Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
КОНФЕРЕНЦИЯ-текст.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
2.08 Mб
Скачать

2. Авыл тирәсендәге җир-суларның атамы

Авыл уртасыннан Җөре (Юринка) елгасы ага. Бу елга Юрий исемле рус авылыннан агып чыккан. Шуңа күрә аны Юринка елгасы дип атаганнар. Ул Удмурт республикасының Можга районына керүче Югары Җөре авылыннан ерак булмаган Таш Чишмәдән башланып китә. Башта көньякка, аннан соң төньяк-көнчыгышка агып Татарстан җирләренә килеп керә һәм Тирсә авылыннан ерак түгел Чаж елгасына коя. Җөре елгасының якынча озынлыгы 30 чакрым .

Җөре елгасы - талгын елга, ләкин кайбер урыннарда текә борылышлар ясый, бөтерелә, күбекләнә. Кайбер урыннарда ярларының биеклеге 4-5 метрга җитә. Үзе тирән түгел, киңлеге 1-2 метрдан 10 метрга кадәр.

Ноябрьдә елга боз белән каплана, бик тиз агучы урыннары кыш уртасында гына ката. Бозының калынлыгы 50-70 см була. Апрель уртасында елга боздан ачыла, бу вакытта су күләме нык арта.

Җөре елгасында су хайваннарыннан - кондыз, ондатра, балыклардан – чуртан, шамбы, ташбаш, чабак һ.б. яши.

Авыдлан ерак түгел чишмә бар. Урманнан җиләк җыеп, суга сусап кайтучылар шушы чишмәдән су эчкәннәр. Суы салкын булганга күрә аны “Салкын чишмә” дип йөртә башлаганнар. Кешеләр аның суын эчкән, чишмәгә савап итеп акча, җиләк һ.б. әйберләр салганнар. “Салкын чишмә”нең суы Җөре елгасына агып төшә.

Тау астына урнашканга күрә, авылда чокырлар да бар. Мәсәлән, Абыстай чокыры, Түбәтәй арка чокыры, Пүчинкә чокыры, Ташлы казан чокыры, Имәнле күл чокыры, Солдат чокыры.

Абыстай чокыры

Элек кыш көне кар бик күп яуганлыкатан, аның язгы ташуы да көчле булган. Шуңа күрә бер абыстай, Кыдырлы исемле авылга барганда, шул чокырда батып үлгән. Шуңа күрә аны Абыстай чокыры дип атаганнар.

Имәнле күл чокыры

Бу чокырның әйләнә тирәсен имән агачлары чолгап алган. Шул урман уртасындагы чокырны Имәнле күл чокыры дип атаганнар.

Пүчинкә чокыры

Бу чокырдан ерак түгел Пучинкә дигән рус авылы булган. Чокырның исеме дә шуннан чыккан

Ташлы казан чокыры

Бу чокыр казанга охшаган. Анда бик күп зур-зур ташлар аунап ятканнар. Шуннан чыгып аңа Ташлы казан чокыры дип исем кушканнар.

Түбәтәй арка чокыры

Бу чокырның ике ягы да түбәтәйгә охшаганлыктан, аңа шул исемне биргәннәр.

Авылның сөйләм үзенчәлекләре.

3.1. Фонетика һәм морфология өлкәсендә үзгәрешләр.

Кодаш авылы татарлары тел һәм сөйләм үзенчәлекләре ягыннан татар теленең урта диалектына, Минзәлә сөйләшенә карый. Без моны түбәндә күрсәтелгән мисаллар ярдәмендә күрә алабыз.

Фонетика өлкәсендәге үзгәрешләр:

ы - а

и - әй

бармый - [бармай]

кайтмый - [кайтмай]

килми - [килмәй]

сөйли - [сөйләй]

Ә тартыкларда үзгәрешләр юк.

Морфология өлкәсендәге үзгәрешләр:

исемнәрдә: [әтәй], [әнәй], [түкэч] -чүкеч, [аскыч] – ачкыч, [түмә] – төймә;

фигыльләрдә: [бармай], [кайтмай], [сөйләмәй], [җөгөрдөм] – йөгердем, [апкайттым] – алып кайттым, [барадыриэм] – бара идем, [китэрмэ] – китәрме;

сыйфатларда – бәләкәй.