- •Татар телен дәүләти дәрәҗәгә күтәрү хакында фикерләрем бар
- •Кодаш авылы топонимикасы һәм аның җирле сөйләШ үзенчәлекләре
- •1. Авыл халкы
- •2. Авыл тирәсендәге җир-суларның атамы
- •3.1. Фонетика һәм морфология өлкәсендә үзгәрешләр.
- •3.2. Лексика өлкәсендә үзгәрешләр
- •3.3. Малчылыкка караган сүзләр һәм фразеологизмнар
- •Бездә икетеллелек мохите
- •Татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатында милләт язмышының чагылышы
- •Кукмара җирлегеннән чыккан язучылар иҗатында фразеологик әйтелмәләр
- •Татар язучылары һәм шагыйрьләренең иҗатында милләт мәсьәләләренең яктыртылышы
- •Г.Утыз имәни иҗатына төрек теле йогынтысы
- •Якташыбыз шәйхи маннур – безнең күңелләрдә
- •Әдәбият
- •Керәшен татарларының милли йолалары
- •Ассалар да, киссәләр дә, чукынмады татар теле
- •Ана телем – газиз телем
- •Әдәбият
- •Әгерҗе районы салагыш авылының тарихы һәм ономастикасы
- •Тел дигән дәрья бар, дәрья төбендә мәрҗән бар
- •Бәетләрнең һәм мөнәҗәтләрнең хәзерге тормыштагы роле
- •Гаяз исхакый – милләтебез горурлыгы.
- •Телебезне сакласак, халкыбыз да яшәр
- •Хуҗа бәдигыйнең мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеге
- •Авыл юкка чыкса, тел дә, милләт буларак, халык та бетә
- •Телләр белгән – илләр гизгән
- •Тел язмышы - милләт язмышы
- •Туган якның бер талы
- •Г. Исхакый иҗатында милләт язмышы.
- •Ана теле – кешеләргә аң-белем, тәрбия бирү өчен иң шифалы чишмә
- •Телебез җәүһәрләре
- •Шәйхи маннур иҗатын өйрәнү мәсьәләсе
- •Җирле төбәк әдипләре иҗатын өйрәнү мәсьәләләре
- •Татар фаҗигасе (и.Юзеевның “Ак калфакны төшердем кулдан...” әсәре буенча)
- •Җәлил чаткылары
- •Н. Гыйматдинова иҗатында мифопоэтик образлар
- •Әдәбият
- •Габдулла тукай, муса җәлил сөйләшкән матур телебезне бозмыйк
- •Җир йөзендә сыңар тамырлы халык юк
- •Тел бетсә, милләт бетә, халык бетә
- •Халык авыз иҗаты – әдәби һәм тарихи мирасыбызның
- •Татар һәм рус телләрен тәрҗемә итү үзенчәлекләре
- •Сабан туе йоласының символик мәгънәсе
- •Туган телне авыл саклый
- •Туган авылымның балалар фольклоры: элек һәм хәзер
- •Язучының төп кыйбласы – үз халкына хезмәт итү
- •Һәр сүзнең үз урыны бар (ф. Яруллин иҗатында тел-сурәтләү чаралары)
- •Тынгы белмәс шагыйрь (Роберт Әхмәтҗанов иҗатына бер караш)
- •Лингвокультурология турында төшенчә
- •Кукмара төбәгенең диалектизмнары
- •Якташыбыз рафаил газизов иҗатының үзенчәлекләре
- •Актаныш төбәгенең талантлы шагыйрьләре ижатына кыскача күзәтү
- •Хуҗиәхмәт мәхмүтов – милләтем горурлыгы
- •Менделеевск төбәге әдипләре иҗатын өйрәнү
- •Җирле төбәк әдипләре иҗатын өйрәнү мәсьәләсе
- •Җирле язучыларыбыз әсәрләрендә фикер һәм хис төрлелеге
- •Җирле төбәк әдипләре иҗатын өйрәнүнең әһәмияте
- •Гомер заяга узмаган
- •Гафури иҗатында милләт язмышы
- •Халык авыз иҗатын фәнни яктан эшкәртүдә г. Тукайның новаторлыгы
- •Бар халыкны туган теленә булган мәхәббәт берләштерә
- •Бишектә чакта ачылган татар телем
- •Төбәк фольклоры слайдларда
- •Әдәбият дәресләрендә якташыбыз – рафаил шәкүр улы газизов
- •Әдәбият
- •Иле өчен туа ир бала
- •Ямаш игәнәй иҗатында милләт мәсьәләсенең яктыртылышы
- •Сарман төбәгенең сөйләш үзенчәлекләре һәм жаргоннары
- •Сөйләшнең грамматик үзенчәлекләре
- •Сөйләшнең лексик үзенчәлекләре.
- •Сарман районында кулланыла торган кайбер жаргоннар
- •Роберт миңнуллин шигъриятендә су темасы
- •Татар телен үстерү һәм саклау мәсьәләләре
- •Халык авыз иҗаты – туган телебез сакчысы
- •Вакытсыз өзелгән иҗат юлы (нур баян эзләре буйлап...)
- •Кулланылган әдәбият исемлеге:
- •Г. Моратның “тузга язылмаган сүз эзлим” шигырьләр циклында милләт мәсьәләсенең яктыртылышы
- •Татар халык авыз иҗатының бүгенге көндәге роле
- •Мәдинә маликова иҗатында детектив әсәрләр үзенчәлеге
- •Милләтнең нигез ташы – ана телебез
- •Түбән ушмы төбәге тарихы һәм аның антропонимикасы
- •Җәмит рәхимов – туган төбәк җырчысы
- •Бәетләрдә – халык язмышы
- •Әдәбият
- •Ана теле – йөрәк теле, рухи тамыр
- •Кулланылган әдәбият
- •Классик татар язучыларының әсәрләрендә халык авыз иҗатының чагылышы
- •Шигърият һәм халык җырлары
- •Икетеллелекнең сөйләм культурасынайогынтысы
- •Манкорт булмыйк!
- •Киләчәгебез – милли телебезгә булган хөрмәттә, аны саклауда, үстерүдә
- •Илдус гыйләҗев иҗатында милләт мәсьәләсенең яктыртылышы
- •Татар халык мәкальләрендә әхлак мәсьәләләре
- •Г. Галиев - авылым җырчысы
- •Габделхәй сабитов хикәяләрендә сурәтләнгән табигать могҗизалары
- •Нурулла гариф – үзенчәлекле шәхес
- •Мәктәптә кадыйр сибгатуллин иҗатын өйрәнү
- •Ана телең- милли горурлык ул
- •Татар язучылары һәм шагыйрьләренең иҗатында милләт мәсьәләсенең яктыртылышы
- •Россия федерациясендә гадел тел сәясәте алып барылсын иде
- •Иске комазан төбәгеннең сөйләш үзенчәлекләре
- •Морфологик үзенчәлекләр.
- •Лексик үзенчәлекләр.
- •IV. Фразеологизмнар өлкәсендәге үзенчәлекләр
- •V. Топонимик үзенчәлекләр
- •Башкортостан — күпмилләтле ватаным
- •Теле барлар халык булган
- •Тарихын оныткан милләтнең киләчәге юк
- •Г. Ибраһимов иҗатында романтизм
- •Иң матур тел – милли тел
- •Татар әдәбиятында сәяхәтнамә жанрының калыплашуы, үсеш этаплары
- •Альберт хәсәнов иҗатында кеше һәм табигать мөнәсәбәте
- •Татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатында милләт мәсьәләсенең чагылышы
- •Милләт язмышы татар әдипләренең каләмендә
- •Актанышта, җирле төбәктә, үз әдипләребезнең иҗатын өйрәнәбез
- •Татар әдәбияты дәресләре күңелемдә
- •Ике газиз сүз: туган ил, туган тел
- •Мифтахетдин акмулланың “нәсихәтләр” шигыренә лингвостилистик анализ
- •Икетеллелек шартларында сөйләм культурасы
- •Әдәбият
Татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатында милләт язмышының чагылышы
Әхмәтсафина Р.,
Балык Бистәсе районы
Котлы Бүкәш урта мәктәбе
Фәнни җитәкче: Курмаева Р. Р.
XX йөз башы ил тарихында тирән тетрәнүләр, ачы югалтулар, милли үзаңның көчәюе белән сыйфатлана. Бу чорда сизелерлек урынны милләт горурлыгы булган әдәбият ала. Әдәби әсәрләрнең үзәгендә шәхес язмышы, халык һәм милләт язмышы тора. XX йөз башы әдәбиятында кешенең яшәү фәлсәфәсен проблема итеп күтәрүче язучы һәм шагыйрьләр байтак: Г. Тукай, Г. Исхакый, Ш. Камал, Ф. Әмирхан, М. Гафури, Н. Думави, С. Рәмиев һәм башка әдипләр. Шушы талантлы язучыларыбыз арасыннан мин шигырьләре белән үземнең рухыма якын торган Г.Тукай һәм М.Гафурины атар идем. Әдәбиятыбызның чишмә башы булган Тукай иҗаты тулысы белән милләт язмышына багышланган дисәк тә, хата булмас. Чөнки ул − халык улы, аны халык үстергән.
Иҗатының башлангыч чорында ул «Дусларга бер сүз» шигырендә, милләтенең хәлен җиңеләйтү өчен, кулга-кул тотынышып эшләргә, көрәшергә өнди. Алга киткән башка милләтләрнең хәленнән үрнәк алып, «егъла-тора алга таба атлыйк» дип өнди. Үзе яшәгән елларның бер генә хәл-әхвәленә, игътибарны җәлеп итәрлек бер генә вакыйгасына да Г. Тукай битараф калмый. Ул курыкмыйча, өстен катлауларны, кеше хакын ашаучы изүче сыйныфларны тәнкыйтьли, хакимиятләргә тел-теш тидерүдән дә тыелып тормый. Ул милләтебезнең кол хәлендә яшәвенә сызланды, аның бәхетле, ирекле чагын күрергә теләде:
Кайчан соң, и фәкыйрь милләт, бәһарең! Кайчан китәр кичең, килер кәһарең? −
дип, халкы өчен язды, якты көннәр килүен теләде, шуны җырлады.
Егерме яшьлек шагыйрь, шулай итеп, узган гасырның беренче елларында ук хакыйкатьне ачып сала, татарның таркаулыгын зур кимчелек итеп күрсәтә.
Г. Тукай үз бәхетен тулаем милләт иминлеге белән генә тәэмин ителә дип инанды. Бу аның халык белән үзен аерылгысыз бербөтен итеп каравы иде. Ул татарның бетүгә хөкем ителүенә ихлас әрнеде.
Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем; Саулыгың − минем саулык, авыруың - минем авыруым.
(«Милләтә».)
Милләт язмышы турында сөйләшкәндә 2010 нчы елда 130 еллыгы билгеләп үтелгән Мәҗит Гафури иҗатына да тукталмыйча мөмкин түгел.
Шагыйрь көндәлек тормыш, табигать, яшәү һәм үлем, белем-мәгърифәт, тарих, мәхәббәт, әхлак, бала тәрбияләү, туган җир, Ватан, ил, сәясәт һәм яшәешкә хас булган гаҗәеп күп төрле мәсьәләләр хакында яза. Әмма аларның һәммәсен диярлек үзара ялгый, берләштерә торган бер проблема бар - ул да булса милләт язмышы. Бу мәсьәлә әдипнең бөтен җанын, рухын биләгән, аның барлык яшәеш күзәнәкләренә сеңгән. Татар атамасы аның кечкенә генә парчаларында да, хәтта аерым строфаларында да берничәшәр мәртәбә телгә алына: Ничә йөз ел изелгәнгә татар юаш, Без татарның юашлыгы дөньяга фаш... (I т., 42 б.) Чын татар авылында һәм гаиләсендә туып үскән, татар мәдрәсәләрендә белем алган, татарча сөйләшкән, фикерләгән, татарча язган Мәҗит Гафури үз иҗатында, иң беренче чиратта, үз халкының мәнфәгатьләрен күздә тотты, аны укымышлы, хөр, алдынгы, әхлаклы, бәхетле итәргә омтылды: Вакыт йитте гыйлем, һөнәр кулланырга! («Өндәү», I т., 38 б.) Татарларны ярату хисен автор аларны тәнкыйтьләү аша да бирә:
Татарда «милләт, милләт!» диюче бар, Вәләкин күбебездә юк икътидар (көч, ныклык. — Х.М.) Бака кебек коры телдән «бак-бак» итеп, Хур кыйлмаек үзебезне, кыл, зинһар!.. («Инсаф», I т., 53 б.)
Әй татар, нишләрсең инде, бар телеңне киссәләр?.. ... Агызыңны көчләп ачып, бер башка телне тыксалар? (I т., 242 б.)
XX йөз башы татар әдәбиятында милләт язмышы проблемасын күтәреп чыккан шагыйрьләр, әлбәттә, милләтпәрвәрләр. Милләт язмышы хакында уйланулар бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Татар милләтенең киләчәге бармы? Ул өметлеме? Гасырлар буе үзенә дәүләтчелек даулаган халык үз Ватанында мөстәкыйль тормыш алып бара алырмы? Телебез югалмасмы? Халыклар аренасында татар милләте лаеклы урынын алырмы? Менә шушы мәсьәләләр бүгенге аек акыллы яшь буынны, шул исәптән мине дә, борчый.
Милли рухтагы шигырьләр әледән-әле “Мәдәни җомга” газетасында да чыга торалар, мин алар белән даими танышып барам. 2010 елның 30 нчы июль санында Татарстанның халык шагыйре Р. Миңнуллинның “Татарларым!..” оран-поэмасы дөнья күрде, ә "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе 18 нче сентябрендә тәкъдим итте. Халык исәбен алу кебек сынауда катнашу алдыннан тәкъдим ителүе дә поэманың әһәмияте турында сөйли. Әлеге әсәрендә автор татар халкына мөрәҗәгать итеп милләтебезнең данлыклы үткәнен искә төшерә, халкыбызның бүгенгесе һәм киләчәге турында уйлана. Поэманың кереш өлешендә:
Сезгә дәшәм, газиз татарларым,
Алтыннарым минем, талантларым!
Татарларым,сезне мактый-мактый,
Карлыгыплар бетә тамакларым... – дип мөрәҗәгать итә һәм алга таба мактау сүзләре арта бара. Бу мактаудан барысына да: “укымышлылары” һәм “тырышлары”на да, “тапкырлар”ы һәм “чыдамнары”на да, “алыпсатарлары”на да өлеш чыгара автор, ягъни һәркемгә дә хөрмәт-ихтирам күрсәтелә. Шагыйрь күңеленә аларның барысы да бик якын, бик кадерле, тик “затлыдан да затлы, асылдан да асыл, төрледән дә төрле татарларым...” дигәндә, автор “татарлыкларын бик күптәннән инде хәтерләми торган” татарларны да, “иманыннан һәм диненнән язган һәм теленнән язган”нарны да, “урыслашып беткән маңкортлар”ны һәм “казакълашып, кыргызлашып..., поляклашып беткән” татарларны да күздә тота. Автор иң элек татар халкының тарихның төрле чорларында яшәгән төрле кавемнәрнең дәвамы икәнлеген искә төшерә. Исемнәре борынгыдан ук килгән һәм тарихка кереп калган бөек дәүләтләре булу белән горурлана.
Болгарлардан, Алтын Урдалардан,
Ханлыклардан калган татарларым... – ди ул, “бабайларның бөек дәверенә” сокланып. Гасырларны иңләп килгән бөеклек сокландырса да, зур һәм шанлы дәүләтләрнең юкка чыгуы һәм бүген шуларның бары тик бер кечкенә генә өлешенә “хуҗа” булып яшәвебезгә уфтана.
Тыңлыйм да мин елыйм татарымның
Төркиләрдән килгән җыр-көйләрен... – ди ул, сагышланып.
Поэманың алдагы өлешләрендә шагыйрь татар халкының үткәне турында уйлана.
Татар юлы ул-гасырлар юлы,
Татар юлы озын һәм катлаулы.
Татар үткән юл – аның тарихы. Үткәнен белмәгәннәрнең киләчәге дә юк. Бу һәркемгә билгеле хакыйкать. Шагыйрьне башка нәрсә борчый.
Татар юлын кемнәр ярып барыр?
Кемнәр калыр татар арбасында? – дигән сорау аңа һич тә тынгылык бирми.
Халкыбызның үткәне турында сөйләгәндә, аның белем алуга мөнәсәбәте хакында әйтмичә булмый. Китапны кадерләү һәм саклау, гыйлемгә омтылу ягыннан татарларга тиңнәр булдымы икән? Укымышлылар турында әйтеп тә торасы юк, гади халык арасында да өендә китап тотмаганы бик сирәк булгандыр. Шагыйрь дә бу турыда әйтеп китә:
Теләгәннәр күрер: бер күз салсаң,
Бер борылып баксаң үткәннәргә,
Татар фәкать игелеккә дәшкән,
Гыйлем нуры чәчкән бүтәннәргә.
Әйе, татарның бу изге сыйфаты белән бик хаклы горурлана шагыйрь, бу юлларда халкыбызның чын рухи асылы чагыла.
Кайда гына сибелеп яшәми татар халкы. Шагыйрь аларның һәммәсенә дә мөрәҗәгать итә, аларның тарихын, яшәеш шартларын искә ала. Чыннан да, татар халкы бик күп, әмма иң аянычлысы шул: ул төрле төбәкләргә, илләргә таралып беткән. Шагыйрь :
Сез исәнме әле, якташларым-
Башкортстандагы татарларым?- дип якташларына да мөрәҗәгать итә.
Син югалтма, татар үз кыйблаңны,
Кычкырып әйт, татар, үз сүзеңне, - дип, Халык санын алуда уяу булырга чакыра.
Халкыбызның киләчәген уйлыйк,
Кабатламыйк тарих хаталарын!..
Мин сүземне әйттем! Язмышыбыз
Үзебездән тора, татарларым!
дип, шагыйрь үзен татар дип санаган һәркемгә эндәшеп милли бердәмлеккә чакыра.
Әдәбият
Миңнегулов Х. Татарның бөек бер моңчысы. - Казан утлары. - 2010. - №8
Миңнуллин Р. Татарларым. -оран-поэма. - Мәдәни җомга. – 2010. - 30 июль
Тарханова Г. Сезгә дәшәм, газиз татарларым. - Мәдәни җомга. -2010. -10 окт.
