Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
HAD_TAT_20_6_13.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
30.45 Mб
Скачать

Равил Һади

Татар теле –

к иләчәк теле

Казан 2013

Журнал-уйчакларда1 басылып чыккан мәкаләләрне, радио-телевидениядә ясалган чыгышларны, татар теле белән бәйле төрле мәсьәләләргә кагылышлы күзәтүләрне бер җепкә тезеп чыгып бу җыентыкта уйлап язылды.

Күп кенә язучылар һәм журналистлар авторның мәтбугатта дөнья күргән мәкаләләрен аңлап, камилләштереп, бастырырга булышты. Алар арасында язучылар Флүс Латыйфи һәм Илдар Низами, әдәбиятчы-галим Равил Рахмани, журналистлар Илсөяр Хайруллина, Нәбирә Гыйматдин һәм Халисә Нигъмәтуллина, бертуган Фәиз һәм Ләис Зөлкарнәйләр, Заһит Мәхмүди һәм Ркаил Зәйдулла язылган мәкаләләрне бергә язып, йә тикшереп фикерләрне камилләштерүдә булышты. Шулай ук, бергә эшләгән галимнәр Ринат Якуш, Җәүдәт Сөләйман, Тәүзих Ибраһим, Гөлфия Шәйхи, Әнис Галимҗан, Алик Гилмуллин, Флюра Сафиуллина, Лениза Ризван, Җәмил Зәйнуллин, Фәнүзә һәм Рәүф Нуриевлар, Марат Байраш, Фәрит Имаметдинов, Рафаиль Бәдретдинов, Альберт Гараповлар бу китапның кулъязманы әзерләүдә үз өлешен кертте.

Югарыда атап киткән кардәшләрне өлешчә бу фикерләрне яраткан дип тә әйтергә була, Алар тулысынча бу китапка автор була алмаса да аларны туплап бергә "һәм Башкалар" дип атарга мөмкин.

Эчтәлек

"Здравствуй, как тебя зовут?" 5

1. Әлифба һәм татар теле фәлсәфәсе 7

2. Язу тарихы белән хәзерге заман сан билгеләре барлыкка килүе мәсьәләсенә карата 33

2.1. Саннар язылышын тәртипкә китерү мәсьәләсе 40

2.2. Урыс телендәге татар сүзләре 41

2.3. Күрше халыкларда сакланып калган татар сүзләре 45

2.4. Көнбатыш Европа телләрендә төрки-татар сүзләре 46

2.5. Гарәп-фарсы телләрдә төрки-татар сүзләре 47

3. Татар теле – гамәли тел 48

4. Татар һәм урыс алмашлыкларның чагыштырма анализы 55

5. Татар теленнән урыс теленә тәрҗемә мәсьәләсе 57

6. Информатика терминнары буенча фикерләр 61

7. Халык әкиятләре — халык язмышы 63

7.1. Җүләр Иван һәм Камыр Батыр фәлсәфәсе 64

7.2. Әкият тәрҗемәләре 71

7.3. Әкиятләр сере 74

7.4. Грек мифологиясендә төркилек элементлары 83

7.5. Казан гербы 84

7.6.Татар сүзенең этимологиясе 107

7.7. “Исәнме” 107

8. Татар мәгарифе 108

8.1. Татарстан мәгарифе укыту ысуллары исәбе 112

8.2.Татарстан һәм Рәсәй мәктәп проблемаларының тамыры 115

8. Шаян уймак 120

Феррари һәм мәхәббәт 120

Феррари һәм Булатҗан 121

Гашыйк Васыйл 124

Гашыйк Вәсилә 124

Балачага 126

Абыстай 127

Бәхетле картлык 128

Тел бистәсе 129

Му-му 130

Базардан рынокка 131

Хакимҗан белән Галимҗан 132

1 һәм 0 134

Миңтиле 135

Бута хан 136

Кара тәкә бәхете 136

Заманнар буталчыгы 137

9. Шигырьләр 139

12. Әбиләрнең яшь чаклары 142

Хәтимә әби 142

Фәүзия әби 147

10. Каләм бор 149

11. Лыгырдау белән мыгырдау 154

12. Табышмаклар 155

13. Татар теленең иҗекләре 158

14. Татар сүзләре чит телләрдә 162

15. Татар исемнәре 178

Кушымта 183

Хәреф статистикасы 183

Әдәбият 188

"Здравствуй, как тебя зовут?"

3 сентября 1983г. "Труд"

Вы недавно рассказывали о количестве языков (5650) на земле. А сколько из них надо знать, чтобы поговорить с любым жителем планеты? (С.Москаленко, Полтава).

Отвечает к.ф.н. Л.Александров.

Сейчас большинство лингвистов сошлись на таком числе 14. Вот эти языки:

  • английский, французский, немецкий, испанский, португальский, итальянский2,

  • китайский,

  • арабский,

  • хинди,

  • урду3, японский, татарский4,

  • русский,

  • бенгали.

На них говорят более 2/3 человечества. Это не значит, что вы можете говорить с любым встречным, но вас поймут в любой точке земного шара. Так что дерзайте, полиглоты.

Владимир Иванович Даль авторлыгындагы "Сказка о Георгии Храбром и о Волке" дигән бер әкияте бар. Ул әкиятнең ничек барлыкка килүе турында Владимир Даль үзе менә нәрсәләр яза:

Даль в. Сказка о Георгии Храбром и о волке

В.И.Даль «Избранные произведения»: Правда; Москва; 1983

Сказка наша гласит о дивном и древнем побыте времен первородных: о том, что деялось и творилось, когда скот и зверь, рыба и птица, как переселенцы, первородны и новозданцы, как новички мира нашего, не знали и не ведали еще толку, ни складу, ни ладу в быту своем; не обжились еще ни с людьми, ни с местом, ни с житьем-бытьем, ни сами промеж собой, не знали порядка и начальства, говорили кто по-татарски, кто по-калмыцки и не добились еще толку, кому и кого глодать и кому с кем в миру и в ладах односумом жить; кому с кем знаться или не знаться, кому кого душить и кого бояться; кому ходить со шкурой, а кому без шкуры, кому быть сытым, а кому голодным.

Серый волк, по-тогдашнему бирюк, обмогавшись натощак голодухою никак сутки трои, в чаянии фирмана, разрешающего и ему, грешному, скоромный стол, побрел наконец на мирскую сходку, где, как прослышал он мельком от бежавшей оттуда мимо логва его с цыпленком в зубах лисы, Георгий Храбрый правил суд и ряд и чинил расправу на малого и на великого…

Сказка эта рассказана мне А.С.Пушкиным, когда он был в Оренбурге и мы вместе поехали в Бердскую станицу, местопребывание Пугача во время осады Оренбурга.

Адиле Айда. «Садри Максуди Арсал».

Ankara. 1991. Москва. 1996. С.196

…Теория Солнце-Язык, которой мы уже касались, была выдвинута венским евреем по имени Гвергич. Согласно этой теории, когда первые люди на переходном от животного состояния этапе начали разговаривать, говорили по-тюркски. А потом все языки вышли из тюркского языка…

1. Әлифба һәм татар теле фәлсәфәсе

Әлифба мәсьәләсе халык тормышының төрле тармакларына кагыла. Ул киләчәкне билгеләүче сәясәт белән бик нык бәйләнгән.

Без кайсы дөньяга йөзебез белән борылабыз:

  • көнбатышкамы йә көнчыгышкамы, әллә дөньяны үз ягыбызга борырбызмы;

  • исламгамы, христиангамы, әллә кире тәңречелеккә кайтабызмы?

Кайсы дөнья халкыбызга якынрак? Милләт йомылып калмасын һәм бетмәсен, дип кайсы юнәлештән баш тартырга кирәк? Кайсы юнәлеш халкыбызны җыйнап, бер милләт итеп оештырыр?

Бу сорауларга җавап эзләгәндә без татар халкының уй-фикер дөньясына, күңеленә игътибар итергә тиеш булабыз. Монда милләт фәлсәфәсен аңлап эшләргә кирәк. Ә халыкның уй-фикер дөньясы, күңеле тел була.

1. Еш кына тел белгечләре "татар теле – ялкау тел" дип әйтә. Аны телнең сингармонизм кагыйдаләренә буйсынуы белән аңлата. Имеш, татар сүзләрен массив артикулятор әгъза булган тел тамырын бер урында тотып кына әйтә. Минемчә, бу күренеш мәгълүмат (информация) алмашуны тизләтү чарасы гына. Физикада инерция законы бар. Мәсәлән, тиз йөри торган машинаның рулен тиз борып җибәреп булмый – машина әйләнеп китүе мөмкин. Тракторны, бер урында торып, 90 градуска борып җибәреп була. Телдә дә шул ук хәл. Урыс теленә ияләнгән кала татары сүзләрен сузып әйтә. Авыл кешесен тыңласак, аның сөйләме тизрәк. Авылдан калага тиз сөйләмле студент булып, урыс арасына эләккән татар баласы шул тизлеген урыс теле тизлегенә туры китерү өчен урыс сүзләрен кыстырып сөйләшә башлый5. Димәк татар теле ялкау сөйләм түгел, ә тизләтелгән сөйләм булып чыга. Тарих та моны дәлилли сыман. Төркиләр, киң даирәдә яшәүче халык буларак, күп аралашкан. Шуңа күрә төркиләрнең теле халыкара аралашу теле буларак гасырлар буе камилләшеп барган. Мәсәлән, кара урманнардан алып һиндстанга кадәр, Тын океаннан алып Карпат тауларына кадәр җирләрне биләп торган Алтын Урда (Дәшти кыпчак) дәүләтендә сәүдә татар телендә барган.

КАИ укытучысы Гали ага Арсланов һәм авторның күзәтүе буенча,

  • татар телендәге саннар системасы инглиз, алман, француз, италйан, партугал, испан, гарәп һәм урыс телләрендә булган системалардан камилрәк;

  • татар телендә саннар билгеләүче сүзләр кыскарак;

  • сан ясау кагыйдәләре азрак;

  • татар-төрки телендәге сан исемнәренең төрләнешләренең Европа телләре белән чагыштырма даирәсе киңрәк.

XX гасырның 20 нче елларда язма татар теленең мәгълумәтне тиз җиткерүенә һәм теркәп бирүенә Галимҗан Шәрәф тә игътибар иткән. Ул гасыр башындагы керәшен һәм мөслим татар балаларына бер үк язуны биреп, язу һәм уку тизлеген чагыштырып караган. Галимҗан Шәрәф күзәтүе буенча, гарәп хәрефләренә нигезләнгән татар әлифбасында язу һәм уку, латин һәм кирилл алфавитын куллануга караганда 10-15% ка тизрәк барганын ачыклаган. Бу мисаллардан күренгәнчә, сөйләм телебез генә түгел, латин һәм кирилл алфавиты белән чагыштырганда гарәп әлифбасына корылган язма телебез дә мәгълүмат алышу өчен уңайрак система булуын дәлилләгән. Щулай ук, тел сыйфатына туры килеп латин белән кирилл әлифбасына караганда гарәп әлифбасы татар теле сөйләменә якынрак булган.

Әлифбаны алыштыру гамәлдә булган авазлар системасын үзгәртә. Татар теленә килгәндә, авазлар системасын үзгәртү – сөйләм тизлеген киметергә... һәм, ниһаять, татарның холкын үзгәртүгә сәбәп булырга мөмкин6.

2. Сөйләмгә игътибар итик. Татар сөйләменең аваз системасы урыс теле аваз системасыннан нык аерылып тора. Урыс сөйләме таза һәм яшь кеше өчен уңай. Урам сөйләменә колак салыгыз әле – зәгыйфь тешле йә зәгыйфь тамаклы кешенең урыс телендәге сөйләме таза яки яшь кеше сөйләменнән аерылып тора ("шепелявит"). Ягъни, урысча сөйләшүченең карт яки яшь булуы җиңел ачыклана. Сөйләм аша татарның яшен ачыклау шактый кыен7. Сөйләмебезнең сузык авазларга бай булуы да сөйләм әгъзаларының эшен җиңеләйтә. Тел, яңакларны көчләмичә, сөйләмне яңгырату мөмкинчелеге тудыра. Тарихи үзгәрешләрсез сакланган татар теленә урыс сүзләре аша урыс аваз системасы кертелә. Бу олы яшьтәге милләттәшләребезгә зур кыенлыклар тудыра һәм, ышанам, аларны кимсетә дә.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]