Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Сибагатов Р.Г.- Жомлэ тозелеше / синтаксис простого предложения.docx
Скачиваний:
389
Добавлен:
17.05.2015
Размер:
380.1 Кб
Скачать

Сүзтезмәгә синтаксик анализ ясау

Сүзтезмәгә синтаксик анализ ясау тәртибе

  1. Җөмләдән сүзтезмәне аерып алу.

  2. Иярүче һәм ияртүче сүзне билгеләү.

  3. Сүзтезмәнең төзелешен тикшерү.

  4. Компонентларының нинди сүз төркеме белән бирелүенә карап, сүзтезмәнең морфологик нигезен билгеләү.

  5. Иярүче сүзнең ияртүчегә бәйләнеш чарасын күрсәтү.

  6. Иярүче сүз белән ияртүче сүз арасындагы мәгънә мөнәсәбәтен ачыклау.

Сүзтезмәнең схемасын сызарга мөмкин. Мәсәлән, урманны чыгу сүзтезмәсенең схемасы: И -ны – Ф = процессның урыны

Алты километр юл дигән катлаулы сүзтезмәнең схемасы:

Сан+И сүз тәртибе - И = предметның күләме

Үрнәк: Кошлар язлар саен туган якка сагынып, ерак юллар узып кайта (Ф. Зариф).

Әлеге җөмләдә сүзтезмәләрне түбәндәгечә билгеләргә тиеш булабыз: язлар саен кайту, туган якка кайту, сагынып кайту, ерак юллар, юллар узу, узып кайту.

Язлар саен кайту – иярүче сүз – язлар, ияртүче сүз – кайту, гади сүзтезмә, исемле фигыль сүзтезмә, иярүче сүз ияртүчегә саен бәйлеге аша бәйләнә, эшнең үтәлү вакыты белдерелә.

Туган якка кайту – иярүче сүз – туган як, ияртүче сүз – кайту, гади сүзтезмә, исемле фигыль сүзтезмә, иярүче сүз ияртүчегә юнәлеш килеше кушымчасы аша бәйләнә, эшнең үтәлү урыны белдерелә.

Сагынып кайту – иярүче сүз – сагынып, ияртүче сүз – кайту, гади сүзтезмә, фигыльле фигыль сүзтезмә, иярүче сүз ияртүчегә -ып хәл фигыль кушымчасы бәйләнә, эшнең үтәлү рәвеше белдерелә.

Ерак юллар – иярүче сүз – ерак, ияртүче сүз – юллар, гади сүзтезмә, рәвешле исем сүзтезмә, иярүче сүз ияртүчегә янәшә килү чарасы аша бәйләнә, предметның билгесе белдерелә.

Юллар узу – иярүче сүз – юллар, ияртүче сүз – узу, гади сүзтезмә, исемле фигыль сүзтезмә, иярүче сүз ияртүчегә янәшә килү чарасы аша бәйләнә, эшнең үтәлү урыны белдерелә.

Узып кайту – иярүче сүз –узып, ияртүче сүз - кайту, гади сүзтезмә, фигыльле фигыль сүзтезмә, иярүче сүз ияртүчегә -ып хәл фигыль кушымчасы бәйләнә, эшнең үтәлү рәвеше белдерелә.

Исегездә тотыгыз!

1. Беренче - иярүче сүз, соңыннан ияртүче сүз урнаша.

2. Ияртүче сүз фигыль белән бирелсә, исем фигыль формасында күрсәтелә; исем килеш кушымчасыннан башка алына.

27. Җөмләдән сүзтезмәләрне аерып алыгыз һәм анализ ясагыз.

  1. Кеше кайда гына төпләнмәсен, нинди генә югарылыкларга ирешмәсен, туган туфрагыннан, туган җиреннән олы була алмый. (М.Әмирханов ).

  2. Иленнән аерылган – җиреннән аерылган, җиреннән аерылган – җименнән аерылган. (С. Шәкүров).

  3. Чит җирнең бердәнбер яхшылыгы – туган җир кадерен ныграк сиздерә (Ш. Галиев).

28. Сүзтезмәләргә ясалган дөрес синтаксик анализны табыгыз.

Урманнан чыгып, бераз баргач, куян очрады.

  1. урманнан чыгу

а) гади сүзтезмә, иярүче сүз — урманнан, ияртүче сүз — чыгу, исемле фигыль сүзтезмә, иярүче сүз ияртүче сүзгә чыгыш килеше кушымчасы белән бәйләнгән, урын мөнәсәбәте урнаша;

б) гади сүзтезмә, иярүче сүз — урманнан, ияртүче сүз — чыгу, фигыльле исем сүзтезмә, иярүче сүз ияртүче сүзгә исем фигыль кушымчасы белән бәйләнгән, урын мөнәсәбәте урнаша;

в) гади сүзтезмә, иярүче сүз — урманнан, ияртүче сүз — чыгу, исемле фигыль сүзтезмә, иярүче сүз ияртүче сүзгә чыгыш килеше кушымчасы белән бәйләнгән, объект мөнәсәбәте урнаша;

  1. чыгып бару

а) гади сүзтезмә, иярүче сүз — чыгып, ияртүче сүз — бару, фигыльле фигыль сүзтезмә, иярүче сүз ияртүче сүзгә янәшә тору чарасы аша бәйләнгән, вакыт мөнәсәбәте урнаша;

б) гади сүзтезмә, иярүче сүз — чыгып, ияртүче сүз — бару, фигыльле фигыль сүзтезмә, иярүче сүз ияртүче сүзгә -ып хәл фигыль формасы аша бәйләнгән, вакыт мөнәсәбәте урнаша;

в) гади сүзтезмә, иярүче сүз — чыгып, ияртүче сүз — бару, фигыльле фигыль сүзтезмә, иярүче сүз ияртүче сүзгә -ып хәл фигыль формасы аша бәйләнгән, сәбәп мөнәсәбәте урнаша;

  1. бераз бару

а) гади сүзтезмә, иярүче сүз — бераз, ияртүче сүз — бару, рәвешле фигыль сүзтезмә, иярүче сүз ияртүче сүзгә янәшә тору юлы белән бәйләнгән, күләм мөнәсәбәте урнаша;

б) гади сүзтезмә, иярүче сүз — бераз, ияртүче сүз — бару, рәвешле фигыль сүзтезмә, иярүче сүз ияртүче сүзгә сүз тәртибе белән бәйләнгән, күләм мөнәсәбәте урнаша;

в) гади сүзтезмә, иярүче сүз — бераз, ияртүче сүз — бару, алмашлыклы фигыль сүзтезмә, иярүче сүз ияртүче сүзгә янәшә тору юлы белән бәйләнгән, күләм мөнәсәбәте урнаша;

  1. баргач очрау

а) гади сүзтезмә, иярүче сүз — баргач, ияртүче сүз — очрау, рәвешле фигыль сүзтезмә, иярүче сүз ияртүче сүзгә янәшә тору юлы белән бәйләнгән, вакыт мөнәсәбәте урнаша;

б) гади сүзтезмә, иярүче сүз — баргач, ияртүче сүз — очрау, фигыльле фигыль сүзтезмә, иярүче сүз ияртүче сүзгә –гач хәл фигыль формасы аша бәйләнгән, күләм мөнәсәбәте урнаша;

в) гади сүзтезмә, иярүче сүз — баргач, ияртүче сүз — очрау, фигыльле фигыль сүзтезмә, иярүче сүз ияртүче сүзгә -гач хәл фигыль формасы аша бәйләнгән, вакыт мөнәсәбәте урнаша.

Тестлар

    1. Җөмләдә ничә сүзтезмә бар?

Казан — дөньяви шәһәрләр яшенә җиткән олпат кала... (М. Галиев).

  1. 4 сүзтезмә

  2. 5 сүзтезмә

  3. 6 сүзтезмә

  4. 7 сүзтезмә

  1. Сүзтезмәне күрсәтегез.

  1. ак күлмәк

  2. ап-ак

  3. Ак диңгез

  4. Дөнья ап-ак.

  1. Җөмләдән аерып бирелгән сүзтезмәләр арасында ялгыш төзелмәне табыгыз. Вафин, йокысыннан сискәнеп уянган кешедәй, җырга колак салды (Ф. Хөсни).

  1. сискәнеп уяну

  2. кешедәй колак салу

  3. җырга колак салу

  4. Вафин колак салды

4. Сүзтезмәнең төрен билгеләгез.

Аларга әйтү

  1. алмашлык сүзтезмә

  2. фигыль сүзтезмә

  3. исем сүзтезмә

  4. рәвеш сүзтезмә

5. Сүзтезмәнең төрен билгеләгез.

Тугызынчы бүлмә

  1. сан сүзтезмә

  2. исем сүзтезмә

  3. сыйфат сүзтезмә

  4. алмашлык сүзтезмә

6. Фигыль сүзтезмәне табыгыз.

  1. йөрергә уңай

  2. көтелмәгән вакыйга

  3. кайткач күрү

  4. китәргә кирәк

7. Рәвеш сүзтезмәне табыгыз.

  1. эшләпәдән йөрү

  2. кешегә ягымлы

  3. күп изгелекләр

  4. шактый озак

8.Бәйләүче чараны билгеләгез.

Авылга кайту

  1. сүз тәртибе

  2. юнәлеш килеш кушымчасы

  3. исем фигыль формасы

  4. янәшә тору

9. Бәйләүче чараны билгеләгез.

Әйтеп аңлату

  1. янәшә тору

  2. сүз тәртибе

  3. -еп хәл фигыль кушымчасы

  4. исем фигыль формасы

10.Вакыт-предмет бәйләнешенә туры килгән сүзтезмәне табыгыз.

  1. тәмле алма

  2. көзге яңгыр

  3. бакчадагы алма

  4. бүген килү

Соседние файлы в папке Сибагатов Р.Г.- Жомлэ тозелеше