Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
2012nche_uku__el_imtihan__biletlary.doc
Скачиваний:
5
Добавлен:
21.09.2019
Размер:
325.63 Кб
Скачать

2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

Борынгыдан килгән бәйрәм

һәр халыкның борынгыдан килгән бәйрәмнәре бар. Спас ярминкәсе - шундый бәйрәмнәрнең берсе. Христианнар бу бәйрәмне август аенда үткәргәннәр.

Алабуга шәһәрендә Спас ярминкәсе XIX гасыр башында үткәрелә башланган. Ул Мәкәрҗә (Макарьев), Ирбит ярминкәләре кебек үк данлыклы булган. Алабугага Россиянең 86 шәһәреннән сәүдәгәрләр сатарга төрле товар алып килгәннәр. Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы елларында ярминкә үткәрелмәгән. 1922-1941 нче елларда данлыклы Алабуга ярминкәсен яңадан ел саен уздырганнар. Бөек Ватан сугышыннан соң бу бәйрәм күп елларга онытыла.

Меңьеллык шәһәргә Спас ярминкәсен үткәрү традициясе ярты гасырдан соң яңадан кайтты. 2008 нче елның августында ул беренче тапкыр Бөтенроссия Спас ярминкәсе буларак үткәрелде. Ярминкә Алабуганың иң матур урынында - Шишкин буалары янындагы «Яшьләр» стадионында 3 көн барды. Ярминкәдә Россиянең 37 шәһәре катнашты, 25 мең кеше килде. Һәркайда: стадионда, буа буйларында, якын-тирә урамнарда сәүдә бер генә минутка да тукталмады. Ярминкәдә җыр-бию, уен-көлке дә күп булды. Шәһәр халкы да, килгән кунаклар да рәхәтләнеп ял иттеләр, күңел ачтылар.

3. Тиешле репликаларны табып яз.

- Сөйләшә белүче песи күрәсең киләме?

- __________________ ! Песиләр сөйләшмиләр, моны хәтта

кечкенә балалар да белә.

- ! Юкка ышанмыйсың, мин чынлап әйтәм. Ул песи-робот. Әтием Япониядән алып кайтты.

- ! Ул чыннан да сөйләшәме?

сөйләшә, тик японча. Теләсәң, иртәгә дәресләрдән соң безгә кил. Үз күзләрең белән күрерсең.

- . Сеңлемне дә алып килсәм

ярыймы7 Ул да күрсен әле.

- . Мин сезне көтәм.

Репликалар: Килештек, әлбәттә, менә әкәмәт, шәп булыр, юкны сөйләмә,билләһи.

8 Нче билет.

1.Кием һәм дөрес киенү турында сөйлә.

Бик борынгы заманнарда кешеләр, тәннәрен салкыннан, җылыдан, тузаннан, җилдән һ.б.дан саклау өчен, кием уйлап тапканнар. Димәк, беренчедән, кием ул - тәнне саклау чарасы.

Икенчедән, кием үзенең хуҗасы турында мәгълүмат бирә. Ул хуҗасының зәвыгын һәм эчке культурасын күрсәтә.

Бер үк тукымадан, бер үк төрле фасонда тегелгән кием бөтен кешегә дә бармый. Ул кемгәдер искиткеч килешә, ә кемгәдер бер дә килешми. Сәйлән яки төсле җепләр белән чигелгән яисә җиңел шарф, брошка, каеш кебек өстәмә детальләр белән тулыландырылган кием бәйрәмчә һәм затлы күренә. Шуңа күрә мондый киемне теләсә кайчан һәм теләсә кая кимиләр.

Димәк, өченчедән, кием — кешене бизәү чарасы.

Кием төрле була: калын җылы кием һәм юка җиңел кием, затлы һәм гади кием, өске һәм эчке кием, эш киеме, спорт киеме, ... Һәр киемнең үз холкы,- кию урыны һәм вакыты бар. Кышкы киемне җәй көне кимиләр. Эш киемендә бәйрәмнәргә йөрмиләр. Спорт киемендә кунакка бармыйлар. Өй киемен кыйммәтле тукымадан текмиләр. Затлы киемдә савыт-саба юмыйлар. Эчке киемдә урамга чыкмыйлар.

Кыйммәтле, затлы кием дә килешмәскә яки урынсыз булырга мөмкин. Шуңа күрә зәвыклы һәм дөрес итеп киенә белергә кирәк. Мәсәлән, театрга джинсыдан бармау яхшырак. Рәсми очрашуга футболка киеп барсаң, башкалар сине аңламаска мөмкин. Ләкин һәрвакыт шуны истә тотарга кирәк, һәр кием чиста, пөхтә һәм урынлы булырга тиеш.

Мин үзем дөрес киенергә тырышам: спорт белән шөгыльләнгәндә спорт киемен киям, чөнки ул хәрәкәтләнгәндә комачауларга тиеш түгел. Бакчада эшләгәндә эш киемен киям, ул гади һәм уңайлы булырга тиеш. Кунакка барганда мин заманча, модалы киенергә тырышам. Кыйммәтле һәм купшы киемдә мин үземне уңайсыз хис итәм.

Мәктәпкә мин, классташларым кебек үк, мәктәп формасында йөрим. Бүгенге көндә мәктәп киеменең ниндиләре генә юк! Төсе һәм фасоны буенча теләсә ниндиен сайлап алырга була: кесәле яки кесәсез, якалы яки якасыз, кыска яки озын җиңле, сәдәфле -сәдәфсез... Ләкин шунысы мөһим: мәктәп формасы уңайлы. һәм эш стилендә тегелгән булырга тиеш

Әгәр укучылар формадан йөрсәләр:

- алард^а бер-берсеннән көнләшү хисе булмый;

- алар үз>ләктәпләре белән горурланалар;

- дәресләрдә җитди эш белән шөгыльләнәләр;

- зәвык белән киенергә өйрәнәләр.

Тема буенча сораулар:

•Кешеләр ни өчен кием уйлап тапканнар?

•Кешеләргә кием ни өчен кирәк? Кием нинди функцияләр үти?

•Кеше ничек киенергә тиеш?

• Нинди кием төрләрен бөләсең?

•Мәктәпкә нинди киемнән йөрисең?

•Ни өчен мәктәпкә мәктәп формасыннан йөрергә кирәк?

•Кием нинди таләпләргә туры килергә тиеш?