Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
КОНФЕРЕНЦИЯ-текст.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
2.08 Mб
Скачать

Икетеллелек шартларында сөйләм культурасы

Ямалова А.

Яр Чаллы

шәһәренең 7 нче урта мәктәбе

Фәнни җитәкче: Камаева Р.Б.

Татарстан җирлегендә ике – рус һәм татар телләре биш гасыр чамасы янәшә рәвештә кулланылып, яшәп килә. Мәгълүм булганча, татар халкы элек-электән руслар белән якыннан аралашып яши. Татарча сөйләшүчеләр, татар телендә эш итүче белгечләр, төрле һөнәр ияләре, туган телләре белән бергә, даими рәвештә рус телендә сөйлиләр һәм язалар. Бу ике халыкның бергә аралашып яшәве икетеллелекнең барлыкка килүенә һәм үсешенә йогынты ясаган.

Икетеллелек ул – ике телне дә тигез дәрәҗәдә камил белү. Ә.М.Ахунҗанов фикеренчә, ике тел бер-берсен алыштырып килсә, иҗтимагый тормышның төрле өлкәләрендә бертигез дәрәҗәдә кулланыла алса, шул вакытта гына икетеллелек күренеше барлыкка килә. Ә бу, үз чиратында, телләрне икесен дә камил белгәндә һәм икесе дә актив кулланылышта булганда гына мөмкин [Ахунҗанов 1981: 125].

Беезнең республикада һәм татарлар яшәгән башка өлкәләрдә элек-электән татар-рус икетеллелеге хөкем сөрә, ягъни татар халкы үз теле белән бергә рус телен дә куллана. “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Закон кабул ителгәннән соң, икетеллелек күренеше тагын да киңрәк тарала һәм ныгый бара.

Бу шартларда татар теленнән дөрес файдалану, аның табигыйлеге саклану-сакланмау мәсьәләсе рус теле белән тыгыз бәйләнештә тора, дөресрәге, туган телебезнең кагыйдә-нормаларында татар һәм рус телләренең үзара мөнәсәбәте, бер-берсенә тәэсире чагылыш таба.

Бүгенге көндә туган телдә дөрес сөйләү даими рәвештә бәйләнештә торган ике телнең нисбәтен, аларның лексик-семантик, грамматик стилистик үзенчәлекләрен исәпкә алмыйча мөмкин түгел.

Параллель рәвештә ике телдән файдаланган, ике тел белән эш иткән кешенең ике телне дә дөрес куллануы өчен төп шарт – аның ул телләрнең икесен дә яхшы белүе. Әмма ике тел ияләрендә дөрес сөйләү күнекмәләрен үзләштерү, сөйләм культурасын тәрбияләү өчен мәктәптә һәм башка уку йортларында үзара мөнәсәбәттәге ике тел чараларын чагыштырып өйрәтү, теге яки бу телнең үзенә генә хас күренешләрен аерып күрсәтү мөһим.

Сөйләм ул – шәхес көзгесе. Кешенең сыйфатлары беренче чиратта сөйләмдә чагыла. Шуңа күрә дә сөйләм культурасына даими игътибар һәркемнең көндәлек кайгыртуына лаек булырга тиеш.

Әлбәттә, сөйләм культурасын камилләштергәндә барыннан да элек ана телен яхшы белү кирәк. Кайберәүләр уенча, татар телен яхшы белү хәзер кирәк түгел. Андыйларның үзләренчә дәлилләре дә бар: әйтик башка халыклар белән аңлашу, аралашу өчен һәркемнән рус телен яхшы белү таләп ителә. Төптән уйлап карганда бер телне яхшы белү белән чикләнеп калуны акларга тырышучылар хаклы түгел, асылда бу зарарлы караш.

Профессор Г.Саттаров бер сөйләшүдә болай дип билгеләп үтте: “Әгәр татар һаман да үзенең туган теленә караганда чит телне өстен күрсә, хәлебез бик мөшкел булачак. Әйе, тормыш телләр белүне таләп итә. Хәзер безгә рус телен генә түгел, инглизчәсен дә, кытайчасын да белергә кирәк. Ләкин бу хәл татарчабызга хилафлык китерергә тиеш түгел. Баланың теле ана теле белән ачылсын. Гаиләдә аралашу ана телендә булсын. Бары шул чакта гына милләт сакланачак. Югыйсә бездә еш кына чит телне өстен кую, шул телне камил өйрәтү өчен бала аңын туган теле белән “чүпләмәскә тырышу” күренеше киң җәелде” [Гарифуллин 2007: 45].

Хәзерге чорда – халыкларның үзара аңлашу-аралашу мөмкинлекләре көннән-көн арта барган фән-техника революциясе заманында һәр милләт кешесенә, кимендә өч тел белү зарур. Туган телне өйрәнү беренче урында торырга тиеш. Чөнки ана теле бала өчен туган халкының рухи һәм иҗади байлыкларын үзләштерү, кабул итү юлында иң көчле корал. Үз телен, үз культурасын, үз халкын хөрмәт итмәгән кеше чит телне, чит мәдәниятне күңеленә беркайчан да сыйдыра алмаячак.