Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
КОНФЕРЕНЦИЯ-текст.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
2.08 Mб
Скачать

Актанышта, җирле төбәктә, үз әдипләребезнең иҗатын өйрәнәбез

Шәрипова Г.

Актаныш районы

Актаныш гимназиясе укучысы;

Фәнни җитәкче: Әминова Л.Г.

Актаныш районы – тулысынча диярлек татарлардан торган, татар милләтенең бөтен милли колоритын саклаган, аның гореф-гадәтләрен киләчәккә илтәчәк чиста татар районы. Мәдәният министры З.Р.Вәлиева билгеләп үткәнчә, республикага әдәбият-сәнгать әһелләрен биреп торучы төбәк бу.

Һәр кеше өчен үз туган җире, шул җирдә хезмәт куючы кешеләре бик кадерле һәм якын.Безнең күңелләребезгә туган як төшенчәсе , иң беренче, үзебез яшәгән табигатьнең гүзәллегенә соклану, авылыбызның төзек-матур булуына горурлану, шул матурлыкны үзләренең иҗатларында гәүдәләндерә алучы әдипләребез иҗатын өйрәнү аша да керә.

Актаныш районында җирле төбәк әдипләре иҗатын өйрәнү, аның белән район халкын таныштыру берничә юнәлештә алып барыла.

Уразай авылында Риза Ишморат, Такталачыкта Гамил Авзал, Пучыда Нур Баян музейлары уңышлы эшли, аларда ел саен әдипләрнең туган көннәрендә әдәби кичәләр үткәрелә, музей белән танышу өчен , мәктәпләрдән укучылар килә.Район хакимияте яшь буынны үзебездән чыккан әдипләр белән таныштырып баруга, алар иҗатына мәхәббәт тәрбияләүгә зур игътибар бирә.В.Имамов, Э.Шәрифуллина, М. Разов, Р. Миңнуллин, Д.Салиховларның , үзебездә яшәп итүче Ә. Моталлапов юбилейларын район мәдәният йортында киң җәмәгатьчелек катнашында билгеләп үтү – моның ачык мисалы. Фронтовик шагыйрь, сугышта подполковник дәрәҗәсенә күтәрелгән Н. Баянга Әнәк авылында һәйкәл куелу да сугыштагы һәм иҗаттагы батырлыкның онытылмавы турында сөйли.

Актанышта инде күп еллар “Агыйдел дулкыннары” иҗади берләшмәсе эшләп килә.Юл башында Суфиан Поварисов кебек галим һәм әдип торган бу берләшмәдә бүген инде танылу алган шәхесләр каләмен чарлады.Күп еллар бу берләшмәне җитәкләгән Мөхәммәт Мирза- Татарстан Язучылар берлеге рәисе. Бүгенге көндә Т.Мөхәммәтдинова, А. Авзалова , Л. Шәйгәрданова, Ә. Моталлапов һәм башкалар үз иҗатлары белән район халкын сөендерәләр, һәрберсенең дә китаплары бысылып чыкты.

Үзебезнең туган татар теленең бөтен нечкәлекләрен балаларга җиткерү, аның аһәңен, моңын тоя алырга өйрәтү, милләтебезнең мәдәниятен, сәнгатен, әдәбиятын, тарихын белдереп, шулар аша туган җиргә һәм үз халкына мәхәббәт, алар белән горурлану тәрбияләү ул бүген мәктәптә күбрәк татар теле һәм әдәбият укытучыларына йөкләнә. Бүген татар теле укытучысы инде милләт сагына басты, ягъни аның эшчәнлеге грамматика белән генә чикләнми, ул халыкның милли йолаларын, гореф-гадәтләрен, халык авыз иҗатын , яшәү рәвешен буыннан буынга тапшыручы, шуңа нисбәтле рәвештә әхлакый сыйфатларын үстерүче дә .Борынгы грек философы Сенека: ” Гыйлемлектә алга китеп тә, әхлак ягыннан артта калган кеше алга китүдән дә бигрәк артта калып яши”, - дигән бит.

Җирле төбәк әдипләре иҗатын өйрәнү мәктәпләрдә ничек куелган соң?Бүгенге көндә республиканың танылган әдипләре булып җитешкән якташларыбызның иҗаты - чын-чынлап хәзинә ул. В.Имамовның тарихи әсәрләре аша бездә татарыбыз белән горурлану хисләре уянса, Я.Шәфыйковның әсәре, замана шаукымына бирелеп, җир йөзеннән юкка чыгарылган авыл фаҗигасен сурәтләве, шуның аша безнең нәни күңелләрдә Туган җирнең шул дәрәҗәдә газиз икәнлеген аңлата алуы белән кадерле.

Ә Мөхәммәт Мирзаның бу юллары турында ни әйтәсең?

Җанның күккә ашасы бар,

Тәннең җиргә китәсе...

Күк белән җир арасында

Гомеркәйләр итәсе...

Үзебезнең композиторыбыз Инсаф Хәбибуллинның йөрәк түреннән чыккан көе шушы юллар белән очраша да, гаҗәеп сагышлы моң булып, безнең күңелләрне сарып ала...

Татар әдәбиятында Гамил Авзал дәрәҗәсендә сатира остасы бар микән? Аның Мәрфугаттәй, Әсмабикә, Гыйльменисаттәйләрен без һәр авылда очратабыз ич. 10 ел буе районда узып килгән Нур Баян исемендәге иҗат фестиваленә быел алмашка Гамил Авзал исемендәгесе килде.Күпме иҗат сөйгән Актаныш балаларына канат куйды бу фестиваль! Эльмира һәм Гөлнара Җәлиловалар, Ленар Шәех , Лилия Гыйбадуллиналар шушы фестиваль аша бүген инде шагыйрьләр арасына басты.Шушы фестивальләр аша килеп,“Иделем акчарлагы”, “Бәллүр каләм”, “Каурый каләм” иҗат бәйгеләрендә җиңү яулаучы укучылар булуына бик сөенәбез без.

“Агыйдел дулкыннары” иҗат берләшмәсе белән мәктәпләр һәрдаим аралашып яши, еш кына очрашулар, әдәбият- сәнгать турында әңгәмәләр үткәрелеп тора.

Җирле төбәк әдипләре иҗатын өйрәнү, алар белән кызыксыну тәрбияләү “ Йолдыз сәгате” , “Могҗизалар кыры” кебек класстан тыш чараларда тормышка ашырыла, әдәби бюллетеньнәр чыгарыла.

Безне, укучыларны, әдәби әсәрнең эчтәлеге , сюжеты гына түгел, ә аларның теле, ягъни авторның җанлы сөйләме дә кызыксындыра. “ Фикерне художестволы формага төрү өчен , һәр язучы телнең сүзлек хәзинәсеннән, грамматик төрлелекләреннән , сурәтләү чараларыннан үзенчә файдалана. Язучының индивидуаль стиле нәкъ шушуы юнәлештә ачыклана да”, - ди В.Хаков. Берничә ел элек туган тел түгәрәгенә йөрүче укучылар “Җирле төбәк әдипләре иҗатында топонимнар” , “Җирле төбәк әдипләре әсәрләрендә халык авыз иҗаты” дигән темаларга фәнни-эзләнү эшләре башкардылар, ә без хатын- кыз шагыйрьләр иҗатында төсләр балкышын күзәтәбез, алар иҗатында образлы сурәтлелекне тикшерәбез.Мондый эзләнү эшләре укучыларны әдәби текстка анализ ясый алырга өйрәтә, үзләрен дә образлы фикерләргә этәрә.

Җирле төбәк әдипләре иҗаты – ул татар теле дәресләре өчен дә хәзинә.Гимназия укытучысы Ләйсән Әминованың “ Татар теленнән күнегүләр җыентыгы” , “V-XI класслар өчен диктантлар җыентыгы” да үзебезнең якташ әдипләр иҗатыннан төзелгән , алар район укытучылары һәм укучылары өчен менә дигән кулланма.

Йомгак ясап, шуны әйтергә кирәк: бүгенге мәктәп укучысын әдәбиятка тарту өчен мөмкин булган чараларның барысын да, шул исәптән төбәк әдипләренең иҗатын өйрәнүне дә кулланырга кирәк. Ел саен безнең гимназияне тәмамлаган берничә укучыбыз югары уку йортларының татар филологиясе факультетларына укырга керә икән, димәк, бу юнәлештә максатчан эш оештырыла дияргә кирәк. Үз төбәге кешеләре белән горурлану , туган җире турында кайгырту, үз җирлегенең традицияләрен ныгытырга омтылу кебек сыйфатлар әхлакый гүзәл шәхес формалаштыруда зур роль уйный. Ә мондый шәхес тәрбияләү – бүгенге җәмгыять алдында торган төп бурычларның берсе.

Әдәбият

Гамил Авзал. Кояшка карап.- Казан : Татарстан китап нәшрияты, 1989 .- 270 б.

Мөхәммәт Мирза. Тере су. - Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2007.- 350 б.

Хаков Вахит. Татар әдәби теле.- Казан : Татарстан китап нәшрияты,1999.-302 б.

Шафыйков Ягъсүф.- Хуш, Агыйдел!- Казан, 202.- 263 б.