Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Сибагатов Р.Г.- Жомлэ тозелеше / синтаксис простого предложения.docx
Скачиваний:
389
Добавлен:
17.05.2015
Размер:
380.1 Кб
Скачать

Сүзтезмә

Сүзтезмә - синтаксик берәмлек. Ул кимендә ике мөстәкыйль мәгънәле сүзнең ачыклаулы мөнәсәбәткә керүе нигезендә барлыкка килә. Мәсәлән, китапханәгә бару сүзтезмәсе мөстәкыйль мәгънәле китапханә һәм бару сүзләреннән тора һәм үзара юнәлеш килеше кушымчасы аша бәйләнгән.

Берәү чит телне өйрәнәсе булса, башта үз телен яхшы белсен (К. Насыйри) дигән җөмләдә берничә сүзтезмә бар: чит тел, телне өйрәнәсе булса; өйрәнәсе булса, белсен; башта белсен; үз телен; телен белсен. Әлеге сүзтезмәләрнең һәрберсе кимендә ике мөстәкыйль мәгънәле сүздән гыйбарәт һәм үзара ачыклаулы мөнәсәбәттә торалар.

Исегездә тотыгыз! Әлеге җөмләдә Берәү белсен – төзелмәсе сүзтезмә була алмый. Чөнки алар үзара хәбәрлекле (Ия + хәбәр) мөнәсәбәттә торалар.

Сүзтезмәнең төрләре. Сүзтезмә ике компоненттан тора: иярүче һәм ияртүче компонентлардан. Мәсәлән, көн саен килү, әнинең яулыгы, матур көн, чиләк-чиләк карлыган сүзтезмәләре мөстәкыйль мәгънәле ике сүздән тора. Беренче килгәне – иярүче сүзләр (көн, әнинең, матур, чиләк-чиләк), соңгысы – ияртүче сүзләр (килү, яулыгы, көн, карлыган) була.

Төзелеше белән сүзтезмәләр гади һәм катлаулы булалар.

Гади сүзтезмә ике мөстәкыйль мәгънәле сүздән тора: көн саен килү, әнинең яулыгы, матур көн, чиләк-чиләк карлыган.

Катлаулы сүзтезмә икедән артык мөстәкыйль мәгънәле сүздән тора һәм гади сүзтезмәләргә таркалмый. Алты километр юл, киләсе атнада очрашу, биш сәгать эшләү сүзтезмәләре – өч мөстәкыйль сүздән, ике ел вакыт дәвамында уку сүзтезмәсе биш мөстәкыйль сүздән тора. Боларны үз эчендә аерым-аерым гади сүзтезмәләргә таркатырга мөмкин түгел.

Ияртүче компонентның нинди мөстәкыйль сүз төркеме белән бирелүенә карап, сүзтезмәләрнең 7 зур төркеме бар.

  • исем сүзтезмәләр: нарат урманы

  • фигыль сүзтезмәләр: туган тел аркылы белү

  • сыйфат сүзтезмәләр: җырга оста

  • рәвеш сүзтезмәләр: шактый күп

  • сан сүзтезмәләр: уртадан бишенче

  • алмашлык сүзтезмәләр: дусларыңның кайсысы

  • хәбәрлек сүз сүзтезмәләр: укучы өчен кирәк

Иярүче компонент та шундый ук сүз төркемнәре белән бирелә ала. Шул рәвешле һәр 7 төркем, нинди сүз ияреп килүгә карап, үз чиратында тагын төркемнәргә бүленә. Мәсәлән,

  • исемле исем сүзтезмәләр: нарат урманы

  • фигыльле исем сүзтезмәләр: укырга мөмкинлек

  • сыйфатлы исем сүзтезмәләр: тар сукмак

  • рәвешле исем сүзтезмәләр: озак вакыт

  • санлы исем сүзтезмәләр: җиде буын

  • алмашлыклы исем сүзтезмәләр: минем китабым

  • хәбәрлек сүзле исем сүзтезмәләр: кирәк эш

Искәрмә: аваз ияртемле фигыль сүзтезмә дә булырга мөмкин: пыш-пыш сөйләшү.

Иярүче компонент ияртүчегә билгеле бер бәйләүче чара аша бәйләнә.

  • Килеш кушымчалары: театрга бару, дустымның апасы, баскычтан төшү.

  • Фигыль формалары: әйтсә килү, килгәч күрү, сөйләшә-сөйләшә кайту

  • Сан төркемчәләре кушымчалары: беренче сентябрь, икешәр алма

  • Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр: тел белән кызыксыну

  • Янәшә килү чарасы: бүген килү, хикәя уку.

  • Сүз тәртибе: матур көн.

  • Сүзләрне кабатлау: чиләк-чиләк су, җил-җил атлау

Истә тот!!! Бәйләүче чара булып кушымча килсә – иярүче сүз составында, бәйлек уртада кулланыла.

Сүзтезмәне тәшкил итүче компонентлар арасында билгеле бер мәгънәви бәйләнеш урнаша. Иярүче һәм ияртүче компонент арасында мәгънә бәйләнешләре: объект, билге, микъдар, иялек, вакыт, урын, шарт, кире, күләм, рәвеш, сәбәп, максат. Галимнәр татар телендә сүзтезмәләрнең мәгънә ягыннан 80 гә якын төрен билгелиләр (“Татар грамматикасы”, 1998) Мәсәлән, Көн саен килү сүзтезмәсендә вакыт мөнәсәбәте, әнинең яулыгы – иялек, матур көн - билге, чиләк-чиләк карлыган – күләм мөнәсәбәте урнаша.

17. Ике төркемдәге сүзләрне үзара бәйләп, сүзтезмәләр төзегез.

хатны

укырга

тәмле

урамга

юл буйлап

Казанда

Ватанны

бакчадагы

эзләгәнгә

әсәрдән

синеңчә

мамыктай

укымаганга күрә

күп

бүгенгедәй

язу

тору

саклау

уйлау

өзек

хәтердә

табу

бару

йомшак

чәй

җиләк

йөгерү

чыгу

белмәү

сөйләү

18. Бирелгән берәмлекләрне сүзтезмәләргә, тезмә сүзләргә һәм фразеологизмнарга аерып языгыз.

Безнең йортыбыз, әнигә бүләк итү, озак көтү, кул чабу, кул бармау, алтын куллы, музыка тыңлау, сүз тыңлау, күргән саен сөенү, күз ачып йомганчы, ак кар, ял итү, җәен ял итү, тагын бару, әһәмият бирү, бүләк бирү, сүз бирү, мактап әйтү, инглизчә өйрәнү, барлыкка килү, боз тавы, сиңа таныш, биш чакрым юл, борынгы университет, Казан дәүләт университеты, искиткеч акыллы.

сүзтезмәләр

тезмә сүзләр

фразеологизмнар

19. Сүзтезмәләр арасында сүзтезмә булмаган артык берәмлекне табып, астына сызыгыз.

  1. Кызыл чәчәк, урманлы тау, күргәч әйтү, күз салу, бакчадагы җиләкләр, бүген иртән, ел буе әзерләнү, егерме беренче гасыр, кара күзле кыз, сезнең өчен шат.

2) Салкын көн, зәңгәр тышлы дәфтәр, күзне чагылдыру, салкын акыл, гөмбә җыю, анда юк, матурын сайлау, шактый авыр, билдән кар, дуслар белән очрашу.

3) Әсәрне анализлау, шатланып йөрү, төн йокысы күрмәү, бәхетле елмаю, җәйге төн, яфрак кадәр кар, аттан биек, өчнең берсе, монда бар, җырларга ярату.

20. Ияртүче сүзләргә иярүче сүзләр өстәп языгыз.

бару

әйтү

бүлмә

укытучы

тәмамлау

каләм

юл

күл

язышу

абый

эшләү

компьютер

Сүзтезмәләрне ике төркемгә аерып языгыз.

Г – Гади

К – Катлаулы

Өч көн язу

Укудан соң очрашу

Күлбаш исемле авыл

Дуска ярдәм итү

Ике чиләк бәрәңге

Яшел төскә буяу

Шикәр савыты

Бүген бетерү

Икенче атнада бетерү

Эшне башлап җибәрү

Яратканга күрә гафу итү

22. Сүзтезмәләргә туры килгән морфологик билгеләрне тәңгәлләштерегез.

  1. яшел болын

А) исемле фигыль

  1. чиләк-чиләк җиләк

Б) фигыльле исем

  1. язын кайту

В) сыйфатлы фигыль

  1. сөйләшә-сөйләшә бару

Г) сыйфатлы исем

  1. көтелмәгән вакыйга

Д) исемле исем

  1. йөрергә яхшы

Е) фигыльле сыйфат

  1. матур елмаю

Ж) рәвешле фигыль

  1. әти белән бару

З) фигыльле фигыль

23. Сүзтезмәләрнең бәйләүче чараларын табыгыз.

Болынга хәтле бару, синеңчә эшләү, күрсә әйтер, безгә караганда, акыллырак, елгада су коену, баланың уенчыгы, аларның өйләре, рәт-рәт тезелү, авырганга күрә килмәү.

24. Мәгънәви бәйләнешләргә туры килгән сүзтезмәләр уйлап языгыз.

Төс + предмет

Тәм + предмет

Урын+ предмет

вакыт + предмет

Вакыт + процесс

Объект + процесс

Шарт + процесс

25. Сүзтезмәләргә туры килгән мәгънәви бәйләнешләрне табыгыз.

  1. матур йорт

А) процессның максаты

  1. белер өчен килү

Б) предметның билгесе

  1. чишмә буенда йөрү

В) процессның шарты

  1. кайткач күрү

Г) предметның күләме

  1. укыса аңлау

Д) процессның урыны

  1. укучыга әйтү

Е) процессның вакыты

  1. билдән су

Ж) процессның объекты

26. Cүзтезмәләрнең синонимнарын языгыз.

сөйләп бару –

болынга юнәлү –

тавышка уяну –

юл аша чыгу –

арганнан соң ял итү –

җырдай тормыш –

безгә дип калдыру –

Соседние файлы в папке Сибагатов Р.Г.- Жомлэ тозелеше