Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
КОНФЕРЕНЦИЯ-текст.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
2.08 Mб
Скачать
  1. Лексик үзенчәлекләр.

Телдәге сүзләрне диалектизмнар белән үзгәртеп куллану сөйләмә телдә генә түгел, язма сөйләмнең дә бозылуына китерә. Авылыбызда андый сүзләр шактый күп булып чыкты.

Бүгә (буа), урманга менү (бару), мәктәпкә төшү (бару), фләгә (бидон), тупса (бусага), ләжән (өрлек), җөдәү (ару), күләткә (күләгә), җорт җиткерү (йорт төзү), җәнәдән (яңадан), алагаем (артыклык дәрәҗәсе), тылкышу (катнашу), бакчи (кара әле), кылтаю, кылтын (мактану, мактанчык), мокыт (аңгыра), диңгез (өй нигезе), биртелү (имгәнү, сөяк чыгу), атнакич (пәнҗешәмбе), хутлы (ярый торган), нәстә (нәрсә), шаулау (ачулану), кысмыр (саран), уптым илаһи (берьюлы), кытан (куркак), кенәген (кич), йоборган (юрган), җыбыткы

( булдыксыз), барнак (бармак) һ.б. лар.

IV. Фразеологизмнар өлкәсендәге үзенчәлекләр

Авыл халкының сөйләмендә фразеологик әйтелмәләрнең күпләп кулланылуы телебезнең гаять бай булуы турында сөйли. Алар фикерне сурәтле, бизәкле, тәэсирле итеп куллануны белдерәләр. Фразеологизмнарда халкыбызның тормыш тәҗрибәсе, милли үзенчәлекләре чагылыш таба.

Фразеологизмнар: күзне тасрайту (шаккату), таң тишегенә кадәр (бик соң), җәнҗал куптару (тавышлану), елан агуын чәчү (усаллану), юлга тузан төшермәү (еш килү), куян йөрәк (куркак), җанны көйдерү (борчу), канны кыздыру (ачуландыру), йөрәк табан астына төшү, кот очу (курку), гайбәт капчыгы (күп сөйләшүче), түбәсе күккә тию (шатлану), ормас күсәк күтәргән (юк—барны сөйләүче), бәхет басу (бәхетле булу), эч кату (каты көлү), бишмәт чире (ялкау), йокы чүлмәге (йокларга яратучы), бер тарыдан ботка пешми, бер казыктан киртә кормыйлар (ялгыз гына уңышка ирешеп булмый) һ. б.

Мин эксперименталь тәҗрибә үткәреп карадым. “Бердәмлек кирәк, ялгыз гына уңышка ирешеп булмый” мәгънәсенә туры килә торган нинди мәкаль-әйтем яки фразеологизмнар кулланасыз?” дигән сорауга 20 өлкән кешенең (60 яшьтән узган) 13 е – “бер тарыдан ботка булмый”, 7 се – “бер казыктан киртә кормыйлар”, дип җавап бирде. Соңгысы абхаз халкының сөйләмендә дә еш кулланыла икән. Яшьтәшләрем арасындагы сорашулардан түбәндәге нәтиҗә чыкты. 20 укучының (14-15 яшьлекләр) 4 се - “бер тарыдан ботка булмый”, 2 се – “бер казыктан киртә кормыйлар” дигән җавапны бирсәләр, калган 14 е “бердәмлектә - көч”, “тамчыдан күл була” кебек мәкальләрне мисал итеп китерделәр. Димәк, авылыбызның яшьрәк буын вәкилләре фразеологизмнарны сирәгрәк кулланалар, алар урынына мәкаль-әйтемнәрне хубрак күрәләр

V. Топонимик үзенчәлекләр

Төбәгебезнең топонимик үзенчәлекләре дә бик кызыклы. Бу исемнәрнең килеп чыгышлары ерак гасырларга барып тоташа. Әйтик, мәсәлән, “Иске Комазан” атамасының барлыкка килүе белән бәйле берничә риваять яши. Иске Комазан авылы революциягә кадәр Казан губернасы Мамадыш кантонына кергән, бүгенге көндә Мамадыш районының Дүсмәт авыл җирлегенә карый.

Авыл комлы урынга, үзәнлеккә урнашкан, авыл кырыенда гына ком чыгару базы булган, тирә-як авыллардан комга нәкъ менә шунда килә торган булганнар. Шуннан чыгып, “Ком казаны” атамасыннан “Комазан” исеме килеп чыккан дип сөйләүчеләр бар. Икенчесе: авыл Мамадыш – Кукмара юлы өстенә урнашкан, төш турында авыл кырыеннан үтүче юлчылар чиста комлы урынга туктап азан әйткәннәр, намаз укыганнар, шуннан “комда азан” - Комазан исеме килеп чыккан. Өченче версия болайрак яңгырый: борынгы төрки этнонимы “казан” “каз” дигән кабилә исеменнән килә.

Күршедә генә Яңа Комазан авылының булуын исәпкә алсак, безнең Иске Комазанның алданрак барлыкка килүен исбатларга мөмкин.

Алга таба авылыбыздагы урам исемнәрен санап китәбез: Чаллы очы, Морза очы, Тәтеш, Урта урам, Тау асты, Чәбе урамы, Ушмы үре, Көек очы, Мәктәп тыкрыгы. Аларның да һәркайсының килеп чыгышы турында кызыклы гына мәгълүматлар бар. Мин бу мәгълүматларны авылыбызның мөхтәрәм кешесе Мөхәммәдиева Зәйтүнә Гаян кызыннан (тыл һәм хезмәт ветераны, 88 яшь) алдым. Мәсәлән, “Чаллы очы” урамының исеме Балык Бистәсе районының Тәберде Чаллысы исеменә барып тоташа. Мамадыштан килүче юлчылар авылыбызның шушы урамыннан турыга гына, урман аша Тәберде Чаллысына базарга киткәннәр, шуннан “Чаллы базарына озатучы урам” буларак, аңа “Чаллы очы” исеме ябышып калган. “Морза очы”ның килеп чыгышы да шактый кызыклы: Иске Комазан элек Алкин авылының бае – морза кулында булган. Морза авылга нәкъ менә шушы урамнан килеп керә торган булган. Чәбе урамында яшәүчеләр чагыштырмача бик ярлы, фәкыйрь булганнар, каралты-куралар, өй тирәләре талдан үрелгән чәбе белән әйләндереп алынган булган, шуңа күрә урам исеменә “чәбе” сүзе ябышып калган

Авылыбызда килеп чыгышлары ныгытып өйрәнелмәгән топонимик атамалар бик күп әле. Без аларны барлап, тел үзенчәлекләрен генә түгел, ә бәлки халкыбызның тарихын да, гореф-гадәтләрен дә өйрәнәбез.

Бу хезмәтебездә без татар әдәби сөйләм теленә бик якын булган Урта диалектның Казан арты сөйләшенең Саба-Мамадыш төркеменә караучы Иске Комазан сөйләм теле үзенчәлекләрен һәм топонимикага кагылышлы тел һәм тарих мәгълүматларын өйрәндек. Өйрәнү ике максатны үз эченә алды: диалекталь үзенчәлекләрне барлап, үзебезне дөрес итеп сөйләшергә һәм язарга өйрәтү һәм, җирле материалларга таянып, авылыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнү, аны киләчәк буыннарга тапшыру.

Әдәбият

  1. Ф. Г. Гарипова. Атамалар ни сөйли? “Мәгариф”, Казан, 1999.

  2. Ф. А. Ганиев. Татарский язык: проблемы и исследования. Татарское книжное издательство, Казань, 2000.

  3. Ф. С. Сафиуллина. Хәзерге татар әдәби теле. “Мәгариф”, Казан, 2002.

  4. Ф. С. Сафиуллина. Тел дигән дәрья бар… Татарстан китап нәшрияты, Казан, 1997.

  5. В. Х. Хаков. Мәктәптә стилистиканы өйрәнү. Татарстан китап нәшрияты, Казан, 1970

  6. Р. А. Юсупов. Икетеллелек һәм сөйләм культурасы. Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2003.