Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
шпора1.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.21 Mб
Скачать

27. Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре”нә анализ.

20—30 нчы еллар иҗаты (1919—1941).

Башлангыч дәвер иҗаты үзе ике чорны берләштерә: 1919—1932 елларны үз эченә алган эзләнү чоры һәм 1932— 1941 еллардагы сугыш алды еллары иҗаты.

— Җәлилнең 20 нче еллар башында язылган шигырьләре иҗади тәҗрибәнең җитмәве, мода артыннан куу, сәнгатьчә алымнарның ярлылыгы, стиль чуарлыгы белән характерлана;

— эзләнүләр чорында М. Җәлил көрәш һәм гражданнар сугышы ялкыныннан куәт алган революцион романтизм белән мавыга;

— Җәлилнең ирек өчен көрәшүче батыр образын үзәккә куйган, иҗтимагый тормыш белән нык бәйләнгән башлангыч чор иҗатында хезмәт һәм идея төп кыйммәтләр булып күтә­релә, батырлык культы алга сөрелә; батырларча үлү үлем­сезлек китерә, бәхет көрәшче булудан гыйбарәт дип раслана;

— яшь шагыйрь татар һәм Көнчыгыш әдәбияты тради­цияләрендә үзенә таяныч эзли, ләкин аның иҗатындагы романтика бер мизгелгә сыйган дөньяның фанилыгыннан, чикләнгәнлегеннән сызлану рухында үсми, өзлексез җиңүгә «алып барган» инкыйлаб чакыруы, шигарлары белән бәйләнә («Бәхет», «Кисәк» һ. б.);

— сагышлардан газапланган лирик герой мәхәббәт шатлы­гыннан, сөю ләззәтеннән юану, бәхет табарга омтыла («Васы­ять урынына», «Нигә бирдең җиләк», «Хатирә»);

— 20 нче елларның икенче яртысыннан М. Җәлил көрәш, Ленин, мәхәббәт темаларын яктыртуның, шәхес һәм иҗти­магый көрәш проблемасын хәл итүнең яңа юлларын эзли башлый («Сукачы угълы», «Боз ага», «Котып турында», «Ис­ке Себер җыры» һ. б.);

— эчтәлек һәм форма бердәмлеге лирик-фәлсәфи стильдән, революцион романтизмнан социалистик реализмга, хикмәтле сүз әйтү йолаларына, реалистик поэзия казанышларына йөз тоту, шартлы романтик сурәтлелектән реалистик принцип­ларга күчеш белән характерлана, фикер һәм сурәт яңачалыгы шагыйрьне татар сүз сәнгатенең алгы сафларына чыгара; сугышына чаклы иң җитлеккән, лирика һәм лиро-эпикада үлмәс әсәрләр тудырган чоры булып тора;

М. Җәлилнең 1932—1941 еллар иҗаты Бөек Ватан — шагыйрьнең дөнья барышын, җәмгыять үсешен тирән­рәк аңлый баруы, шәхес буларак камилләшүе фәлсәфи һәм эстетик үзгәрешләргә китерә. Шуңа нисбәттә идеологиягә мөнәсәбәтнең үзгәрүе фәлсәфәнең яңа төсмерләр белән баюы­на этәрә: символик образлар аркылы җәмгыятькә җитлеккән караш сизелә башлый;

— М. Җәлил иҗатында үзгәрәк, башка төсмерле роман­тизмның өстенлек алуы турында сөйләүче хисси башлангыч көчәю — эчке, рухи дөньяга, тойгы-кичерешкә игътибар арту күзгә ташлана, реализм белән романтизмның үзенчәлекле синтезы барлыкка килә;

— эчке дөньяга мөнәсәбәтнең нечкәрүе сүз-сурәт алымна­рының, бизәкләрнең баюына этәрә, шигырьләрдә халык иҗа­тына тоташкан поэтик образлар, киң мәгънәви сыйдырышлы чагыштыру, символлар арта («Безнең сөю», «Язгы юлда», «Сәрби әби», «Ана», «Гөлләрем»);

— сыйфат үзгәреше жанр төрлелегендә дә чагыла: бер-бер артлы шагыйрь рухына, эстетик идеалына якын төшенчәләргә одалар, маршлар, җырлар багышлана, М. Җәлил традицион лирик жанрлардан тыш, дүрт, сигезьюллык миниатюраларда да каләмен сынап карый («Карашларың», «Кич»);

— бу елларда М. Җәлил иҗатында мәхәббәт үзәк темалар­ның берсе буларак күтәрелә («Без аерылдык», «Сөю җыры», «Карашларың», «Күз яшьләрем кипкән инде..»», «Хат та­шучы»).

Сугыш чоры иҗаты (1941—1944):

М. Җәлилнең бу чор иҗаты шартлы ике өлешкә бүленә: 1941—1942 еллар — фронт лирикасы һәм 1942—1944 еллар­дагы тоткынлык чоры иҗаты («Моабит дәфтәрләре»).

Фронт лирикасы (1941—1942):

— Муса Җәлилнең фронт лирикасына караган шигырь­ләрендә үлем-үлемсезлек төшенчәләре яшәү һәм үлем фәлсә­фәсенең төп терәгенә әверелә;

— яшәүнең төп максаты хакыйкать белән тәңгәлләшә, ә хакыйкать туган илне дошманнардан саклау рухы һәм шуның гамәлгә ашуы белән бәйләп куела, үлемгә фәлсәфи якын килгән әдип моңа кадәр бетү, югалу мәгънәләрендә килгән үлемне мәңгелеккә илтүче чара дип кабул итә;

— Ватан азатлыгы өчен үлем-үлемсезлеккә, үлгәннән соң яшәүгә (халык азатлыгы өчен үлгәннәрне Туган ил бервакытта да онытмас, халык йөрәгендә мәңге яшәр гыйбарәсе шуңа тоташа) юл алу буларак кабул ителә, нәкъ менә шул яссылыкта үлем яшәү белән тигезләшә («Әйдә, җырым», «Чулпанга», «Хуш, акыллым»);

— сугышның беренче көннәрендә язган шигырьләрендә, бөтен совет поэзиясе кебек үк, Җәлил чакыру, өндәү, декла­мация («Дошманга каршы», «Соңгы көрәшкә», «Тупчы ан­ты») белән мавыга, чын күңелдән Туган иленә бирелгәнлеген исбатларга алына;

— чакыру-шигар рухындагы әсәрләр лирик-публицистик характердагы язмаларга («Окоптан хат») урын бирә, соңгысы авторның эчке дөньясын ачкан лирик шигырьләр («Чул­панга», «Хуш, акыллым») белән алмашына;

— Туган ил төшенчәсе туганнары, кадерле кешеләре образ­лары аша төгәлләшә («Әйдә, җырым», «Тупчы анты», «Хуш, акыллым», «Окоптан хат», «Чулпанга»). Шуңа мөнәсәбәттә үлемгә мөнәсәбәт тә үзгәрә, сагыну, шом, кайгы хисләре якын­нарыннан мәңгегә аерылышу эчтәлеге белән кушыла, бу хис­нең дәрәҗәсе мәхәббәтнең илаһи көченә бәйләнә;

— Чулпан йолдыз, таң, гөл, җил, яз, аргамак кебек роман­тик төсмерле образлар яратып кулланыла («Чулпанга», «Хуш, акыллым», «Дуска истәлек» һ. б.). Хронотоп (вакыт һәм урын) таләп иткәнчә, лексикасы үзгәрә, чор таләп иткән сүз­ләргә байый: нәфрәт, кан, ант, үч, усал эт, ут, каска, бәхет кебек образлар бу чор иҗатында ачкыч-гыйбарәләр дәрәҗә­сенә күтәреләләр.

Тоткынлык чоры иҗаты («Моабит дәфтәрләре») (1942—1944):

— тоткынлыкта язылган шигырьләрендә яшәү һәм үлемгә, хакыйкатькә мөнәсәбәт яссылыгыннан фәлсәфи ноктада автор бөтенләй башка югарылыкка күтәрелә, яңа эчтәлек белән байый: үлем коллыктан котылу чарасына әйләнә;

— Җәлил шигырьләрендә идеология хакыйкатеннән тыш, аңа буйсынмаган шәхес хакыйкате аерылып чыгарыла: «әсир кеше — дошман» лозунгы хакимият хакыйкатен, дөресрәге, Сталин уйдырмасын чагылдырса, Җәлил иҗаты үзенең, дус­ларының Ватанга бирелгәнлеген раслауга, «система фикерен» кире кагуга юнәлә, шәхес хакыйкатен «әсир кеше дошман түгел» гыйбарәсе белән бәйләп куя («Кичер, илем», «Дуска», «Ышанма»);

— Туган илгә тугрылыкны раслаган ант һәм ышаныч образлары шагыйрь шәхесе белән Туган ил арасындагы мөнә­сәбәтне ачуда төп чарага әверелә;

— Җәлил поэзиясе эчтәлек ягыннан гына түгел, форма җәһәтеннән дә яңа үрләр яулый: шигырьләрен төзүдә төп ком­позицион алымнар булган кабатлаулар, көчәйтүләр хис дәрә­җәсен арттыруга хезмәт итә («Ышанма», «Җырларым» һ. б.);

— интонация үзгәреше үлемгә тыныч мөнәсәбәт тәрбия­ләүгә юнәлтелә («Дуска»), хәтта сүз-сурәт тә шул максатта кулланыла, батырлык культы, илгә тугрылыкны раслау юга­ры стиль, пафос («Җырларым», «Чәчәкләр») аша да үткәрелә;

— иленә тугрылыкны дусларына мөрәҗәгате аша җиткерә, үзе яраткан, үзенә ышанган кешеләргә эндәшү аркылы уку­чыга күңел кичерешләрен чишә;

— ай, кояш, таң, чишмә, гөл, чәчәк, сандугач, яулык, күл­мәк кебек татар шигърияте өчен традицион символик образ­лар Муса Җәлил поэзиясендә, ачкыч сүзләр буларак кулла­нылып, яңа мәгънә төсмерләренә байый, якты хыял, якты гомер, ал таң, акбүз ат, зәңгәр томан, ак дулкыннар кебек төсне белдерүче эпитетлар лирик герой күңеленең матур­лыгын, керсезлеген ачуда терәккә әйләнә;

— «Моабит дәфтәрләре» циклында фаҗигане сурәтләүнең ике төре урын ала: беренчедән, палач балтасы астында газиз гомере өзеләчәген белгән, илендә әсирләр, ягъни дошманнар исемлегендә йөргән шагыйрьнең шәхси фаҗигасе булса, икен­чедән, югары мәдәниятле, акыллы немец халкының фашизм колына әйләнүе, кансыз дөнья җәлладына әверелү трагедия буларак кабул ителә («Алман илендә», «Катыйльгә», «Вәх­шәт», «Бүреләр», «Кол», «Хөкем алдыннан», «Таш капчык»);

— дошманга нәфрәт белән сугарылган әсәрләрдә фашистка бәя бирү һәм лирик геройга үз кичерешләрен тирәнрәк ачу максатыннан катыйль («Катыйльгә»), шакшы куллар, канга туймас Гитлер, фашист этләре («Дошманга каршы»), кызыл күзле, юеш танаулы җәллад («Хөкем алдыннан»), зур борын­лы, ямьсез бакыр күзле («Вәхшәт») кебек кимсетү, тиргәү сүзләре, эпитетлар өстенлек ала;

— мәхәббәт газаплардан җәфа чиккән лирик геройның төрмә авырлыкларыннан, җанын телгәләгән кичерешләреннән юану чарасына әйләнә, юмористик әсәрләр иҗат ителә («Күл­мәк», «Сөю», «Хыял», «Дару», «Хәдичә», «Томаулы гыйшык», «Гашыйк һәм сыер» һ. б.). Ышанма. Темасы: тоткын фаҗигасе.

Эчтәлеге: лирик геройның хаксыз рәнҗетелүгә бәйле әрнү хисе.

Шартлы укучы белән язучы диалогына корылган «Ышан­ма» шигыре «система» белән шәхес хакыйкатен аерып куя. «Ул егылган арып», «Алмаштырган илен», «Муса инде үлгән» гыйбарәләре үзе турында әйтелергә мөмкин булган (ул үз илен яхшы белә) карашларның чагылышы булса, шәхес үз хакый­катен, дөреслекне «син ышанма» эндәш сүзе белән белдерә, яла фикерләрнең хаксыз һәм ашыгыч булуын раслый, ягъни, ялганны кире кагып, хакыйкатьне дәлилли бара: Сиңа миннән хәбәр китерсәләр, «Ул егылган арып»,— дисәләр, Син ышанма, бәгърем! Мондый сүзне Дуслар әйтмәс, якын күрсәләр. Сиңа миннән хәбәр китерсәләр, «Алмаштырган илен»,— дисәләр, Син ышанма, бәгърем! Мондый сүзне Дуслар әйтмәс, мине сөйсәләр. «Син ышанма» кебек риторик эндәшне кабатлап, югары интонация аша ярсып-ярсып үзенең тугрылыгын, намусы­ның пакьлеген, керсезлеген исбатлый. Лирик геройның төр­мә авырлыкларыннан җәфалануы вакыйгалы эчтәлекне хасил итсә, мәгънәви-хисси эчтәлекне үз исеменә тап төшүдән курку тойгысы ачып бирә. Шуңа да лирик герой үзенең Туган иле­нә, хатынына тугрылыгы, соңгы канынача көрәшәчәге, ягъни үз хакыйкате турында сөйли, үзенә ышанмаулары өчен бор­чыла, хаксызлыкны батырлык эшләве — бирешмәве белән җиңәргә омтыла, җиңеп үлгән үлем — үлем түгел дип юана, шуннан көч, дәрт ала.

28. Х. Туфан иҗатының үзенчәлекләре.XX гасыр татар поэзиясенең классик шагый­ре Хәсән Фәхри улы Туфан 1900 елның 27 нояб­рендә (яңа стиль белән — 9 декабрьдә) элекке Ка­зан губернасының Чистай өязе Аксубай волосте (хәзерге Аксубай районы) Иске Кармәт авылын­да урта хәлле крәстиян гаиләсендә дөньяга килә.

Хәсән укырга-язарга әтисеннән һәм үзлегеннән өйрәнә, ә 1905 елгы революциядән соң Кармәттә җәдит мәктәбе ачылгач, шунда йөреп укый (1ашлый. 1914 ещьщ язында ул Тобол губернасының Ахман авылында яңа җир алып урнашкан абыйлары янына китә һәм җәен алар белән бергә ба­кыр колчеданы руднигында эшли. Шул елның көзендә абыйлары аны Уфага «Галия» мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. Үз чорының алдынгы уку йорт-нирыннан саналган бу мәдрәсә Х.Туфанның-белем даирәсен киңәйтүгә һәм одәби иҗат эшенә тартылуына уңай йогынты ясый. Шунда ул Г.Ираһи-мовтан әдәбият дөресләре тыңлый, шул ук мәдрәсәнең шәкерте Ш.Бабич оештырган әдәбият-сәнгать түгәрәгенә йөреп, шигырь серләренә өйрәнә, одоби кичәләрдә С.Рәмиев, М.Гафури, С.Сүнчәләй кебек шагыйрьләрнең чыгышларын ишетә. Ахырда, кулына каләм алып, үзе дә беренче өйрәнчек шигырьләрен яза.

Җәйге каникул вакытларында яшүсмер егет, укуын дәвам итәргә акча юнәтү өчен, Урал рудникларында — шахтер, сәгать төзәтүче, Лысьва ме-шллургия заводында токарь булып эшли. 1917 елгы Февраль көннәрен ул шунда, Лысьва заводында каршылый.

Октябрь вакыйгаларыннан соң, 1918 елда «Галия» шәкертенең Уфада җыелган Милләт Мәҗлесе утырышларында чыгышларны язып баручы еекретарь-стенографист булып эшләве һәм шул язмаларны, корылтай ка-рпрларының күчермәләрен ике сабакташы белән бергә Омскига — кызыл-лир кысуыннан көнчыгыш тарафларына чигенгән Милли Шура җитәкче­легемә тапшырырга барганлыгы да мәгълүм. Шул сәяхәтеннән ул берничә »л Себер якларында калырга мәҗбүр була. 1919-1922 елларда Верхне-удн 11ск (Улан-Удэ) шәһәрендә качак татар балалары өчен ачылган мәктәптә укытучы булып эшли, шәһәрдәге татар яшьләренең әдәби-музыкаль түтрогенә җитәкчелек итә. Соңыннан, 1940 елда кулга алынгач, Х.Туфан биографиясендәге әлеге фактлар аны милләтчелектә, совет хакимиятенә ниршы «контрреволюцион» оешмалар төзүдә гаепләү өчен төп дәлилләр­нең берсенә әверелә.

1923 елның июнендә Х.Туфан әтисе, абыйлары янына Лысьвага кайта. 1924 җәендә исә Казанга килә һәм 1928 елга кадәр ИНариманов исемендәге 17 иче номерлы Бишбалта мәктәбендә укытучылык хезмәтен дәвам иттерә.

Х.Туфанның исеме матбугатта беренче тапкыр 1924 елда күренә. «Октябрь баласы» журналы һәм «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы битләрендә аның берничә шигыре басылып чыга. Шуннан соң үткән ике-өч ел эчендә исә ул татар шигъриятенә һәм эчтә­лек, һәм форма җәһәтеннән яңа бер аһәң, сыйфат алып килгән үзенчәлек­ле шагыйрь булып таныла. Бу елларда Х.Туфан поэма жанрында аеруча зур иҗади уңышларга ирешә. Тематик яктан, нигездә, Урал эшчеләре тор­мышыннан алып язылган «Урал эскизлары» (1926), «Ике чор арасында» (1927), «Башлана башлады» (1927), «Бибиевләр» (1927) кебек лиро-эпик әсәрләрендә шагыйрь, тормыш фактларын, чынбарлык күренешләрен за­ман турындагы фәлсәфи уйланулары белән тыгыз бәйләп, егерменче ел­лардагы социаль атмосфераны, искелек белән яңалык көрәшен, идеяләр бәрелешен, шул процесста тормышның, кеше шәхесенең ничек үзгәрә, яңара баруына җанлы картиналар һәм колоритлы эшче характерлары апщ ачып бирә. Чорның әһәмиятле, олы темаларын, әхлакый-фәлсәфи пробле­маларын зур социаль яңгырашлы итеп гәүдәләндерүе, сөйләм теленә ни­гезләнгән язу стиленең яңача шигъри чараларга, образларга бай булуы белән бу поэмалар егерменче еллар татар поэзиясенең үзенчәлекле бер сәхифәсен тәшкил итәләр.

1928 елның язында Х.Туфан Кавказ һәм Урта Азия якларына җәяүлә сәяхәткә чыгып китә. Аның бу сәяхәте ике елга сузыла. Сәяхәттә йөргәндә, ул төрле халыкларның тормышлары белән якыннан таныша, халык иҗаты әсәрләрен өйрәнә, ашуглар, акыннар белән очрашып сөйләшә. Болар һәммәсе шагыйрь иҗатын яңа темалар, яңа хисләр белән баеталар. Сәяхәттщ соң Туфан поэзиясендә лирик агым, халыкчан образлылыкка игътибар берме-бер көчәя, ул халыкның лирик җыр традицияләренә йөз тота башлый.

Сәяхәттән кайткач, Х.Туфан 1930-1934 елларда Татарстан радиоко-митетында әдәби һәм музыкаль тапшырулар мөхәррире, аннары 1937 ел 14 кадәр «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының җаваплы секретаре булып эшли. 1940 елның 18 ноябрендә ул кулга алына һәм ;ЩН 1956 елга кадәр Себердә тоткынлыкта булырга, ул якларның тормышы белән ныклап танышырга, хәтер хәзинәсен яңа тәэсирләр, истәлекләр белим тулыландырырга туры килә. 1956 елның җәендә Х.Туфан Казанга кайта һәм гомеренең соңгы көннәренәчә шунда яши.

Утызынчы елларда шагыйрь иҗатында күзәтелгән лирик-фәлсофп юнәлеш («Ант» поэмасы, 1935) һәм сәнгатьчә гадилеккә омтылу тепд^м» циясе («Озату», «Ак каен» җырлары, «Тимеркәй турында баллада», «К )к* мыш бабай малае» әкият-поэмасы һ.б.), елдан-ел тирәнәя һәм яңа пклпш сыйфатлар белән байый барып, кырыгынчы-илленче елларда дәртле кпН-нар хис, тирән фикер поэзиясе булып өлгерә. Бу чорда иҗат ителгән «Лш н барышлый», «Иртәләр җитте исә», «Гөлләр инде яфрак яралар», «Үчгии бүләк итәсе иде», «Чәчәк сибелә җилдә», «Моабитны күрдем төшемдим, «Агыла да болыт агыла», «Сиңа», «Ромашкалар», «Тамчылар ни дилор», «Тургай нигә дәшми», «Әйткән идең», «Иртөләрем-кичлөрем», «('о1Нш торган материя», «Кая шулай ашыгасың, йөрәк?», «Сүз кушасы кил» пш ларга», «Һиндстанны эзлим», «Төннәр дә уяу далада» кебек лпрнк= фәлсәфи шигырьләр хис-фикер, форма, композиция бөтенлеге-кампиие-ге ягыннан татар поэзиясенең лирика жанрындагы энҗеләр булып спин лырга хаклы.

Алтмышынчы-җитмешенче елларда да шагыйрь, үз иҗат принцпшпн рына тугры калып, югары гражданлык идеяләре белән сугарылган күшим»лы лирик, публицистик шигырьләрен, поэмалар һәм балладаларын («Тимә Ибәтемә», «Упкыннар өстендә», «Кайда син, романтика?», «Еракларга алып киттеләр», «Могикан» Һ.6.), тематик шигырь циклларын («Ә үткәнгә хатлар бармыйлар», «Лирик затлардан», «Кармәт истәлекләре» һ.б.) иҗат итә. Шагыйрьнең бу еллар иҗатында шулай ук сатирик һәм юмористик шигырьләр дә зур урын били.

Гомумән, Х.Туфан, тормыш һәм иҗат юлында нинди генә каршылык­ларга очрамасын, бервакытта да туган җиренә, халкына һәм поэзиягә бул­ган тирән ышанычын югалтмый. Аның халык әдәбиятына нигезләнгән иҗаты, татар классик поэзиясенең традицияләрен алга таба үстереп һәм киңәйтеп, үзенә бер шигъри дөнья булып формалаша. Ул татар шигырен яңа эчтәлек, яңа ритмик ачышлар, лирик композициянең, строфа төзүнең классикага әверелердәй яңа үрнәкләре белән баета.

Совет әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен Хәсән Туфан ике тап­кыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1970, 1980) белән бүләкләнә, ә «Сай­ланма әсәрләр» (Казан, 1964) китабы өчен ул 1966 елда Татарстан Респуб­ликасының Г.Тукай исемейдәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Ул 1981 елның 10 июнендә Казанда вафат була, Яңа бистә зиратында җирләнә.

Х.Туфан — 1934 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

20—30 нчы еллар иҗаты (1924—1940):

— яңа җәмгыять белән рухланып, чор яңалыкларын әдәби сурәтләрдә чагылдыру («Зәңгәр бүре»);

— Урал эшчеләре тормышыннан алып язылган, тулы бер цикл тәшкил иткән поэмаларында бунтарь характерлы герой­ларны тормышчан шартларда, яңа җәмгыять төзүче һәм килә­чәккә ышаныч рухы белән яшәүчеләр итеп сурәтләү («Урал эскизлары», «Башлана башлады», «Ике чор арасында», «Би-биевләр»);

— халык авыз иҗатыннан килә торган афористик фикер­ләүгә таяну, мәкаль-әйтемнәргә, символик сурәтләргә иркен

мөрәҗәгать итү («Аягүрә үлеп булыр микән?», «Еллар итә­гендә»);

— сәнгатьчә гадилеккә, халыкчан фикерләүгә, классик ши­гырь формасы традицияләренә таянган хәлдә поэтик форма яңалыгына, шартлылык алымнарына омтылу («Ак каен»);

— Шәрык традицияләрен дәвам итеп, әсәрләрендә үз чоры, үткән һәм киләчәк турында фәлсәфи уйланулары чагылыш табу («Ант», «Очрашырбыз әле»);

— остазы һәм якын дусты Һ.Такташка багышланган ши­гырьләр циклында иң самими уй-хисләренең тирән лиризм белән бирелүе («Давыл», «Ул өйдә юк иде», «Ә үткәнгә хатлар бармыйлар»).

Тоткынлык чоры иҗаты (19401956):

— кеше күңеленең бөтен тирәнлегенә үтеп керү, тоткын­лыкка эләккән шәхеснең драматик кичерешләрен чагылдыру («Агыла да болыт агыла»);

— сугышка нәфрәт белән язылган шигырьләрендә лирик геройның фаҗигале язмышын ачу («Кырда ята ике ак канат», «Гөлләр инде яфрак яралар»);

— күңелендәге әрнүләрен, җәмгыятьнең кешелексез якла­рын, иҗтимагый-сәяси фаҗигане, халыкның авыр язмышка дучар ителүен «эзоп теле» ярдәмендә, ягъни күчерелмә мәгъ­нәдә тасвирлау («Каеннар сары иде», «Хәят», «Авырган ми­нутларда»);

— кешене табигатьнең җанлы бер кисәге буларак күзал­лау («Гүзәл», «Киек казлар», «Тургай нигә дәшми?»);

— лирик геройның сөйгәненә булган мәхәббәте туган җи­рен, халкын ярату, ышану, өметләнү булып үсү («Сиңа», «Ро­машкалар», «Әйткән идең...»);

— лирик геройның иреккә омтылышы күңелендәге моң, сагыш һәм җан сыкравы булып яңгырау («Аралагыз мине», «Агыла да болыт агыла», «Кайсыгызның кулы җылы?..»);

— шигырь формасына бәйле эзләнүләре беренче һәм соңгы юллары кабатланып килгән биш юллы строфаны куллануга китерү; әлеге форманың уй-фикер мәгънәсен тирәнәйтүе, эмо­циональ тәэсир итү көчен арттыруы.

60—70 нче еллар иҗаты (1956—1981):

— оптимизм, рухи хөрлек, тормышны ярату хисләре өстен­лек итү («Бу елларда мин дә шулай инде...», «Гүзәл гамь»);

— публицистик эчтәлекле шигырьләрендә милләт һәм тел язмышы турында уйлану («Туган тел», «Туган тел турында җырлар», «И татар», «Ил»);

— кешенең табигать һәм җәмгыять белән бәйләнешенә нигезләнеп, кешелек дөньясы һәм яшәешнең фәлсәфи канун­нарын аерып чыгару омтылышын ясау («Талантлы син, кеше туганым», «Ьиндстанны эзлим», «Битараф ай», «Тугызынчы дулкын»,«И тормыш...»);

— үзенең яшьлек эзләре, үткәндәге вакыйга-күренешләр аша бүгенгене аңларга, киләчәкне сиземләргә омтылу («Гомер эзләрең буйлап», «Кармәт истәлекләре», «Еракларга алып киттеләр»);

— халкыбыз күңелендә тирән эз калдырган олы шәхес­ләрнең якты образларын иҗат итү («Кемнәр сез?»).

Ак каен

Темасы: гражданнар сугышы фаҗигасе. Эчтәлеге: егетнең вакытсыз һәм үкенечле үлеменә кай­гыру һәм хәсрәт алып килүче сугышка нәфрәт хисе.

Лирик герой гражданнар сугышының фаҗигасен күз ал­дына китерә:

Ак каенның ярлы авылдашын Билбавына асып киттеләр.

Асылган егет белән ак каенның сөйләшүен шагыйрь символик формада бирә. Егетнең җан ачысы белән әйтелгән сорауларында, каенның көчсезлектән аптыраулы җавабын­да әрнү, борчылу хисе һәм хиснең дәрәҗәсе бирелә:

— Билбау кыса, каен, сулышкайны, Бушатсана шушы билбауны!

— Бушатыр да идем билбавыңны, Мин каенда андый кул бармы?

— Бөгелсәнә, каен, иелсәнә, Аякларым җиргә тимәсме?

— Бөгелер идем, буем каты минем, Үтәр хәл юк синең киңәшне.

Лирик геройның бу күренешкә нәфрәте, кайгыруы сурәт­ләү чаралары аша ачыла: җанландыру (каенның сөйләшүе); чагыштыру («яфраклары коела яшь кебек»); эндәш («елама син, каен, аппагым»). Алар кайгы-хәсрәт хисенең зурлыгын, дәрәҗәсен ачуга да хезмәт итә.

Соңгы строфада юану бирелә:

Киң кырларда үзе генә түгел, Эзе дә юк инде ятларның.

Шулай итеп, шигырьдә гражданнар сугышының җан өшеткеч күренеше укучы күз алдына бастырыла. Лирик ге­рой күңелендәге кайгы-хәсрәт хисе, аның сәбәбе, зурлыгы, ахырда юануы, төрле әдәби сурәтләрдә бирелеп, сугыш афә­тенә нәфрәт тудыра.

Агыла да болыт агыла

Темасы: тоткынның авыр язмышы.

Эчтәлеге: ирегеннән мәхрүм ителгән кешенең сагыну, сагыш хисе.

«Агыла да болыт агыла» тезмәсе шигырьдә берничә тапкыр кабатлана һәм сагыну хисенең тирәнлеген аңлата. Тоткын ирекле болытка мөрәҗәгать итә:

Агыла да болыт агыла Туган-үскән җирләр ягына...

Ирек һәм аннан мәхрүм ителү каршылыгында лирик ге­ройның кайгы-хәсрәте ачылып, сагыш хисе белән кушылып китә. Әмма болыт аның хәленнән, йөрәгендәге хис-тойгыла-рыннан хәбәрдар түгел, әлеге билгесезлек лирик геройны та­гын да борчый.

Шигырьдәге юл образы тормыш юлын ачыклап килә. Чаба­талар туздырырлык борчулы, каршылыклы булса да, лирик герой үзенең үткәне, кылган эш-гамәлләре өчен үкенми, аны матур чагыштыру аша бирә:

Роман кебек күңелле син, юл! Азмы синдә гомер уздырдым. Ничә кием чабата синдә, Ничә кием итек туздырдым! Роман кебек күңелле син, юл!

Лирик геройның бүгенге хәле дә җиңел түгел, шулай да ул авырлыкларга түзәргә күнеккән:

Ә син, яңгыр, искә төшермә Итегемнең тишек икәнен... Яланаяк килдем дөньяга, Шулай гына, бәлки, китәрмен. Ә син, яңгыр, искә төшермә! Ахыр чиктә һәркемнең гомере зират белән чикләнә. Лирик герой моны да ачык аңлый, табигый күренеш дип кабул итә. Шулай да ул гомеренең нәтиҗәсез тәмамлануын теләми. Хал­кына хезмәт итү, аның кайгысын һәм шатлыгын үз кайгысы һәм шатлыгы итеп яшәргә омтылган лирик герой борчылуын яшерми:

Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр,

Нәрсә әйтер туганнарыма?!

Бу сорауга җавап эзләп, болытка, юлга, зиратка мөрәҗәгать итүе лирик геройның юаныч эзләве булып тора.

Шул рәвешле тирән лиризм, олы фәлсәфә белән сугарылган шигырьдә тоткынлык газабын кичерүче лирик геройның са­гыш, сагыну, борчылу хисләре гаҗәеп аһәңле шигъри формада һәм үзенчәлекле, бай төсмерле сурәтләрдә чагыла.

Чәчәкләр китерегез Тукайга

Темасы: Тукайга һәм аның мирасына мөнәсәбәт.

Эчтәлеге: Тукай шәхесенә, мирасына салкын караш, сак­сыз мөнәсәбәт нәтиҗәсендә туган әрнү, рәнҗү һәм киләчәккә бәйле өмет хисе.

Беренче карашка шигырь Тукайга багышланган һәм шагыйрьгә тирән ихтирам хисләре белән сугарылган кебек, ләкин әсәр тукымасына тирәнрәк үтеп кергән саен, аның образлы сурәтләргә бай булуы, катлаулы тойгылар үзгәре­шенә, күптөрле хисләр диапазонына корылганлыгы күренә. X. Туфан беренче юллардан ук һәйкәл төбенә салынган матур гөлләрне күз алдына китереп бастыра. Беренче — дүртенче строфаларда шатлык хисе өстенлек итә. Сәбәбе — иленең Тукайны онытмыйча, һәр яз саен зур хөрмәт һәм ихтирам белән искә алуында:

Килә, килә... Язлар саен сиңа Илең килә туган көнеңдә. Бетми торган гомерең кушкан сыман Синең Бөек, кыска гомергә.

Дүртенче строфада һәйкәл каршына «меңнәр белән бергә» ил улының хәлен белергә «ил, милләт аналары» мәгънәсендә бирелгән җыелма образ — әбиләрнең килүе, эчке фикерне тирәнәйтеп җибәрү белән бергә, шатлык хисен дә көчәйтә. Ләкин чәчәкләрне Тукайның елына бары бер күрүе сәбәпле

алтынчы строфада иллюзияләр юкка чыга. Нәкъ менә Тукай' каберендә көн дә китерелгән чәчәкләрнең юклыгы үкенү, бор-; чылуга рәнҗү төсмерен дә өсти, хисләр драматизмы көчәя, тирәнәя:

Ник кырларда чәчәк өзгән чакта,

«Тукай өчен бусы» димәскә?

Ник кырлардан кайтып килгән чакта,

Синең янга керә китмәскә?

Лирик герой күңелендәге рәнҗүне бер генә кешенең дә, гадәти көннәрдә олы шагыйрьне искә алып, чәчкә-гөлләр китермәве тудыра. Тукайга хөрмәт, игътибар милләтнең рухи үсешен, мәдәни дәрәҗәсен күрсәтү бизмәненә әйләнә. Сүз сәнгатенең югары дәрәҗәсе Тукай иҗаты белән билгеләнә, әдәбият-сәнгатьнең үсеш дәрәҗәсен танып белүнең «Тукай иҗаты» дип аталган биеклеге бәяләү бизмәне буларак алына. Әлеге юллары белән лирик герой «йокыга талган», «кендек­челәр» тормышы белән яшәүче милләтен уятырга омтылып, илнең бишьеллык планнарны, гигант төзелешләрне генә мәд­хия, максат иткән сәясәткә дә каршы чыга. Бу әдәби катлам­ның сәяси юнәлеш алуын күрсәтә. Аның нигезендә X. Туфан­ның тоталитар җәмгыятьтә хөкем сөргән рухи сулыштан, идеологиядән ризасызлыгы ята. Шатлык хисе белән башлан­ган шигырь, төшенке хисләр белән дәвам итеп, өмет, ышаныч белән тәмамлана. Юлның әлегә өзелмәвен, мәңгелеген гәүдә­ләндерүче сукмак символик образы киләчәк җәмгыятьнең барыр юлын рухи үсеш белән дә бәйли кебек. Әнә шулай романтик пафоска яшерелгән сәяси тәнкыйть кушылып китә.

Шатлык — рәнҗү — өмет рәвешендә кискен өч өлешкә аерылып торган шигырьне бербөтенгә чәчкә образы җыя, туп­лый. Әсәрнең фәлсәфи мәгънәсе, авторның төп фикере шул символ аша күтәрелә. Аның ярдәмендә яктыртылган төп фикерне, ассоциатив бәйләнешне ачыклау автор бәясен, автор мөнәсәбәтен ачарга мөмкинлек бирә. Туфанның Тукай һәй­кәле янында күрәсе килгән чәчәкләр — халыкның сөйгән улына сәламе, тирән ихтирам һәм чиксез хөрмәт, игътибар билгесе. Чәчәкләр — Тукайның мәңгелеге символы да, ә ул буынара бәйләнешне тәэмин итүчеләр — яшьләр. Шуңа алар-ның шагыйрьгә игътибары бер үк вакытта матурлык та бу­лып аңлашыла.

Күренгәнчә, шигырь Тукайга көн дә тере чәчәкләр китерү турында түгел, шагыйрь мирасына мөнәсәбәт, Тукай һәм чор, Тукай һәм бүгенгебез, киләчәгебез хакында. Лирикның калә­ме «без Тукайга җитәрлек игътибар күрсәтмибез, елына бер мәртәбә һәйкәле янына җыелып, каберенә чәчәк салып китү­дән кала, Тукай мирасы, шәхесе өчен берни дә эшләмибез бит» дигән фикерне нечкә хисләр, сүз-сурәтләр логикасы аша җиткерә; фәлсәфи фикер һәм хис-кичерешләрне үзара үреп, чор белән шәхес арасындагы катлаулы мөнәсәбәтне сәнгатьчә нәфислек, тулылык белән чагылдыра. Бу фикерне чәчкә сим­волы аша яңадан яңгыратуы — Туфанның шигъри табышы.