Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Сибагатов Р.Г.- Жомлэ тозелеше / синтаксис простого предложения.docx
Скачиваний:
389
Добавлен:
17.05.2015
Размер:
380.1 Кб
Скачать

Аергыч һәм аның белдерелүе

59. Җөмләләрдәге аергычларны аерылмышы белән бергә язып алыгыз.

  1. Беренче танышу әле һаман аның хәтерендә (Г.Исхакый).

  2. Ул озын, куе вә үз-үзләреннән күперенеп тора торган, кара ефәк көлтәсе шикелле чәчләрен тараганда, Лиза дача хәлләрен сөйли торды (Ф.Әмирхан).

  3. Менә алайса нәрсә, әлеге Америкадан килгән мөселман профессоры бар бит, әйеме (К.Тинчурин)?

  4. Юл читендә аунап яткан кирпеч кисәген урамның теге ягына тәгәрәтеп җибәрдем, үзем дә кирпеч кисәге артыннан атладым (Ф.Шәфигуллин).

  5. Колхозның өчпочмак рәвешендәге җитмеш гектарлы җиренә ясмык чәчелгән иде (З.Азизов).

  6. Урам утлары яктысында авыл урамнары әллә нинди сихри тынлыкка төренеп утыралар (А.Гыймадиев).

  1. Аның исеме Хөснетдин иде, тик аны монда Солдат дип кенә йөртә иделәр (Ш.Камал).

  1. Башта Маһия әби, ачыргамы-ачмаскамы дип, кулындагы хатны бик озак кына әйләндергәләп тора (Н.Каштанов).

аергыч + аерылмыш

1 нче җөмлә

2 нче җөмлә

3 нче җөмлә

4 нче җөмлә

5 нче җөмлә

6 нчы җөмлә

7 нче җөмлә

8 нче җөмлә

60. Җөмләләрне укыгыз. Аергычларны билгеләүдә нинди хаталар бар, шуларны төзәтегез.

1. Әти-әни ике кечкенә баласын алып, озын юлга чыгып китә (Н.Әлмиева).

2. Тик Зөбәйдәнең гармун телләрендә биеп торган бармакларын, илаһи моңнан изрәгән якты елмаюлы йөзләрен күргәч, кинәт тынып калды (Ф.Җамалетдинова).

3. -Йә, ә бу чәчәкләрнең синең авыруга ни катнашы бар инде (Г.Гыйльманов)?

4. Абыйсының муены тырпайганын күреп өлгергән Алсу гына, кызыксынып, Булат янына керергә тырышты (Т.Нәбиуллин).

5. Инде ничә дистә еллар яңгыр тамчысы төшмәгән, биек, куе ботаклы чыршы төбендә сары ылыс келәме (Т.Мөбарәков).

61. Аергычларны табып, астына сызыгыз.

  1. Иң тиз туйдыра торган эш — ял... (Ш. Галиев).

  2. Ак томанлы таңны сискәндереп, кечкенә генә таудагы каен агачлары арасында мылтык тавышы яңгырады (А.Хәсәнов).

  3. Ә теге тылсымлы тавыш инде якындарак ишетелә. (Н. Сладков)

  4. Тәрбияле чишмәләрнең өстендә зур-зур өянкеләр йә башка агачлар үсеп утыра.(Г. Бәширов)

  5. Авыл язы кар эрүдән башлана.(М. Мәһдиев)

  6. Салихның уйларын бөяләп торган буа ерылды.(С. Хафизов)

  1. Яратмаган кеше белән яраткан эшне дә эшләп булмый...(Ш. Галиев).

  1. Адәм баласының кендеге, әнисе карыныннан өзелү белән, җиргә тоташырга тиеш (Ф. Садриев).

Тәмамлык һәм аның белдерелүе

62. Тәмамлыкларны табып, астына сызыгыз.

  1. Әнинең йөрәген тетрәндергән хәсрәтләр мине дә читләтеп үтмәгән (Н.Әлмиева).

  2. Зур гына җиләк-җимеш бакчасыннан кавын, карбыз, кыяр өзсәк тә, орышучы юк (Н.Гыйматдинова).

  3. Монда аңа үз-үзен тоярга, ниндидер уйлар уйларга мөмкинчелек туды (Ф.Җамалетдинова).

  4. Икмәк җитмәгән елларны без күреп уздырдык. (Ә. Еники)

  5. Ана белән ризыктан башка җир йөзендә тереклек булмас иде. (Ә. Еники)

  6. Ул көнне очкынчыларга ике автомашина бирелгән иде (З.Азизов).

63.Җөмләләрне укыгыз. Тәмамлыкны билгеләүдә нинди хаталар бар, шуларны төзәтегез.

  1. Йөгерүнең нәтиҗәсен көзен тимераякта шуганда күрербез (Т.Нәбиуллин).

  2. Гарипләнеп кайткан фронтовик егет кыз белән очрашудан курка да иде (Т.Мөбарәков).

  3. Бу беренче карларны җир ни өчендер кабул итми – аларга төшкән урыннарында ятып калырга мөмкинлек бирми (Г.Галиев).

  4. Анияне дә иркенләп карарсың, сөйләштерерсең, үскән саен сиңа охшый бара ул (Г.Галиева).

  5. Яңгыр яуган саен, әнинең чормага күмәч табаклары, тазлар, ләгәннәр тезеп төшүен күрә идем ләбаса (Ф.Шәфигуллин).

  6. Кичен өйгә кайткач та, ул мичтә янган ялкын телләренә карап, үзенә ләззәт ала иде (А.Хөсәенов).

64. Тәмамлыкларны табыгыз. Туры һәм кыек тәмамлыкларны ияртүче сүзе белән бергә аерып языгыз.

Туры тәмамлык

Кыек тәмамлык

  1. Иргә барачак кыз вә хатынга, үз күзләреннән бигрәк, кеше сүзен игътибарга алырга кирәк. (Р. Фәхретдин).

  2. Борынгы моңнарыбызны халыкка җиткерүче артистларыбыз заманнарны заманнар белән рухи тоташтыручылар булып торалар. (Г. Зәйнашева)

  3. Һәр кояшлы иртә үзе белән

  4. Алып килә безгә яңаны. (һ. Такташ)

  5. Бик күп укучылар аның киңәшен сайлады. (Г. Әпсәләмов)

  6. Табигать менә шундый әкият сөйләде миңа. (Г. Гыйльманов)

  7. Сугыш елларында көл җыючы булып эшләде ул.(Л. Зөлкарнәй)

  8. Без тауга мендек тә аксыл нурга манчылып яткан тигез алан үзәгеннән сулга борылдык (Х. Сарьян).

Соседние файлы в папке Сибагатов Р.Г.- Жомлэ тозелеше