Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
КОНФЕРЕНЦИЯ-текст.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
2.08 Mб
Скачать

Язучының төп кыйбласы – үз халкына хезмәт итү

Кәлимуллина Г.И.

Лениногорск районы

Урдалы гомуми урта белем бирү

мәктәбе,

Фәнни җитәкче: Зәйнетдинова Г.Р.

Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә, яшь буын шулар үрнәгендә тәрбияләнә. Туган якта туып үскән каләм әһелләренең иҗатын белмәү – культурасызлык билгесе ул. Без төбәкнең шифалы туфрагында туып – үскән якташ әдипләребез, шагыйрьләребез белән хаклы рәвештә горурланабыз. Профессиональ язучы һәм тарихчы Җәмит Рахимов “Шөгер төбәге - хәзинәләр чишмәсе ул” дип аталган, татар халкы тарихына багышланган, 33 авыл тарихын чагылдырган хезмәт язып калдыра.

Язучының төп кыйбласы – халыкка хезмәт итү. Ул үз кыйбласына тугъры булып кала: халкының горурланырлык, сокланырлык үткәнен, фидакарьлеген чагылдыра. Әдипнең күпчелек әсәрләре авыл тормышына, нефть чыгаручыларның язмышына, әхлак темаларына багышланган. “Девон хәбәрчесе” (1977), “Тәвәккәл таш яра” (1981), “Уртак хәсрәт” (1985), “Сагыш” (1991) повестьлары, “Батырша”(1992) романнары шундыйлардан.

Әдәбиятыбызның зур казанышы булып торган «Батырша» романы 1552 елда үз дәүләтен югалтуга дучар ителгән татар милләтенең олы фаҗигасен, азатлык өчен көрәш сәхифәләрен бөтен кискенлеге белән күрсәткән әсәр буларак татар әдәбиятына үтә дә кадерле.

“Безнең Шөгер төбәге - хәзинәләр чишмәсе ул”, - дип яза Җәмит Рахимов. Әйе, шушы төбәктә туып-үскән, күп еллар шунда яшәгән, фидакарь хезмәт иткән, иҗат белән шөгыльләнгән шәхесләребезнең исемнәре күпләргә таныш: Габдрәхим Утыз-Имәни, Ризаэддин Фәхреддин, Шамил Бикчурин, Фазыл Туйкин, Альберт Хәсәнов, Җәүдәт Дәрземан, Мәхмүт Газизов һ. б..

Туган як әдәбияты гел үсештә, һаман яңа үрләргә омтыла. Таһир Шәмсуаров, Әгъләс Шәйхетдинов, Рәмзия Габделхакова, Миннур Ханнанова кебек яңа талант ияләре туа тора, безне яңадан – яңа әсәрләре белән баета торалар.

Кеше ишек алдын үтмичә, олы юлга чыга алмый, шуның кебек һәркем туган ягы әдипләрен белми торып, дөньякүләм танылган олы шәхесләребез иҗатын югары дәрәҗәдә күзаллый алмый. Шуңа да без класстан тыш дәресләрдә, әдәбият түгәрәгендә туган төбәккә бәйле шәхесләрне ачыклыйбыз, алар белән элемтәдә торабыз, һәр шагыйрь, язучының тормышын, иҗатын өйрәнәбез, очрашулар, фикер алышу, иҗади эшләр (реферат, сочинение, презентацияләр, буклетлар) башкарабыз. Кыскасы, без районыбыз җирлегендә туып – үскән күренекле шәхесләр үрнәгендә тәрбияләнәбез: туган як табигатенең матурлыгын, байлыгын, аны саклау кирәклеге безгә әдәби әсәрләр аша иңдерелә. Авылдашыбыз Мәхмүт Газизов иҗат иткән шигырьләрдә дә туган якны ярату һәм сагыну, кешеләрне, хезмәтне олылау кызыл сызык булып үтә. Кешенең гомер агышын сурәтләгән шигырьләрен укып, вакытны дөрес бүләргә, бушка үткәрмәскә кирәклекне аңлыйбыз.

Вакыт ике башлы, кемгә кирәк кайсы:

бер башында – яман, икенчесе – яхшы,-

дилгебәсе монда, үзебезнең кулда! [ “Вакыт” Газизов М.. 2008 : 73 ]

Авылдашыбызның эш - хезмәт, төзелеш темасына язган шигырьләре бик тәэсирле һәм күп. Чөнки ул Чаллыга китеп төпләнгәч, иң кайнар урыннарда эшли: тулай торакта тәрбияче, төзелештә геодезист, мастер, тимерчелек заводында эшче. Бу шагыйрьгә яңа образлар тудырырга ярдәм итә.

Юл тузаны куна чәчләргә,

ел тузаны кунар – юылмас;

юл киңәйткән искә төшәр дә

үткән гомер әрәм тоелмас. [“Юл эше ” Газизов М.. 1976 : 30 ]

Әйе, гомере әрәмгә үтмәгән Мәхмүт Газизовның, чөнки ул ике дистәгә якын китап авторы. Бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итә, үзенең кызыклы, гыйбрәтле шигырьләре белән безне сөендерә. Без аның һәр яңа шигырьләрен көтеп алабыз.

“Безнең төбәк - табигатьнең искиткеч матур почмагы. Килгән кунакларыбыз без яшәгән, намуслы хезмәт белән гомер иткән гүзәл төбәгебезне, хәтта дөньяның матур почмагы Швейцариягә охшаталар.” (И.Ә.Садриев)

[Рахимова Г.М. 1997 : 2]

Әйе, авылыбыз табигате бик матур. Аның кешеләре тырыш, уңган. Авыл халкы терлекчелек, игенчелек белән шөгыльләнә. Халкым борынгы бабаларның гореф-гадәтләренә, йолаларына да тугры булып калган. Авылыбыздан чыккан күренекле шәхесләрне дә онытмый, алар белән очрашып тора. Татарстан язучылар союзы әгъзасы Мәхмүт абый Газизов - безнең горурлыгыбыз, чөнки ул авылыбызның гүзәллеген , аның тырыш кешеләренең тормыш – көнкүрешен, аларның яшәү рәвешләрен үз иҗатында чагылдыра, аларны шулай тарихка кертеп калдыра.

Барган авыл, әйе, туктамаган,

Туктар чиккә ничә җитеп тә,

Алга барган, барган җәяүләп тә,

Ат булмаса үгез җигеп тә... [ “ Туктар – Урдалы”. Газизов М.М. 1976 : 55 ]

Өмә. Тиз беленә -

безнең өмә җанлы халык

һәрчак тота йөкне

авыр баштан алып! [ “Өмә”. Газизов М.М.1976 : 6 ]

Шулай ук матур табигатьле авылыбызда яшәүче шагыйрәбез – Миннур Ханнанованың да иҗаты киң колачлы. Ул балачак, яшьлек, мәхәббәт, табигать, тормыш, кешелеклелек сыйфатлары, туган ил, туган авыл, Ватан турында яза.

Татарстан, газиз республикам,

Шартламасын бомба илеңдә. [ “Яшә, Татарстан!” Ханнанова М.Т., 1997: 6 ]

Гел яраттым авыл таңын,

Яраттым эшчән халкын. [“Табигать моңнары” Ханнанова М.Т., 1997: 33 ]

Сые мулдан җиребезнең

Хезмәт иткән кешегә.

Хисләремнең иң җылысын

Багышлыйм игенчегә. [ “Игенчегә” Ханнанова М.Т., 1997: 12]

Бу шигырьләреннән без, шагыйрәнең үз Ватанын, туган җирен яратуын, авылы халкына , хезмәт кешеләренә зур хөрмәт белән каравын күрәбез. Туган илебезгә афәтләр килмәвен, күк йөзебезнең аяз булуын, халкының тыныч тормышта гомер кичерүләрен теләве күзгә бәрелеп тора .

Шөгер төбәгендә туып, Шушма елгасы буендагы Яңа Иштирәкнең сихри матурлыгына сокланып үскән Таһир Шәмсуаровның иҗатын да яратып укыйбыз. Аның шигырьләре авылча саф, гади. “Моң коесы” җыентыгында әти-әнигә, туганнарга, якын кешеләргә, күршеләргә, авыл күрке булган затларга багышланган шигырьләре урын алган.

“Гомер дисбесе” җыентыгында ул шигырьләрен тематикалап бүлеп бирә: балачак, сөю, әни, авыл, әтиләр, фасыллар, изгеләр, Ватан, моң, елмаю бүлеге.

Изгеләр төймәсендә шагыйрьнең танылган шәхесләргә багышлап язылган шигырьләре урын алган.

Син – мәңгелек, повесть – романнарың

“Үлем” дигән сүзне белмиләр.

[ “Әйләнәм дә...” (Җ. Рәхимовка) Шәмсуаров Т.Я. Гомер дисбесе 2008: 125 ]

Шәкертенең һәр “бишле”се өчен

Аннан битәр үзе сөенә.

Бала язмышының борчулары

Ияреп кайта кичен өенә. [ “Укытучы” Шәмсуаров Т.Я. 2008 : 118 ]

Үзенең туган ягының матурлыгына, гүзәллегенә сокланып туя алмый якташ язучыбыз Таһир Шәмсуаров.

“Ак каеннар, иксез-чиксез кырлар-

Туган якның тиңсез бизәге.”, - дип яза ул “Туган якка мәдхия” шигырендә.

[ “Туган якка мәдхия” Шәмсуаров Т.Я. 2010 : 7 ]

Шагыйрьнең “Ана һәм бала”,“Әнкәйгә”,“Авыл көтә” кебек шигырьләрендә күпне кичергән, баласын кайгыртучы, сагынучы, аңа зур өметләр баглаучы, алтынга тиң Ана образы.

Якташ язучыларыбыз белән даими очрашып торабыз. Тамырлары белән безнең авылыбыздан булган, бүгенге көндә Норлат шәһәрендә яшәп иҗат итүче Ләйнә Ильясова белән булган очрашуда Таһир Шәмсуаровның гармун моңы көенә “Яши алмый авыл гармунсыз” исемле шигырен укуы безне таң калдырды һәм бу шигырь әле дә колакларыбызда яңгырап тора. Шагыйрьләребезнең иҗатлары аша без киләчәкне матур итеп күрергә, максатчан булып яшәргә омтылабыз.

Якташ язучыларыбызның иҗаты буыннарны буыннарга тоташтырган чылбырны хәтерләтә. Үз – үзеңә, туган җиргә тугъры булып калу, аның кадерен белү элек-электән яшәү мәгънәсенең асылын аңлаткан. Безгә аны югалтмыйча, тагын да баетып, килер буыннарга мирас итү бурычы йөкләнгән.

Әдәбият

1. Газизов М..Тәгәри китте йомгагым.-Казан:Татарстан китап нәшрияты,1976 ;

2. Рахимова Г.М. Шөгер төбәге - хәзинәләр чишмәсе . – “Стар” фирмасы, 1997;

3. Ханнанова М.Т. Гомер шавы : Шигырьләр. – Лениногорск , 1997;

4. Шәмсуаров Т.Я. Гомер дисбесе: Шигырьләр. – Лениногорск , 2008;

5. Шәмсуаров Т.Я. Моң коесы: – Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010;