Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Сибагатов Р.Г.- Жомлэ тозелеше / синтаксис простого предложения.docx
Скачиваний:
385
Добавлен:
17.05.2015
Размер:
380.1 Кб
Скачать

Икенче бүлек

Җөмләнең грамматик кисәкләргә бүленеше

Җөмлә кисәкләре

Баш кисәкләр

Иярчен кисәкләр

баш кисәкләр

Модаль кисәкләр

Аныклагыч

ия

хәбәр

аергыч

Тәмамлык

хәл

Эндәш сүзләр

Кереш сүзләр

Җөмләгә түбәндәге билгеләргә ия:

1. Җөмләгә хәбәрлек хас.

2. Җөмлә сөйләүченең чынбарлыкка, сөйләмгә мөнәсәбәтен белдерә, ягъни модальлек хас (шатлана, борчыла, гаҗәпләнә, соклана һ.б.).

3. Җөмлә сүз тәртибе кагыйдәләренә буйсынып төзелә.

4. Җөмлә хәбәр итү интонациясе белән әйтелә.

Җөмләнең структур үзәген төзүче иң әһәмиятле кисәкләре баш кисәкләр дип атала. Баш кисәкләргә:

  • ия

  • хәбәр керә

Баш кисәкләрне ачыклап, аныклап, җөмләне җәенкеләндереп килүче кисәкләр – иярчен кисәкләр дип аталалар. Иярчен кисәкләргә:

  • тәмамлык

  • аергыч

  • хәлләр

  • аныклагыч керә.

Җөмләдә сөйләүченең чынбарлыкка, сөйләмгә мөнәсәбәтен белдерә торган кисәкләр дә килә. Аларны модаль кисәкләр дип атыйлар. Модаль кисәкләргә:

  • эндәш сүзләр

  • кереш сүзләр керә.

Һәр җөмлә кисәге үзенә тиешле сызык белән сызыла:

ия

хәбәр

аергыч

тәмамлык

хәл

аныклагыч

эндәш сүзләр

кереш сүзләр

Исегездә тотыгыз!

1. Баш кисәкләр - җөмләнең нигезе, оештыручы үзәкләре.

2. Иярчен һәм модаль кисәкләр - җөмләне җәенкеләндерә торган кисәкләр.

3. Җөмләдә иярчен һәм модаль кисәкләр булырга да, булмаска да мөмкин, ә баш кисәк һәрвакыт урын ала.

4. Баш кисәкләр - ияртүле бәйләнешнең хәбәрлекле мөнәсәбәте дигән сүз. Хәбәрлекле мөнәсәбәтне белдерүче чаралар, икенче төрле әйткәндә, ия белән хәбәрне бәйләүче чаралар.

5. Аергыч, тәмамлык, хәлләр – ияртүле бәйләнешнең ачыклаулы мөнәсәбәте дигән сүз.

6. Аныклагыч сүзләрнең аныклаулы мөнәсәбәткә керүе нигезендә барлыкка килә.

Җөмләнең баш кисәкләре

Җөмлә төзелсен өчен, я ике сүзнең (иянең һәм хәбәрнең) хәбәрлекле мөнәсәбәткә керүе, я бер генә сүзнең (баш кисәкнең) хәбәр итү интонациясе белән әйтелүе кирәк.

Җөмләнең үзәген төзүче иң әһәмиятле кисәкләр баш кисәкләр дип атала. Баш кисәкләргә керә:

  • ия

  • хәбәр

Ия һәм хәбәр җөмләнең оештыручы үзәген, нигезен тәшкил итәләр. Ия белән хәбәр булмаса, җөмлә була алмый. Ия – җөмләдә баш килештәге сүз белән бирелеп, хәбәрне үзенә ияртә торган грамматик бәйсез кисәк. Ия белән хәбәр бәйләнешен өйрәнү – үзара хәбәрлекле мөнәсәбәткә кергән сүзләр бәйләнешен өйрәнү дигән сүз. Җөмләнең ия турында хәбәр итә торган һәм аңа грамматик буйсына торган баш кисәге хәбәр була.

  1. Җөмлә, гадәттә, ике баш кисәктән тора. Көз килде. Көннәр җылы. Әбиләр чуагы башланды. Шул ук фикерне бер сүз белән дә белдерергә мөмкин: Көз. Җылы. Әбиләр чуагы. Биредә бер баш кисәк – ия генә кулланыла. Мин чит тел өйрәнәм. Бу җөмләдә баш кисәкләрнең икесе дә кулланыла. Чит тел өйрәнәм. Чит тел өйрәнәсем килә. дигән җөмләләрдә бер баш кисәк - хәбәр генә кулланыла.

  2. Җөмлә бер генә сүздән дә торырга мөмкин. Эх! Рәхмәт! Әйе. Биредә ия дә, хәбәр дә кулланылмаган, ләкин җөмлә буларак карала. Бер генә сүздән торган мондый җөмләләр таркалмыйлар.

32. Өзекне игътибар белән укыгыз. Баш кисәкләрне бергә язып алыгыз.

Мин авылыбызның ... Рамазан чишмәсе буенда утырам. Ул авыл уртасындагы таулык куеныннан агып чыга да, ун адымлап йөгереп баргач, кечкенә елгачык эченә кереп югала.

Елганы чыпчыклар төркеме сырып алган. Алар чыркылдаша-чыркылдаша су чәчрәтеп уйныйлар. Томшыкларына тамчылар алып күккә чөяләр дә, кабат кабып йотмакчы булып, югары күтәреләләр. Бераздан тагын әйләнеп кайталар!

Чыпчыклар уенына мавыгып, чишмә төбенә килеп төшкән сандугачны күрми дә калганмын икән. Бу ялгыз кош елга суына да, шунда чыркылдашып уйнаган чыпчыклар төркеменә дә исе китмичә, чишмәнең түренәрәк узды. Су буена килеп җиткәч, чишмәгә үрелер өчен, урын җайларга кереште. Аннары үзенең сусап-кибеп беткән томшыгын агымга төртте... (Г. Гыйльман).

33. Җөмләдәге баш кисәкләрне табып, таблицада ия белән хәбәрне аерып языгыз.

Ия

Хәбәр

  1. Кинәт Рифкать сискәнеп китте (Р. Вәлиев).

  2. Кояш куе ботаклар арасыннан озын нур-кылычларын сузган (Г. Рәхим).

  3. Ул төнне без бик вакытлы өлгердек (М. Маликова).

  4. Сөембикә, туфлиләрен салып, чыклы үләнгә басты (Ф. Садриев).

  5. Әтил тизрәк җылыга, ачык урынга йөгерде (Ф. Бәйрәмова).

  6. Авылның нәкъ уртасында ике катлы зур йорт бар ( Ф. Латыйфи).

  7. Җәй буе укып, хәзерләнеп, бүген ул менә тагын экзаменга бара (И. Гази).

Соседние файлы в папке Сибагатов Р.Г.- Жомлэ тозелеше