Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Алатма язуы татар теле татар тркемнре чен.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
63.68 Кб
Скачать

6.Предметның эчтәлеге

1 нче сыйныф

Тема

Сәгать саны

1

Әлифбагача чор-әзерлек чоры

11

2

Әлифба чоры

52

3

Әлифбадан соңгы чор : шулардан

36

Аваз һәм хәрефләр

22

Сүз төркемнәре

9

Сөйләм. Җөмлә. Текст.

3

Ел буена үтелгәннәрне кабатлау

2

Барысы

99

Программа материалының чирекләп бүленеше.

1нче чирек

2нче чирек

3нче чирек

4нче чирек

Еллык

Сәгать саны

Дәрес

27

21

27

24

99

Сүзлек диктанты

1

1

Күчереп язу

1

1

2

Аваз-хәреф диктанты

1

1

Диктант

1

1

2 Нче сыйныф

1 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

Сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм юлдан-юлга күчерү. Аерым сүзләр һәм сүзтезмәләрне, җөмләләрне дөрес итеп уку һәм язу.Бирелгән иҗекләрдән сүзләр, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзеп әйтү һәм язу.

Тәкъдим ителгән җөмләләрне дөрес итеп күчереп язу. Алардагы кем? нәрсә? нинди? кайсы? нишли? Сорауларына җавап бирә торган сүзләрне табып әйтү, укучылардан алар белән җөмләләр төзетү. Баш хәреф белән языла торган сүзләрне кабатлау. Дәресләрдә өйрәнелә торган язучыларның исем-фамилияләрен дөрес язу.

10 сәгать

Авазлар һәм хәрефләр

Татар теленең алфавиты һәм аны өйрәнү. Дәреслектәге сүзлекчәдән сүзләр таба белү. Бирелгән сүзләрне, сыйныфташлар-ның фамилияләрен алфавит тәртибендә язу. Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар. Аларны дөрес әйту күнекмәләрен булдыру. Сингармонизм законы. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары һәм аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы. /а/.(э], [о], [ы] сузыкларын белдерә торган хәрефләр аларның дөрес язылышы.Татар һәм рус телләрендә бу авазларның әйтелеш үзенчәлекләре. Я, ю, е хәрефләре, алар кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу. Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау авазлар. Алар кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу. [w], [гъ], [къ], [х], [ч] тартыкларын дөрес әйтү, аларны белдерә торган хәрефләрнең язылышы. Татар теленең үзенчәлекле тартыклары [җ], [ң], [һ].Алар кергән сүзләрне дөрес язу күнекмәләре булдыру, Ц, щ хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу. Ъ һәм ь хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу. Аңлатмалы һәм сүзлек диктантлары язу.

34 сәгать

Сүз

Сүзләрне иҗекләргә бүлү.Татар теленең иҗек калыплары белән таныштыру. Татар телендә сүз басымы. Аны дөрес куярга өйрәнү. Рус телендәге сүз басымының урыны. Кабатлау.

7 сәгать

Морфология

Исем, аның мәгънәсе, сораулары турында белгәннәрне ныгыту. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары. Күплек сан кушымчаларының дөрес язылышы, аларны рус теле белән чагыштыру.

Фигыль, аның мәгънәсе, сораулары. Фигыльләрнең заман формалары турында төшенчә бирү. Аларны рус теле белән чагыштырып күрсәтү.

Сыйфат, аның мәгънәсе, сораулары белән таныштыру. Предметның төрле билгеләрен белдерә торган сүзләр буларак, аларны сөйләмдә дөрес куллану. Татар һәм рус телләрендә сыйфатларның сыйфатланмышка иярү үзенчәлеге.

Кабатлау. Бирелгән җөмләләрдән, әзер тексттан өйрәнгән сүз төркемнәрен таба белү, андый сүзләрне русчадан татарчага тәрҗемә итү, сөйләмдә дөрес куллану.

19 сәгать

Синтаксис

Сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзү. Җөмләнең баш кисәкләре турында мәгълүмат бирү, аларның урнашу тәртибен күзәтү, аны рус теле белән чагыштыру. Бирелгән сүзләр белән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү күнекмәләре формалаштыру. Тәрҗемә күнекмәләре булдыру.

9 сәгать

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

4 сәгать

Бәйләнешле сөйләм үстерү

22 сәгать

Укытучының (яки сыйныфташының) сорауларын аңлап, аларга гади җөмләләр белән җавап бирү. Укытучы тәкъдим иткән темага 4—6 җөмлә төзеп әйтү, бирелгән диалогны (монологны) дәвам итү. Укылган өзекнең төп фикерен үз сүзләрең белән әйтү. Темаларны өйрәнү вакытында сүзлек һәм аңлатмалы диктантлар язу.Аерым рәсемнәр яки әйберләрне сурәтләп биргәндә, исем, сыйфат һәм фигыльләрне дөрес куллану.Тизәйткеч, санамыш, табышмак, мәкаль-әйтемнәр ятлау. Матур язу күнегүләрен үтәү.