- •1.Аңлатма язуы
- •3 Нче сыйныфлар өчен:
- •4 Нче сыйныфлар өчен:
- •2.Предметка гомуми характеристика
- •3.Укыту планында предметның тоткан урыны
- •4. Предметның эчтәлегенең кыйммәти юнәлешләре
- •5.Предметны үзләштерүнең шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре
- •6.Предметның эчтәлеге
- •2 Нче сыйныф
- •2 Нче сыйныф укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр
- •3 Нче сыйныф
- •3 Сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр
- •4 Нче сыйныф
- •8. Укытучының матди – техник базасы
2 Нче сыйныф укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр
2 нче сыйныфны тәмамлаганда, татар алфавитын яттан .Укытучы биргән сүзләрне яки сыйныфташларның фамилияләрен алфавит тәртибендә язу.
Калын һәм нечкә сузыкларны аерып, татар телендәге сүзләрнең сингармонизм законына буйсынуын яки буйсынмавын аңлату.
Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аеру. ъ һәм ь хәрефләре ли сүзләрне дөрес уку һәм язу (кулъяулык, көньяк). Я, ю, е хәрефләрен дөрес язу. Татар телендә сүз басымын кую, рус сүзләре белән чагыштыру.
Сүз төркемнәреннән исем, фигыль һәм сыйфатларның мәгънәләрен аңлап, җөмлә эченнән табып әйтү.Исемнәрнең берлек , күплек сан формаларын аеру, фигыльләрнең юклык һәм заман кушымчаларын билгеләү.
Җөмләнең баш кисәкләрен билгеләү, аларның урнашу тәртибен аңлату. Җөмлә кисәкләре һәм сүз төркемнәре дигән төшенчәләрне аеру.
Өйрәнелә торган сүз төркемнәре кергән мәкаль-әйтемнәрне, табышмакларны ятлау һәм аларны язу.
язу.
3 Нче сыйныф
№ |
Төп темалар |
Уку-укыту эшчәнлеге |
Программа буенча каралган сәгатьләр саны |
Эш программасында каралган сәгать саны |
1 |
2 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау |
Авазлар һәм хәрефләр; сузык һзм тартык авазлар; ъ һәм ь хәрефләре; сүзләрне иҗекләргә бүлү, басым; сүз төркемнәре;төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчар; җөмләнең баш кисәкләре. |
10 |
10 |
2 |
Сүз |
Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре; күп мәгънәле сүзләр;синоним, омоним, антоним сүзләр, аларны тексттан табу, сөйләмдә дөрес куллану; сүзлекләр, алар белән эш; сүзлек диктантлары язу; кабатлау. |
9 |
9 |
3 |
Сүз төзелеше һәм ясалышы |
Тамыр һәм кушымча; тамыр һәм ясалма сүзләр тамырдаш сүзләр; татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымчаларны ялгау тәртибе һәм үзенчәлекләре; кушма һәм парлы сүзләр; төрле типтагы диктантлар язу. |
10 |
10 |
4 |
Морфология |
Исем, исемнәрнең берлек һәм күплек формалары, ялгызлык исемнәре, исемнәрнең килеш белән төрләнүе, татар телендә килешләр;тартым категормясе; алмашлык, зат алмашлыклары, сорау алмашлыклары, тартым алмашлыклары,күрсәтү алмаш лыклары; фигыль, фигыльнең барлык-юклык формасы, боерык фигыльләр, аларның зат-сан белән төрләнеше, хикәя фигыльнең заманнары, аларның зат-сан белән төрләнеше; сыйфат; сыйфат дәрәҗәләре; сыйфатларның исемне ачыклап килүе; җөмләдәге роле; сан; сан белән саналмышның бәйләнеше,микъдар һәм тәртип саннары; бәйлек һәм бәйлек сүзләр. |
26 |
26 |
5 |
Синтаксис |
Җөмләдә сүзләрнең урнашу тәртибен үзләштерү, тәрҗемә күнекмәләрен булдыру. |
17 |
17 |
6 |
Ел буена үткәннәрне кабатлау |
3 нче сыйныфта үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау |
4 |
4 |
7 |
Бәйләнешле сөйләм үстерү |
6-8 җөмләдән торган диалоглар төзи белү. Укыган яки тыңлаган өзекнең эчтәлеген тулы җөмләләр белән сөйли белү. Бирелгән тема буенча диалог төзү, монологик сөйләм оештыру. Башланган диалогны яки монологны дәвам итү. Матур язу күнегүләре. |
26 |
26 |
Сөйләм үстерү өчен темалар
Мәктәп, мәктәп, сиңа рәхмәт!
Кышкы матурлык.
Яңа ел.
Язның бер көне ел тудыра.
Урманда.
Яшелчә кибетендә.
Татарстан елгалары.
Көзге табигать.
Казан Кремле.
Минем сабакташым.
Сабантуйда.
Безнең төбәкнең истәлекле урыннары
