Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
шпора1.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.21 Mб
Скачать

7. Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәте һәм әдәбиятта мәгърифәтчелек реализмы иҗат методы (м.Акъегет, з.Бигиев әсәрләре).

Татар әдәбиятында мәгърифәтчелек реализмы агымы XIX гасырның икенче яртысында формалаша. Татар җәмгыя­тендә капиталистик мөнәсәбәтләр үсеп-урнашып барган вакыт булганга, бу агымга караган әсәрләрдә иҗтимагый каршы­лыклар, мәнфәгатьләр дә чагылыш таба, тәнкыйди реализм чалымнары күзәтелә. Татар әдәбиятындагы мәгърифәтчелек реализмы кысаларында иҗат ителгән әсәрләрдә раслаучы па­фос, идея өстенлек итә: гыйлемлелек, мәрхәмәтлелек мактала, әхлакый нәтиҗәләр сүз катламында да кабатлана. Әсәрләргә шартлылык хас булып, геройлар уңай яки тискәрегә кискен аерыла, аларның эш-гамәлләре, язмышы мотивлаштырылган була. Кешенең әхлакый камиллеген белем алу белән бәй­ләнештә карау, җәмгыятьне үзгәртү эшен гаиләдән башлау мотивлары әйдәп бара.

Мәгърифәтчелек реализмына хас кайбер сыйфатлар Утыз Имәни шигырь-поэмаларында, Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, Г. Кандалый әсәрләрендә үк күзәтелә, шәрык әдәбиятлары традицияләре яктылыгында укучыга тәкъдим ителә. Мәсә­лән, К. Насыйри гыйлем кодрәтен могҗизалар тудырырга сәләтле дип саный, белемнең көче кеше акылы җитмәс нәти­җәләргә китерүне күрсәтә («Әбүгалисина кыйссасы»).

Татар әдәбиятында мәгърифәтчелек реализмы агымы укы­ту ысуллары хакында бәхәсләшү нәтиҗәсендә мәйданга чык­ты дисәк, ялгышмабыз. Искечә сабак бирүне, кадим уку-укы­ту йортларын тәнкыйтьләү һәм яңача белемнең зарурлыгын раслау, әһәмиятен күрсәтү үзәккә куелды. Ф. Кәриминең «Җиһангир мәхдүмнең авыл мәктәбендә укуы» (1898), «Бер шәкерт белән бер студент» (1900), 3. Һадиның «Җиһанша хәз­рәт» (1906), Р.Фәхретдиннең «Әсма, яки Гамәл вә җәза», М.Акъегетнең «Хисаметдин менла» (1886) әсәрләре шундый­лардан. Аерым бер әсәрләрдә татар шәкертләрен чит илләрдә белем алган яшьләр белән чагыштырып сурәтләү дә уку-укы­ту системасына бәя бирү максаты белән кулланыла. Мәсәлән: Ф.Халидинең «Морат Сәлимов» (1905), Р.Фәхретдиннең «Сә­лимә, яки Гыйффәт» (1898), Ф. Кәриминең «Бер шәкерт белән бер студент» һ. б. әсәрләр.

Әлеге иҗат агымы үз эчендә үзгәреш кичерә: үгет-нәсый-хәт бирү белән мавыгудан маҗаралылыкка борыла. М. Акъ­егетнең «Хисаметдин менла» повесте, Г. Ильясиның «Бичара кыз» драмасы (1887), 3. Бигиевнең «Зур гөнаһлар» романы, Ф. Кәриминең «Салих бабайның өйләнүе» хикәясе кебек әсәрләр инде сюжет бирелеше ягыннан да укучыны кызык­сындыра башлый.

Татар әдәбияты шушы агым ярдәмендә хатын-кыз мәсьә­ләсен күтәреп чыга. Г. Исхакыйның «Кәләпүшче кыз» (1900), «Өч хатын берлән тормыш» (1900), «Бай углы» (1903), «Ике гыйшык» әсәрләре мәхәббәт һәм гаилә, кешенең рухи хөрлеге мәсьәләләренә мәгърифәтчелек ноктасыннан якын килә.

М. Акъегетзадә «Хисамеддин менла» романын 20 яшьлә­рендә иҗат итә. Бу әсәр 1886 елда Казанда аерым китап булып басылып чыга. Әдипнең башка зуррак күләмле әдәби әсәрләре безгә мәгълүм түгел.

Эчтәлеге. 200 ләп йортлы татар авылы. Андагы төзек кенә бер йортта әнисе Зөлхая абыстай белән 25 яшьләрендәге Хиса­меддин исемле бер егет яши. Ул — менла, ягъни укымышлы кеше.

Хисамеддин Төркиядә укып кайткан. Хәзер үз авылында балалар укыта. Игенчелек, сәүдә белән дә шөгыльләнә. Яшь мөгаллим яңалыклар белән танышып бара, «Тәрҗеман» газе­тасын да даими укый. Шушы ук авылның Бикбулат исемле карт мулласы Хисамеддиннән көнләшә, аны авыл җәмәгать­челеге каршында көлкегә калдырырга уйлый. Әмма Хисамеддиннең төпле җаваплары, акыллылыгы, сабырлыгы аның ниятләренә чик куя.

Яшь мөгаллим сәүдә һәм башка төрле эшләр белән үзлә­реннән ерак булмаган бер шәһәргә барып йөри. Биредә аның Әбүзәр Дәүләтгилдиев исемле 18 яшьлек гимназист дусты, 26 яшьлек Гайса Зурколаков исемле фикердәше була.

Бервакыт Хисамеддин, шәһәргә килгәч, мөсафирханә (кунак йорты, гостиница) хуҗасы Габбасның Хәнифә исемле кызы белән таныша. Ике арада мәхәббәт хатлары алышу, сөйләшү­ләр башлана.

Хисамеддин яшәгән авылда бөтен тирә-юньнең бай сәүдәгәре Гали бай Җаватов яши. Ул үзенең улы Сибга­ тулланы Хәнифәгә өйләндерергә ниятли. Яучы итеп Бикбулат мулланы җибәрә. Кызның әти-әнисе, ягъни Габбас абзый белән Шәмсия абыстай, Хәнифәне Гали бай улына бирергә рәхәтләнеп риза булалар. Аларны булачак коданың байлыгы, дәрәҗәсе кызыктыра. Хисамед­ дин җибәргән яучы да хәлне үзгәртә алмый. Ике яктан да туйга әзерлек башлана. Хәниф белән Хисамеддин кайгыга кала.

Менә Гали бай яшәгән авылда зур туй мәҗлесе. Анда кат­нашучылардан зур төркем кызны алырга шәһәргә юнәлә. Әмма юлда Хәнифәнең атасы йортыннан качып китүе турында хәбәр алына. Бар да аптырашта кала.

Тиз арада Хәнифә белән Хисамеддин гаилә коралар. Кыз­ның әти-әнисе дә моңа риза, шат. Шулай итеп, гаделлек тантана итә.

М. Акъегетзадә бу әсәрен «милли роман яки хи­кәя» дип атаган. Мондый исем аклана да. Чөнки озак гасырлар буе татар әдәбиятында теләсә нинди чәчмә әсәрне (хикәя, повесть, роман, мәзәк, әкият һ. б.), кагыйдә буларак, хикәят дип йөрткәннәр. М. Акъегетзадә дә, бер яктан, бу традициягә тугрылыклы кала. Икенче яктан, төрек, рус, Көнбатыш Европа романнарын белгән автор үз әсәренең татар әдәбиятындагы яңалыгын үзе дә аңлый. Шуңа күрә ул бу әсәрне «милли роман» дип атый.

«Хисамеддин менла», гәрчә күләме ягыннан әллә ни зур булмаса да, эчтәлеге, образлар системасы, сюжет-композициясе белән роман исеменә лаек. Әсәрдәге вакыйга-хәлләр төрле урыннарда: авылда, шәһәрдә, тимер юл вокзалында, мөсафир­ханәдә, хосусый йортларда һәм башка җирләрдә бара. Алар бер елга якын вакытны эченә алалар. Каһарманнарга мөнәсә­бәттә үткән чорларга да чигенеп!ләр ясала.

Роман урын-вакыт ягыннан гына түгел, вакыйгаларның, сюжет сызыклары һәм персонажларның бирелеше ноктасын­нан да чагыштырмача катлаулы. Әсәрдә берничә гаилә язмы­шы теге яки бу дәрәҗәдә гәүдәләнеш таба (Хисамеддин һәм аның әнисе, Гали бай Җаватов һәм аның улы, Габбас абзый һәм аның гаиләсе, Гайса Зурколаков һәм аның әнисе Гайни­җамал, Бикбулат мулла һ. б.). Боларга Әбүзәр Дәүләтгилдиев, Мохтар һәм кайбер башка персонажларның да язмышы барып тоташа. Романның үзәгендә Хисамеддин, аның Хәнифәгә мә­хәббәте тора. Барлык вакыйга-хәлләр дә аларның характерын, үзара мөнәсәбәтләрен гәүдәләндерүгә, хәл итүгә буйсынды­рылган. Хат язышу, егет белән кызның яшерен очрашу­лары, Хәнифәнең туй алдыннан качып китүе, Мохтарның «пулисәгә» (полициягә) эләгеп алуы, Хисамеддиннең киемен алыштырып йөрүе һәм башка шундый күренешләр сюжетка билгеле бер дәрәҗәдә маҗаралылык төсмере дә өсти.

Үзенчәлеге. «Хисамеддин менла» идея-проблемати-касы белән дә роман исеменә лаек. Анда­гы каһарманнарның эш-гамәлләре иҗти­магый мәсьәләләр белән турыдан-туры керешеп китә. Автор фикеренчә, гаилә кору мәхәббәткә, егет белән кызның шәхси ирегенә нигезләнергә тиеш. Кеше үз бәхете өчен үзе иҗтиһад итәргә (тырышырга) бурычлы. Роман­да Мөхәммәд пәйгамбәрнең «кем иҗтиһад итәр, ул табар» гыйбарәсенең китерелүе дә юкка түгел.

Әсәрдәге иң төп һәм мөһим мәсьәләләрнең берсе — милләт язмышы мәсьәләсе. Башкаларның һәммәсе диярлек шуңа буй-сынулы.

Ни өчен «зиһене бик мөкәммәл», «истигъдадлы» (сәләтле, зирәк) татар милләте немец, француз һәм башка халыклардан артта калган? Аны ничек алдынгы милләт итәргә? Күрәсез: әсәрдә куелган бу төр сораулар бүгенге көн өчен дә бик аваздаш!

М. Акъегетзадә фикеренчә, милләтне үстерү өчен, кешеләр­нең инициативалы, белемле, һөнәрле, әхлаклы һәм шәфкатьле булуы шарт. Хисамеддин, Әбүзәр, Гайса, Хәнифә нәкъ әнә шун­дый сыйфатларга ия. Уңай каһарманнарның яшь булуы да игътибарга лаек. Чөнки аларда дәрт, энергия, тәвәккәллек көчле.

Автор аеруча милләт балаларының эшлекле булырга тиеш­легенә басым ясый. «Эшлеклелек,— диелә әсәрдә,— һәр җә­һәттән файдалы вә саваплыдыр». Хисамеддин, муллалык һәм педагоглыктан тыш, китап тарату, игенчелек һәм сәүдә белән дә шөгыльләнә. Аның йорты ук хуҗасының «иҗтиһадлы вә хезмәт сөйгән адәм икәнлеген» күрсәтеп тора. Гайса Зурко­лаков — эш-гамәл иясе, бакырханә хуҗасы.

Әсәрдәге персонажлар арасында Мохтар образы үзенчә­лекле урынны алып тора. 18 яшьлек бу егет, авылдан шәһәргә килеп, теләнчелек итә башлый. Хисамеддин һәм Гайса кат­нашы белән ул сәүдә эшенә керешә, тырышлыгы аркасында олуг сәүдәгәр, мал-мөлкәт иясе булып китә.

Хисамеддин, Гайса, Әбүзәр, Мохтар — төрле шөгыльле һәм төрле табигатьле кешеләр. Аларның берсе — мөгаллим, икен­чесе — эшкуар (промышленник), өченчесе — булачак чиновник, дүртенчесе — сәүдәгәр. Әмма ал арны милләтпәрвәрлек, ягъни милләтне сөю берләштерә. Автор фикеренчә, бу дүрт шөгыль иясенең берлеге — милләтне алга җибәрүнең төп факторы. Әсәрдә Әбүзәр бәк тарафыннан мондый сүзләр дә әйтелә:

«Мәгыйшәттә (тормышта, яшәештә.— X. М.) иң бөек куәт — акчадыр. Бу куәт илә мәгарифе миллиямез (милли мәга­риф.— X. М.) юлында күп эш кылмага мөмкин булыр иде».

М. Акъегетзадә, үз элгәреләре кебек, милләтнең тәрәккыя-тен белем-мәгьрифәттә дә күрә. «Яшьлектән гыйлем вә укы-мак сөйгән инсанның,— ди ул,— әхлак вә фикерләре» дә яман булмый. Автор ислам диненең тәрбияви көченә аеруча игъ­тибар итә, милли үсешне, европалашуны мөселманчылык белән тыгыз бәйләнештә карый. Әмма Бикбулат кебек надан, көн­чел, мәкерле муллалар — милләтнең алга барышында киртә. Чөнки алар үзләрендәге начар сыйфатларны, ямьсез эш-гамәл-ләрне шәкертләренә дә күчерәләр.

М. Акъегетзадә белем-мәгърифәт, әхлак мәсьәләләрен җан­лы вакыйгаларда, тормышчан ситуацияләрдә, реалистик образ­ларда тасвирлый.

«Хисамеддин менла»да вакыйга-хәлләр хыялый дөньяда, әллә кайчан һәм әллә кайларда түгел, ә XIX гасырның 80 нче елларында татар җирлегендә бара. Әсәрне укыганда, шактый дәрәҗәдә Чембар, Пенза яклары, башка халыклар белән ара­лашып яшәгән мишәр татарларының тормышы күзаллана. Бу — этнографик күренешләрдә ачык күренә.

Романда Петербургтан Уфага кайтучы мөфти Сәлимгәрәй Тәфкилевнең (1802—1884) Пензада туктап алуы, биредәге мөселманнар белән очрашуы кебек реаль вакыйгалар да тер­кәлгән. 1883 елның апрелендә Бакчасарайда «Тәрҗеман» газе­тасы чыга башлый. Хисамеддин бу басманың «ярым еллык» саннарын укып бара, газета мәкаләләрен хуплый, баш мөхәр­рир Исмәгыйль Гаспралыга «афәрин»нәр (мактаулар) укый.

Романда автобиографик моментлар үзен нык сиздерә. Әсәр тукымасында, бигрәк тә Хисамеддин образында, авторның шәхси язмышы, милләт, тормыш, кешеләр турындагы күзал­лаулары шактый дәрәҗәдә гәүдәләнеш тапкан.

М. Акъегетзадә тирә-юньне, вакыйгалар бара торган мохит-не сыйфатларга ярата. Бу — очраклы хәл түгел. Автор фике-ренчә, кеше тирәлек, иҗтимагый мөнәсәбәтләр белән тыгыз бәйләнешле, шәхесне чынбарлык формалаштыра. Шулай ук әсәрдә каһарманнарның тышкы кыяфәтләрен тасвирлауга да җитди игътибар ителә. Гадәттә, тышкы портретлары күркәм, сөйкемле булган геройларның эш-гамәлләре, эчке сыйфатлары да уңай, кешелекле итеп сурәтләнә. Автор, гомумән, персо­нажларның характерын, рухи халәтен ачуда уңышлы гына адымнар ясый. Үз-үзенә гадәттән тыш ышанган кызмача Сиб­гатулла туй көнне иптәш егетләренә «сүттерт, йөздерт!» кебек әмер сүзләре белән генә мөрәҗәгать итә. Исерек егетләр атны шулкадәр куалар ки, хәтта юл аша узарга теләгән бер эт ко­ляска көпчәкләре астында калып, «уртага ярылып», аның «эчәкләре һаваны... исләтә».

Сөйгән кызын югалтудан Хисамеддин кара кайгыга баткан. Караңгы кич, көчле яңгыр аның рухи халәтен тагын да ачыг­рак күрсәтүгә ярдәм иткәннәр. Сибгатуллага ярәшелгән Хәни-фә, аптырап, үз күңеле белән үзе сөйләшә, башында каршы­лыклы уйлар бөтерелә. «Ьай, кош булса идем, очып яныңа җитешеп, хәлемне сәңа белдерер идем»,— ди кыз.

Автор урыны белән әсәр тукымасына хәдисләр (пәйгамбәр сүзләре...) кертеп җибәрә. Алар ярдәмендә персонажлар үз фикерләрен төрлечә дәлиллиләр, ныгыталар.

Вакыйга-хәлләрне хикәяләү барышында автор кайвакыт укучыга турыдан-туры дәшеп куя, сюжет күчешен искәртә.

Романның теле бүгенге укучы өчен авыр. Авторга гос­манлы, ягъни иске төрек әдәби теленең тәэсире көчле. (Бу үзе үк XIX гасыр татар зыялыларына, хәтта, М. Акъегетзадә ке­бек, рус уку йортларында белем алганнарына да Истанбул йогынтысының зур булуы хакында сөйли.) Әсәрдә күпчелек халыкка аңлашылып җитми торган гарәп, фарсы сүзләре шак­тый очрый. Шуның белән бергә әсәр теленә татар җанлы сөйләм теле дә тәэсир иткән. Автор, үз элгәреләре Кандалый, Акмулла кебек, текстка аерым рус сүзләре (кэпик — копейка, порх —порох һ. б.), мәкаль-әйтемнәр (аның сүзләре «стенага борчак кеби иде»; «үлек кеби агарып»...), җырлар да («Ак эшләпә мамыктан, кызлар карый ярыктан, Карамас иде ярык­тан, бер күрергә зарыккан»...) кертеп җибәрә.

Милләт язмышын, искелек һәм яңалык көрәшен, мәгъри­фәтчелек фикерләрен үзәккә куйган «Хисамеддин менла» әсәре үзенең тормышчанлыгы, яңа тип каһарманнары, тәнкыйди рухы белән татар әдәбиятында яңа сәхифә ачып җибәрде.

3. Бигиев романнарында төрле социаль катлам кешеләр катнашса да, аларның төп өлешен зыялылар, сәүдәгәрләр, руханилар һәм шәһәрдә яшәүчеләр тәшкил итә.

«Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романы. Бу әсәр — 3. Бигиевнең тәүге романы. Автор текстында әсәр исеме «өлүф» сүзе белән башлана. «Өлүф» гарәп телендә «мең» санының күплеген (ягъни «меңнәр» мәгънәсен) белдерә.

Г. Ибраһимовның «Тирән тамырлар» романы «Фәхрине үтереп ташладылар» дигән җөмлә белән башланып китә. Шушы фаҗигале төенләнеш вакыйгаларның үстерелешен тәэмин итә. «Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романында да шундый ук хәл. Роман төп каһарманнарның берсе булган Зөләйханың серле үлеме белән башлана. Бу гадәттән тыш хәл күпләрне тетрәндерә, һәм алга таба барлык вакыйгалар дияр­лек шуңа мөнәсәбәттә бәян ителә. Күп кенә фактлар Зөләйха фаҗигасендә Казан сәүдәгәре Муса Салиховның гаепле бу­луын күрсәтә. Нәтиҗәдә егет «10 ел каторга хезмәтенә хөкем ителә». Әмма тиз арада шик Мусаның танышы Габденна-сыйрга төшә. Тикшерү дәвам итә. Мәрхүмәнең әнисенә язган хаты исә фаҗиганең чын асылын күрсәтә: баксаң, Зөләйха үз-үзен үтергән икән. Алга таба вакыйгаларның чишелеше башлана: Муса төрмәдән азат ителә һәм Хәдичәгә өйләнә. Ә инде мәкерле эш-гамәлләр кылган Габденнасыйр, үз гаебен аңлап, агу-зәһәр эчеп үлә.

Гәрчә роман «Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә» дип аталса да, анда Зөләйха иң җанлы образлардан саналырлык. Дөрес, әсәрдәге вакыйгаларда ул аз катнаша. Әмма шуңа да карамас­тан аның язмышы һәм хатирәсе роман сюжетында хәлиткеч урын тота.

Зөләйха — егерме ике-егерме өч яшьләрендәге гаять тә чибәр, гүзәл кыз. Гимназия бетергән, укымышлы һәм зыялы. Әтисе (Сөләйман.— X. М.) морза булса да, артык бай кеше түгел. Үлеменнән бер ел элек Зөләйха әти-әнисе белән Кы­рымнан Петербургка килә. Шунда Муса Салихов белән таныша. Егет кызга «үлеп гашыйк була». Зөләйха да Мусаны ярата. Әмма кызның әтисе, егетне яхшы белмәгәнлектән, аларның кушылуына каршы чыга. Зөләйха әти-әниләре белән — Кы­рымга, ә егет Казанга кайтып китә.

Бер еллап вакыт узгач, Муса Салихов Әхмәди бай кызы Хәдичәне ярәшә. Туйга хәзерлек башлана. Шулвакыт искәр­мәстән Казанга Зөләйха килеп төшә. Муса белән ул мөсафир­ханәдә очраша. Аның максаты — егеткә кияүгә чыгу. Әмма

Муса Зөләйхадан инде баш тарта. Кыз, гәрчә еласа да, «мине хатынлыкка ал дип ялынмый», киресенчә, Мусага бәхетле гаилә тормышы тели. Кыз, егет чыгып киткәч, әнисенә хат яза, үз-үзен юк итәчәге хакында кәгазь калдыра һәм « номер»ында атылып үлә.

Әсәрдән Зөләйханың Мусаны чын күңелдән яратуы, мәхәб­бәтне бөтен нәрсәдән өстен куюы аңлашыла. Егет аңа, Кырымга кайту өчен, акча бирергә уйлый. Кыз исә: «Үзең булмагач, акчагыздан миңа файда юк»,— дип җавап бирә. Аның бу сүз­ләре Хәдичәне «йөз мең сум акчасы белән кәләшлеккә алу» вакыйгалары фонында бик мәгънәле яңгырый.

Мусаның кыздан бант тартуы Зөләйханы һәлакәткә этәрә. Бу фаҗиганең тагын бер сәбәбе бар. Зөләйханың әтисе үлә. Кыз, кайгылы әнисенә әйтмичә-белдермичә, Казанга китеп бара. Биредә аны янә бәхетсезлек көтә. Ата-ана ризалыгын һәм фатихасын алмау хәерлегә илтми. Моны Зөләйха да ахырда аңлый. «Сезнең рөхсәтләрегездән башка качып китүем сәбәп­ле,— ди ул әнисенә язган соңгы хатында,— минем Казанга сәфәрем дә хәерле булмады». Тәүбә кыла һәм әнисенең гафу итүен үтенә.

Зөләйха, гәрчә аның эш-гамәлендә бәхәсле яклар булса да, шәхес бөтенлеге, үзенчәлекле табигате, максатчанлыгы һәм мәхәббәткә тугрылыгы белән күңелдә уңай тәэсир калдыра.

Муса Салихов — романдагы вакыйгаларда иң күп катнаш­кан персонаж. Ул — Казан баеның улы. «Петербург универ­ситетын тәмамлаган». 25—26 яшьләрендә. Сәүдә эшләре белән шөгыльләнә, абыйсы Нигъмәтулла белән бер йортта тора.

Муса Салихов — укымышлы, төсе-кыяфәте белән дә килеш­ле, күңеле дә йомшак, беренче карашка, вәгъдәсенә дә тугры­лыклы, кешеләргә дә игътибарлы, ышанучан. Әмма аның Зө­ләйха белән мөнәсәбәте каршылыклы фикерләр уята. Кырым кызына «үлеп гашыйк булган» Муса тиз арада икенче кызга өйләнергә йөри. «Максатым,— ди ул Зөләйхага,— Әхмәди Хәмитовның кызын йөз мең сум көмеш акчасы белән кәләш­леккә алу». Бу сүзләр үзләре үк Мусаның тотрыксыз таби­гатьле, байлыкка кызыгучы шәхес икәнлеген күрсәтеп торалар. Аның Хәдичәгә мәхәббәте әсәрдә юньләп күренми дә.

Тикшерүче Шубин Мусага мондый сорау бирә:

«— Хөрмәтле Муса әфәнде, сез үтерелгән Зөләйханы исән чагында күреп белә идегезме?..

— Юк! Юк! Белми идем,— дип җавап бирде Муса әфәнде». Бу эпизод үзе генә дә Муса Салиховның куркак табигатьле кеше булуы турында сөйли. Аны милләт язмышы да, халык мәнфәгатьләре дә кызыксындырмый.

Муса Зөләйха фаҗигасендә хокукый (юридик) яктан гаепле түгел. Әмма аның әхлакый гаебе зур. Шуңа күрә дә ул билгеле бер кыенлыкларга, рухи газапларга дучар ителә.

Бай кызы Хәдичәгә өйләнү өчен көрәш сюжетның үзәгендә ята. Бу каршылыкның бер ягында Муса Салихов булса, икенче тарафында — Габденнасыйр. Аларның һәр икесе дә — Казан байлары, укымышлы егетләр. «Габденнасыйр әфәнде,— ди автор,— гимназиядә курс тәмам иткән, егерме өч-егерме дүрт­тән артык түгел, үзе әле өйләнмәгән».

Ул, «Казанда өч-дүрт җирдә ташпулат өйләре» булса да, соңгы вакытта мөсафирханәдә яши.

Габденнасыйр тыштан Мусага дус булып йөри. Әмма эчтән аңа бик дошман. Ни өчен дисезме? Чөнки Муса Хәдичәне кә­ләшлеккә ярәшкән, ә Габденнасыйр «читкә тибәрелгән иде». Зөләйханың һәлакәте исә аңа Мусадан котылу мөмкинчелеген тудыра. Ату тавышын ишеткәч, Габденнасыйр кыз бүлмәсенә керә дә «Зөләйханың үз-үзен атып үтергән револьверы белән «үз-үземне үтерәмен» дип язып калдырган хатын урлап» чыга. Алга таба тикшерүчеләргә ялган белешмәләр бирә, Муса хакында төрле гайбәтләр тарата.

Үзенең көндәшен төрмәгә утырткач, Габденнасыйр алдау, икейөзлеләнү, мәкер ярдәмендә Хәдичәнең ризалыгын алуга ирешә. «Без капчыкта ятмый»,— ди халык. Шуның кебек, Габденнасыйрның да кыңгыр эшләре халыкка фаш була. Егет­кә үзе чәчкәнен үзенә урырга туры килә.

Романның исеменә янә игътибар итегез: «Меңнәр, яки Гү-ләл кыз Хәдичә». Инде сез әсәрдә бу кыз белән очрашырга җыенасыз. Әмма автор Хәдичә турында аз сөйли, хәтта, күп кенә персонажлардан үзгә буларак, аның портретын да бирми, «гүзәл кыз» икәнлеген генә искәртә.

Хәдичә Мусага гашыйк. Ярәшелгән егете төрмәгә эләккәч, кыз кайгы-хәсрәттән авырып китә. Зөләйхадан яки «Хисамед-дин менла»дагы Хәнифәдән аермалы буларак, ул күндәм, ини­циативасыз. Гомумән, аның бу рәвешле бирелүе аңлашыла да. 11өнки ул әсәр тукымасында шәхесе белән түгел, ә меңнәре белән кыйммәт. Шуңа күрә дә роман «Меңнәр, яки...» дип башлана.

3. Бигиевнең бу романы — җинаятьне ачуга корылган де­тектив әсәр. Шуңа күрә анда, жанр таләбе нигезендә, тикшерү,

хокук вәкилләренең дә катнашуы табигый. Болар арасында адвокат Андреев, шымчы Шубин һәм Иванов мөһим урын тоталар. Әсәрдәге вакыйгаларда алар, шәхес, характер булудан | бигрәк, үз эшләренең белгече сыйфатында тасвирлана. Автор аларның профессиональ осталыгына, зирәклегенә басым ясый. Әмма бу затлар өчен дә ялгышу, ялганлау чит түгел. Мәсәлән, Мусаның гаепле икәнлеген раслаган Шубин бераздан үзенең хаталануын аңлый һәм ахырда хакыйкатьне ачуга ирешә. Адвокат Андреев та, дустын коткару өчен, әүвәл ялган план кора.

Әсәрдә башка персонажлар да бар. Алар, сюжет үстереле­шендә билгеле бер әһәмияткә ия булып, теге яки бу сыйфат­лары белән күренеп китәләр. Хәдичәнең әтисе Әхмәди бай, мәсәлән, ипле, ярдәмчел кеше рәвешендә күзаллана. Ул, ата буларак, кызын гаиләле итәргә, вакытында урнаштырып калырга тели. Муса төрмәгә эләккәч, аның Габденнасыйрга ризалык бирүе дә аңлашыла.

«Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романын 3. Бигиев, әйт­кәнебезчә, 16 яшендә иҗат иткән. Шуңа күрә анда, әдәби тәҗ­рибә җитмәү аркасында, аерым җитешсезлекләрнең булуы та­бигый. Урыны белән, мәсәлән, рус, француз романнарына иярү дә сизелә, каһарманнарның эчке дөньяларын ачуга, эш-гамәл-ләрен мотивлаштыруга игътибар җитми. Тел-стиль кытыршы­лыклары да бар. Әмма, гомумән, автор татар әдәбияты өчен яңа эчтәлекле әсәр иҗат иткән. Анда тормышчан каһарманнар, кызыклы вакыйгалар, татар чынбарлыгына хас күренешләр шактый. Бер урында әдип, укучыга дәшеп, болай ди: «Госпо-дин Шубин, рус кешесе булса да, татарча-мөселманча сөйләшә белә иде. Гомумән, башка шәһәрләрдән аермалы буларак, Ка­занда яшәүче русларның күбесе татарча сөйләшү генә түгел, хәтта укый-яза беләләр иде». Бу — авторның хыял җимеше генә түгел. Октябрьгә кадәр Казан төбәгендәге күп кенә рус­ларның татарча белүе башка чыганаклар белән дә раслана.

Икенче романында инде 3. Бигиевнең иҗат принцип­лары камилләшә, тормышны аңлавы һәм гәүдәләндерүе тагын да тирәнәя, киңәя төшә.

«Зур гөнаһлар» романы. Бу әсәр — шул чор тормышындагы мөёим мәсьәләләрнең, гыйбрәтле язмыш­ларның һәм аянычлы хәл-әхвәлләрнең җанлы бер гәүдә­ләнеше ул. Автор фикеренчә, шәхеснең ниндилеге тәрбиягә, иҗтимагый һәм социаль мохиткә бәйле.Моннан 1300 еллар элек төрки бабаларыбыз язган бер ис­тәлектә «Берин-берин мең булыр, тама-тама күл булыр» дигән мәкаль бар. Заһир Бигиев романының төп идея эчтәлеге дә шушы мәкальгә билгеле бер дәрәҗәдә аваздаш: зур гөнаһлар Перьюлы булмый, алар аз-азлап, кечкенәдән җыела. Шуңа күрә кеше үзенең һәр эш-гамәлен уйлап, алдына-артына карап башкарырга бурычлы.

Тугрылыкны, татулыкны һәм әх лаклылыкны яклавы, эчү­челекне, җинаятьчелекне, фәхешлекне, алдауны тәнкыйть итүе белән «Зур гөнаһлар» романы бүгенге тормышыбыз өчен дә аваздаш.