Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
«Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе».
Каралды Килешенде “Раслыйм”
башлангыч сыйныфлар укыту эшләре буенча №____ _________________2017 нче ел
методик берләшмә җитәкчесе: директор урынбасары: приказы белән гамәлгә кертелде ___________/Махубрахманова Л. Т./ ____________ /Хайруллина Л.Н./ мәктәп директоры
Беркетмә №___ Беркетмә №___ ______________ Шайхеразиева Л.Н./
____________________2017 нче ел __________________2017 нче ел
4 Сыйныфы өчен әдәби укудан эш программасы
Педагогик киңәшмә
утырышында каралды
Беркетмә № ____
«_____» _____________ 2017 ел.
Төзеде: Хасаншина Ф.Х.
беренче квалификацион категорияле
башлангыч сыйныф укытучысы
2017-2018 нче уку елы
Аңлатма язуы
4 сыйныфка әдәби укудан эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:
1. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар. 1-11 нче сыйныфлар Казан Татар.китап. нәшрияты, 2011 ел.
2. 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгына (Приказ №373);
3. 2016-2017 нче уку елына Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБББУ “Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең укыту планына ( 23.08.2016 елда үткәрелгән педагогик киңәшмәнең №94 нче беркетмәсе нигезендә расланган)
4 нче сыйныфта әдәби укуны өйрәнү түбәндәге максатларга ирешүне күздә тота:
әдәби әсәрләрне дөрес, сәнгатьле, тиз укырга һәм аңларга өйрәтү;
әдәби текст белән эшләү, текст эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләү күнекмәсе камилләштерү;
балаларга мавыктыргыч сюжетлы әсәрләр укыту;
дәреслекләрдәге проблеманы үзе белеп, аңлап чишәргә күнектерү;
белем алу күнекмәләре булдыру, әдәби әсәрне аңлый, анализлый белү;
мөстәкыйль рәвештә әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү, китапка кызыксыну булдыру,алган белемне куллана белү;
әдәби әсәрләрне уку һәм өйрәтү барышында нәни укучыларда рухи һәм әхлакый кыйммәтләр хакында, уңай һәм тискәре сыйфатлар;яхшылык һәм яманлык турында күзаллау булдыру.
Әдәби уку-укыту методик комплекты түбәндә күрсәтелгән гомум дидактик бурычларны чишүгә юнәлтелә: укучы үзенә кирәкле информацияне «Эчтәлек» битенә карап таба белергә; исеме буенча текстның эчтәлеген күзалларга; күзәтү эшчәнлеген формалаштырырга; әдәби һәм сәнгать әсәрләреннән аерым детальләрне табып, барлык ваклыклары белән сөйләп бирергә; аерым детальләргә нигезләнеп, таралган төрле мәгълүматларны берләштереп, бербөтен картина тудырырып гомумиләштерергә; «акыллы өлкәннәр» белән хат аша аралашу ихтыяҗы формалаштырырга өйрәнергә тиеш була.
