Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Сибагатов Р.Г.- Жомлэ тозелеше / синтаксис простого предложения.docx
Скачиваний:
385
Добавлен:
17.05.2015
Размер:
380.1 Кб
Скачать

Өченче бүлек. Җөмлә төрләре Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре

Әйтү максаты ягыннан җөмләләрне хикәя, сорау, боеру җөмләләргә бүләләр.

Чынбарлыкта булган вакыйгалар, күренешләр, берәр эш яки хәл турында хәбәр итә торган җөмлә хикәя җөмлә дип атала. Ул чагыштырмача тыныч, салмак тавыш белән әйтелә. Гадәттә, мондый җөмлә хәбәр белән тәмамлана. Мәсәлән: Җыр тавышы бөтен бинаны яңгырата иде. (Г. Бәширов) Кеше бар чакта да ирекле булып бетә алмый. (А. Гыйләҗев)

Нинди дә булса сорауны белдергән җөмлә сорау җөмлә дип атала. Сорау я тыңлаучыга, я сөйләүченең үзенә бирелә. Сорауны белдергән сүзгә басым ясап әйтелә. Сорау җөмлә ахырына сорау билгесе куела.

Сорау җөмлә һәрвакыт сорау интонациясе белән әйтелә һәм сорау алмашлыклары, -мы, -ме сорау кисәкчәләре ярдәмендә белдерелә. Мәсәлән: Туган өйгә озакладың, Кайларда йөрдең, балам? (Р. Әхмәтҗанов).Ни өчен һәр халык үзенең тарихын белергә тырыша икән? (М. Юныс). Кайвакыт сорау интонациясе үзе генә дә сорауны белдерә. Мәсәлән: Ләйсәнә, әгәр берәрсе күрсә? (К.Кәримов)

Боеру җөмләнең үзенә генә хас интонациясе була. Ул боеру тавышы белән югарырак тонда әйтелә. Башка төр җөмләләрдәге кебек үк, логик басым төшкән сүз тагын да югарырак тон ала. Боеру җөмләдә әйдә, әйдәгез, әйдәле, әле кебек күрсәткечләр дә булырга мөмкин. Алар боеруның төрле төсмерләрен белдерәләр. Гадәти итеп кенә әйтелгән боеру җөмләдән соң нокта куела. Ихтыярны хис белән белдергән боеру җөмләләр ахырында өндәү билгесе куела. Мәсәлән, Яле, яле, сөйләп җибәр әле. (М. Мәһдиев).

Көчле тойгы белән әйтелә торган җөмләләрне тойгылы җөмләләр дип атыйлар. Аларда төрле тойгыларны: шатлану, соклану, курку, шикләнү, ис китү, үкенү, теләк, ниятләү, икеләнү һ.б. Белдереләләр һәм күтәренке тавыш белән әйтеләләр. Гадәттә, аның ахырында өндәү билгесе куела. Мәсәлән: Күкчәтаудан Сәлимә белән Әхияр кайткан! – дигән хәбәр бөтен авылга сәгате, минуты белән тарала. (М. Мәһдиев).

Тойгылы җөмләдә көчле тойгы интонациясе, эмоциональ бизәк өсти торган сүзләр (нинди, кайсы, соң, бит кебек сүзләр һәм ымлыклар), кабатлаулар, инверсия зур роль уйный.

Сөйләүченең ихтыярын, эшләргә кушуын, боеруын, өндәвен, үтенүен, чакыруын, киңәшен белдергән җөмлә боеру җөмлә дип атала. Аның хәбәре күпчелек очракта боерык фигыль белән белдерелә.

Исегездә тотыгыз! Төрле тойгылар кушылып әйтелгәндә, хикәя, сорау, боеру җөмләләр тойгылы хикәя, сорау, боеру җөмләләргә әйләнә. Мәсәлән: Карасана, нинди гөлчәчәкләр! Мин кичә аларны ничек күрмәдем икән соң? (Д. Аппакова). Сөйләшеп кара әле син аның белән! (С.Әдһәмова)

107. Әйтү максаты буенча җөмләләрне төркемләгез.

Хикәя җөмлә

Сорау җөмлә

Боеру җөмлә

Тойгылы җөмлә

  1. Туган җирең чүл булса да,

Күңелдә ул гөл генә. (Р. Фәйзуллин)

  1. Сезнең таудан йөгереп төшкәнегез бармы? (Х.Вахит)

  2. Бире килегез, бире! (А. Әхмәт)

  3. Бу көнне мин озак хәтерләрмен. (Г.Рәхим)

  4. Дөньяда иң кирәк,

Иң кирәктән ни кирәк? (Табышмак)

  1. Халык матур уйлаган, авылына, җиренә-суына матур исемнәр бирә белгән. (Ә.Еники)

  2. Азык эзләргә таралыгыз! (С.Әдһәмова)

  3. Авылда гадәттә булмаган җанлылык сизелә. (Ф. Акбулатова).

  4. Тырнак очы кадәр дә вөҗданың калмаган синең! (Р. Төхвәтуллин).

  5. Бәләкәй бу урамга

безнең зур мәхәббәт

ничек сыйган? (Р. Фәйзуллин)

  1. Кыш үзенең салкыннары, бураннары белән үтеп тә китте. Аңа алмашка дәртле яз килде. Бөтен җир яшеллеккә чумды. (Г.Бәширов)

108. Боеру җөмләләрне укыгыз, хәбәре ничек белдерелүен аңлатыгыз. Боеруның нинди төсмерләре белдерелүен әйтегез.

  1. Гөлләреңә кунган сандугачлар

  2. Иртән сине сайрап уятсын! (Р.Әхмәтҗан).

  3. Туктагыз, зинһар, бүлдермәгез. (Г. Толымбай).

  4. Аңа каршы көрәштә, әфәндем, булышырга кирәк. (Г. Толымбай).

  5. — Сөйләмә дә инде. (Г. Толымбай).

  6. Әйдә, тизрәк чабыйк. Көтү тиз керсен иде дә, сыерларны тиз табып кайтсак иде (Г. Исхакый)

  7. — Бар, әниеңә кертеп бир. (А. Гыйләҗев) — Әй, малай! Монда кил әле! (А. Гыйләҗев). Яле, энекәш, карап карыйк алай булгач. (А. Расих)

  8. Минем ак башлы тананы югары очка җибәрмәгез әле... (Г. Исхакый)

109. Сорау җөмләләрне укыгыз. Сорауны белдергән чараларга карап, җөмләләрне төркемләгез.

Сорауны белдергән сүзләр ярдәмендә төзелгән сорау җөмләләр

Сорау кисәкчәләре ярдәмендә оешкан җөмләләр

Сорау интонациясе үзе генә булган җөмләләр

1. Кем шулай аны мәгънәсез уен-тамашага чакыртып кайтарды икән? (Н.Гыйматдинова)

2. Бу нинди хикмәт тагы? (А. Расих)

3. И моңлы бала! Үзең асыл булсаң да, нишләп сагышлы, әрнешле соң синең язмыш?... (С. Хафизов)

4. — Хөсәен абзый, чәй салыйммы? (Г. Гобәйдуллин)

5. Габдуллаҗан. Кайда, буласызмы инде? Кирәк-яракның барысы да булдымы инде? (К. Тинчурин)

6. Гаеп нәрсәдә соң? (А. Расих)

7. Нәфисәнең күңеле синдә бар идеме соң, дисезме? (Г. Толымбай).

8. Нигә бирелеп китмәскә? (Г. Толымбай).

9. Белмисең? (Т. Гыйззәт)

10. Мактама, дисеңме, Сибгать дус? (Г. Толымбай).

110. Тойгылы хикәя, тойгылы сорау, тойгылы боеру җөмләләрне аерып күрсәтегез.

1. Ана йөрәген җәрәхәтләгән баладан да шәфкатьсезрәк тереклек иясе бар микән дөнья йөзендә?! (Р. Кәрами)

2. Тәмле дә була соң ул тау буенда пешкән бәрәңге! (Г. Ахунов)

3.Сабан туйлары буласын белгәнмени, ай-һай матур иде бу җәйге иртә! (Җ. Тәрҗеманов)

4. Әйтәсе дә юк, табигатьнең иң саф, иң садә, иң ямьле чагы!... (Ә. Еники)

5.Ә тугайдагы концертны онытырга мөмкинме соң! (С. Хафизов)

6. — Кара әле, ничаклы тәрәзәләр! — ди ул. (А. Гыйләҗев)

7. Туган илеңне, туган телеңне, туган җиреңне тартып алудан да зуррак җәза юктыр инде ул! (Р. Вәлиев)

8. Газиз баласы читлектә булганда, нинди генә кош үзен ирекле итеп тояр икән?! (Р. Кәрами)

9. Туган авыл җимешләре тәнеңә шифа булсын! (Җ. Дәрзаман)

10. Тырнак очы кадәр дә вөҗданың калмаган синең! (Р. Төхфәтуллин)

11. Менә нинди көчле ул ана мәхәббәте! (Г. Бәширов)

12. Язмыш кешеләрне кайсы гына нокталарда кисештермәгән! (Р. Низамиев)

13. Туган җирне онытып булмый, аны сагынып кына була! (Г. Гыйльманов)

14. Әй, килә соң тапкыр сүзләр бәхәс тынгач! (Р. Фәйзуллин)

15.Әйтерсең, бу һич йомылмас яшьле-моңсу күз аның шәрәләнеп калган бердәнбер күңел көзгесе... (Ә. Еники)

16. Сагындым, бик сагындым сине , туган ил! (Г. Кутуй)

17. Суга кермичә йөзәргә өйрәнеп булмый инде ул?! (А.Әхмәт)

18. Ә ничаклы дару үләне, ничаклы агач орлыгы җыйдык без анда! (С. Әдһәмова).

Соседние файлы в папке Сибагатов Р.Г.- Жомлэ тозелеше