СӘМИГА СӘҮБАНОВА
СОҢ ТҮГЕЛМЕ?
Пьеса , 2 пәрдәдә
Катнашалар:
Әзмәвер- 70 яшьтә.
Әнисә - 24 яшьтә.
Зәйнияр- 25 яшьтә.
Данис – 24 яшьтә.
Лимүзә- 28 яшьтә.
Вакыйга безнең көннәрдә бара.
Беренче пәрдә
1 күренеш.
Әзмәвер карт сетка белән ризык күтәреп кайта. Ишек төбендәге урындыкка утырып ял итә. Әнисә имтиханга әзерләнә. Зәйнияр көзге каршында кырына, үзе әледән-әле үтүкнең кызганмы-түгелме икәнен карый. Өстәлдә үтүкләргә дигән чалбар. Үзе музыка акырта. Әзмәвер колагын каплый. Зәйнияр музыка уңаена биеп ала.
ӘЗМӘВЕР. Симерүең җитте, баскан урыныңда да тик тора алмыйсың. Базардан бер чиләк бәрәңге алып кайтыр идең ичмасам.
ЗӘЙНИЯР(музыканы туктата). Мин бәрәңге яратмыйм.
ӘЗМӘВЕР. Пешкәнне бик шәп сыпыртасың әле.
ЗӘЙНИЯР. Ни дә булса ашарга кирәк бит.
ӘЗМӘВЕР. Әнисәнең кырыкка ярылырдай чагы. Әзрәк булышыр идең . Кибеттән бер ипи дә алып кайтканың юк.
ЗӘЙНИЯР. Ты что, дед? Мин эштән арып кайтам. Уку да хәлне ала.
ӘЗМӘВЕР. Болван син.
ЗӘЙНИЯР.Син, дедуля, юк-барны күрмә әле. Тыныч кына яшә.
ӘЗМӘВЕР . Тыныч яшәрсең синең белән. Үзең бала атасы, бала-чага кебек кыланасың.
ЗӘЙНИЯР. Бала булмады, бәла булды инде ул. Өйләнәсе калмаган.
ӘЗМӘВЕР. Өйләнәм дип үзең колак итемне ашадың.
ЗӘЙНИЯР. Тотармын да аерылырмын алай бәйләнеп торсаң.
ӘЗМӘВЕР. Килен сиңа озак түзеп торыр микән әле.
( Әнисә колагын ныграк каплый. Әзмәвер кухняга кереп ризыкларын бушата, йомырка тәбәсе пешерергә тотына.)
ЗӘЙНИЯР. Дед, йомыркадан башка ризык юкмыни?
ӘЗМӘВЕР. Сосиска белән макарон бар.
ЗӘЙНИЯР. Көн саен алар да туйдырды инде.
ӘЗМӘВЕР. Килен ни пешерсәм дә рәхмәт әйтеп ашый әнә.
ЗӘЙНИЯР. Ул эшлисе эшне эшләгәч, әйтер инде. Ашарга пешерү – ирләр эше түгел.
ӘЗМӘВЕР. Түгелен түгел дә... Мин ирлек вазифамны күптән үтәгән идем...
ЗӘЙНИЯР. Шулай булгач? Түр башына мен дә утыр кайнатай булып.
ӘЗМӘВЕР. Киленнең вакыты тыгыз чагы. Син дә җил куудан башканы белмисең.
ЗӘЙНИЯР. Яшь чагында үзең ничек булдың икән? Бабай, бераз акча биреп тор әле.
ӘЗМӘВЕР. Атаң җибәргән акчаны кая куйдың? Эшлим дә дисең.
ЗӘЙНИЯР. Ашарга тоттым.
ӘЗМӘВЕР. Бер пачка чәй дә алып кайтмадың бит әле.
ЗӘЙНИЯР. Һава белән туенып йөри алмыйм бит инде. Ашханәдә ашадым. Бабай, бир инде, ә?
ӘЗМӘВЕР (акча биреп). Мин булмасам нишләр идең икән?
ЗӘЙНИЯР. Яшә әле, бабай. Кирәгең чыгып кына тора бит һаман. Ә болай ачка үтермәсләр. Бердәнбер бала мин.
ӘЗМӘВЕР. Нишләп шулай җиңел уйлыйсың икән улым?
ЗӘЙНИЯР. Әй, бабай! Ташла әле акыл өйрәтүеңне! Туйган. Эштә бер төрле, хатын – бер төрле, инде син бер төрле акыл өйрәтәсең. Гарык! Вот так!
ӘЗМӘВЕР(алдына ризык куя). Аша. Киленне дәш.
ЗӘЙНИЯР. Кирәк булса, үзең дәш.
ӘЗМӘВЕР. Килен! Тамак ялгарга кил.
ӘНИСӘ. Ашарга нәрсә бар?
ӘЗМӘВЕР. Йомырка тәбәсе.
ӘНИСӘ. Тагын йомырка?
ӘЗМӘВЕР. Бәрәңгегә барырга базар ерак.
ӘНИСӘ. Нигә базарга бармадың, Зәйнияр?
ЗӘЙНИЯР. Мин бәрәңге яратмыйм.
ӘНИСӘ. Ялкау! (Ашый-ашый китап укый). Бабай, синең бавырың авыртмыймы?
ӘЗМӘВЕР. Бу яшьтә авыртмаган җир юк, кызым.
ӘНИСӘ. Йомырканы күп ашарга ярамый. Бавырга көч килә.
ЗӘЙНИЯР. Бавырың кадерле булгач, бәрәңгене үзең ташы.
ӘНИСӘ. Мин ирсез хатын түгел.
ЗӘЙНИЯР. Бәрәңге ташыр өчен өйләнмәдем.
ӘНИСӘ. Нигә өйләндең соң?
ЗӘЙНИЯР. Җүләр булганга.
ӘНИСӘ. Оятсыз!
ЗӘЙНИЯР. Хәзерге акылым булса...
ӘНИСӘ. Хәзерге акылым булса, мин дә кияүгә чыкмаган булыр идем.
ЗӘЙНИЯР. Хатаны төзәтергә соң түгел.
ӘНИСӘ. Төзәт соң. Мин комауламам.
ЗӘЙНИЯР. Бик әтәчләнмә! Өйләнде дигәч тә, смирнога басып торыр дисеңме?
ӘЗМӘВЕР(иснәнеп). Урамда чүп ягалар инде әллә? Көйгән ис чыкты.
ЗӘЙНИЯР. Үтүк... Чалбарым... Чалбар да үтүкләп бирмәгәч, нинди хатын ди син миңа!
ӘЗМӘВЕР. Тәки ризыкның тәме китте.
ЗӘЙНИЯР. Көлеп утыра бит әле!
ӘНИСӘ. Ыштан төбең тишелгәнгә елап утырам инде. Шкафта унлап чалбар эленеп тора. Ал да ки.
ЗӘЙНИЯР. Модасы чыккан аларның.
ӘНИСӘ. Чалбар тишелгәнгә холыксызланмыйсың бит син.
ЗӘЙНИЯР. Яңа иде бит, бер дә кия алмыйча калдым.
ӘНИСӘ. Яңа булгач, нигә үтүк астына тыктың? Кайчан алдык соң әле, бер дә хәтерләмим.
ЗӘЙНИЯР. Ничә кешегә бердәнбер мин.
ӘНИСӘ. Кемнәргә инде ул?
ЗӘЙНИЯР. Әтигә, әнигә, сиңа... Әниеңә дә бердәнбер кияү мин. Тагын...
ӘНИСӘ. Тагын?
ЗӘЙНИЯР. Җитмимени?
ӘНИСӘ. Тагын кемгә?
ЗӘЙНИЯР. Ярар, бәйләнмә әле. (Әнисә икенче бүлмәгә кереп, китабына тотына.) Ашаган савытыңны булса да юып куй!
ӘЗМӘВЕР. Бәйләнмә. Иртәгә имтиханы. (Үзе җыештыра.)
ЗӘЙНИЯР. Бер бетәрме, юкмы бу имтиханнарың?? Әйттең ни, әйтмәдең ни, колагына да элми.
ӘЗМӘВЕР. Тавышланма. Өйдә син түгел, мин хуҗа. Сине мин туйдырам хәзергә.
ЗӘЙНИЯР( чалбар кия). Ачка үлмәс идем барыбер. Соңга калсам, йә кайтмасам, полиция белән юлламагыз.
ӘЗМӘВЕР. Әнисәгә әйт.
ЗӘЙНИЯР. Мин киттем! (Чыгып китә.)
ӘЗМӘВЕР(Әнисә янына кереп). Килен...
ӘНИСӘ. Ишеттем, ишеттем. Кая китте?
ӘЗМӘВЕР. Эш кешесе бит. Эшләп укуы җиңел түгел.
ӘНИСӘ. Төнгә каршы нинди эш, нинди уку ул?
ӘЗМӘВЕР. Белмим инде. Алыштырып куйдылармыни баланы?
ӘНИСӘ. Бала яшеннән күптән чыккан инде ул.
ӘЗМӘВЕР. Минем өчен һаман бала. Әбиең белән аны менә мондый чагыннан...Ата-анасы геологлар булгач, өйдә тормадылар.
ӘНИСӘ. Артык иркәләгәнсез бугай.
ӘЗМӘВЕР. Әйттем, һөнәрегезне алыштырыгыз, дидем. Бала чагында әни тәрбиясе кирәк, үсә төшкәч, әтинеке.... Тыңламадылар. Итәк тулы бала үстерергә иде...
ӘНИСӘ. Үзегезнең дә бер бала...
ӘЗМӘВЕР. Шулай булды шул. Безгә Ходай башканы бирмәде.
ӘНИСӘ. Белмичә шулай эшләмәгәндер. Хәзер бик куркыныч. Күпме бандит, күпме наркоман. Берсен кеше итеп үстерергә кирәк. Мин дә бердән артыгын тапмыйм.
ӘЗМӘВЕР. Акыллы гына фикер йөрткән кебек тә үзегез... Тик сүзегез эш белән тәңгәл килми. Менә үзең дә...
ӘНИСӘ. Имтиханнарымны гына бирим дә...
ӘЗМӘВЕР. Шуңа түзәм дә инде. Баланы әниеңнәр алып киткәч, сөйләшергә кеше дә калмады.
ӘНИСӘ. Ә Зәйнияр? Мин?
ӘЗМӘВЕР. Сезнең сөйләшүегез ихлас түгел. Бала икейөзлеләнә белми. Сердәш иде ул миңа.
Зәйнияр трусиктан гына кайта.
ӘЗМӘВЕР. Ни булды? Ыштаның кая?
ЗӘЙНИЯР(Әнисәгә). Нәрсәгә син чалбар төймәсе дә такмагач?
ӘНИСӘ. Бәйләнмә. Синең ыштан турында уйлар чак түгел.
ЗӘЙНИЯР. Түгел шул. Әгәр булса...
ӘЗМӘВЕР. Аңлатып сөйлә.
ЗӘЙНИЯР. Автобуска кереп басуым булды, шытырт... Бөтен төймәсе берьюлы кырылып төште. Ни алга, ни артка китеп булмый, кеше өстенә кеше. Аны-моны уйлап өлгергәнче, чалбарым аяк астына шуып та төште. Ни иелеп, ни бөгелеп булмый. Чалбарым автобуста калды, үземне манияк дип этеп төшерделәр. Хур булдым. Аптырагач, спортчылар кебек йөгереп кайттым. Машина кирәк дип күпме сорыйм, алып та бирә белмәдегез...
ӘЗМӘВЕР. Эшлим дисең бит. Ал. Акчаңны җил куып туздырма.
ӘНИСӘ( көлүдән көчкә тыелып). Исләре китте ди кешенең сиңа. Күпме кеше шулай йөгерә. Кара әле, мондый трусикны каян алдың? Мондый трусикны чалбар эченнән кияләр димени? Урамда гына йөри торган бит!
ЗӘЙНИЯР. Көлеп торасың тагын!
ӘНИСӘ. Хәзер елыйм.
ЗӘЙНИЯР. Еларсың да!
ӘЗМӘВЕР. Малны әрәм-шәрәм итәргә дисәң, сиңа куш.
ЗӘЙНИЯР. Сиңа әйбер газизме, минме?
ӘЗМӘВЕР. Икегез дә. Кирәк бит җан кебек киемне ташлап калдырырга....
ЗӘЙНИЯР( бүтән чалбар кия.) Мин киттем!
ӘНИСӘ. Ныклап кара! Төймәләре коелырлык булмасын.
ЗӘЙНИЯР. Көл, көл. (Чыга). Син дә бер көнне еларсың әле. (Чыга.)
Телефон шылтырый.
ӘНИСӘ. Ало! Ул әле генә чыкты шул. Кая киткәнен әйтмәде. Әйе, мин Әнисә. Ялгышасыз, без әйбәт яшибез. Кызым да миңа апа дими, әни ди. Ә сез кем буласыз? Хатыны? Аның хатыны мин. Әйе, мин. Нахалка! (Трубканы куя. Тынлык).
ӘЗМӘВЕР. Кем ул?
ӘНИСӘ. Кемдер шунда. Мин хатыны, диде. Берәр нәрсә аңлыйсыңмы, бабай? Әминәнең миңа апа дип дәшкәненә хәтле белә...
ӘЗМӘВЕР. Номерны ялгыш җыйгандыр.
ӘНИСӘ(сөенеп). Шулай дисеңме?
ӘЗМӘВЕР. Шулай булмыйча.
ӘНИСӘ. Зәйниярне сорады бит.
ӘЗМӘВЕР. Ялгыш ишетелгәндер.
ӘНИСӘ. Юк, ялгыш ишетмәдем. Кат-кат сорады. Зәйнияр кирәк. диде.
ӘЗМӘВЕР. Зәйнияр кирәк булса үзенә кәрәзле телефоннан шылтыратыр иде. Укый-укый саташа күрмә тагын.
ӘНИСӘ. Әйе шул. (Телефон шылтырый.) Бабай, син ал әле. Йә тагын ялгыш ишетермен.
ӘЗМӘВЕР. Ало! Ало! Мин, Әзмәвер! Әминә ничек анда? Әниең... Әни кирәкме?
ӘНИСӘ(телефонны ала). Кызым! Әминәм! Тагын әйт әле! Әни ди бит, кара әле, әни , ди. Әллә кайчан синең янга җибәрәсе калган әни. Әбиеңне тыңлыйсыңмы? Бераз гына түз инде. Әтиең...
ӘЗМӘВЕР(трубкага). Нигә дип баланы әллә кая җибәргәнмендер... Әнисенә имтиханга әзерләнергә мишәйт итә, имеш. Мишәйт итсә, ничә ел буе институтта укый алмас иде. Мин аны ул укыганда кулына да тигертмәдем...
ӘНИСӘ. Бабай, сөйләшим инде. ә? Бер сүз ишетелми. Әминә. кызым! Әни, дим, әни! Әминәне берүк әйбәтләп кара! Салкын тия күрмәсен.
ӘНИСӘ. Җәй көне нинди салкын тагын...
ӘЗМӘВЕР.
ӘНИСӘ. Кызым, дим,кызым...
ӘЗМӘВЕР. Әтиең эштә... эштә...
ӘНИСӘ. Әтиең... Өзелде... Син дә, бабай, сөйләшергә ирек бирмәдең.
ӘЗМӘВЕР. Син дә миңа балалар белән сөйләшергә комачау иттең.
ӘНИСӘ( көлеп җибәрә) . Ие шул , бер-беребезгә сөйләшергә дә ирек бирмәдек.
ӘЗМӘВЕР. Бала газиз. Ничә яшьтә дә бала инде… Ә бала баласы балдан татлы.
ӘНИСӘ. Бала баласының баласы нинди?
ӘЗМӘВЕР. Анысын тәмен чагыштырырдай ризык юк. Үз балаларымның үскәнен сизми дә калганмын. Аларны да яратканмындыр, баланы ничек инде яратмыйсың? Шулай да бала багуның ничек тәмле икәнен хәзер тагын да ныграк аңладым. Әбисе дә исән булса...
ӘНИСӘ. Зәйниярне дә син үстергәнсең.
ӘЗМӘВЕР. Анысы бусына әзерлек кенә булган.
Тагын телефон шылтырый.
ӘНИСӘ. Ало! Кызым, дим, кызым! Ало... Кем кирәк? Тагын әйтегез әле. Зәйнияр? Кем ул сезгә? Ире? Ялгышасыз.
ӘЗМӘВЕР. Нәрсә?
ӘНИСӘ. Тагын Зәйниярне сорый... Кемдер усал шаярта. Иртәгә беренче имтиханым... Имтиханнымны бирә алмасын диләр инде әллә? Кемнең юлына киртә булып төштем мин?
ӘЗМӘВЕР. Нинди тавыш?
ӘНИСӘ. Шул ук тавыш... Хатын-кыз...
ӘЗМӘВЕР. Бу инде уен-муен түгел. Башым ... Табиб чакырыйм әле. Әминә киткәннән җирле тынычлап йоклаган юк. (Телефон тагын шылтырый). Ало! (Телефонны өзә.)
ӘНИСӘ. Хатын-кызмы?
ӘЗМӘВЕР. Түгел.
ӘНИСӘ. Нинди көн соң бүген? Әле генә Зәйнияр үртәп чыкты. Хәзер...
ӘЗМӘВЕР. Табиб чакырырга кирәк...
ӘНИСӘ. Бүген ял көне. Ашыгыч дисәң генә инде...
ӘЗМӘВЕР. Син укы, килен, укы...
ӘНИСӘ. Мин тыныч. Мин тыныч, мин тыныч...Минем тамырларымнан тыныч кан ага, миңа рәхәт... Әйдә, бабай, гипноз сеансы алыйк... Безгә тынычланырга кирәк.
ӘЗМӘВЕР. Әйдә алайса.
ӘНИСӘ. Минем тормышымда борчылырлык берни дә юк... Минем барысы да әйбәт, миңа бик рәхәт... Мин тыныч, мин тыныч... Минем өчен имтиханнан да әһәмиятлерәк берни дә юк. Мин аны “бишле” билгесенә тапшырачакмын... “Бишле” гә генә... Мин телефоннан кызым белән генә сөйләштем...
ӘЗМӘВЕР. Мин оныгым белән генә сөйләштем...
ӘНИСӘ. Мин кызым белән...
ӘЗМӘВЕР. Әминә белән...
ӘНИСӘ. Имтихан... имтихан... иң әһәмиятле вакыйга – имтихан... Имтихан, имтихан...
ӘЗМӘВЕР. Минем тормышымда иң кадерле кешем – оыныгымның кызы гына... Әминә генә... Мин аның белән генә сөйләштем... Ул гына әһәмиятле....
ӘНИСӘ. Минем тормышымда...
Ишек кыңгыравы чылтырый.
ӘНИСӘ. Зәйнияр!
ӘЗМӘВЕР. Аның ачкычы бар! Дәвам ит.
ӘНИСӘ. Әниләр...
ӘЗМӘВЕР. Әниләрең авылда.
ӘНИСӘ. Ач, бабай!
ӘЗМӘВЕР. Тсс... Гипноз тәэсире ул. (Тагын ишек кыңгыравы чылтырый.)
ӘНИСӘ. Бабай...
ӘЗМӘВЕР.Ишетәм. Бу инде саташу түгел.
Ишекне ача. Лимүзә керә.
ЛИМҮЗӘ. Исәнмесез!
ӘНИСӘ. Син ялгыш...
ЛИМҮЗӘ. Мин бирегә килдем.
ӘНИСӘ. Сиңә кем кирәк?
ЛИМҮЗӘ. Зәйнияр.
ӘНИСӘ. Бездә андый кеше юк.
ЛИМҮЗӘ. Әзмәвер бабай?
ӘЗМӘВЕР. Мин ул түгел.
ЛИМҮЗӘ. Танымыйсыңмы әллә мине?
ӘЗМӘВЕР. Беренче тапкыр күрәм! (Ишекне яба. Кыңгырау чылтырый.) Кыңгырауны кисәм хәзер!
ӘНИСӘ. Өйгә борчу килсә, алай гына котылып буламыни?
ӘЗМӘВЕР. Бер бөрчә өчен гипнозның тәэсирен бозмыйк әле. Әйдә, бал белән чәйләп ныгытыйк .(Чәй ясый.)
ӘНИСӘ. Киттеме?
ӘЗМӘВЕР. Китми кая барсын.
ӘНИСӘ. Зәйнияр имтиханнарын бирде микән?
ӘЗМӘВЕР. Бирмичә. Башы бар аның.
ӘНИСӘ. Ул минем кебек китап укып утырмый шул. Минем башка кат-кат укыгач кына керә. (Китабын актара-актара чәй эчә.)Имтиханнарым беткәч, авылга кайтам. Берәр атна хәл алам. Бу шикле телеефон шылтырауларыннан котылып торыр идем. Бер бүген генә түгел бит.
ӘЗМӘВЕР. Ир-атның үзен генә калдыру ярамый. Хатыннары да әрсезләнде.
ӘНИСӘ. Үз тәҗрибәңнән чыгып әйтәсеңме? Ишегалдына чыксаң, яныңа бер көтү әби җыела.
ӘЗМӘВЕР. Җыелалар инде. Безнең кояш баеп килә. Төрлесен күрдек, төрлечә хаталандык. Яшьләрне саклыйсы иде. Ирсез калуың бар.
ӘНИСӘ. Безнең чорда ир-ат җитәрлек, бабай.
ӘЗМӘВЕР. Алай димә, кызым. Шулай гына тоела ул. Үзеңә парны сайлап алу җиңел түгел. Җиңел булса, егерме ел ялгыз яшәмәс идем. Гел сөешеп кенә дә тормадык , югыйсә. Әрепләшкән чаклар да аз булмады.
ӘНИСӘ. Бик сайлангансыңдыр. Күңелгә ошаганнары бер дә булмадымы?
ӘЗМӘВЕР. Берсе дә яшьтән сөеп кавышкан түгел шул. Һәрберсенең үз сандыгы, ул сандыкта үз үткәне... Атасыз балалар, ятимнәр күбәеп китте.
ӘНИСӘ. Хәзерге ирләр сезнең кебек түгел шул.
ӘЗМӘВЕР. Заманасы да безнеке түгел, сезнеке бит. Сугыш түгел, афәт түгел, парсыз хатыннар, парсыз ирләр, ятим балалар күбәя генә бара бит.
ӘНИСӘ. Хатын-кыз үзенә-үзе хуҗа хәзер. Кемдер алып кайтканны көтеп тормый, үзе таба. Син, бабай, кайгырма. Зәйнияр белән безнең арада андый-мондый хәл булса, оныгың әти дип әйтергә аптырамас. Болай да абый гына ди ул аңа. Шулай диюеннән кызык табып, рәхәтләнеп көлә генә.
ӘЗМӘВЕР. Телең ни әйткәнне колагың ишетәме?
ӘНИСӘ. Ишетә... Бала белән утырырга вакытым гына булмады шул. Укымасам, идән мунчаласы тотып йөрергә генә кала... Зәйнияр санлармы? Курсташлары, дуслары, диген. Нишләп мине эзләп бер ир-атның да килгәне юк? Әле генә килгән кызны да кырык тапкыр күргәнең бардыр. Каян белсен ул алайса? Мин булмасам, аны да чәй белән сыйлар идең әле.
ӘЗМӘВЕР. Хаталанма, кызым. Хаталанма. Яман ният белән йөрүчеләр мин барда ишектән дә атлап керә алмый. Мин юкта...
ӘНИСӘ. Син барда ни дә, син юкта ни... Барыбер кергән булып чыга бит!
ӘЗМӘВЕР. Базарга барыйм әле. Бәрәңгегә дим.
ӘНИСӘ. Үзем барам.
ӘЗМӘВЕР. Өйдә ике ир-ат була торып, синнән бәрәңге ташытаммы соң?
ӘНИСӘ. Зәйниярне телгә алма. Аның бәрәңге алып кайтканы юк. Ул бәрәңге сөйми.
ӘЗМӘВЕР. Пешкәнне бик шәп ашый.
ӘНИСӘ. Барыйм инде, ә ?
ӘЗМӘВЕР. Бар инде, алайса. Һава суларсың.
ӘНИСӘ. Сулармын, сулармын.
ӘЗМӘВЕР. Ярты чиләктән артык күтәрмә. Ишек төбендә утыручылар бәрәңге алып кайтканыңны күрмәсен.
ӘНИСӘ. Син ташыйсың бит әле.
ӘЗМӘВЕР. Мин – ир кеше!
ӘНИСӘ. Мин киттем!
Әнисә чыга.
ӘЗМӘВЕР. Нишләп әле гомергә базарга бармаганны исенә төште? (Өстәл җыештыра.) Бу яшьләрне һич аңлап булмый. Ни җитми инде? Торырга фатир , әти-әниләре, әби-бабалары бар. Төрле яктан булышабыз.
Ишек кыңгыравы чылтырый. Әзмәвер ишек ача. Лимүзә керә.
ЛИМҮЗӘ. Хәзер таныдыңмы инде, бабай?
ӘЗМӘВЕР. Танымаслык түгел шул син.
ЛИМҮЗӘ. Тупас кыланма, бабай.
ӘЗМӘВЕР. Бүтән киләсе булма. Шылтыратма да.
ЛИМҮЗӘ. Алай ук тупас сөйләшмә инде. Яраткан оныгыңның хатыны булам мин.
ӘЗМӘВЕР. Себеркесе диген.
ЛИМҮЗӘ. Ташла әле , бабай! Алай кырт кисмә. Оныгың теләген искә ал. Ул минем хатыны булуымны тели.
ӘЗМӘВЕР. Зәйниярнең себеркеләре бер син генә булмадың. Аллага шөкер! Син дә...
ЛИМҮЗӘ. Алар башка. Мин башка.
ӘЗМӘВЕР. Берегез дә үз кадерен белми. Шуңа шулай йөрисез.
ЛИМҮЗӘ. Зәйнияр кая китте?
ӘЗМӘВЕР. Отчет биреп йөрми ул.
ЛИМҮЗӘ. Ул безне таныштырмакчы иде.
ӘЗМӘВЕР. Мин беләм инде сине.
ЛИМҮЗӘ. Официаль рәвештә.
ӘЗМӘВЕР. Нинди сүз ул?
ЛИМҮЗӘ. Ярты ел яшибез бит инде.
ӘЗМӘВЕР. Бар чыгып кит, дим, тәмуг кисәве!
ЛИМҮЗӘ. Мине тиз генә куып чыгара алмассың.
ӘЗМӘВЕР. Ашаган табагыңа төкерүең шушымы? Мин сине улыма булыша дип... сабакташы итеп...
ЛИМҮЗӘ. Ташла, бабай! Беркатлы булып кыланма. Егет кеше белән минем дәрес әзерләп утырмаганымны белмәскә ул хәтле аңгыра түгел әле син. Укымый синең Зәйниярең.
ӘЗМӘВЕР. Нәрсә лыкылдыйсың син?
ЛИМҮЗӘ. Укып йөрмәде ул.Уку аңа өйдән чыгып китү өчен генә кирәк иде. Экскурсия бюросында эшли ул.
ӘЗМӘВЕР. Биш ел буена мине алдап йөргәнмени?
ЛИМҮЗӘ. Бишенче курска хәтле тартып килделәр үзен. Быел ташлады.
ӘЗМӘВЕР. Ах, дивана малай... Ах, башсыз...
ЛИМҮЗӘ. Зәйниярне кайда яшердегез?
ӘЗМӘВЕР. Имтихан бирергә китте.
ЛИМҮЗӘ. Укымый дидем бит.
ӘЗМӘВЕР. Кемгә ышанырга да белмәссең. Мин аны мондый чагыннан... Өйләндердем. Үзен генә түгел, кызын да үстерештем. Берни дә яшермичә сөйли иде, барысын белеп тордым.
ЛИМҮЗӘ. Өйләндерергә кирәкмәс иде. Бөтенесен дә сөйләмәгән әнә.
ӘЗМ ӘВЕР. Кайда егыласымны белсәм, салам түшәп куяр идем. Әйтәм, бик үзгәрде. Син дә хаталанасың, кызым. Имтиханда түгел, өйдә түгел, синең янда да түгел, бүген эш көне дә түгел. Кая соң алайса, ул сукин сын!
Әнисә кайта. Лимүзә залга кереп китә.
ӘНИСӘ. Базарга барыйм дип автобуска утырсам, аякка нидер урала. Карасам - Зәйниярнең чалбары. Мондый чалбары юк кебек иде бит.Кайчан алдык микән?
ӘЗМӘВЕР. Чүп чиләгенә сал. Барыбер бүтән киясе юк.
ӘНИСӘ( ишек төбендә Лимүзәнең сумкасын күреп). Кем килде безгә?
ӘЗМӘВЕР. Әнә, залга кереп качты.
ӘНИСӘ. Ә-ә... Нихәл?
ЛИМҮЗӘ. Исән.
ӘНИСӘ. Моңынчы күргәнем юк иде. Тукта әле, нишләп минем түремдә җәелеп утырасың?
ЛИМҮЗӘ. Кичә синеке. Бүген минеке.
ӘНИСӘ. Бабай өчен яшьрәк син.
ЛИМҮЗӘ. Бабаң үзеңә булсын.
ӘНИСӘ. Мин аны бирергә җыенмыйм да.
ЛИМҮЗӘ. Бабаң – сиңа. Зәйнияр – миңа.
ӘНИСӘ. Кызык... Бу хәбәрне алып килгән сөенечне бирим зле үзеңә. (Чалбарны селкеп). Таныйсыңмы?
ЛИМҮЗӘ. Бу чалбарны мин бүләк иткән идем...
ӘНИСӘ. Син аңа чалбар биргәнсең, ә мин аңа чалбар гына түгел, күпме гомеремне... Барыбер санламый. Әнә бит, чалбарын автобуста ук салып калдырган. Ыштансыз йөгереп кайтса кайткан, иелеп алырга хурланган... Икенче тапкыр бүләк биргәндә, төймәләренең ныклыгын кара. Парлашып урамнан үткәндә төшеп китеп, булган байлыгын тартып алмасыннар тагын.
ЛИМҮЗӘ. Көнләшәсеңмени?
ӘНИСӘ. Көнләшмим... Андый бәхет сиңа тәтемәс тә әле. Ул мавыгучан... Адым саен ялгышучан. Сыер да ашаган җиренә кайта. Пожалуйста, үзеңә ал. Биш куллап бирәм. Мин аны тотмыйм. Ирне нихәтле иреккә җибәрсәң, шул хәтле гаиләгә ныграк ябешә ул. Ирне читлектә тотып булмый. Ә мин юл куям. Чөнки ул беркая китми.
ЛИМҮЗӘ( чалбарны нишләтергә белми). Ничек инде? Салып калдырган?
ӘНИСӘ. Зәйнияр үзенә сагыз булып ябешкәннәрне яратмый да әле. Әйдә, кунак итәм. Курыкма, монда син дә, мин дә, минем ирем дә хуҗа түгел. Синең дә булачагың юк. (Тартырга алып килә. Кабызып суыра, Лимүзәгә дә бирә) Тарт, тарт. Чирканма. Икебезгә бер ирне бүлешкәндә чирканмагансыңдыр. ) Серванттан рюмкалар, шәраб ала.) Бабай әйдә өч борынга. Бәйрәм ясыйк.
ӘЗМӘВЕР. Иртәгә имтиханың.
ӘНИСӘ. Ерунда... Имтихан качмас... Көндәш килгән, көндәш!
ӘЗМӘВЕР. Диплом котларга кирәк булыр дип алган шәраб!
ӘЗМӘВЕР. Ташла, бабакай! Саранланма! Диплом да диплом! Бүген миндә кунак! Мин төн йокыларын йокламыйча имтиханга әзерләнеп ятканда, иремә күз-колак булган кеше миңа да якын. Рәхмәт! Курыкма, агу салмыйм. Мин дә эчәм бит. Эч... Ирләр өчен көндәш агуламам бит инде... Бүген син, иртәгә Мөхәммәт әмин... Көндәшләр агулый башласаң, кеше үтерүдән баш чыкмас. (Лимүзә сигаретның чалбар өстенә төшеп, төтенләгәнен сизми. Әнисә тагын бер сигарет кабызып, Лимүзәгә тоттыра.
ЛИМҮЗӘ. Ай! (Чалбарны ыргыта.)
ӘНИСӘ. Алай ярамый. Паласны яндырасың. Үзем тапкан мал түгел, кешенеке җәл түгел, дигәч тә... (Шәрабны чалбарга сибә, кире Лимүзәгә тоттыра.) Безгә кеше әйбере кирәкми. Без андый карак түгел! Эч! Аптырама инде, бабай! Кашыңны җыерма ул хәтле. (Лимүзәгә.) Синең иремнең күңелен күрерлек балаң да бармы? Кызы Әминәнең үзенә әти дип түгел, абый дип дәшкәненә куанып көлмәдеме?
ӘЗМӘВЕР. Бар, кит, хәерсез. Нишләп утырасың?
ӘНИСӘ. Утырсын! Ишектән кереп, тишектән чыгарга җыенадыр ул... Бишенче кат тәрәзәсеннән...
ӘЗМӘВЕР. Козгын кебек утырма! Кешенең иртәгә имтихан бирәсе бар.
ЛИМҮЗӘ. Нигә миңа бәйләнәсез? Минем арттан улыгыз йөрде. Минем белән яшәде. Аңа әйтегез. Үзе яратмаган ризыкны барыбер ашата алмассыз.
ӘНИСӘ. Шулаймыни? Минмени андый ризык? Син әле белмисеңмени? Үзең дә шундый ризык!
ЛИМҮЗӘ. Түгел... Түгел... Мин... Безнең мөнәсәбәтләр җитди...
ӘНИСӘ. Безнең мөнәсәбәт уен гына булганмыни?
(Ишек кыңгыравы чылтырый. Лимүзә ишеккә тотына.)
Аяк астында торма, дим, үзем ачам. Син хуҗабикә түгел.
Данис керә.
ДАНИС. Зәйнияр өйдәме?
ӘНИСӘ. Юк.
ДАНИС. Кая китте?
ӘНИСӘ. Сиңа нигә ул? Ике ярты ягы биредә. Әйдә. уз. Кунак булырсың. Бер кунак янына икенчесе сыя.
ДАНИС. (Лимүзәгә.) Син нишләп монда?
ӘНИСӘ. Таныйсыңмыни?
ДАНИС. Танымыйча.
ӘНИСӘ. Күптәнме?
ЛИМҮЗӘ. Зәйнияр кайда?
ӘНИСӘ (гитара суза.) Чиртеп җибәр!
ДАНИС. Нинди көйне?
ӘНИСӘ. Мин яратканны.
Данис уйный, Әнисә җырлый:
Көзләр тигән алмагачка,
Кайгы төште безнең башка.
Бер кайгыны бишкә бүләек...
Бер алманы, әй, бишкә...
Зәйниярне дә бишкә...
Тынлык.
Әнисә бармакларын саный.
ӘНИСӘ. Бабайга булды – бер, анасы – ике, атасы - өч, Әминәгә - дүрт, миңа – биш... Алтынчы... җиденче... Нишлибез? (Чәнти бармагын күрсәтеп.) Шушы кисәккә ризамы?
ДАНИС. Ә үзең ризамы?
ӘНИСӘ. Мин – башка мәсьәлә... Мин әздән дә канәгать. Нишлибез?
ЛИМҮЗӘ. Ул бөтенләе белән минеке.
ӘНИСӘ. Ташла… Беркатлы булып уйнама… Бабай, нигә урынны исраф иттереп торабыз бу себеркегә? Ник куып чыгармыйсың. ә?
ӘЗМӘВЕР. Кеше бит, этне дә кумыйлар. Утырсын инде… Әйтәсе сүзләре дә күп икән бит..
ӘНИСӘ. Син шулай инсаф саклап утырсаң, үзеңне дә урамга куып чыгарачак бу себерке. Ану, шагом марш! (Лимүзәгә .) Син нәрсә, минем җенезамда утырган кебек утырасың! Сөенмә. Агу эчмим. Мин гомернең бер генә тапкыр бирелгәнен беләм. Ә менә син оныткансың!
ДАНИС(аралап.) Акылыңа кил! Горур бул!
ӘНИСӘ. Кысыр горурлык белән нишлим? Менә сиңа ир, менә сиңа ир!
ЛИМҮЗӘ. Котырган! (Чыга.)
ӘНИСӘ(чалбарны артыннан ыргыта).Мә, акыллы баш! Мә! Нинди көн булды соң бу?
ӘЗМӘВЕР. Бәрәңгегә чыгыйм әле. Ишек төбенә китермәделәр микән. (Чыга.)
ӘНИСӘ(елап). Ичмасам, берничә көнгә булса да түзеп торсалар икән.
ДАНИС. Иртәгә җаваплы көн.
ӘНИСӘ. Имтихан да имтихан….Ничә ел буена имтихан. Ничек бирә алырмын!
ДАНИС. Үзеңне кулга ал. Әминә өчен. Минем өчен…
ӘНИСӘ. Синең ни катнашың бар монда?
ДАНИС. Мин яратам сине,Әнисә…
Әнисә аны яңаклый.
Чап. Тагын чап…
ӘНИСӘ. Үләксә ашарга козгын килде…
ДАНИС. Яңакла…Тагын яңакла…
ӘНИСӘ. Мин ир хатыны. Бала анасы.
ДАНИС. Ул сиңа тиң түгел. Син – фәрештә… Мин…
ӘНИСӘ(чирканып). Ничек телең бара? Син аның дусты бит. Әллә ычкынганнар инде барысы да? Иремне сөяркә юллый. Хәзер мине…
ДАНИС. Зәйнияр сине яратса, ул моңа беркайчан да юл куймас иде. Мин Зәйнияр янына дигән сәбәп белән сине күрергә киләм. Әминә янына… Синең иңнәреңә төшкән йөкне җиңеләйтергә теләп…
ӘНИСӘ. Башта дус, соңыннан… Элек тә белә идеңме?
ДАНИС. Белә идем…
ӘНИСӘ. Нигә әйтмәдең?
ДАНИС. Үзең дә сизә идең.
ӘНИСӘ. Сизенү – үз күзең белән күрү түгел . Ник торасың монда! Бәхетемнең җеназасына килдеңме, таптый-таптый күмәргә килдеңме? Бар, бар! Бар, кит! Күземә күренмә! Чыгып кит!
Пәрдә.
Икенче пәрдә.
2 Күренеш.
Автобус тукталышында. Лимүзә баш очында кулчатыр күтәреп тора. Зәйнияр килә.
ЗӘЙНИЯР. Кайда йөрдең?
ЛИМҮЗӘ. Үзең кайда идең?
ЗӘЙНИЯР. Синең белән очрашырга чыктым. Автобуста авария булды. Кире чабып өйгә кайтырга туры килде. Аннан сиңа шылтыраттым. Җавап бирмисең.
ЛИМҮЗӘ. Озак килми торгач, мин дә сезгә шылтыраттым. Өегезгә бардым. Көчкә чыгып котыылдым.
ЗӘЙНИЯР. Безгәме? Миннән башкамы?
ЛИМҮЗӘ. Сезгә. Нигә күзеңне акайттың? Әллә беренче тапкырмы? Менә (сумкасыннан чалбар чыгара.) Мә.
ЗӘЙНИЯР. Нәрсә бу?
ЛИМҮЗӘ. Чалбарың.
ЗӘЙНИЯР. Каян алдың?
ЛИМҮЗӘ. Бирделәр.
ЗӘЙНИЯР. Кем?
ЛИМҮЗӘ. Әнисә.
ЗӘЙНИЯР. Аңа каян килеп кергән?
ЛИМҮЗӘ. Хатының бит. Салып калдырган җиреннән барып алган.
ЗӘЙНИЯР. Тапканнар шаяртыр нәрсә!
ЛИМҮЗӘ. Кайда йөрдең?
ЗӘЙНИЯР. Егетләр белән пиво эчтек.
ЛИМҮЗӘ. Егетләр белән генәме?
ЗӘЙНИЯР. Арада кызлар да бар иде. Ну чтож!
ЛИМҮЗӘ. Хәзер кая барабыз?
ЗӘЙНИЯР. Кайтабыз.
ЛИМҮЗӘ. Кая ?
ЗӘЙНИЯР. Кая, имеш. Сиңа .Хатын өстенә хатын алып кайтмам бит инде. Танышу миннән башка да бик шәп күренә.
ЛИМҮЗӘ. Әнисә тиздән авылга китәчәк. Тынычлап калырбыз.
ЗӘЙНИЯР. Аңа ординатурага укырга тәкъдим иттеләр.
ЛИМҮЗӘ. Бу имтиханын бишкә бирсә генә. Ә ул бишкә бирә алмаячак.
ЗӘЙНИЯР. Каян беләсең аны?
ЛИМҮЗӘ. Аңарда имтихан кайгысы түгел.
ЗӘЙНИЯР. Бүтән кайгың булмаса, кайгырма. Казанда калырга нияте юк әле аның.
ЛИМҮЗӘ. Алай түгел. Авылга берәүнең дә китәсе килми. Анда кунакка кайтканда гына рәхәт.
ЗӘЙНИЯР. Ул миңа киртә түгел.
ЛИМҮЗӘ. Сиңа булмаса, миңа киртә. Үзеңә запасной хатын гына итәргә җыенмыйсыңдыр бит мине?
ЗӘЙНИЯР. Синдә яшәрбез. Ул минем фатир түгел, бабайныкы. Әнисәне урамга куып чыгарып булмый.
ЛИМҮЗӘ. Аерган хатының анда яшәсә ярыймы?
ЗӘЙНИЯР. Без әле аерылмаган. Синең белән дә мөһер сугылмаган.
ЛИМҮЗӘ. Аерылышу-язылышу формаль әйбер инде. Син аның белән күптән яшәмисең.
ЗӘЙНИЯР. Шуннан?
ЛИМҮЗӘ. Мин дә сине көчләп тотмыйм. Бүтән миңа килмә! Бар. бар!
ЗӘЙНИЯР. Тукта әле!
ЛИМҮЗӘ. Сине үземә бәйләргә тырышаммы әллә? Ялгышасың. Минем инде бер авызым пеште. Шуның аркасында кызым әтисез үсә...
ЗӘЙНИЯР. Әти дими тормагандыр әле. Минем Әминә дә күргән бер ир-атка әти дип дәшә. Миңа гына абый, ди.
ЛИМҮЗӘ. Их, син!
ЗӘЙНИЯР. Җитте, җитте. Кешеләр борылып карый әнә.
ЛИМҮЗӘ. Бүтән эшләре юктыр.
ЗӘЙНИЯР. Нишләп безгә барасы иттең әле?
ЛИМҮЗӘ. Бераз шантажладым. Куып чыгардылар. Аның каравы имтиханын бишкә бирү тү-тү... Ординатура да тү-тү...
ЗӘЙНИЯР. Мин тиздән армиягә китәм.
ЛИМҮЗӘ. Сине анда алмыйлар. Синдә аю табаны.
ЗӘЙНИЯР. Әнисәнең сиңа ни зыяны тиде?
ЛИМҮЗӘ. Казаннан теләсә кая олаксын. Күз каршымда гына йөрмәсен. Авылга икән, авылга...
ЗӘЙНИЯР. Әнисә миңа комачау түгел.
ЛИМҮЗӘ. Сиңа булмаса, миңа комачау итә ул!
ЗӘЙНИЯР. Сез хатын-кызларны һич аңлап булмый.
ЛИМҮЗӘ. Әнисә монда яшәгәндә син ике арада гына йөриячәксең. Белмиммени мин... Үз башымнан үтте. Анда да, монда да юньле тормыш булмаячак. Өзәргә икән, өзәргә...
ЗӘЙНИЯР. Әнисә монда дип, бабай янына ничек бармыйм инде мин? Ул добрый.
ЛИМҮЗӘ. Әнисә киткәч, иркенләп йөр. Тик китсен ул, китсен.
ЗӘЙНИЯР. Һаман барып җитми әле миңа.
ЛИМҮЗӘ. Әнисәгә бала кирәкми. Нигә аңа бала? Әни дә дими ул аны, апа гына ,ди бит. Үзең шулай дисең бит. Әйтер дә. Ул бит укып кына йөри. Аңа бала түгел, бишле билгесе кадерлерәк. Күреп тор, ул бер көн дә ирсез тормаячак. Кияүгә чыккач, кеше баласы кемгә кирәк? Ирләр үз балаларын да үстерми.
ЗӘЙНИЯР. Минем бакчага таш атма!
ЛИМҮЗӘ. Баланы үзебезгә калдырабыз.
ЗӘЙНИЯР. Ник сиңа бирсен ул аны?
ЛИМҮЗӘ. Син хәйлә белән... Кунакка алырбыз, кызыма иптәш булыр. Бүләкләр алырбыз. Мин аны да яратырмын. Бала кирәк булса, башын күтәрмичә укып ятмас иде! Эш – уку гына түгел!
ЗӘЙНИЯР. Эшләргә дә, баласын карарга да өлгерә ул.
ЛИМҮЗӘ. Бабай карады бит аны, Әнисә түгел!
ЗӘЙНИЯР. Бик катлаулы бит бу...
ЛИМҮЗӘ. Бүредән курыксаң, урманга бармыйсың инде. Йә мин, йә ул!
ЗӘЙНИЯР. Булдыра алмыйм. Миңа оят...
ЛИМҮЗӘ. Каян табылган Хозыр Ильяс! Оят имеш! Себерелергә оят түгел, эшкә килеп терәлгәч... Миңа мондый ир кирәк түгел! (Китә башлый.)
ЗӘЙНИЯР. Лимүзә! Лимүзә, дим! Уйлап карармын. Дөрес әйтәсең, мин җебегән. Югыйсә егерме яшемдә өйләнер идемме? Лимүзә , мин сине... Мин яратам сине. Лимүзә!
ЛИМҮЗӘ. Сүзгә генә алданырга мин сабый түгел. Миңа эш кирәк.
ЗӘЙНИЯР . Уйлармын.
ЛИМҮЗӘ. Уйлыйсы юк. Йә тегеләй, йә болай. Ике урындыкта берьюлы утырып булмый.
