Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Концепция тат яз.docx
Скачиваний:
8
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
62.08 Кб
Скачать

III. Концепциянең максаты һәм бурычлары

Әлеге Концепциянең максаты – татар теле һәм әдәбиятын укытуны дәүләт һәм җәмгыять куйган заман таләпләре белән тәңгәлләштереп, филологик һәм педагогик белем бирүгә яңача якын килү нигезендә камилләштерү.

Татар телен һәм әдәбиятын укытуның нәтиҗәлелеген шулай якын килеп күтәрү өчен түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү мөһим:

  1. һәр юнәлеш һәм телне үзләштерү дәрәҗәсе өчен предметлар эчтәлегенең фундаменталь төшен, лексик-грамматик, коммуникатив нормаларын (минимумнарын) эшләү;

  2. яңа үрнәк эш программалары, укыту-методик комплектлары, тел компетенцияләрен бәяләү системасын әзерләү, сынап карау (апробацияләү) һәм кулланылышка кертү;

  3. баланың яшенә һәм кызыксынуына, аның туган тел яки дәүләт телен үзләштерү дәрәҗәсенә туры килгән, барыннан да элек, телдән дөрес сөйләмгә этәрүче аралашу компетенцияләрен формалаштыруны күздә тоткан нәтиҗәле технологияләрне гамәлгә кую;

  4. татар филологиясе өлкәсендә заман таләпләренә җавап бирә торган педагог-хезмәткәрләр һәм фәнни кадрлар әзерләү; яңадан әзерләү һәм белемнәрне күтәрү системасын камилләштерү;

  5. муниципаль һәм мәктәп эчендә күзәтү-мониторинглар, методик эшләр ярдәмендә татар телен һәм әдәбиятын укытуның сыйфатын күтәрү;

  6. Татарстан Республикасыннан читтә урнашкан мәгариф оешмаларына булышу һәм аларга методик ярдәм күрсәтү;

  7. шушы мәсьәләләрне Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы дәүләт программаларына, муниципаль программаларга һәм аерым белем бирү оешмаларының үсеш программаларына кертү.

IV. Татар телен һәм татар әдәбиятын укыту мәсьәләләре

Мәгариф оешмаларында татар телен һәм татар әдәбиятын системалы укытуның күп еллык традицияләре (методик юнәлешләр, укыту-методик комплектлары, фәнни-педагогик мәктәпләр һәм белем бирү практикалары) безнең илдә белем бирү системасының мөһим потенциалын тәшкил итәләр. Шуның белән бергә, татар телен һәм әдәбиятын укыту методикаларын, аралашуга, укучы белән шәхси эшләүгә ныграк игътибар итеп һәм ФДББС нигезендә камилләшүне күздә тотып, дидактик яктан кабат карап чыгу таләп ителә. Татар телен һәм татар әдәбиятын өйрәнү һәм укыту өлкәсендәге проблемалар түбәндәге төп төркемнәргә берләштерелә ала.

4.1. Мотивлаштыру белән бәйле мәсьәләләр

Мотивлаштыруга бәйле мәсьәләләр, иң элек, хәзерге вакытта көндәлек тормыш өчен филологик белемнең әһәмиятен тиешенчә бәяләмәү, шулай ук Татарстан Республикасында да, Россия Федерациясенең татарлар бергә тупланып яшәгән башка субъектларында да татар теле һәм татар әдәбиятын өйрәнүгә мәктәптә һәм тулаем алганда җәмгыятьтә дә ихтыяҗның түбән булуына бәйле.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм түбән сыйныф укучылары арасында татар телен өйрәнүгә кызыксынуның кимүе, иң беренче чиратта, программаның катлаулылыгы, дәреслекләрдә грамматик материалның өстенлек итүе, бу яшьтәге балалар өчен бөтенләй ук туры килмәгән белем бирү технологияләрен кулланудан туа. Гамәлдә бу укучыларда чагыштырмача җиңеләйтелгән программа буенча татар телен дәүләт теле буларак өйрәнә торган төркемнәргә күчү теләге уянуга китерә.

Төп һәм урта мәктәптә мотивлаштыру әлеге предметлардан дәүләт йомгаклау аттестациясенең булу-булмавы белән дә билгеләнә. Мәҗбүри имтиханнар теге яки бу предметка җитди һәм җаваплы карау өчен мөһим стимул (этәргеч) бирә. Әлеге мәсьәлә федераль дәрәҗәдә хәл итүне сорый.

Шулай ук җитди сәбәпләрнең тагын берсе – татар әдәбиятын өйрәнүгә уку вакытының аз бирелүе. Татар әдәбияты дәресләрендә уку эшчәнлегенең төп төре булып әсәрне анализлау (тикшерү), әсәр, автор һәм әдәби барыш турында тарихи-мәдәни мәгълүмат белән танышу, әдәби анализ өчен кирәкле төшенчәләрне үзләштерү тора. Бу мөһим аналитик, шәрехләү эшчәнлеге әдәби әсәрне җентекләп уку һәм тирәнтен аңлаудан соң башкарылса гына максатына ирешә. Кызганычка каршы, нәкъ менә уку өлешенә еш кына тиешле, аерым игътибар бирелми һәм бу тикшерү астында тотылмый.

Татарстан Республикасында ике дәүләт телендә дә сөйләшүче гражданнарны исәпкә алу, стимуллаштыру һәм бәяләүнең юклыгы татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә мотивация формалаштыру юлында төп каршылык булып кала. Бүген филологик белем бирү татар телен өйрәнүгә эчке мотивация эзләү, балалар һәм яшүсмерләрне әдәбиятка тартырлык, классик һәм хәзерге әдәбиятның иң әһәмиятле әсәрләренә карата кызыксыну уятырлык дәлилләр табу һәм шундый методикалар булдыру кирәклеген күрсәтте.