Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Сибагатов Р.Г.- Жомлэ тозелеше / синтаксис простого предложения.docx
Скачиваний:
389
Добавлен:
17.05.2015
Размер:
380.1 Кб
Скачать

Раслау һәм инкяр җөмләләр

Чынбарлыктагы күренешләрне раслау һәм инкяр итүгә бәйле рәвештә җөмләләр раслау һәм инкяр җөмләләргә бүленә.

Раслау җөмләләр билгенең, эшнең, предмет-күренешләрнең булуын раслыйлар. Алар инкяр күрсәткечләренең булмавы белән аерылып торалар. Раслау җөмләләр хикәя, сорау, боеру формаларында килергә мөмкин. Мәсәлән: Рәссам егет бүген чираттагы эшен алып килде (З. Хөснияр). Туган авыл җимешләре тәнеңә шифа булсын!(Җ. Дәрзаман).

Инкяр җөмләләр нәрсәне дә булса инкяр итә һәм фигыль составында -ма/ -мә юклык кушымчасы, фигыльдән кала сүз төркемнәре янында түгел сүзе, -сыз/-сез кушымчалары, юк сүзе белән оеша. Мәсәлән: Язмыш сынаулары һәм югалтулар хисабына яши-яши җыелган акыл көче җиңелергә ирек бирмәс. (М. Галиев) Ул берүзе түгел. (Н. Әхмәдиев)

Җөмләдә инкяр итү тулы һәм өлешчә булырга мөмкин. Шуңа карап, тулы инкяр җөмләләр һәм өлешчә инкяр җөмләләр билгеләнәләр.

Тулы инкяр җөмләләрдә хәбәр белдергән төшенчә инкяр ителә: Көймәләрнең генә дәрьяда эзе калмый (А.Гыйләҗев). Хәбәрдән башка нинди дә булса бер кисәге белдергән төшенчә инкяр ителсә, өлешчә инкяр җөмлә дип атала: Кешелек тарихы – исәпсез-хисапсыз буыннарның бәхет өчен көрәше тарихы (Ш.хөсәенов). Бер үк җөмләдә өлешчә һәм тулы инкяр итү берьюлы булырга мөмкин: Мин Маратны гына түгел, бәлки Фазылны да белми идем (С.Әдһәмова).

Истә тотыгыз! Раслау җөмләнең хәбәре аерым очракларда юклык формаларын да кабул итергә мөмкин. Раслауга аерым басым ясаганда, хәбәр ике инкяр формасын берьюлы ала. Әзерләнмәдем түгел, әзерләндем.

111. Раслау һәм инкяр җөмләләрне төркемләп языгыз.

Атлар - колхозның терәге, бар карап торган тарту көче. (Н. Әхмәдиев)

Раслау җөмлә

Ат бит ул шундый хайван, аз гына хәл кердеме, теләсә кемгә баш бирергә яратмый. (Н. Әхмәдиев)

Андый сулы чишмәләрне халык Изгеләр чишмәсе дип атаган. (Г. Бәширов)

Унынчы класстагы утыз алты укучының һәрберсенең үз холкы, үз сәләте, үз теләге, үз омтылышы бар иде. (Г. Әпсәләмов)

Үзе юкның күзе юк. (С. Хафизов)

Ана белән ризыктан башка җир йөзендә тереклек булмас иде. (Ә. Еники)

Үзәккә үткәне – үз иткәнеңнең сине кире кагуы. (Н. Әхмәдиев)

Килешми сиңа эшләпә. (С. Шәрипов)

Безнең әдәбиятта Тукай иҗаты биек бер тау булып күтәрелеп тора. (Г. Ахунов)

Егылса да исе китми, торып басса да, бер сүз әйтми. (Р. Хафизова)

Әмма алар бу хыялларына бервакытта да ирешә алмаячаклар, юк. (Г. Гыйльманов)

Кошлар да, яз җиткәч, үзләренең туып үскән илләрен сагынып кайталар. (И.Гази)

Газизәнең миннән башка якын кешесе юк. (Г. Тукай)

Язмыш татарларны дөньяның төрле якларына чәчкән. (Р. Нуруллина)

112. Бирелгән җөмләләр арасыннан инкяр җөмләләрне аерып алыгыз. Инкяр күрсәткечләренә карап, җөмләләрне төркемләп языгыз.

-ма/-мә кушымчасы

түгел сүзе

юк сүзе

-сыз/-сез кушымчасы

1. Һәркем белә: сусыз яшәү мөмкин түгел. (Г. Бәширов)

2. Әмма галим аларны шул чиккә җиткерүенә үкенми. (Р. Кәрами)

3. Шул сорау тынычлык бирми иде булса кирәк аңа. (Г. Зәйнашева)

4. Урманда бер генә яфрак та селкенми. (Җ. Тәрҗеманов)

5. Хәер, моның хуҗалык дип атар җире дә юк иде. (Ә. Еники)

6. Ләкин өендә инде аны көтүче юк. (Н. Әхмәдиев)

7. Мөнирҗан аның берсен дә юньләп хәтерләми. (Н. Әхмәдиев)

8. Ни Мөнирҗан, ни Хөршит абыстайның ул тирәләрдә йөргәне юк. (Н. Әхмәдиев)

9. Эчә торган төче су планетадагы барлык суларның нибары ике генә процентын тәшкил итә. (Г. Бәширов)

10. Җан үртәгеч тимер чаңкуы ишетелми инде. (С. Шәрипов)

11. Уйлабрак карасаң, халыкның чишмә һәм коеларны шулай зурлавы һич тә тикмәгә түгел. (Г. Бәширов)

12. Безнең барыбыз өчен дә туган илебез – Татарстан. (Г. Бәширов)

113. Текстта урын алган раслау һәм инкяр җөмләләрне аерып күрсәтегез. Инкяр җөмләләрнең төрләрен һәм инкяр күрсәткечләрен аңлатыгыз.

Әти-әни тигезлеге белән үсә торган бүгенге яшь буын алар эстафетасын шушы безнең замандагыча югары темпта дәвам итә алырмы – монысы минем өчен бик үк ачык түгел. һәрхәлдә, уйландыра мине бу мәсьәлә. Шуңа уйландыра, чөнки без балаларыбызны артык нык иркәлибез. Ә аларны эшкә чыныктырып тәрбияләү ягына тиешенчә әһәмият биреп җиткермибез шикелле. Бәлки, мин ялгыша торганмындыр. Бәлки, үзең олыгайгач, яшьләр тормышын тиешенчә аңлап бетереп булмый торгандыр. Чөнки алар без яшь чакларда җырлаган җырларны җырламый. Без уйнаган уеннарны уйнамый. Уйлары, дөньяга карашлары – башка. Шуңа күрә алар безнең өчен сәеррәк, безгә караганда алар ничектер ваемсызрак, җавапсызрак, мин-минлекне яратучанрак, дорфарак шикелле тоела торгандыр. Кем белә, бәлки, заман үзе алардан шуны таләп итә торгандыр. (А.Гыйләҗевтән)

114. Җөмләләрнең раслау яки инкяр синонимнарын әйтегез. Мәгънә төсмеренең үзгәрешен аңлатыгыз.

  1. Иртәгә Сабан туе дигән көнне кем тыныч йоклый ала! (Г. Бәширов).

  2. Җир өчен адәм баласы ниләр генә эшләмәгән дә, ниләр генә күрмәгән (М. Рәфыйков).

  3. Һәммәбез булмый соң. (Ш. Камал).

  4. Тишек авыз ни сөйләмәс. (Мәкаль)

  5. Матурны кем яратмый. (Мәкаль)

  6. Синең өчен авырсынаммы соң.

  7. Кая инде ул укымаган.

  8. Китсәнә, бүләкне кире бирәләр димени?

  9. Нигә бармыйм ди.

  10. Начар уңыш алмадык.

Соседние файлы в папке Сибагатов Р.Г.- Жомлэ тозелеше