Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
gulfari.rtf
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.06 Mб
Скачать

Казан (идел буе) федераль университеты лев толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАТАРИСТИКА ҺӘМ ТЮРКОЛОГИЯ ЮГАРЫ МӘКТӘБЕ

ГОМУМИ ТЕЛ БЕЛЕМЕ ҺӘМ ТЮРКОЛОГИЯ КАФЕДРАСЫ

Белгечлек: 45.03.01. Филология

ЧЫГАРЫЛЫШ КВАЛИФИКАЦИЯ ЭШЕ

Туганлык атамалары булган татар һәм уйгыр мәкальләренең үзенчәлекләре

Эш төгәлләнде:

10.2-302 нче төркем студенты

« » ________________ 2017 ел ____________   Гулипали Паэрхати

Эш яклауга тәкъдим ителде:

Фәнни җитәкче

филология фәннәре кандидаты, доцент

« » ________________ 2017 ел ______________ Г.Р.Мөгътәсимова

Кафедра мөдире:

филология фәннәре докторы, профессор

« » ________________ 2017 ел _____________ Р.Р. Җамалетдинов

Казан

ЭЧТӘЛЕК

ЭЧТӘЛЕК 2

ТУГАНЛЫК АТАМАЛАРЫ КУЛЛАНЫЛГАН УЙГЫР ҺӘМ ТАТАР ХАЛЫК МӘКАЛЬЛӘРЕ 36

2.1. Татар һәм уйгыр халык мәкальләренең гомуми үзенчәлекләре 36

2.2. Татар һәм уйгыр мәкальләрендә күзәтелгән туганлык атамалары 44

ЧЫГАНАКЛАР 61

КЕРЕШ

Теманың актуальлеге. Соңгы елларда халык авыз иҗаты теле, мәдәни гореф-гадәтләрнең бер чагылышы буларак, тикшеренүчеләрнең игътибарын үзенә җәлеп итә башлады. Халык авыз иҗаты текстларындагы тел мәгълүматлары халыкларның рухи мәдәнияте тарихын өйрәнү һәм торгызу өчен киң кулланыла. Халык авыз иҗаты әсәрләре халыкның тормыш-көнкүреше, тарихы, шул исәптән, тел-сөйләм үзенчәлекләре белән тыгыз бәйләнештә тора.

Үзендә этнос турындагы эзлекле тирән һәм төрле пландагы мәгълүматларны туплаган халык авыз иҗаты теле — чыннан да, мәдәният тарихы өчен бик бай чыганак. Халык авыз иҗаты телен өйрәнү лингвистика һәм этнолингвистика теориясен тирәнәйтә, күп гасырлык халык авыз иҗатын тарихи һәм типологик аңлауга этәрә. Фольклор теле, бигрәк тә аның лексикасы, мифология, архаик һәм дини күзаллаулар белән турыдан-туры бәйләнгән. Гомумән алганда, фольклор теле мәдәниятнең мөһим элементларын яңадан торгызырга, халыкларның беренчел яшәү урыннарын һәм мохитләрен, тарихның төрле этапларында үзара мөнәсәбәтләрен аныкларга мөмкинлек бирә.

«Фольклор төрле сөйләш вәкилләрендә барлыкка килсә дә, ул бик тиз башка сөйләш вәкилләренә дә барып җитә, хәтта аны таратучы махсус әкиятчеләр, сөйләүчеләр, җырчылар була. Борынгы чорның халык авыз иҗаты телдән телгә, буыннан буынга күчеп, үзенең телен дә чор теленә яраклаштырып тора, ягъни аның теле халык теле белән бергә үсә, шомара; шуңа күрә дә борынгы фольклор теле безнең чорга борынгы килеш килеп җитә алмый. Хәзерге гомумхалык теленнән артык аерылмый торган телне язма әдәби телгә килеп кергән мәкаль һәм әйтемнәрдән дә таба алабыз. Бу төр фольклорның теле Биарм, Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы һәм аннан соңгы чорларда бер үк төрле дип әйтерлек» [Зәкиев 1998: 539].

Шул рәвешчә, мәкальләрнең гомер-гомергә халыкның аерылгысыз юлдашы, акыллы киңәшчесе, үгет-нәсихәт бирүчесе булып киткәнлеге шик-шөбһә уятмый. Халыкның күп гасырлык тәҗрибәсен һәм күзәтүләрен гомумиләштереп, мәкальләр тормыш кагыйдәләрен формалаштыралар. Аларга гомумиләштерү хас, шуңа күрә аның мәгънәсе теге яки бу вакыйга белән турыдан-туры бәйләнмәгән. Структур һәм семантик яктан төгәлләнгән булганга, мәкаль һәрвакыт күпмәгънәлелеккә ия. Аларның халык сөйләмендә гасырлар буе онытылмыйча яшәп килүләре дә шуннан: үзгәреп торучы төрле тормыш шартларында алар һәрвакыт яңа мәгънә аңлата алалар.

Татар халык мәкальләрен бөртекләп җыйган галим Н. Исәнбәт мәкальләрнең үзенчәлекле табигате турында шундый фикерләр әйтә: «Мәкальләр халкыбызның тарихын да, язмышын да, аның табигатькә, җәмгыятькә мөнәсәбәтләрен дә, рухи төзелеше ничек ясалып чыгуын да, ышануларын һәм яратмавын да, акылын-фигылен, характерын, милли зәвегын, теләкләрен, әхлакый һәм башка сыйфатларын да чагылдыралар. … мәкальләр аша без татар халкының рухи йөзе, психологиясе турында кызыл җеп булып сузылып барган шактый кызыклы һәм эзлекле фикерләр ясый алабыз» [Исәнбәт 2010: 224]. Шулай итеп, мәкальләр халык фикерен белдерәләр. Аларда халык бәяләмәсе, халык акылы күзәтүләре тупланган. Һәр мәкальдә үзен тудырган буыннар абруе тоемлана. Алар хәтердә мәңгегә сакланып калалар. Төрле рифма, ритмика һәм аһәңлелек мәкальләрне гомергә истә калдырырга ярдәм итә.

Мәкальләр дөнья телләренең һәркайсында да булганга күрә, аларда уртак үзенчәлекләр һәм типологик күренешләр, әлбәттә, бар, шуның өстенә тагын һәрбер тел үзенә бер милләтнең билгеләрен дә саклый. Төрле телләрдәге мәкальләр уртак юллар белән барлыкка киләләр. Әмма аларны турыдан-туры бер телдән икенчесенә күчкән дип әйтү дөрес түгел, халыкларның фикерләү закончалыклары уртак һәм мәкальләр дә шул уртаклык нәтиҗәсендә туган булырга тиеш.

Мәкаль ул –халык авыз иҗатының бер жанры, ә халык авыз иҗаты әсәрләре язу сәнгате туганчы ук барлыкка килгәннәр. Борынгы чорда җыр, бию, уеннар, төрле йолалар үзара үрелгән хәлдә ыруг, кабилә иҗаты буларак яши. Заманнар үтү белән, кешеләрнең аңы да үсә. Шуның белән бергә халык авыз иҗаты да үзгәреш кичерә, аның төрләре арта, әсәрләрдәге фикер тирәнәя. Алар мөстәкыйль сәнгать әсәре булып формалашалар. Халык авыз иҗаты әсәрләренә җырлар, такмак-такмазалар, әкиятләр, мәкальләр һәм әйтемнәр, табышмаклар, мәзәкләр, бәетләр һ.б. керә. Аларда халыкның уй-хыяллары, гаделлек өчен көрәше, якты киләчәккә омтылышы гәүдәләнә. Халык авыз иҗатының бер жанры булган мәкальләрдә халык турында бай мәгълүмат саклана, шул исәптән мәкальләрдә урын алган үсемлек атамалары да халык кодларының бер төре буларак карала. Әкиятләр, табышмаклар, мәкальләр, бәетләрнең тел үзенчәлекләрен төрле аспектларда өйрәнү, шул исәптән лексикасын анализлау тел белемендә төп мәсьәләләрнең берсенә әйләнеп бара.

Фольклорга игътибар артуның икенче сәбәбе дә бар. Халкыбызның килеп чыгышына, үткәненә, тарихы һәм этнографиясенә игътибар арткан бу чорда, билгеле, аның авыз иҗатына да игътибар көчәя. Халык авыз иҗаты – һәрбер халыкның җанлы тарихы, тәҗрибәсе, сүз осталыгы ул.

Халык авыз иҗаты әсәрләре телен тикшерү – фикер йөртүнең гадәттәге алымнарын барлап чыгу гына түгел, бәлки тормыш күренешләрен теге яки бу халыкның үзенә генә хас күңел күзе белән күрү үзенчәлекләрен, алай гына да түгел, шул күңел күзенең әсәрдә билгеле бер төп аһәң барлыкка китерү өчен, тормыш үзенчәлекләренә игътибар итүен (поэтика), аларны бер-берсе белән ни рәвешле бәйләнешкә кертүен һәм, билгеле инде, бу төр иҗат эшендә тел мөмкинлекләреннән ни рәвешле файдалануны өйрәнү дигән сүз. Шулай итеп, актуаль мәсьәләләрнең берсе.

Рус фольклоры ныклап тикшерелгән һәм өйрәнелгән. З.К. Тарлановның, Е.Б. Артеменко, В.Я Пропп, А.Н. Веселовский һәм башкаларның хезмәтләре фольклор телен өйрәнү өлкәсендә югары дәрәҗәдә актуаль һәм фундаменталь хезмәтләр булып тора.

Төрки тел белемендә дә мәкальләрне тикшерү, туплау башланып китә һәм шактый кызыклы нәтиҗәләргә китерә. Алар арасында казах паремийларын өйрәнгән Р.Сарсенбаев [Сарсенбаев 1961: 15], чуваш мәкаль-әйтемнәрен тикшергән Ю.Ф. Ефимов [Ефимов 1978: 20] диссертацияләре, Идел буе һәм Уралалды фин-угор халыкларының мәкаль һәм әйтемнәрен чагыштырып өйрәнгән А.Е. Китиков [Китиков 1998: 76] хезмәтләре бар.

Татар халык авыз иҗатының тел үрнәкләре дә махсус һәм монографик рәвештә тикшерелә һәм өйрәнелә. К.М. Миңнуллинның – халык җырларының теленә, Н.Н. Фәттәхованың – халык сынамышларының синтаксисы һәм поэтикасына, Э.Н. Федорованың – татар халык мәкальләрендәге гарәп-фарсы алынмаларына, Г.Ә. Нәбиуллинаның татар халык мәкальләрендәге кушма җөмләләрне өйрәнүгә багышлап язылган кандидатлык диссертацияләре бар [Миннуллин 2001: 70; Фаттахова 2002: 43; Федорова 2003: 208; Нәбиуллина 2003: 2008].

Мәкальләр халык авыз иҗаты әсәрләренең иң популяр төре буларак, халык тормышының күп якларын яктырталар. Мәкальләр фәнни яктан да әһәмиятле, моны Н.Исәнбәт, ассызыклап, болай дип яза: “Мәкальләр – бик нык җыелып өйрәнелергә тиешле әһәмиятле тиешле әһәмиятле чыганак. Ул – телнең тотрыклылыгын, грамматик төзелешен һәм сүз байлыгын саклап калган хәзинә” [Исәнбәт 2010: 225].

Мәкальләр — халык тарихын, тарихи лексикологияне һәм синтаксисны өйрәнүдә, шулай ук төрле типтагы сүзлекләр төзүдә мөһим бер чыганак. Мәкальләрнең тел материалы борынгының тере һәйкәле сыман безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Шунысын да билгеләп үтү кызыклы: халык акылының тутыкмас үрнәкләрендәге сүзләр архаиклашсалар да, синтаксик конструкцияләрдә үз табигыйлекләрен югалтмыйлар. Мәкальләрдә бары тик аның жанр үзенчәлеге — гомумиләштерүгә туры килә торган сүзләр генә урын алган. Кыска, аз сүзле булган мәкальдә барлык тел чаралары да мәгънәгә ия. Шуңа күрә мәкальләр лексикасы тирәнтен, системалы тикшеренүләр объекты булырга лаек.

Теманы ачу өчен без төрле фәнни хезмәтләргә мөрәҗәгать иттек. Аерым алганда, рус һәм татар фольклорчылары: В.И.Даль, В.П.Аникин, Х.Ярми, А.Г.Яхин, Н.Исәнбәт, Р.Р. Җамалетдинов, Э.Н. Денмухаметова, Г.Ә.Нәбиуллина, Г.Р.Мөгътәсимова һәм башка галимнәр хезмәтләре игътибар үзәгенә алынды.

Безнең тикшеренүләребез туганлык атамалары булган татар һәм уйгыр мәкальләрен анализлауга багышлана. Уйгыр халык иҗаты әсәрләрен В.В. Радлов, Н.Ф. Катанов, Н.Н. Пантусов, С.Е. Малов кебек тюрколог галимнәр җыеп бастырып чыгарганнар. ХХ гасырның 50 нче-70 нче елларында Н.А. Баскаков, Э.Р. Тенишев, М.Н. Кабиров, Г.С. Садвакасов, Б. Аршидинов, М.М. Алиев кебек уйгыр тел белеме галимнәренең тырышлыгы аркасында бай фактик материал тупланган. Текстларны бастырып чыгару белән бергә җыелган матералны анализлау эше дә алып барылган. ХХ гасырның 90 нчы елларында мәкальләр, тарихи җырлар һәм дастаннарны өйрәнү буенча диссертацияләр яклана. Мәсәлән, Х.М.Хамраевның - «Уйгурские историко-героические дастаны (XIX—XX вв.)», Ф.М. Хамраевның «Жанр пословиц-поговорок уйгурского фольклора» хезмәтләре [Молотова 2008: 277].

Шулай итеп, татар һәм уйгыр мәкальләрендәге туганлык атамаларын анализлау урын алган тикшерү эшнең актуальлеген билгели.

Тикшерүнең максаты – татар һәм уйгыр мәкальләрендәге туганлык атамаларын билгеләү, фәнни өйрәнү һәм этник үзенчәлекләрен барлау. Әлеге максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

1. Мәкальләрнең үзенчәлекләренә караган теоретик материал белән танышу, алар турында мәгълүмат туплау;

2. Мәкальләрне өйрәнүнең лингвокультурологик аспекты турында теоретик материал туплау.

3. Татар һәм уйгыр мәкальләре арасыннан туганлык атамалары кулланылган берәмлекләрне аерып алу.

4. Туганлык атамалары кулланылган татар һәм уйгыр мәкальләренең этномәдәни үзенчәлекләрен билгеләү.

Хезмәтебезнең тикшеренү предметы – туганлык атамалары кулланалган татар һәм уйгыр мәкальләре.

Тикшеренү объекты – татар һәм уйгыр мәкальләрендә урын алган туганлык атамаларының үзенчәлекләре.

Тел материалының характеры, шулай ук тикшеренү максатлары һәм бурычлары диссертациядә кулланылган метод һәм алымнарны билгеләде. Эш барышында тасвирлау, чагыштыру методлары, тикшеренү темасына караган фәнни һәм фәнни-методик әдәбиятны, хәзерге тикшеренүләрнең фәнни концепциясен анализлаганда аналитик метод кулланылды.

Хезмәт фольклор һәм тел гыйлеменең бүгенге фәнни казанышларына нигезләнеп язылды. Тикшерүнең методологик нигезен танылган тюркологларның һәм рус галимнәренең тикшерелә торган проблемага караган хезмәтләрендәге фәнни карашлары тәшкил итә. Тикшеренүләребезнең теоретик нигезендә татар галимнәре М.З.Зәкиев, Р.Р. Җамалетдинов; күренекле тюркологлар Н.А.Баскаков, А.Н.Кононов һ.б. хезмәтләре тәшкил итә. Шулай ук татар һәм рус әдәбияты галимнәре, фольклорчылары, аерым алганда, Х.Ярми, Н.Исәнбәт, Х.Мәхмүтов, Ф.Урманчеев, З.Мәҗитов, Х.Мәхмүтов, В.И.Даль, В.П.Аникин һәм фольклор теле белгечләре И.А.Оссовецкий, В.Я.Пропп, З.К.Тарланов, К.М. Миңнуллин һ.б. хезмәтләренә киң таянылды.

Диссертациянең фәнни яңалыгын татар һәм уйгыр мәкальләрен чагыштырып өйрәнүгә караган монографик хезмәтләрнең булмавы, татар һәм уйгыр халкының этник ментилитетын мәкальләр аркылы беренче тапкыр тикшерү билгели

Эшнең теоретик әһәмияте шуннан гыйбарәт: татар һәм уйгыр мәкальләрендә урын алган туганлык атамаларын тикшерү, бердән, халык авыз иҗаты әсәренең үзенә генә хас тел үзенчәлекләрен билгеләргә дә ярдәм итә. Икенчедән, әлеге эш лексикологларга, лексикографларга, культурологларга һәм тел белеме өлкәсендә эшләүче башка галимнәргә татар һәм уйгыр мәкальләре турында файдалы мәгълүматлар, эзлекле карашлар системасы булдырырга мөмкинлек бирә.

Хезмәтнең гамәли әһәмияте түбәндәгеләрдә чагылыш таба: тупланган фактик материал хәзерге татар һәм уйгыр телләре лексикасы һәм лингвофольклористикасы, әдәби тел тарихы фәнен укытканда файдаланыла ала.

Хезмәтнең структурасы. Хезмәт керештән, ике бүлектән, йомгактан, кулланылган әдәбият, чыганаклар исемлегеннән гыйбарәт. Беренче бүлектә мәкальләрне өйрәнүнең теоретик нигезләре тикшерелә. Икенче бүлектә туганлык атамалары кулланылган татар һәм уйгыр мәкальләре анализлана.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]