Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Концепция тат яз.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
62.08 Кб
Скачать

VI. Концепцияне тормышка ашыру

Әлеге Концепцияне тормышка ашыру Россия Федерациясе территориясендә татар әдәби телен саклауны һәм аның үсешен тәэмин итәчәк, Татарстан Республикасы дәүләт телләрнең берсе буларак татар теленең кулланылышын, татар телен һәм татар әдәбиятын укытуны яңа баскычка күтәрәчәк, филологик белем бирүнең үсеш механизмнарын эшләү, сынап карау, гамәлгә кертүгә ярдәм итәчәк.

Фәнни ярдәм системасын булдыру һәм аны гамәлгә кертү Концепцияне уңышлы тормышка ашыру максатыннан башкарыла. Моның өчен татар телен һәм татар әдәбиятын укытуга яңача якын килү, кадрлар әзерләү, аларның белемнәрен күтәрү һәм яңадан укыту,Концепциядә каралган концептуаль мәсьәләләр буенча диссертацион һәм монографик тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен файдалану, лингводидактика һәм әдәбият белеме мәсьәләләренә караган фәнни-гамәли чаралар үткәрү мөһим.

Концепцияне тормышка ашыруның механизмы булып тиешле бурычларны федераль һәм региональ программаларга һәм аерым белем бирү оешмаларының федераль, региональ һәм муниципаль бюджет исәбенә финанслана торган үсеш программаларына кертү тора.

19