Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
КОНФЕРЕНЦИЯ-текст.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
2.08 Mб
Скачать

Туган авылымның балалар фольклоры: элек һәм хәзер

Камалиева Р. Р.

Дүсмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе,

Фәнни җитәкче: Әгъләмова Н. Г.

Балалар фольклоры әсәрләренә игътибар итү, аларны төрле дәреслекләр, җыентыклар, уку китапларына кертү 19 нчы йөз урталарында башланып китә. Шундыйлардан М. Иванов, С. Күкляшев, К. Насыйри, Г. Фәезхановларның уку китапларын күрсәтеп китәргә була.

XX гасыр башларында халык әдәбиятын өйрәнүгә күп көч куйган Г. Тукай нәниләр мирасын үз иҗатында киң куллана. Балалар фольклорының зур кыйммәткә ия булуын күрсәтә, игътибарны аларны җыю кирәклегенә юнәлтә.

Балалар фольклорының әһәмиятен аңлап, махсус җыеп һәм бастырып чыгару эшен якташыбыз - фольклорчы-галим Хуҗа Бәдигый башлап җибәрә. Тукай киңәше буенча халык арасында йөри, кыйммәтле рухи мирасыбызны җыя һәм 1913 нче елда дөнья күргән “Халык әдәбияты. Табышмаклар, такмак-такмазалар” дигән китабына шактый күләмдә бишек җырлары, балалар телендәге такмак-такмазаларны да кертә.

20 нче елларда балалар иҗатын өйрәнүдә язучы һәм галим Гомәр Толымбайскийның да роле бик зур. 1928 нче елда ул “Мәгариф” журналында “Балалар фольклоры мәсьәләсе” дигән мәкалә бастыра, журнал укучыларны балалар иҗатын җыюда катнашырга чакыра.

1940 нчы еллардан соң балалар фольклорын өйрәнү эше танылган язучы һәм фольклорчы – галим Нәкый Исәнбәт исеменә бәйле. Күпьеллык хезмәт нәтиҗәсе итеп, 1941 нче елда “Балалар фольклоры” дигән җыентык бастыра. Алга таба да ул нәниләр иҗатын җыюны туктатмый. 1967 нче елда – “Нәниләр шатлана”, 1970 нче елда – “Балалар дөньясы”, 1984 нче елда “Балалар фольклоры һәм җырлы-сүзле 100 төрле уен” дигән җыентыкларны чыгара.

Яңа гасыр, ягъни XXI гасыр башларында да балалар иҗатын өйрәнү дәвам итә. Бу өлкәдә фольклорчы Р. Ягъфәров (ул, кызганычка каршы, узган ел вафат булды) һәм якташыбыз, шулай ук фольклорчы-галим Хуҗи Мәхмүтов хезмәтләре игътибарга лаек, дип саныйбыз. Рәшит Ягъфәровның “Татар балалар фольклоры” дигән җыентыгында балалар иҗаты “Багу поэзиясе”, “Күңел ачу фольклоры” һәм “Уен фольклоры” дигән төрләргә бүленеп өйрәнелә. Авылыбыз балалар фольклоры үрнәкләрен без дә шул төркемнәргә бүлеп карарбыз.

Иске Комазанның элекке һәм хәзерге “бала багу” поэзиясе үрнәкләре

Бишек җырлары ана белән бала икәүдән-икәү генә калганда башкарыла. Алар поэтик яктан артык катлаулы түгел. Безнең авылның бишек җырлары да “әлли-бәлли” дигән аваз ияртеме белән башланып китәләр, “бәбкәм, күз нурым, багалмам” кебек назлы, ягымлы эндәш сүзләргә бай. Түбәндәге бишек җырларының тарихи чикләре юк. Элек тә, хәзер дә шундый типтагы җырлар белән нәниләр йокыга китә. Бишек җырларын 94 яшьлек Нурлыхода ( 6 бала үстергән), Зәйтүнә ( 88 яшь, 6 бала анасы), Әминә ( 76 яшь, 7 бала анасы) әбиләрдән, Сәлимә ( 61 яшь, 4 бала анасы), Назилә ( 46 яшь, 3 бала анасы) һәм Лилия ( 22 яшь, 1 бала анасы) апаларның авызыннан язып алдык. Бишек җырлары 3 төрле көйгә салынып җырланды.

1. Әлли-бәлли, бәбкәсе, кая киткән әнкәсе?

Каенлыкка җиләккә, Гаделенә ( Камиләгә) бүләккә.

Әлли-бәлли итәр бу, үсеп буйга җитәр бу.

Үсеп буйга җиткәчтен, ил сакларга китәр бу.

  1. Әлли-бәлли көйләрмен, әкиятләр сөйләрмен,

Теләкләрне теләрмен, “бәхетле бул” диярмен.

  1. Әлли-бәлли итәр бу, үсеп буйга җитәр бу,

Үсеп буйга җиткәчтен мәдрәсәгә китәр бу,

Мәдрәсәдә белем алып, галим булып китәр бу.

  1. Әлли-бәлли бәү итә, улым (кызым) йокыга китә,

Улым (кызым) йокыга китә дә әнкәсе дә ял итә.

Юаткычлар. Гимнастика һәм гигиена чаралары “коры” килеш кенә түгел, ә бәлки сөйләм ритмы белән хәрәкәт ритмын туры китертеп, тиз-тиз әйтелә торган юаткычлар белән берлектә башкарылалар. Алар баланы юындырганда да әйтеләләр. Юаткычларның эчтәлекләре гади, максатлары, бишек җырлары шикелле йоклату түгел, ә күңел ачу, дәртләндерү була. Юаткычларны да без югарыда телгә алынган авылдашларыбыздан язып алдык.

Йокыдан уятканда:

Кызым, кызым, тор-тор, йокыңны ку пырр-пырр.

Кояш кая җиткән, көтү кая киткән?

“Үчти-үчти” иттергәндә:

1.Үчтеки-үчтеки, үчтеки, үсмәгәнгә кечтеки.

Үсә-үсә зур булыр, бигрәк матур ул (кыз) булыр.

2.Үчтеки-үчтеки итәр бу, үсеп буйга җитәр бу.

Үтеп барган бар кешегә сәлам биреп китәр бу.

Коендырганда:

1.Суы сарыксын, үзе калыксын, тигез канатлы булсын,

Озын гомерле, тәүбә-тәүфыйклы, шәфкатьле булсын.

2. Кәбестәгә су салдым, суы сарыксын, үзе калыксын,

Имәндәй таза булсын, усактай озын булсын.

Ябалактан йон ал, бүдәнәдән – май, судан – пакьлек,

Балама килсен күп-күп бәхет һәм шатлык.

Мунча керткәндә:

Суы сарыксын, үзе калыксын, төнлә йокласын,

Көндез уйнасын, шуның белән шул булсын!

Тәпи йөрергә өйрәткәндә:

Минем улым (кызым) кечкенә, бик охшаган үземә.

Әкрен басып, вак-вак атлап, кил, җимешем, яныма.

Бала, үсә төшеп, сөйләмне аңлый башлагач, аның белән тел ярдәмендә дә мөгаләмәгә керү мөмкин. Аларны мавыктыргычлар дип йөртәләр.

Бармак исемнәрен атау:

1. Баш бармак бау ишә, имән бармак имән кисә,

Урта бармак утын яра, атсыз бармак ат җигә, чәнчә бармак чәй эчә.

2. Баш бармак, балан ияк, урта тияк, әби-чеби, бәләкәй бәби.

Уеннар:

  1. Күк- кү, чыпчык, тәрәзәдән очып чык, улымның (кызымның) башына май (бал) сөртеп чык. ( аркага кочтырып, алга-артка селкенәләр)

  2. Мияу-мияу пескәем, хыянәтче икәнсең, саклый торган маеңны үзең ашап киткәнсең. (“прәс” дип, кул артына җиңелчә генә сугу җитезлеккә өйрәтә)

Туган авылымның элекке һәм хәзерге “күңел ачу фольклоры” үрнәкләре

Такмаклар.

Әтәч менгән киртәгә, кикерикүк итәргә, әтәчкә дә хәбәр килгән армиягә китәргә. Әтәч әйтә, бармыйм, ди, тавык әйтә, калмыйм, ди, син армиягә китсәң, бер күкәй дә салмыйм, ди.

Әйтенүләр.

1. Тук, тук, тукран, тукылдатып утырам.

Мичтә бәлеш пешәме? Шуны көтеп утырам.

2. Карга әйтә, карр-карр, мичтә бәлеш бар-бар.

Мичтән бәлеш алыр идем, өйдә кунак бар-бар.

Үртәвечләр.

Бур, бур, бураган, ике тавык урлаган.

Берсен суйган, берсен куйган, аның белән кем туйган.

Эндәшләр.

1. Эт кояшы, кит, кит, безнең кояш, чык, чык! Майлы ботка бирермен, майлы ботка казанда, тәти кашык базарда, әти китте базарга, тәти кашык алырга.

Тәти кашык – мең алтын, кирәкми безгә салкын, кирәкми безгә салкын.

2. Яңгыр, яу, яу, яу, игеннәр дә күп булсын, сыерлар да тук булсын,

Безгә катык, сөт булсын, тамагыбыз тук булсын, яңгыр, яу, яу, яу!

Иске Комазанда балаларның уен фольклоры: элек һәм хәзер

Зәйтүнә әби (88 яшь) сөйләгәннәрдән: “Кузна” уены өчен суелган мал (сарык яки бозау) тоягы кирәк. Тоякларны җыеп бер рәткә тезеп куясың да чиратлап шуларны тәпәч (утын агачы) атып таратасың. Бер атуда бөтен тоякларны тезелгән урыныннан таратып бетергән кеше җиңүче була.

Әлфинур әби ( 71 яшь) сөйләгәннәрдән: “Тегермән тарту” уены. Агачка коры туфрак өеп, шуны кул белән ишә идек, имеш, тегермәндә он тартабыз. “Тарттырылган онга” су кушып, күмәчләр ясый идек. Аны кояшта киптерәбез, аннан күмәчләрне сатабыз, ягъни “Сатучылы” уенына күчәбез.

Түгәрәк уены” – такмаклар әйтешә-әйтешә, түгәрәккә баскан кыз-малайларны чыгарып бетерә идек, соңгы калган кеше җәза үти. Такмаклар:

1) Яңа шырпы кабы, иске шырпы кабы,

яңа кигән чабатаңның төбе тишелгән тагы.

2) Көлмә кешедән, авызың өшегән, көлсәң дә ярый синең ишедән һ.б.лар

Кадрия апа (57 яшь)сөйләгәннәрдән: “Буралы” уены өчен тигез итеп киселгән “кечкенә бүрәнәләр” кирәк. Бер уенчы шулардан төрле әйберләр (бура, кое, пушка кебекләр) төзеп куя. Яшеренгән кешеләрдән саклап тора. Тегеләре йөгереп чыгып төзелгән әйберләрне ишәләр. Саклап торып, ахыргы уенга килеп җиткән бала җиңүче була.

Нәсимә апа (48 яшь) сөйләгәннәрдән: “Унике таякчыклы” уенын бик яратып уйный идек. Таякчыкларны өеп куясың да качышып бетәсең. Таякчыкларны саклаучы эзләгән арада, берәү искәртмәстән генә чыга да өемне чәчеп ата. Теге яңадан тагын җыеп өяргә мәҗбүр була. Сизгер булмасаң, кичкә кадәр таякчыкларны өю белән мәшгуль буласың.

Лилия апа (22 яшь) сөйләгәннәрдән: “Стуки-стуки” уенында берәү эзли, калганнар кача. Тапкан бер кешене билгеләнгән урынга алып килеп “стуки-стуки за ... дип уеннан чыгарып бара. Табылмаган кеше йөгереп чыгып, “стуки-стуки за себя” яки “стуки-стуки за всех” дип, табылган балаларны яңадан уенга кертә.

Бүгенге көндә кече яшьтәге балалар “Ишәкле”, “Әбәкле”, “Стуки-стуки”, “Гаражлы”, “Ватык телефонлы”, “Сәгатьле”, “Буяу сатышлы” кебек сюжетлы уеннарны яратып уйныйлар. Кызганычка каршы, үсмерләр, ягъни без, әби-бабайлардан һәм әти-әниләрдән килгән уеннарны, матур-матур авыз поэзиясе үрнәкләрен компьютер уеннарына алмаштырып барабыз, чит ил музыкасын тыңлап утыруны хуп күрәбез.

Соңгы елларда балалар телендә яшәүче халык иҗаты әсәрләре белән кызыксынуның, минемчә, җитди сәбәбе бар. Халкыбызның үткәнен, бүгенгесен өйрәнү, аның күркәм традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен, авыз иҗаты үрнәкләрен барлау, иң беренче чиратта, тәрбия һәм уку-укыту процессында кирәк. Бу укыту-тәрбия эшен камилләштерүгә юнәлдерелгән мәктәп реформасын тормышка ашыру белән тыгыз бәйләнгән. Бала тәрбияләүдә гаилә һәм мәктәп бергәлеген тәэмин итү максатларына да яраклы булыр, дип уйлыйм. Бу яктан караганда, балалар фольклорын өйрәнү зур гамәли һәм фәнни әһәмияткә ия. Шушы эшнең кирәклеген аңлаган хәлдә, укытучыларыбызга ярдәм итү йөзеннән, мин дә авылыбызның балалар фольклорын өйрәнүгә мөрәҗәгать итәргә булдым.

Әдәбият

1. Г Тукай. “Балалар әдәбияты”. Сайланма әсәрләр, т. 4. , Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986.

2. Н. Исәнбәт. “Балалар дөньясы”. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1970.

3. Н. Исәнбәт. “Балалар фольклоры һәм җырлы-сүзле 100 төрле уен”. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1984.

4. Р. Ягъфәров. “Балалар фольклоры”. Казан, “Раннур”, 1997.

5. М. Кашгарый. “Диване лөгатет-төрк” җыентыгы. Борынгы заман татар әдәбияты. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981.

6. Иске Комазан авылының балалар фольклоры үрнәкләре.