Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Сибагатов Р.Г.- Жомлэ тозелеше / синтаксис простого предложения.docx
Скачиваний:
390
Добавлен:
17.05.2015
Размер:
380.1 Кб
Скачать

Аныклагыч һәм аның белдерелүе

72. Аныклагычларны аныкланмышлары белән бергә аерып языгыз.

  1. Ул моннан шактый әүвәл – туксан еллар элек үк иҗат ителгән, басылган (З.Рәмиев).

  1. Туй берьюлы өч зур мәйданда – Кунак Атавында, Ханболында, Арча Кырында оештырылды (Р.Батулла).

  1. Мин һәр көн, бигрәк тә иртән һәм кичен чәй вакытларында, аның килеп, берәр сүз әйтүен көтәм (Ш.Камал).

  1. Кызлар кыстатып тормадылар: өрә-өрә тәмләп ашый да башладылар (Г.Галиева).

  1. Алар авылның икенче читендә, төгәлрәк әйтсәк, безнең кебек начар бер өйдә яшиләр иде (Г.Ибраһимов).

  1. Янә канатларын җәйде, гүя Айбибине суга —кочагына чакырды (М. Хәбибуллин).

73. Аныклагычларны табып, астына сызыгыз. Аныклагычның аныкланмышка бәйләнеш чарасын күрсәтегез. Бирелгән җөмләләргә нигезләнеп, аныклагычлар янында тыныш билгеләре кую кагыйдәләрен искә төшерегез.

  1. Туган авылы Олепиноны, һәр капкасына кадәр тукталып, үзенчәлекле холыкларны яратып сурәтләгән урыс язучысы кебек үк, Мөхәммәт ага да гомере буена үзенең агач бишеге — Гөберчәген язды (М. Галиев).

  2. Ә нигә кирәк бу, нигә шәһәр шаулатырга, нигә төрле кирәкмәс кешеләрнең, (мәсәлән, Симаков кебекләрнең) шиген уятырга? (Ә. Еники).

  3. Бу бит — бөтен группаның, бөтен курсның, хәтта факультетның, уртак бәйрәме (Ф. Латыйфи).

  4. Калада йортлар да, урамнар да төрлечә: охшашлар, үзгәләр (К.Кәримов).

  5. Без барыбыз — табигать балалары, тик кеше дигән зур һәм җаваплы исемебез бар (Г.Бәширов).

  6. Исламгали — колхозның менә дигән тракторчысы — сугышта ике кулын беләзектән өздереп кайткан иде (М. Мәһдиев).

  7. Ул агач байларга гына хезмәт итеп калмады, авылның, бигрәк тә бала-чага белән яшьләрнең һәм хатын-кызларның, иң яраткан урыны булып әверелде (М. Мәһдиев).

  8. Кыршаулы зур кисмәккә утыртылган бу гөл биек булып үскәнгә, без, ягъни гашыйкларны, яман күзләрдән саклый иде (Ш.Маннапов).

74. Аныклагычлар һәм аныкланмышларның мәгънә күләмен билгеләгез.

  1. Ә сандыкта гаиләнең шактый байлыгы – акча, алтын, өс һәм аяк киемнәре, документлар була (Н.Әлмиева).

  2. Ул ил өстенә төшкән кайгыны – сугыш чорын күз алдына китерде (Г.Зәйнашева).

  3. Кайда соң сез, яшьлегемнең күңелле иптәшләре – җил тегермәннәре (И.Гази)?

  4. Ун-унбиш минуттан алар өчәү, төгәлрәк әйтсәк, ике ветеран һәм булачак инженер-механик, күз тимәсен диик, гөрләшеп утыралар иде (Б.Камалов).

  5. Карчыкның кызы — өч кыз арасында иң яшь кыз, иң матур кыз, иң сылу кыз — каерылып, әнисенә карый (Г.Гобәй).

  6. Кайчандыр, моннан бик күп еллар элек, туйга яки кунакка барган чагында, ул кара дугага тагылган килеш, ат башында йөри иде (Ә. Еники).

75. Аныклагыч кергән җөмләләрне аерып күрсәтегез.

  1. Ә иң кечкенәсе – ике яшьтәгесе – тезләнгән килеш капланып яткан (М. Мәһдиев).

  2. Югарыда язылган маҗаралардан соң икенче көнне, иртән сәгать унберләрдә, Нигъмәтулла әфәнденең өендә Әхмәди бай белән Нигъмәтулла әфәнде чәй эчеп утыралар иде (З. Бигиев).

  3. Театр училищесы укучылары уртасында Ләләнең тавышы яңгырый. (Г. Әпсәләмов)

  4. Бу чәчләргә берни дә: эшләпә дә, яулык та кирәкми, алар шулай табигый көенчә бик матур (Г.Әпсәләмов)

  5. Тизрәк алга бару өчен, туктап бер уйлану да кирәк... (Ш. Галиев).

  6. Ул инде беркемнеке дә түгел: каганныкы да, колныкы да түгел (Н. Фәттах).

  7. Радиода иптәш Молотов сөйли (Г. Әпсәләмов).

76. Җөмләләрдә урын алган аныклагычларның төзелеше ягыннан төрләрен аерып күрсәтегез.

Я – ялгыз аныклагыч

Җ – җәенке аныклагыч

  1. Без, балалар да, чагыштырмача җиңелрәк тиф белән авырдык (Н.Әлмиева) .

  2. “Мәхәббәттән – табигать бүләгеннән мәхрүм итмик баланы”, — диде ул икәү генә калганда (Ф.Җамалетдинова) .

  3. Соңрак, ягъни эңгер беленә башлагач, барысы да койма кырыена өелеп куелган бүрәнәләр өстенә утырыштылар һәм сүз сәпид-матай тирәсенә күчте (А.Гыймадиев) .

  4. Ә яшьлек хыялын – Әнисәне – ул беркайчан да исеннән чыгармады (А.Хөсәенов) .

  5. Сөембикәнең атасы Йосыф мирза – Муса бәкнең өлкән улы – Нугай йортының абруйлы мирзаларыннан саналган (С.Шәмси) .

  6. Ә иң кечкенәсе — ике яшьтәгесе — тезләнгән килеш капланып яткан (М. Мәһдиев) .

  7. Авылда әлеге дә баягы мәшәкать, бәрәңге бакчасын казу мәшәкате бара иде (М.Мәһдиев) .

Соседние файлы в папке Сибагатов Р.Г.- Жомлэ тозелеше