Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Сибагатов Р.Г.- Жомлэ тозелеше / синтаксис простого предложения.docx
Скачиваний:
389
Добавлен:
17.05.2015
Размер:
380.1 Кб
Скачать

Парцелляцияләнгән төзелмәләр

Парцелляция – аерым кисәкләргә махсус таркатып төзелгән җөмләләр. Бу очракта җөмләләр интонацион-мәгънәви сөйләм берәмлекләренә, ягъни фразаларга таркатып төзеләләр. Әлеге сөйләм берәмлекләре язуда аерым җөмләләр буларак формалаштырып бирелә. Парцеллятлар булып гади җөмләнең тиңдәш кисәкләре, кушма җөмлә компонентлары килергә мөмкин. Мәсәлән, Мәкалә сорыйлар. Хәзерләнгән берни юк. Чөнки без, берничә кеше, аны онытып, аш ашап, фәлсәфәләр сатып утырабыз. Чөнки яңа килгән кеше булганга, мин үзем гәзитә, үзем мәкалә булып киткәнмен (Г. Тукай).

106. Парцелляцияләнгән төзелмәләрне тикшерегез. Нигез җөмлә белән парцелляцияләнгән төзелмәләрнең структур-семантик бәйләнешен аңлатыгыз. Теркәгечләрнең мәгънәви кулланылыш үзенчәлекләренә игътибар итегез.

  1. Локманны да тиз күрде. Күрде дә чат ябышты (Х. Сарьян)

  2. Күз алдына Нина килеп басты. Сөйкемле итеп елмайды. (М. Мәһдиев).

  3. Юк инде, агайнеләр, Сәйфуллов абыегыз мондый хуҗасызлыкка юл куймас, җаен-әмәлен табар, табышны тәгаен санарга да үзе килер. Иренмәс (М. Хуҗин).

  4. Моның бер очы чыгарга тиеш. Һәм ул чыкты да. Иртән ат җиккән арада (М. Мәһдиев).

  5. Һәм ул бер сүз дә өстәмичә, һәм әнинең нәрсә әйтүен дә көтмичә, чыгып китте. Әмма ишекне каты ябып түгел (Ф. Хөсни).

  6. Мәкалә сорыйлар. Хәзерләнгән бернәрсә юк. Чөнки без, берничә кеше, аны онытып, аш ашап, фәлсәфәләр сатып утырабыз.(Г. Тукай).

  7. Пункттагы фельдшер күрше авылларга да йөри... Әлбәттә, җәяү йөри. Кышын да, җәен дә... (И. Гази).

  8. Арада Нургали абзый булса, башкалар тын кала. Чөнки ул ялындырмыйча, йөгерек сүз тәмен белеп, мавыктыргыч итеп сөйли белә (М. Галиев).

Белемнәрне тикшерү өчен сораулар, күнегүләр, тестлар.

  1. Җөмләгә нинди үзенчәлекләр хас?

  2. Җөмлә нинди кисәкләргә бүлеп өйрәнелә?

  3. Баш кисәкләрнең җөмләне оештырудагы әһәмияте нәрсәдә?

  4. Җөмлә ничек оеша?

  5. Җөмлә нинди грамматик кисәкләргә бүленә? Алар ничек билгеләнә?

  6. Баш кисәкләргә нинди грамматик кисәкләр керә?

  7. Көн салкын. Урамда салкын. Салкын көн. җөмләләрендә нинди аерма бар?

  8. Иягә нинди үзенчәлекләр хас?

  9. Төзелеше ягыннан иянең нинди төрләре була?

  10. Ия нинди сүз төркемнәре белән белдерелә?

  11. Ул китап укый. Ул китап кызыклы җөмләләрендәге китап сүзенең кулланылышында нинди аерма бар?

  12. Хәбәргә нинди үзенчәлекләр хас?

  13. Төзелеше ягыннан хәбәрнең нинди төрләре була?

  14. Хәбәр нинди сүз төркемнәре белән белдерелә?

  15. Татар телендә ия белән хәбәр ничек ярашалар?

  16. Ия күплектә килеп тә, хәбәре берлектә кулланылырга мөмкин булган очракларны әйтегез.

  17. Ия белән хәбәр арасына сызык кайсы очракларда куела?

  18. Иярчен кисәкләргә нәрсәләр керә?

  19. Иярчен кисәкләрнең җөмләдәге роле нинди?

  20. Җөмләнең нинди кисәгенә аергыч дип әйтәләр?

  21. Аергыч аерылмышка нинди чаралар ярдәмендә бәйләнә?

  22. Аергыч нинди сүз төркемнәре белән белдерелә?

  23. Җөмләнең нинди кисәгенә тәмамлык дип әйтәләр?

  24. Тәмамлыкның нинди төрләре бар?

  25. Кыек һәм туры тәмамлыклар ияртүче сүзгә нинди чаралар ярдәмендә бәйләнә?

  26. Тәмамлык нинди сүз төркемнәре белән белдерелә?

  27. Җөмләнең нинди кисәгенә хәл дип әйтәләр?

  28. Мәгънәләренә карап, хәлләрне нинди төркемнәргә бүлеп йөртәләр?

  29. Вакыт хәле ничек белдерелә?

  30. Урын хәле ничек белдерелә?

  31. Сәбәп хәле ничек белдерелә?

  32. Максат хәле ничек белдерелә?

  33. Рәвеш хәле ничек белдерелә?

  34. Күләм хәле ничек белдерелә?

  35. Шарт хәле ничек белдерелә?

  36. Кире хәл ничек белдерелә?

  37. Җөмлә кисәкләренең аерымлануы өчен нинди шартлар кирәк?

  38. Җөмләнең кайсы кисәкләре бөтенләй аерымланмый?

  39. Җөмләнең нинди кисәгенә аныклагыч дип әйтәләр?

  40. Аныклагыч аныкланмышка нинди чаралар ярдәмендә бәйләнә?

  41. Аныклагыч бирелеш ягыннан нинди төрләргә бүленә?

  42. Аныклагыч мәгънә күләме ягыннан нинди төрләргә бүленә?

  43. Аныклагыч башка иярчен кисәкләрдән нинди үзенчәлекләр белән аерыла?

  44. Аныклагыч янында нинди тыныш билгеләре килә ала?

  45. Модаль кисәкләрнең төрләрен әйтегез.

  46. Модаль кисәкләрнең җөмләдәге роле нинди?

  47. Җөмләнең нинди модаль кисәгенә эндәш сүз дип әйтәләр?

  48. Эндәш сүз нинди сүзләр белән белдерелә ала?

  49. Эндәш сүзләр җөмләнең кайсы урыннарында кулланыла ала?

  50. Эндәш сүзләр янында нинди тыныш билгеләре куела?

  51. Җөмләнең нинди модаль кисәгенә кереш сүз дип әйтәләр?

  52. Кереш сүзләр ни өчен кулланыла?

  53. Кереш сүзләнең мәгънә ягыннан нинди төрләре була?

  54. Җөмлә кисәкләренең тиңдәшләнеп килүе өчен нинди шартлар кирәк?

  55. Тиңдәш кисәкләр үзара нинди чаралар ярдәмендә бәйләнеп килә?

  56. Тиңдәш кисәкләр янында кайсы очракларда сызык, ике нокта куела?

  57. Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр булып нинди сүзләр килә?

  58. Сүзләрнең җөмләдә нинди ике төрле тәртибе була?

  59. Язма һәм җанлы сөйләмдә баш кисәкләр ничек урнаша?

  60. Шигырь төзелеше, ритм-рифма таләпләре баш кисәкләрнең урнашу тәртибенә ничек тәэсир итә?

  61. Нәрсә ул өстәлмә?

  62. Сүзләрнең туры тәртибе ничек була?

  63. Инверсия булганда, җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә урнашалар?

  64. Сүз тәртибе белән логик басым арасында нинди бәйләнеш бар?

  65. Җөмлә нинди актауль киcәкләргә бүленә?

  66. Экспрессив синтаксик төзелмәләргә нинди синтаксик берәмлекләр керә?

  67. Күзаллаулы баш килеш нәрсә ул? Күзаллаулы баш килешле әйләнмәләр нигез җөмлә белән ничек бәйләнә?

  68. Нәрсә ул өстәлмә? Өстәлмәгә нинди үзенчәлекләр хас?

  69. Парцелляцияләнгән төзелмәләр ничек оешалар?

Соседние файлы в папке Сибагатов Р.Г.- Жомлэ тозелеше