Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Сибагатов Р.Г.- Жомлэ тозелеше / синтаксис простого предложения.docx
Скачиваний:
389
Добавлен:
17.05.2015
Размер:
380.1 Кб
Скачать

Өстәлмәләр

Сөйләм теленең алдан әзерләнмәгән, табигый булуы нәтиҗәсендә телдә төрле синтаксик күренешләр килеп чыга. Шундыйларның берсе – өстәлмәләр. Өстәлмәләр – инде оешып беткән җөмләгә өстәлеп килгән сүзләр, сүзтезмәләр, җөмләләр. Мәсәлән, Авыл белән болын арасында Озын кул дигән бер ергамак бар. Тирән түгел. (М. Әмирханов). Бу мисалда Тирән түгел. өстәлмә аергыч булып килә. Пункттагы фельдшер күрше авылларга да йөри... Әлбәттә, җәяү йөри. Кышын да, җәен дә... (И. Гази). Бу мисалда Кышын да, җәен дә.... өстәлмә вакыт хәле булып килә. Дулкынын мәңге югалткан Ялгыз акчарлак сыман Килә ул кадер. Тик бик соң...(Р. Фәйзуллин). Бу шигъри юлларда Тик бик соң.. өстәлмә вакыт хәле булып килә.

Өстәлмәләргә түбәндәге үзенчәлекләр хас:

    • Өстәлмәләр мәгънәләре ягыннан игътибарны җәлеп итәләр.

    • Өстәлмәләр һәрвакыт җөмлә ахырында киләләр.

    • Аларны алдагы төп җөмлә составына да кертеп була.

    • Өстәлмәләр аерым бер җөмлә рәвешендә әйтелә, һәм төп җөмләдән пауза белән аерыла.

Исегездә тотыгыз! Өстәлмәләр алдыннан күп нокталар, нокта, өндәү, сорау билгеләре (... . ! ?) куела. Өтер куелса, өстәлмә барлыкка килмичә, җөмләләрнең инверсиясе күзәтелә. Авыл белән болын арасында Озын кул дигән бер ергамак бар. Тирән түгел. - өстәлмә. Авыл белән болын арасында Озын кул дигән бер ергамак бар, тирән түгелинверсия.

103. Җөмләләрне игътибар белән укыгыз. Өстәлмәләрне билгеләгез. Кайсы җөмлә кисәге өстәлмә булып килүгә карап, төркемнәргә аергыз.

Өстәлмә ия

Өстәлмә аергыч

Өстәлмә тәмамлык

Өстәлмә хәл

Өстәлмә кереш сүз

Өстәлмә аныклагыч

  1. Үз гомеремдә беренче тапкыр турист булып Төньяк Кавказга барган идем. Төньяк Осетиягә (М. Мәһдиев).

  2. Габдрахман югалды. Хәбәрсез (М. Мәһдиев).

  3. Мин шунда банкетка чакырулы идем. Студентлар исеменнән (М. Мәһдиев).

  4. Моны Таҗи да тойды. Әтисе дә (А. Алиш)

  5. Әминә: Мин ышанып яшәдем. Сиңа! (Т. Миңнуллин).

  6. Минем бер дустым бар. Хәмит (Т. Миңнуллин).

  7. Гарифулла: Йә, алайса, теге әкиятеңне сөйлә. Нигез турында (Т. Миңнуллин).

  8. Сине шәһәргә озатабыз. Укырга (М. Әмирханов).

  9. Бу хәбәр бөтен авылга таралды. Бер сәгать эчендә (Т. Әйди).

  10. Нәркизәгә сөйләргә тотынды. Ләззәтләнеп (З. Хәким).

  11. Менә бервакыт практикага киттек. Сыктывкар ягына (З. Хәким).

  12. Куштирәк – бәләкәй авыл. Бер генә урамлы (Н. Фәттах).

  13. Менә монысы чын хуҗаларча. Чыннан да. (Г. Авзал).

Керешмәләр

Җөмләнең эчтәлегенә яисә аның берәр кисәгенә аңлатма, өстәмә төгәллек рәвешендә килгән төзелмәләр – керешмәләр дип атала. Мәсәлән, Үземне кулга алырга тырыштым, кыю гына атлап (сер бирмим, янәсе) кабат бүлмәгә уздым (Г. Гыйльманов)

Керешмәләр төзелеше ягыннан аерым бер сүз, сүзтезмә, җөмләләр белән бирелергә мөмкин. Керешмәләргә түбәндәге үзенчәлекләр хас:

  1. Мәгънәви яктан сөйләүченең предмет-күренешләргә объектив һәм субъектив мөнәсәбәтен белдерәләр.

  2. Сөйләмгә спонтан рәвештә килеп керәләр.

  3. Керешмәләр җөмлә уртасында яки ахырында килергә мөмкиннәр.

  4. Интонацион яктан нигез җөмлә белән тыгыз бәйләнештә торалар, шул ук вакытта төп җөмләдән әйтелеш тизлеге белән аерылып торалар.

Керешмәләр татар әдәби теленең барлык стильләрендә - матур әдәбиятта, фәнни, публицистик, рәсми стильләрдә кулланылалар. Керешмәләрнең берничә төрле функциональ-прагматик типларын аерып күрсәтергә мөмкин: эмоциональ бәяләү, аңлатма бирү, өстәмә төгәллек, аныклык кертү, портрет, характеристика, фикернең чыганагын күрсәтү һ.б.

104. Җөмләдән керешмәләрне табыгыз. Аларның функциональ-прагматик (модальлек, эмоциональ бәяләү, аңлатма бирү, өстәмә төгәллек, аныклык кертү, портрет, характеристика, фикернең чыганагын күрсәтү) һәм интонацион үзенчәлекләренә игътибар итегез.

  1. Язучы безне борчырга тели, ә без (гаҗәп!) тамчы да борчылмыйбыз. (И. Гази)

  2. Ул да булмый, алдан килгән өч самолет пикка кереп (түбәнәеп), юллар өстенә авыр бомбаларны бер-бер артлы төшереп тә җибәрделәр (Ә. Еники).

  3. Сылтыйкның (Һидиятнең кушаматы) өе иркен ич... (Ш. Камал).

  4. Кешеләрнең берсе (Илсөярдән дә кайтышрак малай) тегермән ташы кебек түгәрәк ташны әйләндерә ( Г. Гобәй).

  5. Тагын Нафисканы (күршеләрнең кече кызы Нәфисәне) су аркылы күтәреп чыктым (И. Гази).

  6. Әлеге көтеп утыручыларның берсе (озын буйлы, соры мыеклысы) кинәт сүзгә катнашып куйды (Ш. Камал).

  7. Сәхнәгә битләре суыктан кызарган, чәчләре бәсләнгән бер кыз белән иңбашына мамык шәл салган күлмәкчән бер хатын (ишек ачучы хатын булса кирәк) килеп керде. (Ә. Еники).

  8. Безнең ул чакта рәссам егет Рәйхан Хантимеров белән Мөслим районы үзәгендә туган якны өйрәнү музее оештыру нияте белән җенләнеп (мин башкача әйтә алмыйм) йөргән көннәребез иде. (М. Юныс)

105. Текстларда урын алган керешмәләрне табыгыз. Аларны структур яктан (сүз, сүзтезмә, җөмлә) тикшерегез, контекстуаль-стилистик кулланылыш үзенчәлекләрен аңлатыгыз.

  1. Уң ягымдагы опервәкил (ул үзен шулай таныштырды) буйга миннән аз гына калку, гәүдәгә дә тулырак. Күкрәге киерелеп алга чыккан. Башы югары күтәрелгән – парадта Мавзолей яныннан узамыни. Бик тырышып кырынган булуына да карамастан, сакал-мыеклар күгәреп тора. Борыны бөкре. Кашлары кап-кара – бергә кушылып, эчкә баткан ачулы күзләрен каплап торалар. Зәһәр, усал күренә, сөйләшми. Янындагы яшьрәк егеткә боерыкны кашлары белән генә бирә; аларны бер төшерә, бер күтәрә – янәсе, алып кал, алып кит минем кәгазьләрне (хәзер ул яшүсмер солдат сул ягымнан атлый). Тегесе шуны төшенеп, боерыкны үтәп кенә тора – ишарәләр белән фәрман бирүгә өйрәнеп беткән күрәсең. Бәлки, мондый җаваплы хезмәткәрләр шулай ым белән генә сөйләшергә тиешләрдер. Минем кызым кияү күргәнмени, кодагый, дигәндәй, алар белән кем аралашкан. Тәбәнәк яшүсмер солдат безнең озын-озын итеп атлауга иярә алмый аптырап бетте, гел ялгыша, җәһәт кенә ике-өч адым алга чыгып та карый, тик теге усал кашлар бүселеп күзгә төшкәч, тагын янәшәбезгә баса. Җитмәсә, шинеле дә озын, атлаган саен, ашыккан саен чабуларына урала... (И. Сәләхов).

  2. Венециянең материктагы өлешен Местре диләр. Шундагы Кавалкавиа (ат юлы) дип аталган мәйданнан автобус сине Әдрән диңгезнең иң гүзәл энҗесенә алып китә. Тирә-юньдә яшеллек, өстә – зәңгәр фирәзә күк. Очкан кош та, суда йөзгән көймә дә күренми. Ниндидер тылсымлы як. (М. Юныс).

  3. Әйе, минем ерак бабаларым монда килеп йөргәннәр. "Кодекс куманикус" дип аталган сүзлекне венециан монахлары минем бабаларым белән аралашу, сөйләшү максаты белән төзегәннәр. Татарларның Венеция сәүдәгәрләре белән элемтәдә булулары безнең сөйләм телебездә дә күренә. Сабын – сапоне, пыяла – фиала, алман – алемане... Җентекләп тикшерә башласаң, татар телендә меңләгән итальян сүзләре очратырга була. Киләчәк тарихчылар (мин аларга чын күңелемнән ышанам) халкыбызның әллә нинди илләр белән элемтәдә булуларын ачыкларлар әле(М. Юныс).

  4. Ак яулыгын артка җибәреп бәйләгән, чандыр гына, озын гына гәүдәле, илле-алтмыш яшьләр чамасындагы бер карчык, аяк астына куелган чемоданнар, капчыклар һәм тыгызланып утырган кешеләр арасыннан үтеп, малай янына килде дә аны кулыннан тотып алды. — Абыең укысын. Әйдә,—диде ул, баланы үз артыннан ияртмәкче булып. Мәҗитнең куанычлы йөзе үзгәреп китте, беленер-беленмәс кенә сызылып торган кашлары тартышып куйды һәм бөтен кыяфәте ризасыз бер төс алды. Ул шундук җылак тавыш белән киреләнеп кычкырырга, карчыкның (күрәсең, дәү әнисенең) сөякчел зур кулын кыйнарга тотынды. Аның моннан китәргә теләмәве ачыктан-ачык күренеп тора иде (Н. Фәттах).

Соседние файлы в папке Сибагатов Р.Г.- Жомлэ тозелеше