- •Татар телен дәүләти дәрәҗәгә күтәрү хакында фикерләрем бар
- •Кодаш авылы топонимикасы һәм аның җирле сөйләШ үзенчәлекләре
- •1. Авыл халкы
- •2. Авыл тирәсендәге җир-суларның атамы
- •3.1. Фонетика һәм морфология өлкәсендә үзгәрешләр.
- •3.2. Лексика өлкәсендә үзгәрешләр
- •3.3. Малчылыкка караган сүзләр һәм фразеологизмнар
- •Бездә икетеллелек мохите
- •Татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатында милләт язмышының чагылышы
- •Кукмара җирлегеннән чыккан язучылар иҗатында фразеологик әйтелмәләр
- •Татар язучылары һәм шагыйрьләренең иҗатында милләт мәсьәләләренең яктыртылышы
- •Г.Утыз имәни иҗатына төрек теле йогынтысы
- •Якташыбыз шәйхи маннур – безнең күңелләрдә
- •Әдәбият
- •Керәшен татарларының милли йолалары
- •Ассалар да, киссәләр дә, чукынмады татар теле
- •Ана телем – газиз телем
- •Әдәбият
- •Әгерҗе районы салагыш авылының тарихы һәм ономастикасы
- •Тел дигән дәрья бар, дәрья төбендә мәрҗән бар
- •Бәетләрнең һәм мөнәҗәтләрнең хәзерге тормыштагы роле
- •Гаяз исхакый – милләтебез горурлыгы.
- •Телебезне сакласак, халкыбыз да яшәр
- •Хуҗа бәдигыйнең мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеге
- •Авыл юкка чыкса, тел дә, милләт буларак, халык та бетә
- •Телләр белгән – илләр гизгән
- •Тел язмышы - милләт язмышы
- •Туган якның бер талы
- •Г. Исхакый иҗатында милләт язмышы.
- •Ана теле – кешеләргә аң-белем, тәрбия бирү өчен иң шифалы чишмә
- •Телебез җәүһәрләре
- •Шәйхи маннур иҗатын өйрәнү мәсьәләсе
- •Җирле төбәк әдипләре иҗатын өйрәнү мәсьәләләре
- •Татар фаҗигасе (и.Юзеевның “Ак калфакны төшердем кулдан...” әсәре буенча)
- •Җәлил чаткылары
- •Н. Гыйматдинова иҗатында мифопоэтик образлар
- •Әдәбият
- •Габдулла тукай, муса җәлил сөйләшкән матур телебезне бозмыйк
- •Җир йөзендә сыңар тамырлы халык юк
- •Тел бетсә, милләт бетә, халык бетә
- •Халык авыз иҗаты – әдәби һәм тарихи мирасыбызның
- •Татар һәм рус телләрен тәрҗемә итү үзенчәлекләре
- •Сабан туе йоласының символик мәгънәсе
- •Туган телне авыл саклый
- •Туган авылымның балалар фольклоры: элек һәм хәзер
- •Язучының төп кыйбласы – үз халкына хезмәт итү
- •Һәр сүзнең үз урыны бар (ф. Яруллин иҗатында тел-сурәтләү чаралары)
- •Тынгы белмәс шагыйрь (Роберт Әхмәтҗанов иҗатына бер караш)
- •Лингвокультурология турында төшенчә
- •Кукмара төбәгенең диалектизмнары
- •Якташыбыз рафаил газизов иҗатының үзенчәлекләре
- •Актаныш төбәгенең талантлы шагыйрьләре ижатына кыскача күзәтү
- •Хуҗиәхмәт мәхмүтов – милләтем горурлыгы
- •Менделеевск төбәге әдипләре иҗатын өйрәнү
- •Җирле төбәк әдипләре иҗатын өйрәнү мәсьәләсе
- •Җирле язучыларыбыз әсәрләрендә фикер һәм хис төрлелеге
- •Җирле төбәк әдипләре иҗатын өйрәнүнең әһәмияте
- •Гомер заяга узмаган
- •Гафури иҗатында милләт язмышы
- •Халык авыз иҗатын фәнни яктан эшкәртүдә г. Тукайның новаторлыгы
- •Бар халыкны туган теленә булган мәхәббәт берләштерә
- •Бишектә чакта ачылган татар телем
- •Төбәк фольклоры слайдларда
- •Әдәбият дәресләрендә якташыбыз – рафаил шәкүр улы газизов
- •Әдәбият
- •Иле өчен туа ир бала
- •Ямаш игәнәй иҗатында милләт мәсьәләсенең яктыртылышы
- •Сарман төбәгенең сөйләш үзенчәлекләре һәм жаргоннары
- •Сөйләшнең грамматик үзенчәлекләре
- •Сөйләшнең лексик үзенчәлекләре.
- •Сарман районында кулланыла торган кайбер жаргоннар
- •Роберт миңнуллин шигъриятендә су темасы
- •Татар телен үстерү һәм саклау мәсьәләләре
- •Халык авыз иҗаты – туган телебез сакчысы
- •Вакытсыз өзелгән иҗат юлы (нур баян эзләре буйлап...)
- •Кулланылган әдәбият исемлеге:
- •Г. Моратның “тузга язылмаган сүз эзлим” шигырьләр циклында милләт мәсьәләсенең яктыртылышы
- •Татар халык авыз иҗатының бүгенге көндәге роле
- •Мәдинә маликова иҗатында детектив әсәрләр үзенчәлеге
- •Милләтнең нигез ташы – ана телебез
- •Түбән ушмы төбәге тарихы һәм аның антропонимикасы
- •Җәмит рәхимов – туган төбәк җырчысы
- •Бәетләрдә – халык язмышы
- •Әдәбият
- •Ана теле – йөрәк теле, рухи тамыр
- •Кулланылган әдәбият
- •Классик татар язучыларының әсәрләрендә халык авыз иҗатының чагылышы
- •Шигърият һәм халык җырлары
- •Икетеллелекнең сөйләм культурасынайогынтысы
- •Манкорт булмыйк!
- •Киләчәгебез – милли телебезгә булган хөрмәттә, аны саклауда, үстерүдә
- •Илдус гыйләҗев иҗатында милләт мәсьәләсенең яктыртылышы
- •Татар халык мәкальләрендә әхлак мәсьәләләре
- •Г. Галиев - авылым җырчысы
- •Габделхәй сабитов хикәяләрендә сурәтләнгән табигать могҗизалары
- •Нурулла гариф – үзенчәлекле шәхес
- •Мәктәптә кадыйр сибгатуллин иҗатын өйрәнү
- •Ана телең- милли горурлык ул
- •Татар язучылары һәм шагыйрьләренең иҗатында милләт мәсьәләсенең яктыртылышы
- •Россия федерациясендә гадел тел сәясәте алып барылсын иде
- •Иске комазан төбәгеннең сөйләш үзенчәлекләре
- •Морфологик үзенчәлекләр.
- •Лексик үзенчәлекләр.
- •IV. Фразеологизмнар өлкәсендәге үзенчәлекләр
- •V. Топонимик үзенчәлекләр
- •Башкортостан — күпмилләтле ватаным
- •Теле барлар халык булган
- •Тарихын оныткан милләтнең киләчәге юк
- •Г. Ибраһимов иҗатында романтизм
- •Иң матур тел – милли тел
- •Татар әдәбиятында сәяхәтнамә жанрының калыплашуы, үсеш этаплары
- •Альберт хәсәнов иҗатында кеше һәм табигать мөнәсәбәте
- •Татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатында милләт мәсьәләсенең чагылышы
- •Милләт язмышы татар әдипләренең каләмендә
- •Актанышта, җирле төбәктә, үз әдипләребезнең иҗатын өйрәнәбез
- •Татар әдәбияты дәресләре күңелемдә
- •Ике газиз сүз: туган ил, туган тел
- •Мифтахетдин акмулланың “нәсихәтләр” шигыренә лингвостилистик анализ
- •Икетеллелек шартларында сөйләм культурасы
- •Әдәбият
Якташыбыз шәйхи маннур – безнең күңелләрдә
Васильева М.И.
Дүсмәт урта гомуми белем бирү
мәктәбе
Фәнни җитәкче: Әгъләмова Н.Г.
Туган Тулбаеңның
Урамнары буйлап,
Бер үтәргә иде бергәләп;
Күрешеп булмый,
Чарасызлык хисе
Күңелләрне талкый
телгәләп.
Күрешепләр булмый
Бик тә теләсәк тә...
Сәяф Шәйхи
Әйе, татар әдәбиятының күренекле вәкилләреннән берсе, шагыйрь, прозаик, тәрҗемәче Шәйхи Маннурга – үзеннән соң якты эз калдырган якташыбызга багышланган бу шигырь юлларында сагыну, офтану хисләре ярылып ята. Сагынмаслыкмыни, очрашырга теләмәслекмени? Бу теләк-ихтыяҗ бигрәк тә олуг шагыйребезнең якынлашып килгән юбилее алдыннан арта, көчәя.
Ш. Маннурның әдәби мирасы, эшчәнлеге зур һәм күпкырлы. Үзе исән чагында аның дүрт дистәгә якын китабы дөнья күрә. Беренче шигырь җыентыклары (“Тайга төбеннән”, “Чиккән сөлге”) 1928 елда басылып чыга. Аның лирик шигырьләре, “Гайҗан бабай”, “Казан кызы”, “Җир- әнкәнең сылу кызы” кебек поэмалары, “Каз көтүче малай”, Өч васыять” әкиятләре, “Агымсуларга карап”, “Муса”, “Чын сөю бармы?” исемле чәчмә әсәрләре татар поэзиясе һәм прозасы казанышлары рәтендә зур урын алган. А. С. Пушкинның “Евгений Онегин” поэмасын, “Салтан патша турында әкиятен”, А. П. Чехов хикәяләрен, рус халык әкиятенә нигезләнеп язылган “Хәйләкәр төлке” әкият-поэмасын, якташыбыз тәрҗемәсендә яратып укыйлар. Ул татарча яңгыраткан әсәрләрнең авторлары арасында тагын Лермонтовны, Руставели, Шевченко, Маяковский, Михалковны, Бубенновны очратырга мөмкин.
Күренекле шагыйрь поэзия өлкәсендә үзенең остазлары итеп Г. Тукайны һәм Һ. Такташны саный:
...Алҗып калсам төннәр утырганда,
Чишәлмичә шигърем төенен,
Тукай белән Такташ кул сузалар,-
Җаен табам җуйган көемнең... (Ак чишмәсе”)
Әдәби хезмәтләре, Бөек Ватан сугышы фронтларында күрсәткән батырлыклары өчен, Ш. Маннур хөкүмәтнең күп кенә орден һәм медальләре белән бүләкләнә. Сугышның беренче көннәреннән үк ул үз теләге белән фронтка китә һәм сугышның ахырынача “Сугышчан чакыру”, “Алга, дошман өстенә”, “Ватан бәхете өчен” дигән фронт газеталарының хәрби корреспонденты булып хезмәт итә. Сугышчыларның тиңдәшсез батырлыклары турында дистәләгән очерклар, мәкаләләр язып бастыра.
“Муса” романы (1959-1964) тынгы белмәс якташыбызның Җәлил эзләреннән Минзәлә, Оренбург якларына, Волхов фронтында Муса сугышкан җирләргә, хәтта Германиягә, ул утырган төрмәләргә барып кайтуы нәтиҗәсендә туа. Бу роман турында якташыбыз, җәлилче Фәрит Солтанбәков бик хаклы рәвештә түбәндәге сүзләрне язган: “Нинди зур, онытылмаслык эшләр башкарып китте Шәйхелислам абый! Ул иҗат иткән әсәрләрне халык һаман яратып укый. Ә бу – мәңге яшәү, үлемсезлек, дигән сүз. Аның “Муса” романы җәлилчеләрнең кылган батырлыкларын, рухи ныклыкларын халкыбыз күз алдына бөтен тулылыгы белән диярлек китереп бастырды... Шәйхелислам абыйны без беркайчан да онытмабыз!” Бу – Ш. Маннур иҗатына халык тарафыннан бирелгән бәя.
Туган җир, Туган авыл. Йөрәккә якын һәм кадерле сүзләр. Безнең һәркайсыбызның газиз туган йорты, кадерле авылыбыз бар. Һәр авылның үзенә генә хас сокланып туймаслык урыннары күп. Шагыйрьнең туып үскән Тулбай авылы табигате дә искиткеч матур. Шушы авылда урнашкан Ш. Маннур исемендәге музей-китапханәгә экскурсиягә баргач, мин аның, чынлап та, шулай икәненә ышандым. Шагыйрь язганча,
Колхозчылар, бал кортлары кебек
Хезмәт итә күңел беркетеп.
Эшлиләр дә, ашыйлар да алар,
Яшиләр дә алар гөлт итеп!
(“Авылдашларыма хат”)
Әйе, тырыш хезмәт белән дан казанган һәм авылдаш шагыйрьләренә олы мәхәббәтләре белән игътибарга лаек халык яши монда. Күмәк хуҗалыкның алдынгы игенче-терлекчеләре, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре ел саен Ш. Маннур исемендәге премия белән бүләкләнәләр. Гомумән алганда, бу премиягә 90 лап язучы-шагыйрь һәм хезмәт алдынгысы лаек булган.
Күренекле якташыбызның махсус балаларга адресланган китаплары да байтак: “Шаян дусларыма”, “Миләүшә китабы”, “Нәниләргә, дәүләргә”, “Ямьле җәй”, “Күгәрченнәр гөрләгәндә” һ. б. лар. Мин аларны кечкенәдән яратып укыйм, шигырьләрен, көйгә салынган җырларын өйрәнәм. Балалар бакчасына йөргәндә, “Зәңгәр күлен” Әниләр бәйрәмендә җырладым. Мәктәптә оештырылган “Туризм” түгәрәгенең гимнына әйләнгән “Яшь туристлар җырын” да теләп өйрәндек һәм җырлыйбыз. Ш. Маннур сүзләренә язылган “Шахта”, “Ана җыры”, “Мәк чәчәге” кебек җырларны өлкәннәр, шул исәптән минем әнием дә, яратып башкаралар. Мәктәбебезнең Театр түгәрәге әгъзалары, “Каз көтүче малай”, Өч васыять” әкиятләрен, “Агымсуларга карап” автобиографик повестен сәхнәләштереп, укучылар алдында да, әти-әниләр алдында да чыгыш ясыйлар. Якташыбыз Шәйхи ага Маннурның юбилей даталарын зурлап, әдәби атналыклар, айлыклар итеп билгеләп үтәбез. Бу шагыйрьнең халык күңелендә мәңге яшәвен тагын бер тапкыр исбатлый түгелме?
Туган телебезгә бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт һәм сак караш тәрбияләүче “Тел бит...”, “Яхшы бел” шигырьләрен кем генә белми икән?
Татарчасы - туган тел,
Безгә газиз булган тел.
Атаң-анаң, әби-бабаң
Сине сөя торган тел.
Бу телдә рух байлыгың
Һәм йөрәк кайнарлыгың... (“Яхшы бел”)
Гомумән, Ш. Маннурның мәктәп турындагы, балаларның уку, ял вакытларын сурәтләгән, табигать матурлыгын тасвирлаган шигырьләре барыбызга да таныш. Аның тел көрмәкләндергечләре, математик шигырь- табышмаклары безнең телебезне, фикерләвебезне үстерү максатларында язылган. Мәсәлән, 100 каз турындагы табышмак-шигырьне математик ярышларда бик теләп файдаланабыз.
Күренекле шагыйребез күптән вафат инде, шулай булса да ул безнең күңелләрдә һәрвакыт яши. Аның әсәрләрен укып, илһам чыганагы, яшәү дәрте алабыз. Инде чирек гасыр буе буе Мамадыш төбәгенә дан җырлап торган шагыйрь һәйкәле ел дәвамында чәчәкләрдән бушамый. Һәйкәл янында шигырь бәйгеләре, әдәби кичәләр, әдипләр белән очрашулар еш үткәрелә. “Агымсу” иҗат берләшмәсе әгъзалары да тәүге сынауны шунда узалар.
Әдипнең туган авылында, үзе исемендәге музей-китапханә каршында, тууына 100 ел тулу уңаеннан куелган һәйкәл дә авылдашларын, килгән мәртәбәле кунакларны әллә каян, ерактан сәламли сыман. Моннан да зуррак бәхет бармы? Әйе, якташыбыз – мәңгелек, үзеннән соң якты эз калдырган бөек шәхес ул.
