Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
КОНФЕРЕНЦИЯ-текст.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
2.08 Mб
Скачать

Якташыбыз рафаил газизов иҗатының үзенчәлекләре

Кондратьева А.И.

Мамадыш шәһәре 4нче санлы

гомуми урта белем бирү мәктәбенең

Фәнни җитәкче: Шакирҗанова Д.Ф.

Бүгенге язылачак язмамда, районыбыз укучылары тарафыннан зур ихтирамга лаек булган, яраткан язучыбыз Рафаил Газизов иҗаты һәм аның иҗатын өйрәнү мәсьәләләре турында язарга телим.

Рафаил Шәкүр улы Газизов 1947 нче елда районыбызның Кече Кирмән авылында туа. Үзенең изге якын чишмәсе илһам биргәндер инде- ул шигырьләр яза башлый. Байтак еллардан бирле үзенең туган авылында укыта, мәктәп директоры вазифасын да башкара. Әдәби иҗат белән шөгыльләнергә дә вакыт таба.

Минемчә, шагыйрь һәм прозаик, күренекле язучыбыз райондашыбыз Рафаил Газизовны Татарстаныбызда белмәгән кеше юктыр. Әдәбиятка турыдан-туры җирдән, хезмәт һәм тормыштан килгән. Ул әдәбия-тыбызны үзенең бик күп якты әсәрләре белән баетты. Аның “Бөре керфекләре”, “Җиләкле алан”, “Чөгендер хикмәтләре”, “Түбән оч малай- лары”, “Хат”, “Кичер, кичерә алсаң”, “Ак болыт” китапларында иң яраткан хикәяләрем, шигырьләрем. Сыйныфташларым белән аның бу китапларын кат-кат укып чыктык. Күп кенә шигырьләрен яттан да беләбез. Рафаил абыйның шигырьләре, үзенең канатына утыртып, я мең елга артка алып ташлый, я булмаса, йөз елга алга алып китә, я яшел чирәмдә аунап йөргән бала чагыбызны хәтерләтә.

Рафаил абыйның шигырьләрен без дәресләрдә бик яратып укыйбыз, анализ ясыйбыз, алар безне серле дөньяга алып керә... Безгә белемле, әдәпле, акыллы, тапкыр булырга киңәш бирә. Хезмәт сөючән, күркәм кеше булып үсәргә ярдәм итә. Без, укучыларны, туган илне сөяргә, авыр вакытта югалып калмаска өйрәтә. Аның шигырьләрен укыган саен укыйсы килә, укыган саен үзеңчә ачыш ясыйсың, киңәш табасың, күбрәк беләсең, уйланасың.

Язучы үзебезнең Мамадыш төбәгеннән читтә яшәвен күз алдына да китерә алмый. Иҗатында туган илгә, туган җиргә мәхәббәт белән сугарылган, патриотик хисләргә бай булган шигырьләре шактый:

Туган җирнең һәрбер чишмәсендә

Чагыла минем сөю җилкәнем…

Һәр кешенең күңеленә уелып кергән бер нәрсә бар: ул - туган як. Кайда гына йөрсәң дә, ни генә кылсаң да, туган яктан искән җил дә күңелгә якын:

Челтериләр. Китап битләренә

Томырылып керә каеннар.

Авылыңа йөгереп кайт, диеп,

Күперләрен җәя җәйгорлар,

Бу күзләрем – ак каеннар моңы,

Сөйләшүем - чишмә сагышы

Мин – авылның иген басуыннан

Йолкып китерелгән арышы.

Шагыйрьгә үзебезнең туган җиребез бик якын: шигырьләрендә ул кырлардан үзенең сабый чагының эзләрен эзли. Авыл табигатендә аның хисләре ташый, сагышы җырга әйләнә. Туган якның алабута, әремнәре дә кадерле шагыйрьгә. Туган якның иркен кочагында гына язучы үз бәхетен таба. Рафаил абыйның Туган җире - Мамадыш районы Кече Кирмән авылы. Бу яшеллеккә күмелеп утырган авыл, гомумән, безнең Мамадыш якларының табигате искиткеч гүзәл бит! Мул сулы елгаларга, мәһабәт тауларга, Тукайның шүрәлеләре яшәрлек калын урманнарга бай як безнең ягыбыз:

Кирмән буйларының һәрбер киче

Чишмә чыңы белән үрелгән

Якты нурлар ага үзән тулып

Әллә айдан, әллә күңелдән.

Туган як турындагы шигырьләрен укыганда, мин үземнең туган авылымны күз алдына китерәм. Һәрберебезгә якын, һәрберебезгә үтеп керә торган бу шигырьләр безгә Туган ягыбыз турында сөйли.

Әйе, Рафаил Газизовның хикәяләре, шигырьләре искиткеч. Без алар белән җырлыйбыз да, көләбез дә, елыйбыз да, моңланабыз да. Шигырь-ләре бездә җылы хисләр уята, йөрәкләргә ялкын өсти, күңелләргә үтеп керә. Р.Газизов –чын шигърият кешесе. Бу аның һәрбер шигырендә, һәрбер юлында, һәрбер сүзендә беленеп тора. Адәм җаны шигырьсез яши алмый. Шигъриятсез дөнья –яшьме, картмы күңеле кузгалган мизгелләрдә шигырьгә килеп егылалар. Шигырь шатлыкны да, кайгыны да уртаклаша белә. Шигырь күрке –тел, хис, уйлану, кичереш. Шигырьдә кешенең сере ачыла. Шигырь ярдәмендә кеше уйлана, кичерә, шатлана. Шуңа күрә шигырьдә кешенең иң саф хисләре, күңелнең иң кечкенә кыллары тибрәлә. Ә Рафаил абый безне хикәяләрендә үзенең саф әдәби теле, күңел дөньясының сафлыгы, тирәнлеге белән шаккатыра. Аерым җөмләләренә генә игътибар итеп карыйк.

Аның тавышыннан безнең урамдагы барча морҗалардагы корым коелып бетте”.

“Күрше... колхозының юртагы беренче килгәч, персидәтелләре Хәтмулланың кәрлә буе ярты метрга озынайды”.

“Энем шопырдатып сөт чөмерә, ике аягын да болгап шайтан чакырып утыра иде, терсәк белән төрттем”.

Ә ул геройларының кушаматлары!

Мүки Хөсәене, Куян Сәхие, Пацан Вәккәс, Мәтә Закиры, Бүдәнә Салих, Аю Гаяны, Токмач Гаязы, Чегән Хәмис, Түтүт Гарифы, Үчтеки Миңнехан.

Аның геройлары һичбер бизәүсез – иннексез көенчә авыл кешеләре. Алар безнең һәммәбезгә дә таныш. Кайсылары - безнең дә элеккеге күршеләр, йә ян урамдагылар. Шуңа күрә Рафаил Газизовның хикәяләрен уку рәхәт. Нәкъүзебезчә – авыз тутырып авылча сөйләшкән геройларын тыңлап тору, күз алдына китерү рәхәт.

Мең еллык традициясеннән аерылмаган җирнең үз иҗатчысы ул – Рафаил Газизов. Без моның шулай икәнлегенә Рафаил Газизов белән мәктәбебездә уздырылган очрашу кичәсендә тагын бер кат инандык. Безгә бу кичәдә иң беренче чиратта Рафаил абыйның гадилеге, артык сүз сөйләмәве, безгә үз-үзен түгел, ә моң байлыгын, моң тирәнлеген, моң биеклеген күрсәтүе һәм кычкырмыйча, әкрен, моңлы тавыш белән шигырьләрен сөйләве ошады.Бу кичәне мәктәбебез укытучылары һәм укучылары да бик нык әзерлеклелек белән көттеләр. Кичәдә укытучылар һәм укучылар тарафыннан Рафаил Газизовның шигырьләре, җырлары, хикәяләреннән өзекләр яңгырады. Авторның китаплары белән укучыла -рыбыз якыннан таныштылар.

Аның китаплары... Алар авторның дөньяга карашын, тормышка мөнәсәбәтен, лирик психологик кичерешләрен чагылдыручы бер көзге сыман. Анда шагыйрьнең гомер һәм иҗат юлы. Алар-авторның озак еллар дәвам иткән иҗаты дәверендә үз йөрәгеннән, үз тәҗрибәсеннән сөзелеп чыккан уй-фикерләре. Алар - авторның үз сораулары, үз җавап- лары, үз эзләнүләре, үз табышлары. Шуның белән алар безгә дә, авторга да бик кадерле.

Поэзия күгендә һәр чорның үз йолдызлары кабынып тора. Аларның кайберләре, халык күңелен биләп, мәңге сүнми торган нурлы йолдызга әвереләләр. Әнә шундый сүнми торган йолдызларның берсе булып Рафаил Газизовта татар әдәбияты күгендә үзенә урын алды.

Йомгак ясап әйткәндә, Рафаил Газизовның әсәрләре – заман әсәрләре, бүгенге көннең мөһим мәсьәләләрен күтәргән гыйбрәтле әсәрләр. Алар илебез тарихының бер этабын сурәтли. Шуннан чыгып, без яраткан язучыбызның үз замандашларын чагылдыру остасы икәненә тагын бер кат инанабыз. Безгә тагын шунысы ачык: ул һәрвакыт бөтен җаны – тәне белән үзенең укучылары язмышы өчен янып яши, аның тормыш – көнкүрешен яхшырту турында кайгырта, телебез, гореф – гадәтләребезне саклау һәм үстерү өчен тырыша.

Шушындый зур талантка ия булган язучыбыздан мин, чордашларыбызның матурлыгын һәм батырлыгын гәүдәләндергән тагын да күбрәк образ тудыруын, актив иҗат итүен, иҗатының шулай һаман яшәрә баруын теләп калам.

Әдәбият.

Р. Газизов “Ак болыт”. Чаллы, ҖЧҖ “Газета – китап” нәшрияты. 2003 ел.

Р.Газизов “Бөре керфекләре”. Казан, “Татар китабы” нәшрияты. 1985ел.

Р. Газизов “Кичер, кичерә алсаң”, Казан, “Татар китабы” нәшрияты1998ел.

Р. Газизов“Түбән оч малайлары” . Казан, “Татарстан китап” нәшрияты 1994ел.

Р. Газизов “Хат”. Казан, “Татарстан китап” нәшрияты. 1994ел.