Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Сибагатов Р.Г.- Жомлэ тозелеше / синтаксис простого предложения.docx
Скачиваний:
385
Добавлен:
17.05.2015
Размер:
380.1 Кб
Скачать

Ия һәм аның белдерелүе

Җөмләнең, баш килештә килеп, башка сүзгә буйсынмаган баш кисәге ия дип атала. Җөмләдә ияне табу өчен, аның төп 3 үзенчәлеген белергә кирәк.

  1. Ия һәрвакыт баш килештә була.

  2. Ия янында бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр булмый.

  3. Ия җөмләнең башка кисәкләренә буйсынмый.

Төзелеше белән ия гади һәм тезмә була.

Бер генә сүздән торган ия гади ия дип атала. Елга ага (М. Кәбиров). Күктә соңгы йолдызлар сүнә (Г. Гобәй). Ишегалды бала-чага белән тулды (М. Галәү).

Берничә сүздән торган ия тезмә ия дип атала. Тезмә ия тезмә сүзләр, фразеологик берәмлекләр белән бирелә. Казан дәүләт университеты – борынгы университетларның берсе. Хөсәен абзый шактый озак утырды... (Г. Гобәйдуллин).

Исегездә тотыгыз!

1. Ия составында күплек, тартым кушымчалары булырга мөмкин. Тау-тау ак болытлар куерып, салынкы кара-кучкыл яңгыр болытларына әверелделәр. (М. Галәү). Абыем Чаллы шәһәрендә яши. Өйдәгеләр мине көтәләрдер.

2. Ия янында кисәкчәләр килергә мөмкин. Иянең астына сызганда, кисәкчә дә кертеп сызыла. Сезнең белән мин дә барырмын

      1. Тезмә ия булганда да, астына тоташ сызыла. Сукыр кычыткан – файдалы үсемлек.

      2. Ияләр парлы яки кушма сүзләр белән бирелсә, гади ия буларак тикшерәбез.

      3. Ияләр тиңдәшләнеп тә килергә мөмкин.Тиңдәш ияләр тезү, каршы кую интонациясе, тезүче теркәгечләр аша бәйләнәләр. Тиңдәш ияләрнең һәрберсенең астына аерым-аерым сызыла, теркәгечләр астына сызылмый.

34. Ияләрне табыгыз. Иясе нинди сүз төркеме белән белдерелүенә карап, җөмлә номерларын таблицага урнаштырыгыз.

Исем белән белдерелгән ия

Сыйфат белән белдерелгән ия

Сан белән белдерелгән ия

Алмашлык белән белдерелгән ия

Фигыль белән

белдерелгән ия

  1. Хәдичә апа яныма килде.(А. Шамов)

  2. Эшләгән — озак яшәгән (Ш. Галиев).

  3. Күңелне үзенә тартучы нәрсә — кешенең яхшы холкы белән яхшы гадәтләредер (Р. Фәхретдин).

  4. Минем әти бүген Казаннан кайта (Г. Исхакый).

  5. Мин Днепр янында басып торам (М. Юныс).

  6. Ул арада артта һәм уңда тагын ике гөрселдәү ишетелде. (Ш. Маннур)

  7. Кызыл сиңа килешә.

  8. Икәү бергә бакчадан чыктылар (М. Галәү).

35. Ияләренең нинди сүз төркеме белән бирелешеннән чыгып, җөмләләрне тәңгәлләштерегез.

1) исем белән белдерелгән ия

А) Күбебез моның сүзен куәтләде. (Г. Ибраһимов)

фигыль белән белдерелгән ия

Б) Без инде хәйран булып, гаҗәпләнеп калуыбызны Бәдретдиннең үзенә ничек тә сиздермәскә тырыштык. (Ә. Еники)

3) рәвеш белән белдерелгән ия

В) Кояш, күк читеннән үрмәләп, югары күтәрелә башлады. (М. Галәү)

4) алмашлык белән белдерелгән ия

Г) Сөйләшү барып чыкмады.(Ф. Хөсни)

36. Җөмләләрне укыгыз. Ияләр дөрес билгеләнгәнме, тикшереп, хаталарны төзәтегез.

  1. Иң рәхәт ял — яраткан эш (Ш. Галиев).

  2. Өйләренә таралышканда, икесенең дә кәефләре күтәренке иде (Л. Закирова).

  3. Сибгат, берәүгә дә күз төшермичә, авыр адымнар белән лифт янына атлады (Л. Закирова).

  4. Моң — бүтән телләргә тәрҗемә ителми торган, ходай сулышы белән яратылган тылсымлы сүз (М. Галиев).

  5. Хәерле көн, күтәрелеп килүче кояш! (Г. Рәхим).

  6. Тукта, мин сиңа бер китап күрсәтим әле (Ә. Фәйзи).

  7. Ә әйләнә-тирәдә тормыш элеккечә үк кайнап тора(А. Гыйләҗев).

37. Ияләрнең төрләрен күрсәтегез.

Г- Гади ия

Т - Тезмә ия

  1. Клара озак кына Каракошны эзләде (Ә. Еники) .

  2. Ул арада безнең баш очыбыздан бик югарыда выжылдап, кычкырып, кыр үрдәкләре үтеп киттеләр... (Г. Гобәйдуллин) .

  3. Әнә сыерлар су эчәргә төштеләр... (Г. Исхакый) .

  4. Зөһрә карчык элекке яхшы заманнарны бик әйбәт хәтерли әле (М. Галәү).

  5. Мактанчыкның авызы гел ачык (М. Мирза) .

  6. Сталинград үзе бу тирәләргә ул кадәр якын түгел.(Г. Бәширов)

  7. Бераздан Маһирә ханым борчылып килеп җитте.(Г.Әпсәләмов)

38. Ияләрне табыгыз, асларына сызыгыз. Бирелгән үрнәк буенча анализ ясагыз.

Үрнәк: Кешеләр аны туры сүзле, намуслы һәм гадел булганы өчен ярата иде. (М. Галәү). Кешеләр – гади ия, күплек сандагы исем белән белдерелә.

  1. Казанга без таң алдыннан килеп төштек (М. Юныс).

  2. Агыйделнең сыек яшел суы инде үз төсенә керә (Г. Гобәй).

  3. Иртәнге тәмле төшләрен күрә-күрә йоклыйлар булыр бу йортлардагы казанлылар (И. Сәләхов).

  4. Кечкенәләр, чыр-чу килеп... чана шугандыр (М. Маликова).

  5. Аккошлар күл төбеннән җим эзлиләр иде (М. Хәбибуллин).

  6. Иртәгә Сабан туе дигән көнне кем тыныч йоклый ала! (Г. Бәширов).

  7. Эшләп аруга караганда тик торып ару авыр (Р. Фәхретдин).

39. Иясе кулланылмаган мәкальләрне күрсәтегез.

  1. Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.

  2. Тел кылычтан үткен.

  3. Сүздә мактанма, эштә мактан.

  4. Адәмне адәм иткән – әдәп.

  5. Ата-ана йөрәгенең тирәнлеген балалар белми.

  6. Татлы тел тимер капканы ачар.

  7. Әнкәм йорты – алтын бишек.

  8. Сүзнең башыннан элек төбен уйла.

Соседние файлы в папке Сибагатов Р.Г.- Жомлэ тозелеше