Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
КОНФЕРЕНЦИЯ-текст.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
2.08 Mб
Скачать

Сарман төбәгенең сөйләш үзенчәлекләре һәм жаргоннары

Петрова Р.

Сарман гимназиясе

Фәнни җитәкче: Мәтҗанова Р.Г.

Билгеле булчанча, бер генә халык та үзаеры гына яшәми. Алар илебезнең төрле урыннарында үзара аралашып көн күрәләр. Телнең билгеле бер төбәктә генә таралган төрен диалект, җирле сөйләш дип атыйлар. Шушы төбәккә генә хас булган, гомумхалык теленә кермәгән сүзләрне диалекталь сүзләр дип әйтәләр. Б езнең Сарман районы кешеләренең сөйләме Урта диалектның минзәлә сәйләшенә туры килә. Мин шуларның берничәсенә генә тукталып үтәм.

Мәсәлән, “з” урынына “д” әйтү күренше еш күзәтелә (беднең, седнең)

Минзәлә сөйләшенең бер үзенчәлеге й урынына җ куллану санала: җолдоз ( йолдыз ), җул ( юл ), җон ( йон ), җөрәк ( йөрәк ), җаулык ( яулык ).

“у”, “ү” белән алмашына: сүләү(сөйләү ), үрәнү (өйрәнү ), сүләм ( сөйләм ), сүрәү (сөйрәү ). Шуның белән бергә кайбер сүзләрдә ( өй, төймә, көй, көйләү, сөйкемле, төйгеч, чөй, җөй) “өй” дифтонгы саклана:сүәк, түә, сүәл, күләү һ.б.

Сарман ягы сөйләшенә х-к чиратлашуы хас: җакшы ( яхшы ), катын (хатын ), Кадичә (Хәдичә ), вахыт ( вакыт ), хәдәр ( кадәр ), трахтор ( трактор), хәрдәш ( кардәш ). Бу үзенчәлек күбесенчә хәзер керәшен татарларында күзәтелә. Алар районыбызның Ләке, Петровка, Чыршылы авылларныда яшиләр.

П-ф чиратлашуын бүгенге көндә дә өлкән буын кешеләренең сөйләмендә очратырга мөмкин: фәрдә (пәрдә ), фамидур ( помидор ), , пронт (фронт ), Патима( Фатима ), Патих (Фатих ).

Районыбыз вәкилләре тарафыннан бер үк мәгънәне белдергән сүзнең калын һәм нечкә вариантларын очратырга була: әз-мәз һәм аз-маз, ачы һәм әче, мачы һәм мәче,чүмерү һәм чумыру.

Ассимиляция-диссимиляция күренешләре:

а ) з-ч: килегечче ( килегезче ), б ) н-м: томбоек ( төнбоек)

в ) л-ң: суң кул ( сул кул,), г ) н-ң: сиң генә ( син генә

д ) с-ч: урычча ( русча), ж ) ш-ч: чуачча ( чувашча ).

з ) ц-ч: немеччә ( немецчә ). и ) ф-к: куфайка ( фуфайка )

Рус теленнән кергән сүзләрдә в урынына б кулланылу күренеше әби-бабайлар телендә хәзер дә сакланып калган: багун (вагон ), бичер (вечер ), блас (власть), банна (ванна), бинт (винт), бинтовка (винтовка), булкан (вулкан). Хәзерге яшьләрнең рус телен белү һәм аны дөрес итеп куллану дәрәҗәсе югары булганга, алар сөйләмендә бу очрак күзәтелми.

Сөйләшнең грамматик үзенчәлекләре

Эмоциональлекне арттыру өчен “әнә”, “менә” күрсәтү алмашлыкларына татар телендә бөтенләй булмаган -терә кушымчасы ялгана: әнәтерә ( әнә ничек, әнә кайда кебек мәгънә)

-гачтын, -гәчтен, кушымчасы файдаланыла: баргачтын ( баргач ), килгәчтен ( килгәч ).

-дырые, -дерие кушымчалары файдаланыла: барадырые ( бара иде ),

Сөйләшнең лексик үзенчәлекләре.

Әпә (телсез ), тылкышу (катнашу ), итәк ( юбка ), кысыр аш (итсез аш ), көлчә ( таба күмәче ), тәкә (озынча бәлеш ), бакчы (кара әле ), хәсис (начар, бозык кешегә әйтелә), тупса (бусага), бал кашыгы (чәй калагы ), калай әтәс (мактанчык ), туң чырай ( караңгы чырай ).