Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
gulfari.rtf
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.06 Mб
Скачать
    1. Уйгыр халык авыз иҗаты үзенчәлекләре

Уйгыр мәкальләренә килсәк, уйгырлар – Үзәк Азиядә яшәүче борынгы халыкларның берсе. VIII–IX гасырларда алар үзләренең беренче дәүләтләрен төзиләр, соңрак Караханлылар (IX–XIII гг.), Алтын Урда (XIII–XV гг.) дәүләтләренең идарә һәм мәгариф эшләрендә мөһим роль уйныйлар.

Уйгыр теле (Уйғурчә яки Уйғур тили; ئۇيغۇر تىلى яки ئۇيغۇرچە; 维吾尔语/維吾爾語, пиньинь Wéiwú'ěryǔ) — уйгырларның теле. Бу тел төрки телләр гаиләсенә керә. Әлеге телдә сөйләшүчеләрнең саны якынча 9 миллион кеше тәшкил итә. Уйгыр теле үзбәк теле белән берлектә төрки телләрнең уйгыр төркеменә керә.

Уйгырларның күпчелеге бүгенге Көнбатыш Кытайдагы Уйгыр автономия районында Голҗа, Өремче, Торфан, Хотән, Яркәнт, Кашгар, Аксу кебек калаларда яши. Бер өлеше – Үзәк Кытайда (Ганьсу провинциясендә), шулай ук Казахстанда, Үзбәкстанда, Әфганстанда, Төркмәнстанда һәм Төркиядә яши. Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, дөньяда 20 миллионга якын уйгыр бар.

Уйгырлар – тумыштан менә дигән җырчылар һәм музыкантлар. Аларның бер бәйрәме дә җырсыз-биюсез узмый. Безнең мәҗлесләрдә гармун чыкса, уйгырларда рабоб белән дутар уен коралларының тавышы тынмый. Уйгыр хатын-кызлары яратып җырлый торган уйгыр халык җырыннан бер мисал:

Аһ урармән, аһ урармән,

Аһләрим туткай сэни;

Күз йэшим дәрья булып,

Бэликлири җуткай сэни.

Татар теленә тәрҗемәсе болай яңгырый:

Аһ орырмын, аһ орырмын,

Аһларым тотсын сине;

Күз яшьләрем дәрья булып,

Балыклары йотсын сине.

Борынгы уйгыр теле турындагы мәгълүматлар Мәхмүт Кашгарыйның XI гасырда язылган танылган хезмәте «Диван-у-луга-ти-т-турк»тә бирелә. XIII гасырда яшәгән Фахр-Ед-Дин Мубарек-шах Мерверруди уйгыр язуына нигез булган согдийлар әлифбасы турында кызыклы мәгълүматлар җиткерә.

Шулай итеп, В.В. Радлов фикеренчә, борынгы уйгыр теле VIII һәм IX гасырлар чигендә барлыкка килгән һәм XVIII гасырга кадәр кулланылышта булган. Берникадәр соңрак XI-XII гасырларда борынгы уйгыр теле тәэсирендә караханид-уйгыр әдәби теле барлыкка килгән. Шуннан соң әлеге тел нигезендә XIII-XIV гасырларга хорезм төрки тел үсеш алган. Менә шуннан соң XV гасырда чагатай теле формалашкан.

Уйгыр телендәге бик күп чыганаклар хәзергә кадәр сакланган. Аларның күбесе дини эчтәлекле. Алар арасында иң кызыклы ядкәр ул – 1070 нче елда язылган «Кутадгу-билиг». Уйгыр теле чагатай теле белән кысрыклана, әмма уйгыр язуы юкка чыкмый. 1432 нче елда Бакыр Мансур-Бахши Джелаль-Эд-Дин Фируз-шах өчен шигъри өзекләрдән торган чагатайча, ләкин уйгыр шрифты белән язылган җыентык төзи.

Борынгы язма уйгыр теле белән бәйләнештәге хәзерге телләр арасында төрки телләр системасына кергән сарыг уйгырлар һәм саларлар телен атарга мөмкин. Алар Гань-Су һәм Цин-Хай дип аталган Кытай провинциясендә яшиләр.

Хәзерге уйгыр теле Кытайның Шеңҗан провинциясендә, Үзбәкстанда, Казахстан һәм Кыргызстанда киң таралган. Уйгыр теленең берничә диалекты бар: киң таралган кашгар диалекты, турфан, хами, аксу, котан һәм лобнор диалектлары. Әлеге диалектларның һәммәсенең уртак фонетик үзенчәлекләре бар.

Уйгыр термины Көнчыгыш Төркистан халкына бәйле рәвештә 1921 нче елны гына кулланыла башлый. Бу вакытта Ташкентта уйгыр интеллигенциясе корылтае булып уза. Анда профессор Е.Ф.Малов тәкъдиме буенча уйгыр сүзе Көнчыгыш Төркистанның төрки халкы өчен этноним буларак кабул ителә. Аңа кадәр анда яшәүчеләр үзләрен һәм телләрен қәшқәрлик һәм қәшқәр тили, турпанлиқ, таранчи һәм таранчи тили дип атап йөркәннәр. Көнчыгыш Төркистан Кытай әдәбиятендә Синцзян (1760 нчы еллардан), XIV гасырга караган язмаларда һәм XVI-XVII гасырларга караган фарсы телендәге кулъязмаларда Уйгырия, Уйгырстан дип аталган. Автономияле районы Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Русия, Монголия, Әфганстан, Һиндистан белән чиктәш. Халкы — 2010 нчы елгы мәгълүматларга караган 21 813 334 кеше. Халык, нигездә, Тарим иңкүлегендә һәм Җуңгариядәге елгалар үзәнлекләрендә урнашкан Кашгар, Хөтән, Яркәнд, Аксу, Кучар, Голҗа шәһәрләре һәм алар тирәсендәге өлкәләрдә гомер итә. Башкаласы — Өремче каласы. Бөек ефәк юлында булганлыгы сәбәпле, ул даим эре дәүләтләр игътибарын тартып торган. Б. э. III гасырында Көнчыгыш Төркистанның төньяк өлеше — Җунгария сәнби, V-VI гасырларда жужан, VI гасырның икенче яртысында төрки кабиләләре нәзарәте астында булган. Төрки каһанлыгы төзелгәннән соң, аңа Көнчыгыш Төркистанның шәһәр-дәүләтләре кергән.

1967 нче елда әле С.Е. Малов та уйгыр теленең өйрәнелмәгән тел булып кала бирүе турында яза [Малов 1967: 6]. Чыннанда, төрки телләрнең тарихи фонетикасы, морфологиясе, борынгы төрки һәм хәзерге төрки телләрнең лексикасы өйрәнелгән. Үзләренең хезмәтләрендә борынгы уйгыр һәм уйгыр телләрен өйрәнгән галимнәр арасына түбәндәге галимнәрне кертергә мөмкин: венгр галиме Герман Вамбери, В.В. Радлов, С.Е. Малов, Е.И. Убрятова, А.Н. Самойлович, Э.Р. Тенишев, В.М. Насилов, А.Н. Кононов, А.Т. Кайдаров, Г.С. Садвакасов, В.Г. Кондратьев, Д.М. Насилов, О.А. Мудрак, Н.Н. Широбокова, Г.Г. Филиппов, Г.Г. Левин һәм башкалар. Танылган тюрколог С.Е. Малов хезмәтләрендә борынгы уйгыр, уйгыр телләренең тарихи фонетикасы, лексикасына караган кайбер мәсъәләләр тикшерелгән. Ул үзенең «Отчет о путешествии к уйгурам и саларам» мәкаләсендә «Язык уйгуров – турецкое наречие, сохранившее много старых черт в некоторых отношениях, в других – далеко ушедшее вперед. Сингармонизм строго не проводится, заметна тенденция «огорталения» нёбных звуков. В лексическом отношении каких-либо новых слов, встречающихся в древних памятниках уйгурской письменности, в ново-уйгурском наречии очень немного. Имена числительные (от 11 до 29) сохранили ту систему, отражающуюся в орхонской и уйгурской письменности, которая не встречается в других живых диалектах» дип яза [Малышева 2015: 29]. Көнчыгыш ядкәрләрне яхшы белгән С.Е Малов, уйгырларның этник тарихына караган кайбер мәсьәләләрне яктырту өчен, шаманлык турындагы хикәяләрне һәм риваятьләрне, табышмаклар, мәкальләр, борынгы уйгыр кульязмаларын киң файдаланып, берничә тарихи-этнографик материалны фәнни әйләнешкә керткән. С.Е. Маловның хезмәтләре фактик материалларының байлыгы белән аерылып тора, чөнки аларда 1909-1911 нче һәм 1913-1915 нче елларда Кытайның Шеңҗан һәм Ганьсу провинцияләрендә сәяхәт иткән вакытта җыелган тарихи һәм фольклор материалы тупланган. Уйгыр теле тарихына караган беренче хезмәтләреннән аермалы буларак, С.Е. Маловның бу хезмәтләренә фольклор материаллары белән беррәттән көндәлек сөйләшүләрнең һәм тантаналы чыгышларның язмалары да теркәлгән.

В.М. Насиловның “Древнеуйгурский язык” (1963) һәм “Язык тюркских памятников уйгурского письма XI-XV вв” (1974) хезмәтләре борынгы уйгыр теле фонетикасы, графикасы, лексик составы һәм синтаксисы буенча материал туплаган. Беренче хезмәтендә В.М. Насилов борынгы уйгыр вокализмының типологик стилен күрсәтә, авазларны алгы һәм арткы рәтләргә бүлеп карый.

А.Т. Кайдарова үзенең “Уйгурский (новоуйгурский) язык” мәкаләсендә хәзерге уйгыр телен Кытай Халык республикасының Шеңҗан-Уйгыр автоном районында, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан шулай ук Төркмәнстанда яшүче уйгыр халкының теле белән чагыштыра [Кайдаров 1966: 363].

А.Н. Кононов билгеләп үткәнчә, Россиядә уйгыр телен беренчеләрдән булып М.А. Казем-Бек өйрәнә башлый. Ул көнчыгыш ядкәрләрдән алынган мәгълүматлар тупланган “Исследование об уйгурах” хезмәтен яза [Кононов 1072: 238].

Хәзерге уйгыр теле белән бәйле фәнни тикшеренүләр күп түгел. Бу мәсьәләне фәнни өйрәнгән беренче галим ул – Э.Р. Тенишев. Э.Р. Тенишев уйгыр телен структур-катнаш тел буларак таныта. Аның уйгыр теле диалекты, юйгу халкының этник составы, сары югурлар фольклоры турында язылган хезмәтләре – һичшиксез, киләчәк тикшеренүләр өчен бәяләп бетергесез чыганак.

Уйгыр фольклористикасы үсеше проблемаларын тикшерү дә бик актуаль булып кала бирә. Кытай Халык Республикасының Шеңҗан-уйгыр автоном районында әкиятләр, дастаннар, халык җырларын башкару гадәте бар. “Сәйлә” дип аталган бәйрәмне уздыру халык поэзиясе үрнәкләрен сакларга ярдәм итә.

Фольклористика килеп чыгышы белән XIX гасырга барып тоташа. Ул вакытларда Император рус география җәмгыяте фәнни экспедицияләр уздыра. Нәтиҗәдә язма әдәбият белән бергә фольклор үрнәкләре дә туплана. XIX гасырда Чокан Вәлиханов тарафыннан халык җырлараның текстлары язып алына. Соңрак рус сәяхәтчеләре Н.М. Пржевальский, Г.Е. Грумм-Гржимайло, С.Ф. Ольденбург уйгыр фольклоры үрнәкләрен туплыйлар. Лингвистик яктан өйрәнү максатыннан галим тюркологлар В.В. Радлов, Н.Ф. Катанов, Н.Н. Пантусов һәм С.Е. Малов уйгыр халык авың иҗатын җыеп бастыралар. Ю. Клапрот, Г. Ракетт, Г. Ярринг, Р. Вингейт һәм А. Лекок кебек галимнәр дә бәяләп бетерегесез өлеш керткәнм [Wingate 1928; Le Cog 1918; Rakett 1930; Jarring 1946; 1948; 1951].

Фольклор материалын җыеп бастыру эше Совет чорында да дәвам итә. ХХ гасырның 20 нче елларында С. Шакирҗанов фольклор текстларын җыю һәм бастыру өчен 1921 нче елда уйгыр революцион комитеты кушуы буенча Яркент өязенә чыгып китә. Ул 33 уйгыр авылында була. Нәтиҗәдә Ташкентта 1931 нче елда «Ѕadir Qaŋruq» китабы басылып чыга. С.Шакирҗанов «Уйғур хәлиқ әдәбияти» китабын төзүчедә дә катнаша.

Узган гасырның беренче яртысында уйгыр фольклорының берничә жанрын үз эченә алган «Уйгурская народная литература» җыентыклары басылып чыкса, ХХ гасырның икенче яртысында аерым жанрларны үз эченә алган җыентыклар басыла башлый.

ХХ гасырның 50 нче-70 нче елларында Н.А. Баскаков, Э.Р. Тенишев, М.Н. Кабиров, Г.С. Садвакасов, Б. Аршидинов, М.М. Алиева кебек уйгыр теле белеме белгечләре ярдәме белән бай фактик материал тупланган. Мәсәлән, Н.А. Баскаков 1978 нче елда җырлар, әкиятләр, мәкальләрнең текстларын бастырып чыгара.

Шеңҗан-Уйгыр автоном районында Фольклор җәмгыяте эшли. Алар фольклор материалларын җыю белән шөгыльләнәләр. Җыелган материаллар «Булак», «Мирас», «Тарим», «Или дәрияси» кебек журналларда, шуай ук аерым бер жанрны үз эченә алган җыентык булып басылып чыга. «Легенды и предания в стране шелка» (1989), өч томлык легендалар җыентыгы (1998), җиде томлык «Народные песни» (1982—1989) җыентыгы, «Народные певцы» (1986), «Поэзия Комула» (1991), «Поэзия Аксу», ике томлык «Народные дастаны» (1 Т. — 1988, 2 Т. — 1985), «Юмор Насреддина афанди» җыентыклары, Уйгыр халкының тарихи җырлары (1981), Уйгыр халык дастаннары (1981), Сайланма уйгыр халык дастаннары (1998) җыентыклары басылып чыккан.

Төрле текстларны бастырып чыгару белән беррәттән җыелган материалны тикшерү белән дә шөгыльләнгәннәр. Мәсәлән, моның ачык мисалы – Абдукерим Рахманның «Об уйгурском фольклоре» (1989) монографиясе. М.М. Алиева үзенең «Уйгурская сказка» (1971) дип аталган кандидатлык диссертациясендә уйгыр әкиятләрен җыю, бастыру һәм өйрәнү тарихы кебек сорауларга җавап биргән. Р. Сабитовның «Сатира и юмор в уйгурском фольклоре» (1973) кандидатлык диссертациясе сатира жанры проблемаларын өйрәнүгә багышланган. Шул ук елларда Ташкентта А. Бакиев «Уйгурская народная лирическая поэзия» (1972) кандидатлык диссертациясен яклый. Ул анда қошақ – халык җырлары проблемасын тикшерә.

ХХ гасырның 90 нчы елларында мәкальләр, тарихи җырлар һәм дастаннар мәсьәләләрен яктырткан диссертацион тикшеренүләр уздыралар: Х.М. Хамраевның «Уйгурские историко-героические дастаны (XIX—XX вв.)», Ф.М. Хамраевның «Жанр пословиц-поговорок уйгурского фольклора», Г.М. Молотованың «Уйгурские народные исторические песни (XIX — начало XX в.)» хезмәтләре.

Узган гасырның 70 нче елларыннан уйгыр филологиясе буенча монографик тикшеренүләр басылып чыга. К.Хасанов «Гүлстан» (1975).хезмәтен бастырып чыгара. Ул уйгыр фольклоры мәсьәләрен дә күтәр. ХХ гасырның 80 нче елларында басылып чыккан хезмәтләрнең берсе ул – өч томлы - «История уйгурской литературы»: «Уйгурское народное творчество» (1983), «Краткая история уйгурской литературы» («Уйғур әдәбиятиниң қисқичә тарихи», 1983), «История уйгурской советской литературы» (1986). Беренче томның авторлары - М.М. Алиева, Р. Сабитов, Б. Аршидинов, А. Алахунов. Алар К. Хасановтан аермалы буларак бәет жанрын аерым карыйлар. Авторлар уйгыр фольклорының бөтен жанрларын да тикшерәләр. Легендалар, дастаннар, юмор жнарлары чагыштырмача киң яктыртыла. Балалар фольклорына аерым игътибар бирелә. Халык җырлары, дастаннар һәм әкиятләр системалаштыралы.

Шулай итеп, уйгыр халык мәкальләрен өйрәнү менә шундый хәлдә тора. Мәкальләр тел үсеше турындагы күзаллауларны өйрәнүдә әһәмиятле чыганак булып тора. Фольклор жанрлары арасында сан ягыннан да, сәнгатьчә эшләнеше ягыннан да аерым урын алып торган мәкальләрнең тел-стиль үзенчәлекләрен өйрәнү халкыбызның дөньяга карашлары, телебезнең стилистикасы хакындагы мәгълүматларны гомумиләштерүгә ярдәм итә. Әлеге тел-сурәтләү чаралары халыкка үз фикерен үтемлерәк итеп җиткерергә, билгеле бер күренешләргә үз мөнәсәбәтен белдерергә, күп гасырлар туплаган тәҗрибәсен тапшырырга юл ача.

Мәкальләр - фольклор чагылышы. Шуңа күрә лингвокультурологик тикшеренүләр өчен зур әһәмияткә ия, чөнки фольклор мәдәният яшәешенең мөһим формасын тәшкил итә. Әлеге форма рухи тормышның төрле якларын, йолаларны, хезмәт эшчәнлегенең традицион төрләрен бергә туплый.

Фольклор сүзе – “бу билге генә дә, фольклор теле генә дә, ирекле билгеләр системасы гына да түгел. Ул – тарихи барлыкка килүче, шактый кырыс нормаларга нигезләнүче, үзенчәлекле мәдәният”.

Иң аз сүз һәм иң аз тасвирлау чаралары белән генә дә паремияләр халык сөйләменең куәтен һәм гүзәллеген, җанлылыгын, кыскалыгын һәм җыйнаклыгын ача.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]