Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
6__1241_d_1241_bi_uku_4_kl_Landysh.docx
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
74.77 Кб
Скачать

Бала яшенә туры килә торган теоретик бурычлар:

Хайваннар турындагы әкият үзенчәлекләре белән таныштыру: татар халык әкиятләренең, бер яктан, башка халыкларның хайваннар турындагы әкиятләренә охшаш булуы (төп геройлары — хайваннар, еш кына бер үк төрле мөнәсәбәтләргә керәләр); икенче яктан, бер-берсеннән аерылалар (төп геройлар башка төрле хайваннар, бер-берсе белән мөнәсәбәтләре бөтенләй башка төрле); хайваннар турындагы автор әкиятләренең еш кына халык әкиятләренә нигезләнүе (башлангыч сыйныфларда әле автор әкиятләренә нигезләнүе термин буларак әйтелми); халык әкиятләрендә аерым хайваннарның патшалык итүе (баш булуы); хайваннар турындагы әкият героеның һәрвакыт көчсезләрне яклаучы гына түгел, еш кына хәйләкәр, тиктормас, көлкегә калучы икәнлеге турында төшенчә бирү. Тылсымлы әкиятләрнең кайбер үзенчәлекләре белән таныштыру (маҗаралы хәлләрнең, тылсымлы предметлар яки ярдәмчеләрнең булуы, әкияттә кабатлауларның булуы).

Әхлакый бурычлар:

Күзәтүчәнлек, хыяллана белүчәнлек, дуслар белән аралашу, ярата һәм яратыла белүнең байлык һәм рухи кыйммәт икәнлеге турында күзаллау булдыру.

Эстетик бурычлар:

Матурлык — ул сине чолгап алган тирәлек, бары тик аны күрә белергә генә кирәклеге турында төшенчә бирү.

Сөйләм телен үстерү бурычлары:

Текстта ориентлаша белергә өйрәтү: бүлекләрне өлешләргә бүлү, кирәкле урынны табып укып күрсәтү, хисләр белән белдерелгән өзекнең эчтәлеген ачыклау; әдәби әсәрләргә бәя биргәндә һәм сәнгать әсәрләрен караганда, предметка «синең карашың һәм бәяң — синең әсәрне аңлау идеяң» икәнлеген җайлап төшендерү.

Әдәби уку фәнен укыту үзенчәлекләре.

Эш программасы дәүләт белем бирү стандартының предмет темалары эчтәлеген конкретлаштыра, курсның бүлек һәм темалар буенча укыту сәгатен билгели, ТРның гомум белем бирү учреждениеләренең Базис уку планы буенча төзелгән МБББУ “Зур Нөркәй гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең 4 нче класслар өчен 2016/2017 нче уку елы планы буенча 102 сәгатькә бүленеп, атнага 3 сәгать исәбеннән төзелде. Әдәби уку дәресләре бәйрәм көннәренә туры килү сәбәпле, бу көннәрне үтеләсе дәрес материаллары кабатлау өчен бирелгән сәгатьләрне, охшаш темаларны берләштерү хисабына укытыла.( педсовет№1 карары нигезендә 22 .08 2016 һәм приказ №94, 23. 08. 2016.)

Г.М.Сафиуллина, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф.Хәсәноваларның, “Әдәби уку”. 1 нче кисәк. Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014нче ел.

М.Сафиуллина, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф.Хәсәноваларның, “Әдәби уку”. 2 нче кисәк. Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014нче ел.

М.Сафиуллина, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф.Хәсәноваларның, “Әдәби уку”. Дәреслек-хрестоматия . Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014нче ел.

Дәреслекләр: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган.

Дәреслекнең 1 нче кисәгендә йөремсәк сюжетлы мифологик әсәрләр карала. Тылсымлы әкият һәм хикәятләрнең жанр үзенчәлекләренә игътибар ителә. Автор әкияте һәм жанры турындагы күзаллаулар киңәйтелә. Сәнгать дөньясының бердәмлеге фольклор, әдәбият, сынлы сәнгать әсәрләре өлкәсендә аңлатыла.

Дәреслекнең 2 нче кисәгендә проза әсәрләре турында күзаллаулар киңәйтелә, повесть жанрындагы әсәрләрдән өзекләр тәкъдим ителә. Шигырьдәге сәнгатьлелек XX гасыр башы әсәрләренә нигезләнеп тикшерелә, заман шигыре белән чагыштырыла. Сәнгать дөньясының төрле өлкәләренә (әдәбият, сынлы сәнгать, музыка) караган әсәрләр нигезендә гомумиләштерү ясала.

Татар әдәбияты фәне белем бирү өлкәсенең филология тармагына карый.