Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Сибагатов Р.Г.- Жомлэ тозелеше / синтаксис простого предложения.docx
Скачиваний:
390
Добавлен:
17.05.2015
Размер:
380.1 Кб
Скачать

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

Иярчен кисәкләрнең булу-булмавына карап, гади җөмләләр җыйнак һәм җәенке җөмләләргә бүленәләр.

Баш кисәкләрдән генә торган җөмлә җыйнак җөмлә дип атала. Мәсәлән: Мостафа эндәшмәде (Ш. Камал). Сүз хуҗа турында иде (Ш. Камал).

Баш кисәкләрдән башка иярчен кисәкләре дә булган җөмлә җәенке җөмлә дип атала. Мәсәлән: Без юлыбызны дәвам иттек. (Г. Сабитов) Җепнең очын шулай нык яшерделәр (Г. Ибраһимов).

Истә тотыгыз! Иясе яки хәбәре тиңдәшләнеп килгән очракта, андый җөмләләр җыйнак җөмләләр буларак карала: Йөрәге җилкенеп ала, шомлана (М. Әмирханов).

126. Бирелгән җөмләләрне җыйнак һәм җәенке төрләргә аерып языгыз.

Җыйнак җөмләләр

Җәенке җөмләләр

1. Нинди саф тавыш! (Ә.Баян)

2. Кеше шулай бит (Г. Ибраһимов)

3. Күк йөзе зәп-зәңгәр.

4. Бөтен укучылар да күнегүне эшләп килгәннәр иде. (Г. Мөхәммәтшин.)

5. Ләкин моңа кем җавап бирә алачак? (Г.Ибраһимов.)

6. Эш нәрсәдә соң? (Ф. Урманче)

7. Мине дә утыртып барасызмы? (А.Гыйләҗев.)

8. Хуш, кичке авылдагы тынычлык. (Г. Исхакый)

9. Мин йоклый алмыйм. (Г. Тукай)

10. Уен тәмам булды (Ф. Әмирхан)

11. Соң син үзең, канатым, кем кызы буласың? (Ә.Еники.)

12. Күпме хатирәләр! (Ә. Еники)

127. Текстта урын алган җыйнак җөмләләрне табыгыз. Контексттан чыгып, аларны җәенкеләндереп языгыз.

  1. Кояш күтәрелгәннән-күтәрелә бирде. Аның саен күләгә кыскарды, эсселек көчәя барды... Печән җыючыларның тәннәре тирләп су булды, иреннәре көйде, авыз кипте. (Г. Ибраһимов)

  2. Нинди озын төн! Очы-кырые юк кебек. Ятып-ятып та йоклый алмый интеккәч, Яңгура, ут кабызып, кулына китап алды. Ләкин бер-ике бит укыды да китабын кире куйды. Башка берни дә керми, укыйсы да килми иде аның. (Г. Әпсәләмов)

  3. Чәй хәзерләнгән иде. Гали фикергә калып, эндәшми тора, ике кечкенә кызчык бер дә күзләрен алмый, бик ятсынып, аңа карыйлар. Аның сакал-мыек җитү, чәбәләнгән чәче зур, өстендә керле генә күк күлмәк, төймәләре өзгәләнгән иске тужурка, башында каткан кара кәләпүш иде. (Ш. Камал)

  4. Пәрдә ачылды. Бераз вакыт үткәч, Бобчинский ролен уйнаучы Степанов сәхнәдә күренде. Әминә сискәнеп китте... Аның йөрәге сикерә һәм бөтен гәүдәсе кытыкланган шикелле була иде... (Ф. Әмирхан)

  5. Поезд китте. Мәңге яшел җирнең кояшын, диңгез дымын, чәчәкләрен, шат кешеләрен алып китте. Миңа татлы газап, гомергә онытылмас әче сагышлы гүзәл хатирә калдырып китте (Ә. Еники).

128. Текстта урын алган җәенке җөмләләрне аерып күрсәтегез. Мәгънәгә, контекстка зыян китермичә, аларны җыйнакландырып языгыз Нәтиҗәдә, текстның төзелеше, стиле ничек үзгәрүен аңлатыгыз.

Төш вакытлары җитәрәк көн кисәк үзгәреп китте. Тау-тау ак болытлар куерып, салынкы кара-кучкыл яңгыр болытларына әверелделәр. Каты җил өй түбәсе саламнарын тузгыта, тирәкләр, яшь ботакларын җиргә чаклы иеп, зарланышкан сыман шаулаша башладылар. Навага, күбәләк өере шикелле, ап-ак шомырт чәчәкләре тузгып очты. Аннары шыбырдап яңгыр яварга тотынды.

Җылы бөркеп, тирес исе аңкытып яткан буразналар өстеннән кешеләр башларын күтәрделәр. Яңгыр коеп яварга керешкәч, алар ышык урыннарга кереп постылар.

Буразна араларыннан гөрләвекләр ага башлады. Җир камыр кебек күперде, кабарды. Утыртырга дип ярып салган бәрәңге чиләкләренә яңгыр суы тулды. Көрәк-тырма саплары коеп яуган яңгырда юылып агарып калды.

Яңгыр, кисәк кенә башланган кебек, кисәк кенә узып та китте. Ялт итеп яңадан кояш чыкты. Яшел яфраклар өстендә энҗе бөртекләредәй тамчылар җемелдәшә башлады. Йомшак кына сары мамыклы нәни бәбкәләрен ияртеп, казлар яңадан урамга чыктылар.

Көнчыгышка таба китеп барган яңгыр болыты өстендә дугайланып салават күпере сызылды. Күк күкрәгән тавышлар кайдадыр еракта тынып калдылар. (М. Галәү)

Соседние файлы в папке Сибагатов Р.Г.- Жомлэ тозелеше