- •Казан (идел буе) федераль университеты лев толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты
- •Туганлык атамалары булган татар һәм уйгыр мәкальләренең үзенчәлекләре
- •Беренче бүлек мәкальләрне өйрәнүнең теоретик нигезләре
- •Татар халык мәкальләренең үзенчәлекләре
- •Уйгыр халык авыз иҗаты үзенчәлекләре
- •1.3. Мәкальләрне өйрәнүнең лингвомәдәни аспекты
- •Икенче бүлек туганлык атамалары кулланылган уйгыр һәм татар халык мәкальләре
- •2.1. Татар һәм уйгыр халык мәкальләренең гомуми үзенчәлекләре
- •2.2. Татар һәм уйгыр мәкальләрендә күзәтелгән туганлык атамалары
- •Икенче бүлек буенча нәтиҗәләр
- •Файдаланылган әдәбият
- •Чыганаклар
Икенче бүлек буенча нәтиҗәләр
1. Халыкның тормыш-яшәеше, көндәлек гадәтләре, яшәү шартлары һәм менталитет үзенчәлекләреннән кала, тормыш турында уйланулары, әхлакый кагыйдәләре һәм гореф-гадәтләре шулай ук мәкаль-әйтемнәрдә ачыкланып килә.
2. Уйгыр халык ашлары да мәсәлән пилмән, манты һ.б. мәкалләрдә үз урынын алып тора. Моннан кала башка телләрдәге кебек үк, уйгыр халкының да мәкальләрен тематик төркемнәргә бүлеп карасаң, бу фольклор җанрының хаылк тормышына ди дәрәҗәдә тыгыз үтеп керүен күрәбез.
3. Уйгырларның милли сыйфатлары да мәкаль-әйтемнәрдә шактый яктыртыла. Мәсәлән уйгырларның киңлеккә, иреклеккә, азатлыкка омтылышы турында бу мәкальдән белеп була: Тар ойдэ аш йегичэ, кэн йэрдэ муш йэ ( Тар өйдә аш ашагыйнча, киң җирдә ач йөрүең яхшы).
4. Уйгыр мәкаль әйтемнәре арасында искергән текстларны да очратып була. Шуларның кайберләрендә авыл хуҗалыгына дан укыла, икенчеләрендә шәһәрләргә саклык белән карау күренә: Шэр коргэн ошкидин кач (Шәһәр күргән кәҗәдән дә кач).
5. Борынгы заманнан сакланып калып, бүгенге көннәргә кадәр килеп җиткән мәкаль-әйтемнәр, бөтен төрки дөнья өчен уртак булганнары да, ниндидер аерым халыкка хас булганнары да бар. Шундый мәкаль-әйтемнәр халыкның этномәдәни үзенчәлеген чагылдыра, лингвомәдәни аспектта өйрәнү, тикшеренүләр өчен арена барлыкка китерә.
7. Бер йортта гаилә белән яшәү - гаиләне бердәй итүнең төп нигезе һәм төрки тел аңы вәкиле булган өйләнүче яшь егет өчен үз йортыңны булдыру иң элек җәмгыятьнең аерым гаиләсе булып китүне, үз өеңдә торуны белдерә сүзнең эчке формасы да (өйләнү) нәкъ шуңа ишарә ясый. Гаилә - кан-кардәшлек, никах бәйләнешләре; икътисади һәм хуҗалык мөнәсәбәтләре белән тупланган катлаулы тезелмә ул.
8. Туганлык атамалары кергән мәкальләр ике халыкта да бик күп. Уйгыр халкының балаларга, аларның гаиләдәге роле турындагы мәкальләр күбәк. Татар халкында ир кеше, ир-ат, ата, ата баба, ыру турындагы мәкальләр саны кхбрәк.Уйгыр халкы хатын кызга, гаиләдәге хатын роленә бик зур игътирам һәм җитдилек белән карый. Гаиләдә хатын кызга өстенлек бирелә, шул ук вакытта ул хуҗалык алып баручы һәм ямь булдыручы кеше дә.
12. Фәнни эшебездә китерелгән мисаллардан күренгәнчә, уйгыр халкында булган мәкальләрнең күбесе татар халкында үзенең аналогына ия. Уйгырлар арасында да татарлар арасында да, гаиләгә карата, туган-тумачага, ата бабага, балаларга карата хөрмәт белән карау, үсеп килүче буында да аларга яхшы караш тәрбияләү алга сөрелә. Гәрчә, киң җәмгыятчелектә ислам динендәге халыкларның хатын кызларына карата мөнәсәбәт начар дигән фикер яшәсә дә, уйгырлар арасында да татарлара арасында да ана, хатын-кызга ихтирам зур.
ЙОМГАК
Мәкальләр дөньяда яшәүче халыкларының мөгаен барысында да бардыр. Мәкаль-әйтемнәр халык теленә кереп калсын, саклансын өчен, халык күңеленә, рухына идеологиясенә туры килергә, халыкка хас менталитет үзенчәлекләрен ачарга тиеш. Барлык милләтләрдә дә мәкальнең төп фунциясе тәрбия туплау һәм тапшыру һәм, шуңа күрә бер милләтнең мәкальләре башка милләтнекенә мәгънә ягыннан бик охшаган булуы гаҗәеп түгел. Ләкин халык теге яки бу күренеш турында ничек әйтә, нинди образлар, лексика кулланып эш итә, мәкальләрнең менә шул аспектта өйрәнү өчен бик кызыклы. Уйгыр һәм татар мәкальләрен чагыштырып өйрәнү халыкның гасырлар буе тупланып килгән бай тарихи тәҗрибәсе, тормыш-көнкүреше, мәдәниятен чагылдырган, үсеш юнәлешен, телләрнең һәм милләтләрен аермалы якларын – үзенчәлекләрен һәм охшаш якларын өйрәнергә мөмкинлек бирә. Мәкальләр сәнгать әсәре булулары белән бергә, тормышта да гамәли роль уйныйлар, халык тормышының барлык аспектларына үтеп керәләр. Шуңа күрә теге яки бу тематик төркемгә бүленгән мәкальләр, халыкның әлеге күренешкә булган мөнәсәбәтен билгели дип әйтергә була.
Туганлык атамалары булган мәкальләр өйрәнү өчен бик яхшы нигез булып тора, чөнки гаилә, туганнар, ата-ана ул ‒ барлык халыкларда, барлык кешеләр өчен бик якын, нигез, һәр кемгә таныш төшенчә.
Чыгарылыш квалификация эшендә туганлык атамалары кулланылган татар һәм уйгыр мәкальләре тикшерелде. Тикшеренүлрдән соң түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:
1. Татарлар арасында беренче фольклор ядкарьләрен җыеп туплаучылр арасында. К. Насыйри, Н. Исәнбәт булса, уйгыр халык авыз иҗатын Юсуф Исхак дигән фольлорчы җыеп, “Уйгыр халык риваятьләре”н бастыра. Шулай ук бу хезмәтнең дәвамын Осман Исмайил ике том итеп эшли.
2. Уйгыр һәм татар телләрендә охшаш мәкальләр бар. Күпчелек очракта, бу яки борынгы төрки мәкальләр, мәсәлән, бөтен төркиләрдә дә булган “Ана күңеле балада, бала күңеле далада”, яки заман идеологиясен сөрүче мәкальләр. Мәсәлән “Кем эшләми шул ашамый”.
3. Уйгырларның милли сыйфатлары да мәкальләрдә шактый яктыртыла. Мәсәлән, уйгырларның киңлеккә, иреклеккә, азатлыкка омтылышы: Тар ойдэ аш йегичэ, кэн йэрдэ муш йэ ( Тар өйдә аш ашагыйнча, киң җирдә ач йөрүең яхшы). Уйгыр мәкальләре арасында искергән текстларны да очратып була. Шуларның кайберләрендә авыл хуҗалыгына дан укыла, икенчеләрендә шәһәрләргә саклык белән карау күренә: Шэр коргэн ошкидин кач (Шәһәр күргән кәҗәдән дә кач).
4. Татар һәм уйгыр мәкальләрендә гомумкулланылыштагы туганлык атамалары күпчелекне тәшкил итүе ачыкланды: ата, ана, әти, әни, әби, бабай, бала, кыз, ул, кияү һәм башкалар. Никах кардәшлеген белдерә торган ир һәм хатын ‒ туганлык атамалары актив кулланучы сүзләр. Мондый мәкальләрдә аларның бер-берсенә мөнәсәбәте, тормыш-көнкүрештәге роле, элеккеге тормыш мирасы ачык чагылыш тапкан.
Мәкальләрне тикшергәндә, шунысы күзгә ташланды: хатыннарга тискәре караш, ирләрне ышанычсыз дип карау өстенлек итә. Шулай да аларны уңай яктан тасвирлый торганнары да күп: татарларда да, уйгырларда да хатыннар ‒ гаилә тоткасы, ирләр ‒ тормыш алып баручы.
5. Туганлык атамалары булган мәкальләр ике халыкта да бик күп. Уйгыр халкының балаларга, аларның гаиләдәге роле турындагы мәкальләр күбәк. Татар халкында ир кеше, ир-ат, ата, ата баба, ыру турындагы мәкальләр саны кхбрәк. Уйгыр халкы хатыннарга, гаиләдәге хатын роленә бик зур ихтирам һәм җитдилек белән карый. Гаиләдә хатыннарга өстенлек бирелә, шул ук вакытта ул ‒ хуҗалык алып баручы һәм ямь булдыручы кеше дә.
19. Фәнни эшебездә китерелгән мисаллардан күренгәнчә, уйгыр халкында булган мәкальләрнең күбесе татар халкында үзенең аналогына ия. Уйгырлар арасында да, татарлар арасында да, гаиләгә карата, туган-тумачага, ата-бабага, балаларга карата хөрмәт белән карау, үсеп килүче буында да аларга яхшы караш тәрбияләү алга сөрелә.
