- •2. Эпос форма буларак дастаннар аларның жанр үзенчәлекләре.
- •4. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасы сюжеты. Әсәрдә гомумкешелек кыйммәтләренең чагылышы.
- •7. Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәте һәм әдәбиятта мәгърифәтчелек реализмы иҗат методы (м.Акъегет, з.Бигиев әсәрләре).
- •8. Хх йөз башы татар поэзиясе.
- •10. Хх йөз башында татар драматургиясенең үсеше.
- •11. Г. Исхакый – татар реалистик әдәбиятына нигез салучы. “Реалистик әдәбият” төшенчәсе.
- •14. Ф. Әмирхан иҗаты.
- •15. З.Хәким иҗатында сатирик һәм фәлсәфи юнәлешләр
- •16. Дәрдемәнд һәм с.Рәмиев иҗатында уртак сыйфатлары.
- •17. Г. Камалның “Банкрот”, “Беренче театр”, “Безнең шәһәрнең серләре” әсәрләре. Драматург тудырган сатирик типлар.
- •22. “Социалистик реализм” иҗат методы. Татар әдәбиятында чагылышы.
- •25. 1941-1945 Нче еллар сугыш чоры поэзиясе.
- •27. Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре”нә анализ.
- •29. Н.Исәнбәт драматургиясендә халыкчанлык.
- •31. Аяз Гыйләҗев әсәрләренең идея-эстетик кыйммәте.
- •33. Татар әдәбиятында сатирик проза үсеше (ш.Мөхәммәдов, ф.Әмирхан, х.Сарьян, а.Гыйләҗев, з.Хәким).
- •34. Хәсән Сарьянның “Бер ананың биш улы” әсәрендә “аскы агымдагы” фикерләр
- •37. Г. Афзалның поэзия һәм прозасында сатирик типлар.
- •38. 1940-1960Нчы еллар татар прозасы.
- •39. И. Юзеев иҗатына күзәтү. Поэмаларындагы фәлсәфә.
- •40. Р.Фәйзуллин иҗатында форма яңалыгы һәм фәлсәфи тирәнлек.
- •41.М.Мәһдиев әсәрләрендә үзенчәлекле халыкчан характерлар.
- •42. Туфан Миңнуллинның 1980-2012 еллардагы иҗатына анализ.
- •43. Татар әдәбиятында Бөек Ватан сугышы темасы.
- •44. Хәзерге татар поэзиясендә яңа юнәлешләр, агымнар, үсеш үзенчәлекләре, стиль төрлелеге.
- •1) Шаулы-эстрада поэзиясе.
- •2) Салмак лирика.
- •45. Хәзерге татар әдәбиятында шәхес һәм система каршылыгын сурәтләгән әсәрләр.
- •46. Хәзерге әдәбиятта шартлы-метафорик әсәрләр.
- •47. Постмодернизм. Хәзерге татар әдәбиятында постмодернистик алымнар.
- •48. 1985-2015 Нче еллар прозасында совет хакимияте сәясәтенә тәнкыйди карашны яктырткан проза әсәрләре.
- •49. 1985-2015 Нче еллар әдәбиятында заман әхлагы турында уйланып язылган әсәрләр.
- •50. 1985-2015 Нче еллар драматургиясенең үсеш үзенчәлекләре.
38. 1940-1960Нчы еллар татар прозасы.
Сәяси-иҗтимагый шартлар:
1941 елның 22 июнендә Гемания СССРга һөҗүм итә;
Ил сугышчан лагерьга әверелә, халык хуҗалыгы фронт өчен эшли башлый;
Фронт һәм тыл бердәмлеге – җиңүнең хәлиткеч факторлары;
Татарстаннан 560 кеше сугышка алына; 200дән артык Сов.Союзы Герое исемен ала (М.Җәлил, П.Гаврилов, М. Девятаев, М.Сыртланова, Г.Гафиятуллин);
Татар язучыларының 30дан артыгы сугышта һәлак була;
ВКП (б) ҮК 1944 ел 9 август карары бн татар әдәбиятында һәм сәнгатендә тарихи темаларны яктыртуга чик куела.
Җиңү шатлыгы;
1953 елда Сталин үлеме, “шәхес культы” фаш ителү;
50нче елларда репрессияләнгән әдипләрнең (Г.Ибраһимов, Ф.Бурнаш, К.Тинчурин Х. Туфан һ.б.) иҗаты халыкка кайту;
50нче еллар ахырында илдә демократик үзгәрешләр (“Хрущев җепшеклеге”);
Тукай премиясе булдыру. 1958 елда Әхмәт Фәйзигә “Тукай” романы өчен бирелә.
Бөек Ватан сугышы еллары прозасы:
Хикәя, очерк, повесть кебек жанрлар алга чыга;
темалары:
а) халыкның җиңүгә ышанычы (Ф. Кәрим. Язгы төндә, И.Гази. Алар өчәү иде)
ә) фашизмның ерткычлыгын фаш итү (Ф. Кәрим. Разведчик язмалары)
б) сугыш чоры кешеләренең эчке дөньясын ачу (Ә.Еники. Ана һәм бала. Бер генә сәгатькә. Бала)
- нәсер жанрының матур үрнәкләре дөнья күрү (Г.Кутуй. Сагын. Без – Сталинградчылар).
- сугыш көндәлеге язу (Х.Мөҗәй. Сугышчы язмалары).
Ә. Еники. Кем җырлады?
Ә Ә.Еники әсәрләрендә сугыш вакыйгалары да, хәрби операцияләр дә юк. Язучы геройларның эчке дөньясын, шатлыгын, кайгысын, үлемгә нәфрәтен, яшәүгә мәхәббәтен, дошманын җиңәргә ашкынуларын сурәтли. Аны шундый кыен шартларда кеше күңелендә туган үзгәрешләр, рухи халәт, псилогик кичерешләр кызыксындыра.
Әмирхан ага Еники “Кем җырлады” хикәясендә сугыш күренешләрен түгел, ә сугышның яшьләр язмышын челперәмә китерүе хакында сөйли. Егетнең татлы хыяллары бер мизгел генә. Автор шушы әсәрендә яшьләр арасындагы мәхәббәтнең дә никадәр көчле икәнен күрсәтә. Ләкин сугыш фаҗигасе аннан да көчлерәк һәм котылгысыз. Сугыш кешеләргә генә түгел, табигатьтә дә тирән эз калдыра. Әдип татар җырын барлык кыйммәтләрдән аерым югарылыкка күтәрә, символга әверелдерә. Җыр –тарихны, милләтне, тарихыңны белү, үз чиратында җырны оныттырмый. Димәк, ана – халык- милләт тарихын яшәтүче буларак өскә калкып чыга.
“Ана һәм бала” хикәясе. Инде соңгы көннәрен көтеп яшәүче авыру ана фронттагы улы Хәсәннән хат көтә. Монда әдип кеше күңелендәге сагыну, көтү хисләрен иң тирән җирлеккә куеп сурәтли. Кызы Рәхилә анасын юата, аның өметен сүндермәскә тырыша.Тик почтальон Рәхиләгә энесе Хәсәннең үлеме турында кара кәгазь китерә. Әсәрнең нәкъ менә кульминацион ноктасында кеше кичерешләренең иң көчле дәрәҗәсе бирелә. Нишләргә? Әнисенә бу хәбәрне әйтергәме, юкмы?
Рәхилә күңелендә әнә шундый капма-каршы хисләр көрәшә. Акыл өстен чыга: юк, әйтмәскә. Әнисенең соңгы өметен өзеп, аны кара кайгыга салып, үлем сәгатен тизләтмәскә. Рәхилә, бөтен көчен җыеп, әнисе янына керә, тик ничек итеп анага сиздермәскә, йөрәк ярасын ничек басарга, ничек итеп тыныч калырга?
Автор бу әсәрендә дә драматик кичерешләр җирлеген сайлый. Кечкенә генә вакыйгада образның эчке дөньясын да, күңелен айкаган хисләр дәрәҗәсен дә оста итеп бирә алган. “Чыннан да, Рәхилә салкын-тыныч. Тик чигәсендә аның әле үзе күреп өлгермәгән ике бөртек чал чәче елтырый, дип төгәлли автор хикәясен. Әсәрнең драматизмы искиткеч көчле. Әдипнең герое кичергәннәрне үз йөрәгеннән үткәрә һәм кеше күңелен аңлый алу сәләте гаҗәеп көчле булуына тагын бер кат ышанасың.
Сугыштан соңгы проза (45-60):
фронттагы һәм тылдага батырлык (Г.Әпсәләмов. Газинур, Г.Бәширов. Намус)
дошман әсирлегендәге хәлләрне сурәтләү (Н.Дәүли. Яшәү бн үлем арасында. Г.Әпсләмов. Мәңгелек кеше)
тыныч тормышны сурәтләүдә заман рыхының тирәнәюе (Ә.Еники. Рәшә. Саз чәчәге. Ф.Хөсни. Җәяүле кеше сукмагы)
тарихка мөрәҗәгать итү (И.Гази. Оныталмас еллар. Ә.Фәйзи. Тукай).
Г.Әпсәләмов.Газинур. Дошман амбразурасына гәүдәсе белән капланган Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллинның сугышка кадәр һәм сугыштагы тормышы сурәтләнә. Маһинур белән якты тормышын сугыш җимерә, Газинур сугышка китә, һәлак була. Автор Гафиятуллин образы аша татар егетләренең батырлыгын тасвирлый.
Г.Бәширов. Намус.
Жанры: иҗтимагый-социаль роман; халыкның, татар хатын-кызларының сугыш сынавын тасвирлаган әсәр.
Темасы: сугыш елларындагы тыл тормышын хезмәткә мөнәсәбәт аша чагылдыру.
Проблемалары:
фронт һәм тыл бердәмлеге.
Кешенең намуслы хезмәте.
Яшь кешенең шәхес буларак формалашуы.
Халыкның дуслыгы, бердәмлеге.
Идеясе:
Илгә, халыкка бирелгәнлек намуслы хезмәт, рухи ныклык аша сынала. Һәркемнең язмышы ил язмышы белән бәйләнгән.
Әсәрдә Бөек Ватан сугышы вакытындагы вакыйгалар күрсәтелә. Авыл халкы иген үстерә, сугышчыларга җибәрергә дип бәйрәм бүләкләре әзерли. Анда йомшак оекбашлар да, солдат перчаткалары да, бияләйләр дә, бүрекләр дә була. Һәр кеше үз хәленчә ярдәм итәргә тырыша. Әсәрнең төп герое – Нәфисә. Әсәр ни өчен "Намус” диеп аталды икәнен уйлаганда да, Нәфисә күз алдына килеп баса. Ул һәрвакыт намусы кушканча, дөрес, беркемне дә якламыйча, аек акыл белән эш итә. Шулай ук Нәфисәне без олыларны хөрмәт итүчән итеп тә күрәбез. Ул үзенә тиешле ашлыгын фронтка бүләк итә. Һәм бу изге эшкә әтисенең ризалыгын алырга тели. Димәк, аның өчен олыларның, бигрәк тә якыннарының – әтисенең - сүзе, ризалыгы бик мөһим.
