- •2. Эпос форма буларак дастаннар аларның жанр үзенчәлекләре.
- •4. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасы сюжеты. Әсәрдә гомумкешелек кыйммәтләренең чагылышы.
- •7. Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәте һәм әдәбиятта мәгърифәтчелек реализмы иҗат методы (м.Акъегет, з.Бигиев әсәрләре).
- •8. Хх йөз башы татар поэзиясе.
- •10. Хх йөз башында татар драматургиясенең үсеше.
- •11. Г. Исхакый – татар реалистик әдәбиятына нигез салучы. “Реалистик әдәбият” төшенчәсе.
- •14. Ф. Әмирхан иҗаты.
- •15. З.Хәким иҗатында сатирик һәм фәлсәфи юнәлешләр
- •16. Дәрдемәнд һәм с.Рәмиев иҗатында уртак сыйфатлары.
- •17. Г. Камалның “Банкрот”, “Беренче театр”, “Безнең шәһәрнең серләре” әсәрләре. Драматург тудырган сатирик типлар.
- •22. “Социалистик реализм” иҗат методы. Татар әдәбиятында чагылышы.
- •25. 1941-1945 Нче еллар сугыш чоры поэзиясе.
- •27. Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре”нә анализ.
- •29. Н.Исәнбәт драматургиясендә халыкчанлык.
- •31. Аяз Гыйләҗев әсәрләренең идея-эстетик кыйммәте.
- •33. Татар әдәбиятында сатирик проза үсеше (ш.Мөхәммәдов, ф.Әмирхан, х.Сарьян, а.Гыйләҗев, з.Хәким).
- •34. Хәсән Сарьянның “Бер ананың биш улы” әсәрендә “аскы агымдагы” фикерләр
- •37. Г. Афзалның поэзия һәм прозасында сатирик типлар.
- •38. 1940-1960Нчы еллар татар прозасы.
- •39. И. Юзеев иҗатына күзәтү. Поэмаларындагы фәлсәфә.
- •40. Р.Фәйзуллин иҗатында форма яңалыгы һәм фәлсәфи тирәнлек.
- •41.М.Мәһдиев әсәрләрендә үзенчәлекле халыкчан характерлар.
- •42. Туфан Миңнуллинның 1980-2012 еллардагы иҗатына анализ.
- •43. Татар әдәбиятында Бөек Ватан сугышы темасы.
- •44. Хәзерге татар поэзиясендә яңа юнәлешләр, агымнар, үсеш үзенчәлекләре, стиль төрлелеге.
- •1) Шаулы-эстрада поэзиясе.
- •2) Салмак лирика.
- •45. Хәзерге татар әдәбиятында шәхес һәм система каршылыгын сурәтләгән әсәрләр.
- •46. Хәзерге әдәбиятта шартлы-метафорик әсәрләр.
- •47. Постмодернизм. Хәзерге татар әдәбиятында постмодернистик алымнар.
- •48. 1985-2015 Нче еллар прозасында совет хакимияте сәясәтенә тәнкыйди карашны яктырткан проза әсәрләре.
- •49. 1985-2015 Нче еллар әдәбиятында заман әхлагы турында уйланып язылган әсәрләр.
- •50. 1985-2015 Нче еллар драматургиясенең үсеш үзенчәлекләре.
4. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасы сюжеты. Әсәрдә гомумкешелек кыйммәтләренең чагылышы.
Мең елдан артык тарихы булган татар әдәбиятында күренекле әсәрләр арасында «Кыйссаи Йосыф» кебек озак гасырлар буе укылып, халыкның рухи юлдашы, сердәше булып килгән әсәр.
Кол Галинең тормыш юлы хакында мәгълүматлар сакланмаган. Ул үзен «Кол Гади» дә «Гали» дә дип атый. Шагыйрьнең туган елы якынча 1183 елга нисбәт ителә. Кайбер галимнәр күрсәтүенчә, ул Кама (Чулман) буенда, Зәй тамакларында туган. Төпле белем алган. Аның Урта Азия якларында да булуы мәгълүм. «Кыйссаи Йосыф» әсәрен 1212— 1233 еллар аралыгында туган якларында иҗат иткән. Үлеме якынча 30 нчы еллар азагына — 40 нчы еллар башына карый.
«Кыйссаи Йосыф» төзелеше, жанр табигате белән лиро-эпик характердагы поэмаларны, романнарны хәтерләтә. Аны икенче төрле биографик әсәр дип тә атарга мөмкин. Чөнки анда әсәрнең башыннан ахырына кадәр Йосыф язмышы гәүдәләнә.
Вакыйга балигълык яшенә якынаеп килүче Йосыфның төш күрүе белән башланып китә. Бу төш әтисе янында бәхетле, имин тормыш кичерүче үсмернең гомер юлын бөтенләй икенче якка борып җибәрә. Язмыш төп геройны төрлечә сыный. Төрле шартларга куелу Йосыфның ниндилеген, асылын ныграк күрергә, аңларга ярдәм итә.
Кол Гали Йосыф мисалында идеал кеше образын тудырырга омтыла. Бу максатка ирешүдә төп каһарманның мәгълүм пәйгамбәр булуы да авторга иҗади мөмкинлек тудыра. Пәйгамбәр кем ул? Иң беренче чиратта, ул — алдан күрүче, тирән фикерләүче, башкаларга юл күрсәтүче үрнәк кеше; матур сыйфатларга, эш-гамәлләргә ия булган мөхтәрәм инсан (хөрмәтле зат). Йосыф та әсәрдә нәкъ әнә шул рәвештә тасвирлана. Алланың берлегенә һәм барлыгына, ислам диненең хаклыгына ышану— аның төп сыйфаты. Автор өчен Алла, илаһият — көч-кодрәт, гаделлек, шәфкать иясе.
Йосыфтагы хәлиткеч сыйфатларның берсе — тугрылык. Ул — Аллага, намусына, атасына һәм әйткән сүзенә тугрылыклы.
Сабырлык — төп геройның табигатен, һәр эш-гамәлен бизи торган янә бер күркәм сыйфат. Автор сабырлыкны кешеләрнең инсанлыгын (кешелеклелеген) сынаучы бер бизмән (үлчәм) рәвешендә дә карый. Ни өчен, мәсәлән, Зөләйха мәхәббәттә дәвамлы газапларга дучар була? Чөнки ул, Йосыф киңәшен тотмыйча, сабырсызлык кыла. Бары тик михнәтләр кичерү генә аңа үз хаталарын аңларга, алардан котылырга ярдәм итә.
Автор фикеренчә, идеаль кешенең тышкы кыяфәте эчке дөньясы белән туры килергә тиеш. Ягъни ике арада ярашу, гармония булу шарт. Шуңа күрә ул Йосыфның искиткеч гүзәл, нурлы булуына басым ясый. Төп геройның матурлыгы — эчке, илаһи гүзәллекнең тышкы гәүдәләнеше ул.
Кыскасы, Йосыф образында авторның кеше турында күзаллаулары, уй-кичерешләре шактый тулы гәүдәләнеш таба. Кеше идеалына мөнәсәбәттә Кол Гали күп төрле мөһим мәсьәләләрне яктырта. Инде аларның кайберләре (кеше һәм Алла, тугрылык, ата һәм бала һ. б.) хакында сүз булды. Хәзер исә шул идея-проблемаларның янә бер-икесен атап китик.
Гомумтөрки әдәбияттагы «Котадгу бел ек» һәм кайбер башка ядкярләрдә үзәк мәсьәләләрнең берсе булган хөкемдар проблемасы Кол Гали әсәрендә дә гәүдәләнеш тапкан. Ул Йосыф образы белән тыгыз бәйләнештә, дөресрәге, аның эш-гамәле аркылы яктыртыла.
Поэманың төп каһарманы, әкият-дастаннардагы кебек, төрле кыенлыклар, сынаулар аша зирәклеге, алдан күрүчәнлеге ярдәмендә хакимияткә (властька) килә. Кол Гали фикеренчә, ил белән Йосыф кебек һәрьяктан камил затлар идарә итәргә тиеш.
Автор кешеләрне табигатьнең һәм яшәешнең зур байлыгы дип саный. Йосыф кебек затларны һәм, гомумән, кешеләрне рәнҗетергә ярамый. Һәр кеше, кем генә булмасын (хәтта Ягъкуб кебек пәйгамбәр булса да), үз гамәле өчен үзе җавап бирә, игелек — игелек булып, яманлык яманлык рәвешендә, иртәме-соңмы, барыбер кабат үзеңә кайта.
Кол Гали фикеренчә, бәхетле тормышның нигезе — бердәмлектә, татулыкта, иминлектә һәм кешелекле мөнәсәбәттә. Йосыф, Зөләйха белән гаилә корып, балалар үстерә, туганнары белән уртак тел таба, әтисе белән кавышса, илдә гадел тәртипләр урнаштыра. Әсәр, гәрчә ул төп каһарманнарның үлеме белән төгәлләнсә дә, оптимистик, тормышчан рухлы. Йосыф үлеме табигый күренеш буларак кабул ителә. Чөнки бу каһарман үзенә бирелгән гомерне намус белән, кешеләргә файдалы, игелекле итеп үткәргән. Шуңа күрә ул халык хәтерендә мәңгелеккә уелган.
Әсәрдә авторның уй-ниятләрен сәнгатьчә гәүдәләндерүдә, төп каһарманнан кала, Зөләйха да зур урын тота. Аларның әдәби бирелешендә билгеле бер охшашлык та бар. Зөләйха да, Йосыф кебек, искиткеч гүзәл. «Тулган айдай балкыр иде аның йөзе» сурәтен автор ал арның һәр икесенә карата да куллана. Зөләйха да — әтисенең яраткан баласы. Ул да төш күрә. Бу төш һәм Йосыфның, һәм Зөләйханың гомер юлларын икенче якка борып җибәрә: аталарыннан аера, кайгы-шатлыкларга дучар итә. Әмма Йосыф акыл, сабырлык белән эш йөртә. Зөләйха исә — хис-тойгы кешесе.
Кол Гали каһарманнарны тасвирлаганда әкият-дастаннарга, борынгы төрки әдәбиятка хас булган гадәттән тыш арттыру, сыйфат-күренешләрне иң югары ноктага күтәреп сурәтләү ысулын яратып куллана. Әсәрдә сыйфатны сан аша тасвирлау, саннар символикасыннан файдалану ёш очрый. Төп каһарман 72 тел белә, аның көче «40 ирнең» куәтеннән артык. Ата белән угыл 70 ел аерым торалар һ. б.
«Кыйссаи Йосыф»та төш күрү һәм аларны юрау гаять күп. Мифологик ышанулар нигезендә төш киләчәкне, язмышны алдан күрү чарасы итеп каралган. Автор төш күрүне әдәби чара буларак та файдаланган. Йосыфның төш күрүе, юравы, мәсәлән, аның алдан күрүчәнлеген, зирәклеген ачуга ярдәм итә.
Романтик рухлы «Кыйссаи Йосыф» үзенең табигате белән чынбарлык һәм хыялый күренешләрнең кушылмасын — синтезын хәтерләтә. Күп кенә борынгы ядкярләрдәге кебек, Кол Гали әсәрендә дә хайваннарның телгә килү алымы кулланылган.
Автор капма-каршы кую, ягъни антитеза ысулына да еш мөрәҗәгать итә. Ул киң планда да, аерым строфа, шигырь юлы кысаларында да башкарыла.
«Кыйссаи Йосыф»та да, рун язмаларында һәм «Котадгу белек»тәге кебек, кеше җанын кошка охшату бар. Ягъкубның үлеме болай тасвирлана: Изге тәннән аерылды газиз җаны,— Кошка охшап, оҗмах таба очар имди.
Кыскасы, Кол Гали поэмасы — үзенең идея-проблема-тикасы, поэтикасы һәм тел-сурәтләү чаралары белән гаять кызыклы һәм тормышчан әсәр.
Кол Гали үз әсәренең кыйммәтен үзе дә яхшы аңлый. «Кыйссалардан, хикмәтләрдән күреклесе, ялыкмыйча тың татлысы», - ди ул Йосыф сюжеты хакында. Әсәр халыкта әкият-дастаннар рәвешендә яшәгән, мәктәп- мәдрәсәләрдә уку әсбабы буларак та өйрәнелгән. Аның күп төрле нөсхәләре, вариантлары барлыкка килгән. Махсус көйләргә укылуы, җырлануы да мәгълүм. Китапның халкыбызда тугрылык, сабырлык, әдәплелек, оптимизм кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләүдә дә әһәмияте зур.
Кол Гали поэмасының шифалы тәэсирен без Котб, Мөхәммәдьяр кебек Урта гасыр каләм әһелләрендә, Кандалый, Тукай һәм Дәрдемәнд кебек соңгы чор әдипләрендә дә күзәтә алабыз. Мәсәлән, Г. Кандалый берничә әсәрен «Кыйссаи Йосыф» строфалары үрнәгендә иҗат итә. Кол Гали поэмасының төп каһарманнары — аның өчен үрнәк, өлге.
Татар язма телен үстерүдә һәм баетуда да «Кыйссаи Йосыф» әсәренең әһәмияте зур булу бәхәссез.
Кол Гали поэмасына мөнәсәбәттә театр, музыка, рәсем сәнгате әсәрләре дә туды һәм туа тора (Нурихан Фәттахның «Кол Гали» трагедиясе, Бакый Урманче рәсемнәре һ. б.). Казан шәһәренең бер урамы Кол Гали исемен йөртә.
«Кыйссаи Йосыф» төрек, үзбәк, башкорт, казакъ һәм башка төрки әдәбиятларга да билгеле бер дәрәҗәдә йогынты ясаган.
5. Казан ханлыгы чоры татар әдәбиятына күзәтү. Мөхәммәдъяр иҗаты. “Төхфәи мәрдан” һәм “Нуры содур” поэмалары. Ундүртенче гасыр ахырыннан башланып киткән үзара тарткалашу һәм таркаулык XV гасыр башында Алтын Урданы һәлакәткә китерә, ул төрле ханлыкларга тәмам таралып, элеккеге мәгърурлыгын вә көч-куәтен югалта, аның байлыгы таратыла, хәерчеләнә бара. Сарай шәһәре һәртөрле баскынчылар өчен талау объектына әверелә. Аның каравы Дагыстан, Әстерхан, Кырым, Себер ханлыклары тагын да ышанычлырак атлый башлыйлар. Шушы вакытларда Казан ханлыгы да күтәрелеп китә. Моны Сарай хөкемдары Олуг Мөхәммәд хан белән бәйлиләр. Әмма шунысын онытырга кирәкми, Урта-Идел, Казан-Болгар тирәләре электән мөстәкыйльлектә яшәгәннәр, шулай да бу тулы бәйсезлек түгел, бәлки икътисадый яктан алга китү аркасында барлыкка килгән үз тормышы белән гомер итү рәвеше генә булган. Мәскәү кенәзлегендә дини тормыш үзенчәлекле, ягъни христианлык нигезенә корылу аркасында, мөстәкыйльлек рухый яктан Казанга караганда шактый өстен дәрәҗәгә күтәрелгән һәм алар тәхет бүлешә башлаганда гына Сарайны исләренә төшергәннәр. Казан-Болгар йорты исә рухый дөньясы белән, ягъни ислам динендә торуы ягыннан Сарайга тыгызрак бәйләнгән, аңа үзен ирекле тоюы өчен рухый мөстәкыйльлектә яшәмәве комачаулык иткән. Тәхеттә Чыңгыз нәселеннән булган шаһзадәләр утырганмы, әллә инде Болгар заманнарыннан ук килгән нәсел идарә иткәнме, бу сорауга ачык җавап бирү әлегә мөмкин түгел. Шулай да Равил Фәхретдинов, борынгы кулъязмаларга нигезләнеп, Болгар тәхетендә Галибәк хан утырганлыгын, ул чорларда Казанның хәрабә хәлендә торганлыгын фараз итә. 1437 елда Кечек Мөхәммәд Сарай тәхетендәге Олуг Мөхәммәд ханга каршы яу белән килә, аңа куштан мирзалар да кушылалар һәм җиңүгә ирешәләр. Олуг Мөхәммәд Сарайдан чыгарга мәҗбүр була, хатыннары, балалары һәм өч мең кешесе белән Литвага кушылган Белов шәһәренә килеп урнаша, тәхетен кабат кайтарып алырга тели. Әмма Мәскәү кенәзе Василий III аңа гаскәр күтәрә, Олуг Мөхәммәд солых үтенә, руслар кабул итмиләр, сугышырга мәҗбүр итәләр.
Олуг Мөхәммәд Тимерхан бине Тимер-Котлыг хан бине Тимер-Мәлик хан бине Рус хан чарасыз кала. Тәһарәтләнеп, агач күләгәсендә ике кат намаз укый, аннан соң сугыш атына атланып, бер мең чамасы гаскәре белән 40 меңлек урыс сугышчыларына каршы көрәшкә күтәрелә һәм, алар арасына коткы салып, җиңүгә ирешә. Бу вакыйга 1438 елның 5 декабрендә була.
Шушы җиңүеннән соң ул Идел ягына кайта һәм, Казанга килеп, монда тәхет кора, шәһәрне хәрабәдән күтәрә, үзенә чирмеш-чувашларны куша. Казан 1439(һиҗри белән 842) елда икенче тапкыр аякка баса.
Олуг Мөхәммәд хан Василий III күрсәткән яманлыкларны гафу итми һәм Мәскәү өстенә сугышлар белән йөреп тора, Түбән Новгород җирләрен үзенә буйсындыра, 1445 елның язындагы бер сугышта Василий III аның кулына әсир төшә, әмма солых һәм ясак түләтү шарты белән аңа 1 октябрьдә ирек бирелә. Болгар ханы дип үзен атап йөрткән Галибәк гаскәрләрен тар-мар итеп, ханлыгын тагын да ныгыта. Шулай да озак яшәми, 1446 елда вафат була. Ул Сарай тәхетендә 17, Казанда 8 ел ханлык итә. Ул идарә иткән елларда Казан ханлыгы ныклап оеша һәм Мәскәү кенәзлеге өчен беренче куркынычка әверелә.
Казан шәһәре мәдәният һәм мәгариф үзәкләренең берсенә әйләнә һәм гүяки Сарайның олуг мәртәбәсе аңа күчә, шул ук вакытта тәхет өчен көрәш кебек «яман авыру» да шушы дан-шөһрәт белән бергә ияреп килә.
XV гасырдагы татар әдәбиятын бар тулылыгы белән күз алдына китерүе авыр. Ул чорда Мәҗлиси белән Сайади кебек шагыйрьләр яшәгәнлеге билгеле. Аларның әсәрләре Идел буенда киң таралыш таба.
XVI гасырда Казан ханлыгында әдәби хәрәкәт югары үсеш ала. Мөхәммәдьяр, Кол Шәриф, Касыйм Шәех исемле шагыйрьләрнең иҗатлары рухый байлыкка әверелә. Алар үзләре дә легендар шәхесләр булып чыгалар һәм гасырлар буена татар халкы күңелендә болар хакында төрле риваять һәм хәбәрләр сакланып килә.
Татар әдәбиятында Казан ханлыгы чорында да дини-дицактик рух, суфыйчылык юнәлеше дәвам итә. Бу сыйфатлар мәхәббәт дастаннарында да нигез рәвешендә сакланалар һәм шагыйрьләр үзләрен чын мәгънәсендәге суфый итеп күрсәтәләр, иҗатларында моны кат-кат тәкрарлыйлар.
Касыйм Шәехнең сакланып калган һәм «Бакырган китабы»на кертелгән бердәнбер газәленнән чыгып, аның көчле лирик булганлыгын билгеләп үтә алабыз. Кол Шәриф иҗатында дини-дидактик эчтәлек өстенлек иткән, бу үзенчәлеге аның Казан ханлыгында хөкүмәт составында булуы, сәед хезмәтен алып баруы белән дә аңлатыла ала. Бу яктан Мөхәммәдьяр иҗаты да аңа аваздаш.
Казан ханлыгының оешуы электә булган Болгар дәүләтчелегенең әдәби-гыйльми шөһрәтен кире кайтаруда һәм күтәрүдә ярдәм иткән. Бу хакта Мөхәммәдьяр бине Мәхмүд «шагыйрь улмыш барча кечек һәм олуг» дип яза. Шулай итеп, 1439-1440 елларда Казан шәһәре хәрабәләрдән күтәрелә һәм Казан ханлыгының башкаласына әверелә. Монда фән, әдәбият, сәнгать үсеше өчен мөмкинлекләр ачыла.
Фольклордагы аерым ядкярләр теге яки бу дәрәҗәдә Казан ханлыгы чоры белән бәйләнешле. Болар арасында Иске һәм Яңа Казанның салынуы, Кабан күле, Сөембикә, Җик Мәргән, Идегәй хакында риваятьләр, әкиятләр һәм дастаннар бар.
XV—XVI йөзләргә мөнәсәбәтле язма истәлекләрнең бер өлешен ярлыклар, каберташ язмалары, гыйльми һәм дини китаплар, төрле тәрҗемәләр тәшкил итә.
Хәсән Кайгы (Хәсән Сабит углы, XV йөз) әүвәл Алтын Урданың башкаласы Сарайда, аннан Казанда яши. Гомеренең ахырында Җаек буйларына — Нугай ханлыгына күчеп китә.
Казтуган (Казтуган Сөенеч углы, XV йөз) — чыгышы белән Әстерхан татары. Ул батырлыгы, чичәнлеге белән дан тота.
Хәсән Кайгы һәм Казтуган шигырьләре фольклорга якын булулары, афористик яңгырашлары белән сыйфатланалар
(«Карендәшең яманлап, Үзеңә туган табылмас»; «Киңәшсез сүз башлама»; «Исәнең дә, терең дә бер булыгыз барыгыз» һ. б.). Аларда, «Идегәй»дәге кебек, Идел-йортны, туган табигатьне ярату көчле.
Өмми Кәмал (исеме — Исмәгыйль) XIV йөз ахырларында туа. Гомеренең ахырын Төркиядә уздыра. 1475 елда вафат була.
Өмми Кәмалның шигырьләре татар укучылары арасында гаять киң таралган. Узган йөздә берничә мәртәбә басылып та чыккан.
Өмми Кәмал — лирик шагыйрь. Аның әсәрләрендә уй-киче-решләр, хис-тойгылар гаять көчле бирелгән. Авторның лирик каһарманы — аллачыл, диндар кеше. Ул бөтен күңелен, барлыгын үзенең идеалы — олуг Тәңрегә юнәлткән, ул аны сөя, аңа омтыла. Автор үз укучысын дөнья малына һәм рәхәтенә кызыкмаска өнди. «Дөнья сөю,— ди ул,— һәр хатаның башыдыр». Аның фикеренчә, кеше, нәфес колы булудан туктап, үз күңелен пакьләргә, игелекле гамәлләр кылырга, булган гөнаһларыннан арынырга, тәүбә итәргә бурычлы.
Өмми Кәмал иҗатында төшенкелек, сагыш көчле булса да, әсәрләре гуманизм рухы белән сугарылган. Шагыйрь Алланың берлеге, бөеклеге авиа кешеләрнең табигый тигезлеге идеясен үткәрә. Укучыны тәкәббер булмаска, хәрәмләшмәскә, гайбәт сөйләмәскә, ялганламаска, бер-береңә ярдәм итеп яшәргә өнди.
Мөхәммәд Әмин (XV йөзнең икенче яртысы — 1518) 1487— 1496, 1502—1518 елларда Казан ханы булып тора. Ул әдәбиятны һәм сәнгатьне ярата. Үзе дә иҗат белән шөгыльләнә. Аның «Гыйкаб» («Үч») дигән шигырендә Аксак Тимернең явызлыклары фаш ителә.
Шәрифи (XVI йөзнең беренче яртысы) — «Казан мәмләкәтенең җиңүе» («Зафәрнамәи вилаяти Казан», 1550 ел. Аның Польша короле Александрга язган хат-бетегендә дә (1506) шул дәвернең сәяси тормышына, аеруча Казан-Мәскәү мөнәсәбәтләренә кагылышлы мөһим тарихи факт-мәгълүматлар бар) исемле әдәби-тарихи әсәре белән танылган шәхес.
Чәчмә һәм тезмә юллар катнашмасыннан гыйбарәт булган бу язмада Явыз Иванга («Мәлгунь Иван»га), баскынчыларга тирән нәфрәт белдерелә, шәһәрне дошманнан саклаучыларның батырлыгы мактала.
Шәрифи, татар әдипләреннән беренчел әрдән булып, Казан каласы хакында кызыклы язмалар калдыра. «Казан,— ди ул үзенең «Зафәрнамәи...» әсәрендә,— ... искедән бер мөселман шәһәре булган. Казан мөселман өлкәләреннән еракта һәм кяфер өлкәсенә чиктәш урнашкан... Аңа һичбер җирдән ярдәм һәм таяныч ирешмәс, бары тик Тәңре — якын һәм фәрештәләр— ярдәмче». Автор Казан хакындагы уй-кичерешләрен шигъри юлларда да гәүдәләндерә: «Гаҗәйеб бер җай-гыйшрәттер (күңелле урындыр.— X.М.) җиһанда бу Казан шәһәре», «Казан тик шәһри мәгъмүри бителмәс дөньяди һәрту» [Казан кебек мәһабәт (төзек) шәһәр дөньяда һич булмас...]. Шәрифи карашынча, Казан — элек-электән хан шәһәре. Шуңа күрә аңа Иванның дәгъва кылырга һич хакы юк: «Ничек килгән ушал мәлгунь? — Имәсдер бу Ибан шәһре!»
Фәндә Шәрифи белән Колшәрифне тәңгәлләштерү дә очрый.
Колшәриф (1552 елда һәлак була) — Казан ханлыгының күренекле шәхесе: руханилар башлыгы (сәед), дәүләт эшлек-лесе, шагыйрь. Явыз Иван гаскәренә каршы көрәштә, Ватанын саклап, батырларча һәлак була. Аның исеме һәм әсәрләре элек-электән татар кешеләренә яхшы таныш.
Казан ханлыгы чорында Гарифбәк, Мөхәммәдшәриф, Чалгиз җырау һәм башка әдипләрнең дә яшәве мәгълүм. Бу дәвернең иң күренекле шагыйрьләреннән берсе — Мөхәммәдьяр.
Бу дәвернең иң күренекле шагыйрьләреннән берсе — Мөхәммәдьяр.
Мөхәммәдьяр (якынча 1497 ел – XVI йөзнең уртасы). Тормыш юлы. Урта гасырның башка күп кенә әдипләре кебек үк, Мөхәммәдьярның гомер юлы төгәл билгеле түгел. Тормышы хакында, нигездә, әсәрләрендәге аерым факт-мәгълүматларга таянып кына фикер йөртә алабыз. Мөхәммәдьяр — Казан каласы белән тыгыз бәйләнешле шагыйрь. Ул моннан 500 еллар элек, ягъни XV гасыр азакларында рухани, хаҗи гаиләсендә дөньяга килә («Атамыз Мәхмүд догачы...»). Автор бер әсәренең ахырында исеменең «Мәхмүд Хаҗи углы фәкыйрь Мөхәммәдьяр» булуын искәртә. Ике урында үзен «Ярмөхәммәд» дип тә атый. Әсәрләреннән шагыйрьнең шактый укымышлы булуы, гарәп, фарсы, төрки телләрен һәм әдәбиятларын яхшы белүе аңлашыла.
Мөхәммәдьяр 1542 елда иҗат ителгән «Нуры содур» («Күңелләр нуры», «Күкрәкләр нуры») поэмасында «Мөхәммәд Әмин хан каберендә» «мөҗавир» (сакчы) булып торуын әйтеп китә. «Төхфәи мэрдан» («Егетләр бүләге», 1540) әсәрендә үзенең күп мәшәкатьләргә һәм авырлыкларга дучар булуын яза: «Чикдем... рәнҗ вә мәшәкъкать бихисаб (хисапсыз)», «Мән тиккән утга кеше пешмәгәй» («Миңа эләккән кебек утта кеше пешмәгәй»). Әмма шагыйрь, нинди генә кыенлыкларга очраса да, күңел төшенкелегенә бирелми, ил, халык турында уйлана, кешеләрне, җәмгыятьне имин, бәхетле итү хакында хыяллана.
Шагыйрь кайчан үлгән соң? Бу сорауга төгәл җавап юк. Кайбер галимнәр аның тылмач булып Мәскәүгә баруын, 1549 елда Муромда руслар тарафыннан үтерелүен искәртәләр. Бәлки, Мөхәммәдьяр да, чордашы Колшәриф кебек, Казан ханлыгы белән бергә һәлак булгандыр. Әмма әдип үзе үлсә дә, аның ялкынлы сүзләре, гуманистик фикерләре исән калган, берничә гасыр буена укучыларны дулкынландырып килә.
Безгә Мөхәммәдьярның өч әсәре — «Төхфәи мэрдан» (1540), «Нуры содур» (1542) поэмалары һәм «Нәсыйхәт» шигыре мәгълүм. Символик эчтәлектәге соңгы әсәренең төп мәгънәсе шунда: кеше үзенең күңелен пакь, нурлы, «тугры юлда» тотарга бурычлы.
Мөхәммәдьярның «Төхфәи мэрдан» һәм «Нуры содур» әсәрләренең һәр икесе дә үзләренең поэтик корылышлары, әхлакый-фәлсәфи мәсьәләләрне үзәккә куюлары, лиро-эпик табигатьләре белән бер-берсенә охшаш, һәр икесендә дә куелган проблемаларга иллюстрация рәвешендә төрле шигъри хикәятләр китерелә. Мәсәлән, «Төхфәи мәрдан»нең бер бүлекчәсендә мөддәгыйлык, ягъни сүз йөртү, гауга кубару, дәгъва кылу хакында сүз бара. Автор бу сыйфатның начарлыгын, башкаларга гына түгел, үзеңә дә зыян китерүен искәртә. Шушы фикерне ул түбәндәге хикәят ярдәмендә күрсәтмә формада да гәүдәләндерә.
Шаһ Һарун исемле бер патша сараенда Хушнәва исемле бер җырчы хезмәт итә. Бар ирде бер колы, исме Хушнәва, Хушнәва, җырлап, үзенең матур тавышы белән кешеләрнең күңелен күтәрә, рәхмәтен ала. Әмма, көнләшеп, аның өстеннән гайбәт тараталар, төрле бәлаләр ягалар. Ахыр чиктә гаделлек тантана итә, «мөддәгыйлар» үзләре хурлыкка калалар.
«Нуры содур» поэмасының бер бүлекчәсе «рәхим-шәфкать сүзләре» турында. Автор фикеренчә, рәхимле һәм шәфкатьле булу кешенең күңелен йомшак, үзен нурлы итә. Андый сыйфатка ия зат һәр җан иясенә бары игелек кенә кыла, шуңа күрә аның дәүләте, бәхете арта. Алга таба Мөхәммәдьяр Муса турындагы сюжетны китерә. Заманында Муса көтү көтә. Бервакыт бер куй (сарык) көтүдән кача. Муса аны куып ара, талчыга. Аннары Муса куйны киеменә төреп күтәрә дә көтү янына алып килә. Шушындый рәхим-шәфкатьлелеге өчен хикәят каһарманы хөрмәтле дәрәҗәгә ирешә, кыйммәтле бүләкләр ала.
Кәр ике поэманың сюжетлы өлешләрендә хәтта бердәй ситуацияләр дә очрый. Мәсәлән, «Төхфәи мэрдан»дәге «Җеп эрләп сатучы ир белән хатын» һәм «Нуры содур» поэмасындагы «Хәммал» (йөкче) хикәятләре — әнә шундыйлардан. Аларның һәр икесендә дә төп каһарманнар, бурычын түли алмыйча, авыр хәлдә калган кешеләрне актык акчаларын биреп йолып калалар. Икенче көнне берсе — җебен, икенчесе утынын балыкка алыштыра. Кайтып балыкны ярып карасалар, аның эчендә — кыйммәтле энҗе. Хикәятләрнең мәгънәсе: игелекле эш-гамәлләр һич тә юкка чыкмый, ә бәлки артыгы белән кабат үзеңә кайта.
«Төхфәи мэрдан» һәм «Нуры содур» иҗат ителгән 30-40 нчы еллар — Казан мәмләкәте өчен авыр, каршылыклы чор. Илнең эчке һәм тышкы хәлен яхшы белгән Мөхәммәдьяр дәүләтнең бөтенлеген, иминлеген саклау турында уйлана, иҗаты белән тормышның зарури ихтыяҗларына җавап бирергә омтыла. Бөек остазлары Йосыф Баласагунлы, Кол Гали, Котб, Сәйф Сарай кебек, Мөхәммәдьяр да илнең имин, бәхетле тормышын мәгърифәтле, гадел хөкемдарга бәйләп карый. Аның фикеренчә, «падишаһ бердәм (мизгел) гадел кыйлса», «ил-улус»ка ирек, рәхәтлек килер. Мөхәммәдьяр идеал хөкемдар образын аеруча Нәүширван турындагы хикәятендә тулы гәүдәләндерә. Ни өчен бу патша вакытында ил төзек («мәгъмур»), бай, бәхетле була? Чөнки Нәүширван — укымышлы, гадел патша. Өстәвенә, һәр эшен акыллы 70 вәзире белән киңәшеп башкара.
Мөхәммәдьяр фикеренчә, илне, җәмгыятьне имин һәм бәхетле итүнең мөһим бер шарты — кешеләр арасында табигый, гуманистик мөнәсәбәтләр булу. Автор үзара ызгыш-талаш-ларны, гаугаларны, көнчелек, икейөзлелек, ялганчылык кебек сыйфатларны кискен гаепли; зирәк һәм тәҗрибәле остаз кебек, гаделлек, рәхим-шәфкать, юмартлык, сабырлык, тугрылык кебек күркәм сыйфатларның асылын турыдан-туры да, төрле сюжетлар аркылы да укучыга җиткерергә омтыла, шулар ярдәмендә җәмгыятьне эчке яктан пакьләргә, камилләштерергә тели.
Гуманистик эчтәлекле һәм кешегә хөрмәт белән сугарылган бу төр афористик юлларны Мөхәммәдьяр иҗатыннан күпләп китерергә мөмкин. Шагыйрь фикеренчә, бу тормыш — игелек, хезмәт күрсәтү урыны («Ингам вә ихсан йиредер бу җиһан»). Шуңа күрә кешеләр үз гомерләрен бу дөньяда бары изгелек һәм яхшылык кылып кына уздырырга бурычлылар.
Борынгы һәм Урта гасырның күп кенә әдипләре кебек, Мөхәммәдьяр да сүзгә, аның дөреслегенә, тәэсир көченә, шигъри телнең «тылсым ачкычы» булуына җитди игътибар итә, сүзне кешенең асылын күрсәтүче төп билге итеп саный:
Мөхәммәдьяр әсәрләренә үгет-нәсыйхәт бирү, акыллы сүз әйтү хас. Автор, укучыга мөрәҗәгать итеп, афористик фикерләр, канатлы сүзләр китерә. Аның поэмаларында аеруча мәкальләр күп очрый: «Иясен сыйласаң, этенә сөяк сал», «Асрама эт баласын, аелына тартыр», «Коюг (кое.— X.М.) казып, үзе төшкәй» һ.б.
Мөхәммәдьяр әсәрләрендә без татар халкының гореф-гадәтләре, образлы фикерләве өчен хас булган төрле күренешләр белән очрашабыз. Автор бозык, начар, мәкерле кешеләрне, халыкка зыян китерүчеләрне эт, елан-чаян белән тиңли. Шагыйрь әсәрләрендә кызыклы гына сурәтләр очрый. Мөхәммәдьяр исемнәрне символлаштыру алымына да мөрәҗәгать итә. Әсәрләрдәге аерым каһарманнарның исеме алар-дагы төп сыйфатны да белдерә: Заһид (изге), Зәргәр (ювелир), Хушнәва (матур тавышлы), Гөлруй (гөл йөзле) һ.б.
Мөхәммәдьяр, Мәхмүд Болгари, Сәйф Сарай традицияләренә, халыкның рухи казанышларына таянып, үз иҗатында утынчы, җеп эрләп сатучы, күчмә гарәп, ятимә кыз кебек гади кеше образларын тасвирлауга зур урын бирде, матур әхлакый сыйфатларны, гуманистик эш-гамәлләрне беренче чиратта гади хезмәт кешесендә күрде. Бу да — әдип иҗатының мөһим бер үзенчәлеге.
Мөхәммәдьяр үз поэмаларын юкка гына «Төхфәи мэрдан», «Нуры содур» дип атамаган. Аның фикеренчә, чын кешеләр (ирләр) башкаларның күңелен нурландырырлык игелекле эш-гамәлләр кылып, үзгәләргә даими рәвештә рухи бүләк («төхфә») өләшеп яшәргә бурычлы. Шагыйрь исә үзе нәкъ әнә шулай яшәп, күңел «бүләк»ләрен чордашларына гына түгел, киләчәк буыннарга да өләшеп калдырган.
6. ХIХ гасыр татар поэзиясенә күзәтү. Г.Кандалый, М.Акмулла иҗатлары. XIX йөз – феодализмнан, крепостнойлыктан капитализмга күчү дәвере. 1861 елгы реформалар аны тагын да тизләтә. Сыйнфый катлаулану, социаль төрлелек көчәя. Дөрес, татарларның күпчелек өленге крестьян хезмәте белән көн күрүен дәвам итте. Әмма эшчеләр, һөнәрчеләр, сәүдәгәрләр катламы, чиновниклар («йомышлы татарлар») һәм гаскәриләр саны күбәя барды.Укучы яшьләр, руханилар катламы да күп мәртәбәләр арта. XIX йөздә дә патша хакимиятенең милли-колониаль сәясәте дәвам иттерелде. Көчләп чукындырырга, руслаштыруга омтылу, төрле эзәрлекләүләр, хокукларны кысу, гадәттән тыш күп салымнар түләтү, мәҗбүри күчешләр бу чор өчен дә хас. 1812 елгы һәм XIX йөздәге башка сугышларда Россия империясенең мәнфәгатьләрен яклап, батырларча (117) көрәштеләр, кан түктеләр. Әмма моңа карап империядә аларның кадерләре дә, хокуклары да артмады, киресенчә, икенче сортлы кавем булып калуларында дәвам иттеләр.
Халкыбыз, ат кебек эшләп, арысландай сугышып, Россиянең көч-куәтен арттыруга, яшәешен тәэмин итүгә зур өлеш кертсә дә, патша хакимияте аның ихтыяҗларын канәгатьләндерү, мәгарифен һәм мәдәниятен үстерү хакында уйламады да. Шуңа да карамастан татарлар үз хисапларына күп санлы мәктәп-мәдрәсәләр ачтылар, мәчетләр кордылар, уку-язуга ; җитди игътибар иттеләр. Татар теле төркиләр арасында аралашу, билгеле бер дәрәҗәдә халыкара тел вазифасын да үти. Татар теленнән тыш, гарәп, фарсы, төрки телләрен белү зыялылык билгесе итеп карала. Русча белүче татарларның саны артканнан-арта бара. Урта гасырлардан үзгә буларак, бу чор әдә XIX йөз бияты кулъязма хәлендә генә түгел, басма әдәбиятына хас тарала. XIX йөздә күп санлы аерым сыйфатларлы татар китапларының дөнья күрүе мәгълүм. XIX йөз әдәбиятының зур өлешен, әлбәттә, оригиналь әсәрләр алып тора. Алар поэзия, проза, драма төрләренең өчесендә дә иҗат ителгән. XIX йөз сүз сәнгатен фәндә «мәгърифәтчелек әдәбияты» дип тә йөртәләр. Дөрес, бу сыйфат шактый дәрәҗәдә Урта гасыр әдәбияты өчен дә хас. Әмма XIX йөздә белем-мәгърифәткә игътибар аеруча көчәеп китә һәм ул тәрәккыятнең, халыкны алга илтүнең төп чарасы итеп карала. Шунысы мөһим: Урта гасыр әдипләре кебек үк, XIX йөз авторлары да мәгърифәт төшенчәсен әхлаклылык белән тыгыз бәйлиләр. Алар фикеренчә дә, укымышлы, белемле, әхлаклы кеше — күркәм зат, идеаль шәхес, камил инсан. Аның эш-гамәле, иң беренче чиратта, башкалар мәнфәгатен кайгыртуга юнәл телгән.
XIX йөз әдипләре кеше формалашуда гаиләнең, коллективның һәм иҗтимагый шартларның мөһим роль уйнавын күрсәтәләр, үз каһарманнарын тормышчан хәлләрдә сурәтләүгә игътибарларын көчәйтәләр. XIX йөз ахырларына таба милләт язмышы әдәбиятның төп тематикасына әверелә бара.
Урта гасыр әдәбиятында поэзия өстенлек итә. Бу күрененгәрчә бераз кимрәк күләмдә булса да, XIX йөз әдәбияты өчен дә хас. Утыз Имәни (1754—1834) иҗаты ике гасыр әдәбиятын ялгап тора. Әбелмәних Каргалый (1782—1833), Һибәтулла Салихов (1794—1867), Гали Чокрый (1826—1889) шигырьләре өчен һәм идея-тематик, һәм поэтик яктан, нигездә, традиционлык хас. Сукыр шагыйрь Шәмседдин Зәки (1821—1865) лирикасы хис-тойгыларга байлыгы, көчле драматизмы белән аерылып тора.
Габделҗәббар Кандалый (1797—1860) Г. Кандалый 1797 елда хәзерге Ульяновск өлкәсенең Иске Майна районы Иртуган авылында мулла гаиләсендә дөньяга кил гән. Бу авылның элек Иске Кандал дип йөртелүе мәгълүм. Шагыйрьнең әдәби кушаматы да шуңа мөнәсәбәттә алынган.
Габделҗәббарның тәүге укытучысы әтисе була. Аннары ул Мораса, Кизләү, Кышкар һәм Идел-йорттагы кайбер башка мәдрәсәләрдә белем ала, шәкертлекнең күп кенә баскычларын үтә.
Г. Кандалый 1824 елда туган авылында мулла булып тора, балалар укыта. Кандалыйның, үз туган теленнән тыш, гарәп, фарсы, төрек, рус, чуваш телләрен дә белүе, татар әдәбиятыннан һәм фольклорыннан, Шәрык мәдәниятеннән яхшы хәбәрдар булуы мәгълүм.
Укымышлы һәм шигъри сәләтле Г. Кандалый табигате белән хис-тойгыларга бай һәм тынгысыз холыклы, туры сүзле һәм хөр фикерле, горур кеше була. Мөгаен, шуңа күрәдер гомер юлында ул төрле кыенлыкларга очрый: мәдрәсәләрдән куыла, эшеннән алынып тора, гаилә тормышында да үкенеч-кайгыларны башыннан еш кичерә, әләк аркасында ике еллап төрмәдә дә утырып чыга.
Иҗат үзенчәлекләре:
— Урта гасыр традицияләренә таянып, иҗатының башлангыч чорында дини-әхлакый һәм суфичыл эчтәлектәге дидактик әсәрләр яза («Рисаләи-л-иршад», («Тугры юлга күндерүче китап»), «Кыйссаи Ибраһим Әдһәм»);
— наданлык, комсызлык, әхлаксызлык күренешләрен тәнкыйтьләп, укучысын намуслы яшәешкә, изге гамәлләр кылырга өнди («Мулла белән абыстай»);
— одоби мирасының бай тармагы булып мәхәббәт шигырьләре һәм поэмалары тора («Фәрхи», «Мәгъшукнамә», «Сурәтең төшемә керер...»);
— сурәтләү объекты итеп гади, гадәти җир кызын ала, аның гаҗәеп матур образын тудыра;
— шагыйрь шәхес иреген, кешенең бәхеткә, мәхәббәткә хокукын таный һәм ярату хисен табигый тойгы буларак сурәтли;
— хатын-кыз шәхесенә хөрмәт белән карый, мәхәббәт, гаилә кору мәсьәләләрендә аның тигез хокуклы булуын яклый;
— крестьян хезмәтенең авырлыгын, социаль каршылыкларны реаль сурәтләрдә бирә;
— гыйлемлелек — наданлык каршылыгын кешенең бәхетле яшәве белән бәйләп карый;
— татар хатын-кызының авыр, фаҗигале язмышын тасвирлый;
— иҗатының соңгы чорында кайгы-хәсрәт мотивы өстенлек итә;
— халык авыз иҗатына нигезләнеп, андагы күп кенә сурәт чараларын файдаланып яза;
— язма телне халыкның җанлы сөйләменә якынайтуны башлап җибәрүчеләрнең берсе була.
Мулла белән абыстай. Темасы: мулланың үз мәнфәгатен кайгыртып яшәве. Эчтәлеге: төп вазифасын үтәмичә, үз мәнфәгате өчен генә яшәүче хәзрәтнең эш-гамәлләренә карата лирик герой күңелендә туган ачу, ачыну хисе.
Кандалыйның Оры мәдрәсәсендә укыганда язылган бу шигыре өч өлештән тора. Беренче өлештә халыкны туры юлга, әдәп-әхлакка өндәп, белем-мәгърифәт таратырга тиешле мулланың вакытны кәеф-сафа корып үткәрүен автор ачыну аша көлеп сурәтли: Тотынышып кулың кулга, Үзең кергән сары тунга. Кая киттең болай, хәзрәт, Абыстайны салып уңга?
Реалистик күренешләрдә мулланың әхлаксызлыгы ачыла. Ул үзен кунакка чакыруны тиеш, мәҗбүрият дип саный. Моны хәтта таләп тә итә: Сән әйткәч, чакырып алган, Егермесен сатып унга. Тутыр бик яхшы корсакны, Икенче калмасын соңга.
Шигырьнең икенче өлешендә лирик герой мулланы кисәтә. Әдәпсез эш-гамәлләр кылуның, үзең турында гына уйлап, башкаларга түбәнсетеп, кимсетеп карауның бер чиге булачагын искәртә: Ләкин, мулла, онытма сән, Бу ашларга кызыкма сән, Ки алдыңа сызыкла сән: Мужиклар да бизәр соңра.
Өченче өлештә шул рәвешле гомер итүнең нәтиҗәсе күрсәтелә. Аштан ашка, кунактан кунакка йөрүне бәхеткә санап, мулла ваемсызлыкка бата: Абыстай берлә икәүләп, Мужикның сыртын игәүләп, Тавык, күркә, казын ашап, Ки кайтып йокыга талдың.
Хәзрәтнең никадәр түбәнлеккә төшүен, гамьсезлек сазына батуын халык әйтеменә нигезләнгән әдәби сурәт тагын да тирәнәйтә, үткенәйтә: Тавык төштә тары күрә, Сәнең дә ашларың керә. Йокыңда сөйлисең нигә: «Абыстай, чык, кеше керә!» Төп идея шигырьнең соңгы строфасында күренә: Икәү бергә йөреп ашка, Гомергә көлкегә калдың!
Шул рәвешле Г. Кандалый, сатирик планда рухани образын тудырып, аннан ирония белән көлә. Бу максатта сурәт чараларыннан уңышлы файдалана. Тексттагы көнкүреш детальләре — тавык, суган, балтырган, бавырсак, коймак, хәлвә, ката — тормышчанлыкны арттыра, тасвирлылыкны көчәйтә, мулланың яшәү рәвеше, тормышны күзаллавы шулар белән генә чикләнүен белдерә.
Сахибҗәмал. Темасы: мәхәббәт. Эчтәлеге: лирик геройның Сахибҗәмал исемле кызга сөю, ярату хисе. Яратуны автор табигый, әмма гаҗәеп көчле тойгы итеп тасвирлый.
Парау авылы кызы лирик геройның күңелен биләп алган. Гыйшкына түзә алмыйча, ул борчулы уйлар белән яши һәм Сахибҗәмалга хатлар юллый. Мәхәббәт — аның өчен яшәү мәгънәсе, бәхет-шатлык чыганагы. Шуңа да автор әлеге матур хис дәрәҗәләрен әдәби сурәтләрдә ача. Лирик герой, кызны уйлап, ашау-эчүдән кала, еш кына «хыял дәрьясына» бата, әмма сөйгәне күңеленә юл таба алмый. Халык авыз иҗатында бергә була алмау символына әйләнгән Сак белән Сокны искә ала, үзләрен шуларга тиңли.
Крестьян егетенә кияүгә чыкса, кызны ни көтә соң? Автор чорның реаль картиналарын күз алдына бастыра. Сөйгәненә гыйбрәт өчен тасвирлаган вакыйгаларда социаль тигезсезлек ачыла, крестьянның авыр хезмәте, мохтаҗлыгы сурәтләнә. Автор ике төрле тормышны күрсәтә: бер якта — надан, әхлаксыз мужикка кияүгә чыгып, газаплы тормыш кичерү, икенче якта — галим мелла белән бәхетле гомер итү. Шул рәвешле әсәрдә наданлык — гыйлемлелек каршылыгы да бирелә. Әмма бу мәсьәләләрдә әдипнең карашлары ачыкланып бетмәгән, ул авыр тормыш сәбәпләрен ачу дәрәҗәсенә күтәрелә алмый.
Үзен тыңламаган Сахибҗәмалга гыйбрәт булсын өчен, автор Борнай авылы кызының ачы язмышын сурәтли. Кайчандыр ул кыз да, лирик геройның сүзен тыңламыйча, надан мужикка кияүгә чыккан, һәм тормышы чын тәмугка әйләнгән.
Сахибҗәмал тарафыннан лирик герой кире кагыла. Әсәрнең соңгы өлешендә ул тынычлана, сабырлана төшсә. Алла-һыга мөрәҗәгать итеп, үзләрен кавыштыруны сорый. Поэманың мәхәббәт төшенчәсенең асылын, мәгънәсен аңларга омтылган фәлсәфи сорау белән тәмамлануы эчтәлектә сурәтләнгән вакыйга-хәлләрнең, хис-кичерешләрнең логик нәтиҗәсе.
Поэма хат формасында: лирик герой риторик эндәш ярдәмендә кызга мөрәҗәгать итә. Аның хисләре ярату белән югалтудан курку арасында тирбәлә. Мәхәббәт аңлатканда шәркый традицион бизәкләр мул файдаланыла. Кызны югалтудан курку чагылган өлешләрдә натуралистик детальләр урын тапкан. Әсәрдә ике: традицион һәм яңа — дөньяви стиль билгеләре тоташып китә.
