Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Сибагатов Р.Г.- Жомлэ тозелеше / синтаксис простого предложения.docx
Скачиваний:
389
Добавлен:
17.05.2015
Размер:
380.1 Кб
Скачать

Иярчен кисәкләр

Иярчен кисәкләр, баш кисәкләрне ачыклап, җөмләне җәенкеләндереп киләләр. Җөмләнең иярчен кисәкләренә аергыч, тәмамлык, хәл, аныклагыч керәләр.

1. Аергыч – исем һәм исем урынында килгән сүзләр белән белдерелгән кисәкне ачыклап килә торган иярчен кисәк. Аергычны ияртеп килгән сүз аерылмыш була. Аергыч исем, сыйфат, рәвеш, алмашлык, сан, фигыль, хәбәрлек сүз белән бирелеп, аерылмышка янәшә килү чарасы, килеш кушымчалары, сүз тәртибе, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, фигыль формалары ярдәмендә бәйләнешкә керә. Мәсәлән, Халыкның холык-табигате, тарихы, гореф-гадәте, омтылышы, уй-гаме сүзләргә сыйган (М. Галиев). Аергыч ия, хәбәр, тәмамлык, хәл һәм икенче бер аергыч янында килә ала. Күңелдәге сагыну бөресе туган җирдән киткәч ачыла. (Ш. Галиев).

Тиңдәш аергычлар аерылмышны бары бер яктан гына ачыклыйлар, һәм тезүче теркәгеләр булмаганда, алар арасына өтер куела. Тиңдәш түгел аергычлар ияртүче сүзне төрле яктан ачыклыйлар һәм алар арасына өтер куелмый.

2. Тәмамлык эш-хәрәкәтнең үтәлүенә бәйле предметны, затны яки нинди дә булса хәл кичерүчене белдерә.

Тәмамлыкны ике төргә бүлеп йөртәләр: туры тәмамлык һәм кыек тәмамлык.

  • Туры тәмамлык процесс турыдан-туры кагыла торган әйберне, күренешне белдерә. Туры тәмамлык ияртүче сүзгә, нигездә, төшем килеше кушымчасы аша бәйләнә, сирәгрәк төшем килеше алу ихтималына ия булган – чыгыш килеше, янәшә тору, бәйлекләр аша (кадәр, чаклы) бәйләнеп килә. Мәсәлән, Рәмзия ашыга-ашыга савыт-сабаларны җыештырырга кереште.(Н. Әхмәдиев). Табигать менә шундый әкият сөйләде миңа (Г. Гыйльманов).

  • Кыек тәмамлык процесс турыдан-туры кагылмый торган әйберне, күренешне белдереп килә. Кыек тәмамлык ияртүче сүзгә килеш кушымчалары, бәйлек һәм бәйлек сүзләр аша (белән, өчен, аша, аркылы, саен, каршы, турында, башка, тыш) бәйләнеп килә. Мәсәлән, Халыкныкы халыкта сынала (Ә. Еники).

3. Эш-хәрәкәтнең, хәлнең кайчан, кайда, ни сәбәпле, нинди максат белән, ничек, нинди шартларда үтәлү-үтәлмәвен яки билгенең билгесен белдергән кисәк хәл дип атала. Хәлләр фигыль, сыйфат, рәвеш, һәм хәбәрлек сүз белән белдерелгән сүзләргә иярәләр. Хәлләр, мәгънәләренә карап, сигез төркемгә бүленә: вакыт хәле, урын хәле, сәбәп хәле, максат хәле, рәвеш хәле, күләм хәле, шарт хәле кире хәл. Хәлләр рәвеш, фигыль, исем, сыйфат, алмашлык белән белдерелеп, ияртүче кисәккә янәшә тору, килеш кушымчалары, фигыль формалары, бәйлекләр, бәйлек сүзләр аша бәйләнеп киләләр. Мәсәлән, Вакыт җил булып уйный, болытлар булып агыла (М. Галиев). Мүкләнгән кеше – тормышта үзен югалткан кеше (Г. Әпсәләмов).

4. Үзен ияртүче кисәктән соң килгән һәм аңа аныклык, төгәллек биргән кисәк аныклагыч дип атала. Аныклагыч ияреп килгән сүз аныкланмыш дип атала. Аныклагыч һәрвакыт аныкланмыштан соң килә. Аныклагыч аныкланмышка аныклау интонациясе һәм аныклаучы теркәгечләр (ягъни, ягъни мәсәлән, хәтта, һәрхәлдә, шул җөмләдән, шул исәптән, бигрәк тә, дөресрәге, аеруча, аерата, башлыча, мәсәлән, тулырак әйткәндә, ачыграк әйткәндә, икенче төрле әйткәндә, башкача әйткәндә, аерым алганда) аша бәйләнеп килә. Төзелешләре белән аныклагычлар ике төргә бүленәләр: ялгыз һәм җәенке аныклагычлар. Ялгыз аныклагычлар бер мөстәкыйль мәгънәле сүздән торалар. Җәенке аныклагычлар берничә мөстәкыйль мәгънәле сүздән тора. Мәсәлән, Бу бит бөтен группаның, бөтен курсның, хәтта факультетның, уртак бәйрәме (Ф. Латыйфи). Карчыкның кызы — өч кыз арасында иң яшь кыз, иң матур кыз, иң сылу кыз — каерылып, әнисенә карый (Г.Гобәй).

Соседние файлы в папке Сибагатов Р.Г.- Жомлэ тозелеше