Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Сибагатов Р.Г.- Жомлэ тозелеше / синтаксис простого предложения.docx
Скачиваний:
389
Добавлен:
17.05.2015
Размер:
380.1 Кб
Скачать

Җөмләнең синтагматик кисәкләргә бүленеше

Синтагматик кисәләргә бүлү, әймләне әйткәндә, яисә укыганда, интонацион буыннарга бүленүен өйрәнүдән барлыкка килгән. Җөмләнең бер-берсеннән паузалар һәм башка ритмомелодик чаралар ярдәмендә аерылп торган мәгънәви кисәге – синтагма була. Бер синтагма эченә кергән сүзләр бер фраза басымы белән әйтеләләр.

Синтагмалар бер-берсеннән пауза, сөйләм темпының, көченең, тонының кинәт үзгәрүе белән аерылырга мөмкин.

  1. Ия белән хәбәр бер-берсеннән ерак торсалар, алар аерым синтагма төзиләр: Кеше гомере / учтагы ком кебек (Ф. Яруллин).

  2. Әгәр җыйнак җөмләдә иягә яисә хәбәргә аерым басым ясалса, ия үзенә, хәбәр үзенә аерым синтагма төзи. Яшьлек килә дә китә, / картлык / килә дә кала (Ш. Галиев).

  3. Иярчен кисәкләр (аергыч, тәмамлык, хәл) ияртүче сүздән ерак торсалар, үзләре аерым синтагма төзиләр: Озаграк яшәгән саен, күбрәк югалтасың. (К. Кәримов).

  4. Аныклагычлар, аныкланмыш белән бер үк формада килсәләр, аерым синтагма төзиләр һәм аныкланмыш төзегән синтагма эченә кермиләр: Кайда соң сез, яшьлегемнең күңелле иптәшләре – / җил тегермәннәре (И.Гази)?

  5. Өстәлмәләр аерым синтагма төзиләр: Үз гомеремдә беренче тапкыр турист булып Төньяк Кавказга барган идем. / Төньяк Осетиягә (М. Мәһдиев).

  6. Модаль кисәкләр аерым синтагма төзиләр: Ни аяныч,/ шуннан соң Мәскәүдә бер генә татар мәктәбе дә ачылмаган (Ф. Хәкимова).Үпкәләмә инде, /сеңлем,/ станциягә дә барган чакларың булыр әле, диде ул. (А. Гыйләҗев)

  7. Тиңдәш кисәкләрнең ияртүче кисәк белән янәшә тора торганнарыннан башкалары аерым синтагма хасил итәләр: Бу тойгыда җиңелчә генә моң, / җиңелчә генә шатлык, / нәрсәнедер җиңелчә генә сагыну, / нәрсәнедер җиңелчә генә көтү, / нәрсәгәдер җиңелчә генә куану, / тагы әллә нәрсәләр бар иделәр (Ф. Әмирхан).

  8. Күзаллаулы баш килеш аерым синтагма төзи: Ә Кама! Ул диңгез булган бит (Г. Әпсәләмов).

Исегездә тотыгыз!

  1. Җөмләләр ия белән хәбәрдән генә торса һәм иягә дә хәбәргә дә аерым басым ясалмаса, алар аерым аерым синтагма төзи алмыйлар: Кешеләр дә хәзинә бит (Г. Ахунов). Җәенке җөмләдә дә ия белән хәбәр янәшә торсалар, һәм аларның берсенә дә аерым басым ясалмаса, ия үзенә, хәбәр үзенә аерым синтагма төземи, ике бер синтагма хасил итәләр: Иярдән егалганга тәхет тәтемәс (Г. Морат).

  2. Иярчен кисәкләр ияртүче сүз белән янәшә килсәләр, аерым синтагма төземиләр: Кеше эшли дип, ярамаган эшне эшләү үзе ярамаган. (Г. Ибраһимов).

  3. Аныклагыч аныкланмыш белән бер үк формада килмәсә, үзе генә синтагма төзи алмый: Яхшы эшләреңне онытмаучылар аз булса да булыр, әмма син үзең хата эшләреңне онытма (Р. Фәхретдин).

29. Җөмләләрнең синтагматик кисәкләрен табыгыз.

1. Халыкның холык-табигате, тарихы, гореф-гадәте, омтылышы, уй-гаме сүзләргә сыйган. Ана карыныннан ук без телнең моң-яңгырашын тән-вөҗүдебезгә сеңдереп үсәбез. Туган телнең көй-тибрәнешенә, нәкъ менә шул телнең табигатенә хас тәңгәл моң туа. Тел тәмен җуйган – моңын да җуя. Кешенең тәнен, җанын туган тел сугарып килә, ул аның холкын билгели, аң зиһененә чиксез үсеш мөмкинлеге бирә, шул телнең эчке хасиятеннән яралган җыр-моң исә кешенең халәт-рухиясенә дәва, омтылыш дәрте өсти. (М.Галиев)

2. Тарих хатирәләр, хатлар, мәкаләләр, документлар, архивлар рәвешендә барысын да теркәп-туплап килә, чөнки тарих кыйналудан, үтерелүдән, эзәрлекләнүдән курыкмый, чөнки тарих ул – иң гадел һәм иң кырыс хөкемдар. (З.Мәхмүди).

3. Вакыт дигәнең үтә дә үтә. Вакыт агышын күреп булмый, диләр. Дөрес түгел. Вакыт үзе узган җирдән зур-зур ташпулатлар, чәчәккә күмелгән бакчалар, яңа электростанцияләр, күкрәеп үскән урманнар калдырып китә. Вакыт яңа төзелгән шәһәрләр, яңа язылган әсәрләр, яңа ачылган йолдызлар булып күз алдына баса. Вакыт кешеләрне ашыктыра. (Ф.Яруллин).

Белемне, тормыш тәҗрибәсен без яшьлекнең чәчрәп торган кайнар энергиясенә алыштырып алабыз. «Әгәр яшьлек чорында картлардагы тәҗрибә булса! Картлык чоры үзенең тәҗрибәсен яшьлек энергиясе белән бергә куллана алса, ниләр генә эшләмәс иде адәм баласы!» (М.Юныс)

30. Шигырь юлларын синтагмаларга дөрес бүлеп укыгыз.

Матурлыкка матур, бик акыллы,

Һәрбер эшкә җитәдер күзе.

Ай нурыдай нурлы аның йөзе,

Чын мәгънәдә ул татар кызы.

Йөргән чакта сыны нинди матур,

Көлгән чакта кояш нурлары

Чәчелгәндәй була йөзләреннән,

Үзе аңлы, җитез куллары,

Кечкенәләргә ул бик шәфкатьле,

Зурларга ул бигрәк хөрмәтле (Л. Садри).

31. Җөмләләрне синтагмаларга бүлеп укыгыз. Һәр җөмләдә логик басым төшкән сүзне билгеләгез.

1. Тауның тәбәнәге булмый. Тау биек һәм биегрәк кенә була. (Г.Гыйльманов).

2. Зур суга кушылгач, инешнең инешлеге бетә. (Р.Вәлиев)

3. Бөекләр күп сөйләшми. (Р.Вәлиев)

4. Ялгышларны ялгыш белән төзәтү – югалганны югалту белән кайтару кебек ул... (К. Кәримов)

5. Җирдә кеше булу өчен

Кеше күпме юллар үтә!...(Зөлфәт)

6. Кешегә иң авыры – үзен аңлау…(С.Поварисов)

7. Югалган дусларыңны эзләү – үзеңне эзләү ул. (К.Кәримов)

8. Көчле алдында көчсез гаепле. (Г. Афзал)

9. Тормыш – төзәлмәслек ялгышлар…(Р.Сибат)

10. Дөнья ул үзе мәңгелек бәхәстән тора. (Т.Миңнуллин)

Белемнәрне тикшерү өчен сораулар

  1. Нәрсә ул сөйләм?

  2. Нәрсә ул җөмлә?

  3. Синтаксис фәне нәрсәне өйрәнә?

  4. Сөйләм оешуда нинди чаралар катнаша?

  5. Синтаксик берәмлекләргә нәрсәләр керә?

  6. Синтаксис фәненең нигезендә нинди төп төшенчәләр ята?

  7. Сүзләр һәм җөмләләр арасында нинди бәйләнешләр була?

  8. Тезүле бәйләнеш ничек барлыкка килә?

  9. Сүзләр яки җөмләләр нинди чаралар ярдәмендә тезүле бәйләнешкә керә?

  10. Сүзләрнең тезүле бәйләнеше нигезендә нәрсә барлыкка килә?

  11. Ияртүле бәйләнештәге сүзләр арасында нинди мөнәсәбәтләр урнаша?

  12. Хәбәрлекле мөнәсәбәт ничек барлыкка килә?

  13. Хәбәрлекле мөнәсәбәт нинди чаралар аша белдерелә?

  14. Ачыклаулы мөнәсәбәт ничек барлыкка килә?

  15. Ачыклаулы мөнәсәбәт нинди чаралар аша белдерелә?

  16. Аныклаулы мөнәсәбәт ничек барлыкка килә?

  17. Аныклаулы мөнәсәбәт нинди чаралар аша белдерелә?

  18. Сүзтезмә нәрсә ул?

  19. Сүзтезмәләр, фразеологик берәмлекләр һәм тезмә сүзләр арасында нинди аерма бар?

  20. Сүзтезмәләрнең төзелешен һәм морфологик нигезен аңлатыгыз.

  21. Иярүче сүз ияртүче сүзгә нинди грамматик чаралар аша бәйләнә?

  22. Сүзтезмәләрдә нинди мәгънә мөнәсәбәтләре урнаша?

  23. Сүзтезмәне анализлау тәртибен аңлатыгыз.

  24. Җөмлә нинди синтагматик кисәкләргә бүленә?

  25. Логик басым җөмләдә кайсы сүзгә төшә?

  26. Синтагматик кисәкләр һәм сүзтезмәләр арасында нинди аерма бар?

Соседние файлы в папке Сибагатов Р.Г.- Жомлэ тозелеше