- •2)Юнәлеш категориясе.Гомуми төшенчә.Формалары һ. Мәгнәләре. Юнәлеш категориясе
- •2. Дәрәжә категориясе.
- •6. Татар телендә килеш системасы.
- •26. Боерык фигыльләрнең лексик-грамматик үзенчәлекләре.
- •2. Модаль мәгнә белдерә торган аналитик фигылҗ формалары.
- •2.Хәл фигыль: гомүми төшенчә, формалары белән мәгънәләре. Хәл фигыл-ең башка фигыль формалары бн мөнәсәбәте
- •2. Татар телендә аваз ияртемнәре.
- •1. Фигыль: гомуми төшенчә. Фигыльнең башлангыч формасы.
- •2. Модаль сүзләр: гомуми төшенчә. Модаль сүзләрнең кулланылыш үзенчәлекләре. Модаль сүзләрне тикшерү тәртибе.
- •21 Билет
Билет1. 1)Морфологиянен өйрәнү предметы һ.бурычлары. Морфологиянен тел белеменен башка тармаклары б-н бәйләнеше.Морфология –грамматиканың бер өлеше.Грамматика-тел белеме фәненең тел төзелешен, сүзләр төрләнешен, җөмлә төзү юлларын, ысулларын өйрәнә торган тармагы, һәм ул ике өлештән- морфология һәм синтаксистан тора.Морфология- сүзләрнең төзелешен, төрләнешен, сүз төркемнәрен һәм аларга хас грамматик категорияләрне өйрәнә.Синтаксис- сүзтезмәләрне һәм җөмләләрне, аларның төзелешен, ясалыш һәм мәгнә буенча төрләрен, җөмлә кисәкләрен һ.б. өйрәнә.
Тел үзенең төзелеше буенча билгеле бер система тәшкил итә. Төп тел берәмлекләре: аваз(фонема), сүз кисәге (морфема)авздан яки авзлардан төзелә,сүз, сүзтезмә, җөмлә.
Морфология –фонетика, синтаксис б-н тыгыз бәйләнгән.
2)Үткән заман хикәя фигыл формалары һәм мәгнәләре. Бу заман сөйләм вакытына кадәр үтәлгән (яки үтәлмәгән) эш-хәлне белдереп килә. Үт.з.хик.фиг. сыйфат фиг-гә нигезләнеп ясала. 2 формасы бар:
1.)Синтетик формалар 2 төрле кушымча бн белдерелә:
а.)билгеле үт.з. –ды,-де; -ты,-те куш-ры. Мондый фиг-дә эшнең тәмамлану яки кабатланмау төсмере дә сиземләнә: Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы.
Бу заман формасы, стилистик макс-н чыгып, кабатлана торган, дәвамлы эш мәгънәсендә дә килә ала: Аннан бирле күпме сулар акты. Билгеле үт.з.зат-сан куш-ның икенче вариантын кабул итә: бардым, бардың.
ә.)билгесез (нәтиҗәле) үт.з.хик.-ган, -гән; -кан, -кән куш-ры бн кулланыла. Гадәттә мондый фиг-р сөйләм вакытыннан элегрәк үтәлгән (яки үтәлмәгән) эшне белдерә. Сөйләүче үзе күрмәгән, бәлки ишетеп кенә белгән вакыйга турында хәбәр иткәндә, шулай ук тарихи вакыйгалар турында яки әкиятләр сөйләгәндә дә, еш кына шушы форма кулланыла: борын-борын заманда яшәгән ди, булган ди бер егет.
Билгесез үткән заман фиг.үткән заман сыйфат фиг-гә нигезләнеп ясала, зат-сан куш-ның беренче вариантын кабул итә: барганмын.
2.)Аналитик үткән заман хик.фиг-р иде ярдәмче фигыле бн кулланыла:
а.)тәмамланмаган ут.з.хик.фиг. –а, -ә; -ый, -и кушымчалы хәл фигыль +иде ярд.фигыле бн ясала. Мондый фиг-р сөйләм вакытына кадәр булган дәвамлы, кабатлаулы эш-хәлне белдерә: Урман буйлап бер черки очып бара иде.
ә.)тәмамланган үт.з.хик.фиг. –ган, -гән; -кан, -кән кушымчалы үтк.з.сыйфат фиг. +иде ярд.фигыле бн ясала. Аның төп мәгънәсе – икенче бер үтк.заманнан да элегрәк булган эш-хәлне белдерү. Бу заман өчен эшнең тәмамланганлык төсмере хас: Без университетка килгәндә, дәрес башланган иде.
б.)кабатлаулы ут.з.хик.фиг.хәзерге заман сыйфат фиг-ң аналитик формасы һәм иде ярд.фиг.бн формалаша. Бу заман үткәндә булган кабатлаулы эш-хәлне белдерә: Яшь чакта ул печән чабарга йөри торган иде.
Аналитик үтк.заман хик.фиг-рзат-сан куш-ның икенче вариантын кабул итә, гадәттә, андый формаларның иде ярд.фиг.төрләнә: кайта торган идем.
Б-2. 1)Грамматик кат.турында төшенчә. Гр. форма һәм гр.мәгънә. Функциональ-семантик категорияләр. Грамматика термины 2 мәгънәдә кулланыла:
Телне грамматик төзелешен белдерә
Фән атамасы буларак кулланыла (фәнни дәрәҗәдә өйрән-н телләргә карата кулланыла).
Граммати-н төп 3 төшенчәләре бар:ГМ, ГФ, ГК.
ГМ-ул җөмләдәге сүз-ң бер-берсе бн бәйләнешкә керүеннән барлыкка килә торган өстәмә мәгънә. Бу мәгънә җөмлә эчендә,сүзләр бәйләнешендә күренә(студентлар дәрестә утыра. “Студентлар” сүзе утыра фигыленә карата эш-хәлнең үтәүчесен –S-субъектын белдерә. Бу аның гармматик мәгънәсе. “Дәрестә” сүзе утыра фигыле бн белдерелгән эш-хәрәкәтнең үтәлү урынын белдерә. Студент китап укый. Студент-үтәүче, китап-эш-хәлнең объектын белдерә.
Грамматик форма
Тат.телендә ГМ-ны белдерү юллары берничә:
Мөнәсәбәт белдерүче
Бәйлекләр
Сүз тәртибе
Еш кына тат.тел-дә куш-ң форма-ң булмавы да ГМ белдерә ала. Андый форма-ноль форма дип атала. Алар түбәндәгеләр:
Б.к. 1сандагы исемнәр
2заттагы боерык фиг-ь(эшлә)
3заттагы б.с.башка затланышлы фиг-р(йөри)-0 форма
ГМны белдергәндә:
Синтетик юл(кушымчалау бн белдер-ү)-дәресем-1зат
Аналитик юл(минем дәрес)
Аналитик-синтетик
ГМне тат.тел-дә бәйлекләр бн күрсәтә ала( мәктәпкә бару-мәктәпкә таба атлау(урын мәгънәсе))-кә –юн кил.анал-синт юл,урын мәгънәсе.
ГК-ГМ бн ГФның бердәмлегеннән килеп чыга торган катлаулырак төшенчә. Тат.тел-дә исемнәр һәм фигыл-дә ГК бар. Исемнәрдә алар 3: сан,тартым,килеш; фиг-дә:юнәлеш,дәрәҗә,төркемчә, зат-сан,заман.
Кайбер ГК төрле телләрдә була,аларның ГМ да охшаш:әнием эштән кайтты, папа пришел с работы.(заманнары төрле). Һәр телнең үзенчәлеге ГК булып тора.исемнәрдә тартым катег-се,фиг-дә барлык-юклык,дәрәҗә катгория-е үзенчәлекле.
2)Юнәлеш категориясе.Гомуми төшенчә.Формалары һ. Мәгнәләре. Юнәлеш категориясе
Мәгънәсе буенча юнәлеш эш хәлне үтәүчегә мөнәс белд. дидек.Тат телендә бу мөнәсәбәт 5 төрле була. Шуна күрә юнәлеш категориясенең 5 формасы кулланыла.
Телебезнең тагын бер үзенчәлеге шунда, фиг-не юнэл-гә куйганда, аның күчемле яки күчемсез булуын истә тотарга кирәк
Күчемле фиг-не төшем кил-ге исем бн сүзтезмә төзи ала. кайв. ул исем-р т. т-дә баш килештә дә килә ала. Фиг-ң кучемлеге/кучемсезлеге контекста(җөмлә эчендә) билгеләнә ала: -Ашау, уку, язу, тегү, төзү,-күчемле фиг-р.
Күчемсез фиг-р гадәттә зат-ң торышын, халәтен белд-р, хәрәкәт мәгънәсенә ия була алалар
-көлү,елмаю,авыру,шатлану,сәламәтләнү,бару,очу,кайту-кучемсез фиг-р
Бу безгә ни өчен кирәк?
-күчемле фиг-р юнә-гә бик җайлы куелалар, формалары куп булу бн аерылып тора. Шуңа ойр-дә дә, өйрәт-дә дә алардан башл. кирәк;
-кучемсез фиг-ң юн. фор-ры азрак була, кайб.кулланылмый да;Юнәл куйганда ф-ң күч/күч-сез үзгәрә ала.
Мәсәлән:Көлә-төп юнәлеш ;күчемсез
Көлдерә – йөкл. Юн; күчемле
Киенә (одев-ся) – төп юн.; күчемле
Киенә(од-я) – кайт. Юн; күчемсез
Димәк, телебездә 5 юн ф. кулланыла
Төп юн.”о” ф. кул-а барл. төр фиг-дә килә ала.Мәгън эш х-не үтәүче үзе үти(студент яза)
Кайтым юн. – ын/ен/н . Эш х-не үтәүче үзе өчен башкара , үзенә бәйле эшне үти, үзе ян. эш (сөртенә) күчемле фиг-не кайтым юн-дә күчемсезгә әйләнә.
Төшем юн.- л/ел/ыл. Эш хәл үтәүчегә читтән төшә үтәүче җөм-дә күренеп тормаска мөмкин. Аны билг-ү өчен фиг. Алдына кем тараф? Куела.Һәр сүздә тамырда яки нигездә -л булса т. Юн-е –н бн алышына (хат языла, доклад сөйләнә(кем тараф?) күчемле фиг-р кучемсезгә әйләнә:сөртә һ.б.
Уртаклык юн-е- куш-ры күп булуыбн аерылп тора (-ыш/-еш/-ш һ.б.) Мәгънәседә ике төрле була:
а) эш хәлне үтәүчеләр бергәләп башкаралар;
б)эш хәлне үтәүче берәү, аның янында ярдәмчесе дә була;
а)көлешә/елмаеша
б)сеңлем өстәл сөртешә
5. Йөкләтү юн-ше –дыр/-дер/-тыр/-тер/-гыз/-гез/-д/-т/ эш хәлне үтәүче эшкә мәҗбүр итүче- башка берәү
Укытучы диктант яздыра
Күчемсез фиг-р йөкл юн. Һәрв. Күчемлегә әйләнә: көлә-көлдерә, елый-елата һ.б.
Фиг юн-ре контекста билгеләнә, кайвакыт мәгънәсен истә тотмаганда, юнәлеш куш-сы булган өлеш яс. Куш-га әйләнә
Малайлар лагерьда дуслаштылар.
Уртаклык юн-ше к/к, ләкин дус-тамыры, -лаш-сузьяс. Куш-ча булганга күрә, төп юнәлеш дип билгеләнә.
Фәнни грамматикага юн. Кат-н дәрәҗә кат-се бн бергә. Гыйбар Алпаров йөрәнә башлый. Алга таба бу проблема К.З. Зиннәтуллина хезм-дә тикшерелә “Залоги глагола в совр-м татарском и литер-м языке” (1967. Казан нәшрияте).
Билет 3. татар әдәби телендә Сүзләрне төркемләү принциплары.
Сүз төркемнәре ул-Уртак лексик-грамматик мәгънәләре, морфологик категорияләре, синтаксик функцияләре буенча берләшкән сүзләр җыелмасы. Сүзләрне төркемләүне 3 принцибы яши:
-Сүзнең лексик-грамматик мәгънәләре бергә берьюлы исәпкә алына. Мәсәлән: исемнәр предметны белдерә дибез, тик исем дип саналган сүзләр арасында төп мәгънәсе буенча предметны бедермәгәннәре дә еш очрый(яшеллек,тизлек). Шуңа күрә, лексик-грамматик прицип мәгънә дип билг-ә, чөнки 2 мәгънә бергә истә тотыла.
-Төрләнүе-төрләнмәве, грамматик катег-ң булу-булмавыннан чыгып, морфологик принцип дип атала. Мисал өчен: ис.килеш, тартым бн төрләнә, б.с,к.с. була ала. Бу принцип 2 сүз төркемендә (исем,фигыл-дә) чагылыш таба. Калган сүз төрк-дә күзәтелми.
Синтаксик принцип( кайсы җөмлә кисәге булуы).
Сүз төркемнәре түбәндәгечә бүленә:
Мөстәкыйль сүз төркемнәре-чынбарлыктагы предмет һәм күренешләрне атый:исем,сыйф,рәвеш,сан,алмашлык.
Модаль сүз төркем-е –с өйләү-ң чынбар-а мөнәсәб-н белдерә: ымлык, кисәкчә, модаль сүзләр.
Хәбәрлек сүзләр.
Бәйләгеч сүз төркемн-е-сүз-р һәм җөмлә –не бәйлиләр:бәйлек һәм теркәгеч.
