылдыралар џ.б.

Болардан тыш, бик борынгы тел књренеше буларак, сан исемнђре башка сњз тљркемнђре белђн дђ шактый тыгыз мљнђсђбђттђ торалар, ягъни саннар сљйлђмдђ тљрле сњз тљр­кемнђрен алыштырырга џђм тулысынча аерымланып, башка сњз тљркеменђ књчеп китђргђ дђ мљмкин. Бу яктан телдђ ае­руча сљйлђм эчендђ бер саныныћ кулланылышы њзенчђ­лекле:

1) бер саны туры њз мђгънђсендђ кулланыла, и с е м н е яки ф и г ы л ь н е ачыклый: Гази бњтђн бер сњз дђ ђйтмђде (М.Хђсђнов). Бакчагызныћ бер алмасын Татып карыйсым килде (Зљлфђт). Тђрђ­зђ­лђр ачып бер сызгырдым... (С.Хђким);

2) вакытлыча исемлђшђ: Колак тљбећђ берне кундырсам, биш булыр... (А.Гыймадиев);

3) бер саны билгесезлек тљсмерен белдереп, билгесезлек артикле вазифасын башкара: Књк арасында кояш књк ялтырарсыћ бер заман (Г.Тукай). Ерактагы моћлы бер кљй булып Ишетелсђк иде џаман да (Зљлфђт). Шул ук вазифада берђр бњлем саны да килђ: Моныћ љчен аћа берђр якты хатирђне, берђр шатлыклы вакыйганы књз алдына китерергђ кирђк иде (М.Хђсђнов).

Билгесезлекне белдергђндђ бер саны кабатланып та килђ: Ђгђр басса сине бер-бер заманны Еламый йомшамас хђсрђт вђ кайгы... (Г.Тукай);

4) юклык алмашлыгы мђгънђсендђ кулланыла: Бер ќир­дђ юк андый ак каеннар, Бер ќирдђ юк андый урманнар (Џ.Такташ).

Бер саны ќыю саны формасында билгесезлек алмашлыгына књчә: ...Ялкынланган йљрђгемђ берђњ бик якын кебек (Ф.Кђрим). Берђњ ...Борын очын кулына кысып, Сњгенеп узды кышкы салкыннан (Џ.Такташ).

Шушы берђњ формасына аналогия рђвешендђ булса кирђк, аеруча шигъри телдђ, алда књрсђтелгђнчђ, икђњ сњзе дђ кулланыла: Язгы ташуларда Аккан бозга басып, Икђњ килђ елга буйлатып... (К.Нђќми). Бу икђњгђ тђћре биргђн бертигез зур мђртђбђ: Берсе уйный књк йљзендђ, берсе уйный сђхнђдђ (Г.Тукай). Ђмма бу соћгы очракны конверсия књренешенђ кертеп булмый, мђгънђсе буенча ул вакытлыча исемлђшњгђ якын тора;

5) чыгыш килеше формасында бер к е р е ш с њ з (модаль сњз) булып килђ: Бердђн, кызыныћ укытучы булып китњен, ђлбђттђ дђрђќђ саный (Ф.Хљсни);

6) бњлњче теркђгеч буларак кулланыла: Књз язмыйм: бер гљмбђгђ, бер кызларга, бер егетлђргђ карап алам... (Ш.Га­лиев);

7) конверсия ысулы белђн рђвеш ясала: Бергђ эшлибез, бергђ укыйбыз;

8) кушма џђм тезмђ рђвешлђр ясала: берьюлы, бердђн-бер, бер-бер артлы џ.б. Бер-бер артлы ике станок тигез режим белђн ходка китте (К.Нђќми); Ишек тљбендђ мине берьюлы ике хатын-кыз каршылады (М.Хђсђнов). Бердђнбер баланы љф-љф итеп кенђ торалар (Ш.Галиев);

9) бер саны тљрле формаларда кабатланып, исем яки алмашлык сњз тљркеменђ якын торган субстантив сњзлђр ясый: бер-беребезне, бер-беребезгђ џ.б.

Бер-беребезгђ ничек охшаганбыз, Икебез дђ соры шинельле (Џ.Такташ).

Мећ саны исеме телдђ шулай ук тљрле мђгънђлђрдђ кулланыла:

а) кабатланып килеп књлђм-чама рђвеше мђгънђсен белдерђ: ...Сый-хљрмђт љчен мећ-мећ рђхмђтлђрен ђйтеп, битен сыпыргандай итте (М.Хђсђнов);

ә) тљрле бђйлеге белђн кулланыла, шулай ук бик књп рђ­вешенђ синоним булып килђ: Башына мећ тљрле уй кил­де џ.б.

Белемегезне тикшерегез

1. Сан сњз тљркеменђ билгелђмђ бирегез, аныћ лексик-семантик, морфологик, синтаксик њзенчђлеклђрен билгелђгез.

2. Сан сњз тљркеменећ лексик составы, ясалыш џђм кулланылыш њзенчђлеклђре турында сөйләгез.

3. Сан тљркемчђлђрен атап књрсђтегез џђм џђр тљркемчђнећ ясалышы, семантикасы, кулланылыш њзенчђлеклђре турында тулы мђгълњмат бирегез:

а) микъдар саннары;

б) тђртип саннары;

в) бњлем саннары;

г) чама саннары;

д) ќыю саннары.

4. Саннарныћ башка сњз тљркемнђренђ књчњ очракларын мисаллар белђн аћлатыгыз.

САН СҮЗ ТӨРКЕМЕН АНАЛИЗЛАУ ҮРНӘГЕ.

Җөмлә эчендә сан сүз төркемен тикшергәндә саннарның төркемчәсенә, төрләнү-төрләнмәвенә, кулланылыш үзенчәлекләренә игътибар ителә, ясалыш буенча төре күрсәтелә.

Мәсәлән:

1. Хәнәфи авылга пердседатель булып кайтканда, әнисе алты почмаклы өйдә әле бер ялгызы яши, һәм ул өй әле рәхәтләнеп егерме ел торырлык иде (В. Нуруллин).

алты – микъдар саны, гади сан, исемне ачыклый, төрләнмәгән; исем белән берлектә тотрыклы сүзтезмә ясалган – алты почмаклы, аергыч функциясе;

бер – микъдар саны, сан исемләшкән сыйфатны ачыклый, төрләнмәгән, җөмләдә хәл составында килә: бер ялгызы;

егерме – микъдар саны, тамырлашкандистә атамасын белдерә, исемне ачыклый, төрләнмәгән, җөмләдә - аергыч;

2. Егерме дүрт өчкә тигез бүленә.

егерме дүрт – микъдар саны, тезмә сан, абстракт, санны белдерә, төрләнгән – баш килештә; җөмләдә - ия;

өчкә - микъдар саны, гади сан, абстракт санны белдерә, төрләнгән – юнәлеш килеше, җөмләдә - кыек тәмамлык.

3. Мин беренче чәчәкләрне эзлим,

Бәлки алар башка төштәдер...

Беренчеләр мине сагындыра,

Беренчеләр минем истә гел (С. Хәким).

беренче - тәртип саны, исемне ачыклап аергыч функциясндә килгән, төрләнми;

беренчеләр – тәртип саны, исемләшкән, баш килештә, һәр ике очракта грамматик ия булып килгән.

Бер чебеш, унлап-унбишләп узганнан соң шундый ук өтелгән койрыклы тагын бер чебеш. Фу, бөтенләй кәефен боздылар кызның, ишле арасына нәрсә тыгып җибәргәннәр бит (Ф. Хөсни).

унлап-унбишләп – чама саны, кабатланып килгән, исемләшкән (унлап-унбишләп чебеш), баш килештә, грамматик ия функциясендә.

АЛМАШЛЫК

§ 55. Гомуми мђгълњмат. А л м а ш лы к башка сњз тљр­кемнђре арасында њзенчђлекле урын алып тора. Л е к с и к-с е м а н т и к яктан ул чынбарлык књренешлђрен турыдан-туры атамый, ђ гомуми рђвештђ аларга к њ р с ђ т ђ, и ш а р ђ л и, џђм сљйлђмдђ башка сњз тљркемнђрен а л ы ш т ы р ы п килђ. Бу аныћ атамасында да чагылыш таба.

Татар тел белемендђ «алмашлык» термины беренче башлап М.Корбангалиев џђм Х.Бђдигый тарафыннан язылган «Татар теле сарыфы» дигђн морфология дђреслегендђ кулланыла (1918). Г.Ибраџимов, Ќ.Вђлиди грамматикаларында «алмаш» термины, ђ аћа кадђрге грамматикаларда «замир», «исме замир» терминнары кулланыла.

М о р ф о л о г и к я к т а н алмашлыклар њзлђре алыштырган сњз тљркемнђренећ грамматик билгелђрен алалар. Исемне алыштырган алмашлыклар, мђсђлђн, исем кебек, килеш, тартым, сан белђн тљрлђнђлђр: кем, кемгђ, кемећ, кемнђр џ.б. Зат алмашлыклары тартым белђн тљрлђнмилђр, чљнки алар њзлђре затны белдерђлђр. Сыйфатны, яисђ рђвешне алыштырган алмашлыклар тљрлђнмилђр, аларга бары тик љлешчђ дђрђќђ белдерњ генђ хас: шулай ~ шулайрак, шундый ~ шундыйрак џ.б.

С и н т а к с и к я к т а н алмашлык ќљмлђдђ њзе алыштырган сњзлђр вазифасын башкара, димђк, књптљрле ќљмлђ кисђге булып килђ ала.

Сез – беренче фронтовик (З.Зђйнуллин) – ия; Мондый хђбђрне ишеткђч, халыкныћ шатлыгы эченђ сыймады (М.Галђњ) – аергыч; Юк инде, безнећ заманда кыз урлап китеп, ђллђ кая бара алмассыћ (Ф.Хљсни) – аергыч, урын хђле. Бу егетне сез таныйсызмы? Ул яшь чагында сезнећ авылда кљтњ кљтте. Сез аны кыерсытмадыгызмы? (М.Мђџдиев)и я, а е р г ы ч, т ђ м а м л ы к џ.б.

Шул рђвешле: а л м а ш л ы к – п р е д м е т, з а т, б и л г е мђгънђлђренђ г о м у м и р ђ ­в е ш т ђ к њ р с ђ т е п , и с е м, с ы й ф а т, р ђ ­в е ш, с а н сњз тљркемнђрен алыштыра џђм шул сњз тљркемнђренећ грамматик њзенчђлеклђрен њзендђ чагылдыра торган сњз тљр­кеме.

Сљйлђмдђ башка сњз тљркемнђрен алыштырып, аларныћ мђгънђлђрен гомумилђштереп белдергђнгђ књрђ, алмашлыкларны куллану кирђкмђгђн кабатлаулардан коткара, сљй­лђмне ачык, аћлаешлы итеп формалаштыра.

Бу яктан алмашлыклар аерым сњзтезмђлђрнећ, хђтта ту­лы ќљмлђлђрнећ мђгънђлђрен дђ бик кыска юл белђн алыштырып килергђ мљмкин. Мђсђлђн:

Кысса да синдђ ятимлеклђр, фђкыйрьлеклђр мине, –

Изсђ дђ њз ишлђремнђн хур вђ кимлеклђр мине, –

Њтте инде ул заманнар, очтылар шул кош кеби,

Уйласам, ул кљннђрем тик кичтђ књргђн тљш кеби...

(Г.Тукай).