- •2. Эпос форма буларак дастаннар аларның жанр үзенчәлекләре.
- •4. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасы сюжеты. Әсәрдә гомумкешелек кыйммәтләренең чагылышы.
- •7. Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәте һәм әдәбиятта мәгърифәтчелек реализмы иҗат методы (м.Акъегет, з.Бигиев әсәрләре).
- •8. Хх йөз башы татар поэзиясе.
- •10. Хх йөз башында татар драматургиясенең үсеше.
- •11. Г. Исхакый – татар реалистик әдәбиятына нигез салучы. “Реалистик әдәбият” төшенчәсе.
- •14. Ф. Әмирхан иҗаты.
- •15. З.Хәким иҗатында сатирик һәм фәлсәфи юнәлешләр
- •16. Дәрдемәнд һәм с.Рәмиев иҗатында уртак сыйфатлары.
- •17. Г. Камалның “Банкрот”, “Беренче театр”, “Безнең шәһәрнең серләре” әсәрләре. Драматург тудырган сатирик типлар.
- •22. “Социалистик реализм” иҗат методы. Татар әдәбиятында чагылышы.
- •25. 1941-1945 Нче еллар сугыш чоры поэзиясе.
- •27. Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре”нә анализ.
- •29. Н.Исәнбәт драматургиясендә халыкчанлык.
- •31. Аяз Гыйләҗев әсәрләренең идея-эстетик кыйммәте.
- •33. Татар әдәбиятында сатирик проза үсеше (ш.Мөхәммәдов, ф.Әмирхан, х.Сарьян, а.Гыйләҗев, з.Хәким).
- •34. Хәсән Сарьянның “Бер ананың биш улы” әсәрендә “аскы агымдагы” фикерләр
- •37. Г. Афзалның поэзия һәм прозасында сатирик типлар.
- •38. 1940-1960Нчы еллар татар прозасы.
- •39. И. Юзеев иҗатына күзәтү. Поэмаларындагы фәлсәфә.
- •40. Р.Фәйзуллин иҗатында форма яңалыгы һәм фәлсәфи тирәнлек.
- •41.М.Мәһдиев әсәрләрендә үзенчәлекле халыкчан характерлар.
- •42. Туфан Миңнуллинның 1980-2012 еллардагы иҗатына анализ.
- •43. Татар әдәбиятында Бөек Ватан сугышы темасы.
- •44. Хәзерге татар поэзиясендә яңа юнәлешләр, агымнар, үсеш үзенчәлекләре, стиль төрлелеге.
- •1) Шаулы-эстрада поэзиясе.
- •2) Салмак лирика.
- •45. Хәзерге татар әдәбиятында шәхес һәм система каршылыгын сурәтләгән әсәрләр.
- •46. Хәзерге әдәбиятта шартлы-метафорик әсәрләр.
- •47. Постмодернизм. Хәзерге татар әдәбиятында постмодернистик алымнар.
- •48. 1985-2015 Нче еллар прозасында совет хакимияте сәясәтенә тәнкыйди карашны яктырткан проза әсәрләре.
- •49. 1985-2015 Нче еллар әдәбиятында заман әхлагы турында уйланып язылган әсәрләр.
- •50. 1985-2015 Нче еллар драматургиясенең үсеш үзенчәлекләре.
1. Татар фольклорының жанрлар составы. Эпик жанрлар, лирик һәм лиро-эпик жанрлар. Мөнәҗәт — халык авыз иҗатындагы лирик жанр. Эчтәлеген Аллага мөрәҗәгать аша гөнаһлардан арынырга омтылу, «үз-үзең белән сөйләшү», моң-зарларны сөйләү тәшкил итә. Бәеттәге кебек үк мөнәҗәтләрдә дә трагик башлангыч көчле, аерылу мотивы (туган яктан, Ватаннан, әнкәйдән аерылу, сөйгән ярны югалту һ. б.) актив кулланыла һәм табигать күренешләренә параллель яисә капма-каршы кую юлы белән көчәйтелә. Шуңа мөнәсәбәттә «аның асылын фаҗигагә тарыган, кыен хәлдә калган лирик геройның хис-кичерешләрен бәян кылу тәшкил итә. Мөнәҗәт — илаһи көчкә юнәлтелгән, әмма чынлыкта үз-үзең белән сөйләшүгә корылган монолог ул. Биредә Алла, изге затлар, кагыйдә буларак, максималь югарылыкка куеп тасвирлана, ә аларга табынучы, алардан кичерүне сораучы лирик герой, киресенчә, кечерәйтелә, битәр-ләнә. Еш кына илаһият гаделлек, көч-куәт, кодрәт, абсолют идеал рәвешен ала һәм Аллага сыгыну, табыну исә шартлы, әдәби алымга әверелеп китә. Күңелендәге моң-зарларны шигъри формада көйләү аерылуга, фаҗигагә дучар булган яисә үлем заруриятен тойган кешене билгеле бер дәрәҗәдә рухи яктан җиңеләйтеп, тынычландырып, пакьләндереп җибәрә» («Әдәбият белеме сүзлеге». Татар. кит. нәшр., 1990).
Мөнәҗәтләр идея-тематик яссылыкта өч тематик төркемгә берләшә: 1) туган як, Ватаннан аерылу турындагы мөнәҗәтләр; 2) баланы югалту турындагы мөнәҗәтләр; 3) яшәү һәм үлем турындагы уйланулар белән сугарылган мөнәҗәтләр. Язма әдәбиятта урын алган яисә әдипләр тарафыннан иҗат ителгән мөнәҗәтләрдә исә Аллага мөрәҗәгать итү, кайгы һәм күңел фаҗигасен җиткерү аша Бөек көчкә сыену, ярдәм һәм кичерү өмет итү мотивлары активлаша. Лирик геройның шәхси (интим) уйланулары һәм кичерешләре анафора, эпифора, антитеза, риторик эндәш кебек поэтик фигуралар аша белдерелә; мөнәҗәтләр туган җиргә мөнәсәбәт, аталар һәм балалар мөнәсәбәте, ятимлек, яшәү һәм үлем кебек иҗтимагый, фәлсәфи проблемалар белән сугарыла.
Мөнәҗәт, кагыйдә буларак, 7—7—7—7, 8—8—8—8, 11—11—11—11, 12—12—12—12, 16—16—16—16 үлчәменә корылган 2—4 юллык строфалар белән иҗат ителеп, а а а б, а а б а яисә а а, б б, в в, г г (язма әдәбиятта) рәвешендә рифмалаша, беренче заттан үзенчәлекле көйгә салып башкарыла.
Табигате белән бәет жанрына якын мөнәҗәтнең тамырлары борынгы кешеләрнең культка табыну йоласына барып тоташа. Мөстәкыйль жанр буларак формалашуы халык җырлары, дүртьюллыклар белән параллель төстә халык авыз иҗатында күзәтелә, борынгы төрки әдәбиятта үсеп: ала. Башлангыч чорда ул дини эчтәлекле ритмлы, рифмалы проза рәвешендә яшәсә, соңга таба дөньяви эчтәлек белән сугарылган шигъри мөнәҗәтләр киң таралыш ала, бу жанр язма әдәбиятка да күчә. «Китаби» мөнәҗәтләр язма әдәбият һәм фольклор башлангычларының синтезын тәшкил итә.
Мөнәҗәт урта гасыр фарсы һәм төрки язма әдәбиятларында актив кулланыла, суфичылык поэзиясендә еш очрый. Төрки-татар шагыйрьләреннән Харәзми («Мәхәббәтнамә»), Колшәриф («И күңел, бу дөньядыр»), Габдерәхим Утыз Имә-ни («Мөнәҗәт»), Әбелмәних Каргалый («Мөнәҗәт») һ. б. бу жанрга мөрәҗәгать итә.
Бәет — нигезенә кайгылы яки көлкеле вакыйга салынган, татар халык иҗатының лиро-эпик жанры. Әсәр шул вакыйга тәэсирендә герой күңелендә туган хис-кичерешләрне бәян итә. Галимнәр аларны үз эчендә берничә төркемчәгә аера: тарихи вакыйгалар һәм шәхесләргә багышланган бәетләр («Казан бәете», «Аксак Тимер», «Шаһгали», «Казан яну», «Сөембикә бәете», «Рус-япон сугышы», «Герман сугышы» һ. б.), авыр замана, ирексез хезмәт, хатын-кызларның михнәтле язмышын чагылдырган бәетләр («Җиде кыз бәете», «Зөлхәбирә бәете», «Кыз сату бәете» һ. б.), җир, ирек өчен көрәшне гәүдәләндергән бәетләр («Урта Тигәнәле», «Чынлы», «Ышна», «Перепись», «Җәлүк» һ. б.), сатирик бәетләр («Бүре килгән киртәгә», «Эт бәете», «Чәй», «Самавыр», «Кашык» һ. б.), шәхси фаҗигаләргә багышланган бәетләр («Суга баткан Гайшә», «Янып үлгән ике егет», «Сак-Сок» һ. б.)- Моннан тыш, галимнәр Октябрь инкыйлабыннан соң иҗат ителгән бәетләрне идея-тематикаларына мөнәсәбәттә тагын өч төркемгә аера: сыйнфый-социалъ фаҗигалелеккә нигезләнгән бәетләр («Җаек суын кичкәндә», «Кызыл көрәшчеләр бәете», «Гарифулла бәете», «Мирсәет бәете» һ. б.), Бөек Ватан сугышы турындагы бәетләр («Мәскәүне саклау бәете», «Берлинны да алдык без», «Салих бәете», «Безне Герман аерды» һ. б.)» әлеге ике төркем эчке хасиятләре белән тарихи вакыйгаларга багышланган һәм җир, ирек өчен көрәшне гәүдәләндергән бәетләргә якын тора. Өченче төркем шәхси-хосусый көнкүрештәге аерым фаҗига, бәхетсезлекләргә мөнәсәбәтле («Ревизор Габдулла бәете», «Почтальон Гыйззәтулла бәете» һ. б.) бәетләрне бербөтенгә туплый. Бәетләргә якын торган жанр булып мөнәҗәтләр санала.
Әкият — зур күләмле, гади яисә катлаулы, мавыктыргыч, маҗаралы, ярымфантастик эпик әсәр, гарәп теленнән тәрҗемәдә сөйләп бирү мәгънәсен аңлата. Фольклористикада әкиятләрне гадәттә төп өч төркемгә аеру яшәп килә: хайваннар турындагы, тылсымлы, һәм тормыш-көнкүреш әкиятләре.
Хайваннар турындагы әкиятләр татар халык авыз иҗатында күп түгел. Биредә сюжет чылбырын хайваннар арасындагы мөнәсәбәтләр кора, каршылыклар да шулар арасында төгәлләшә, алар аша кешелеккә тәҗрибә туплау, акыл өйрәтү бурычы куела, кеше образы беренче планда тормый. Кешелекнең бик борынгы ышанулары белән тыгыз бәйләнгән бу төркем әкиятләр хайван образларыннан аеруча Төлке, Бүре, Кәҗә белән Сарык образларын яратып куллана («Наян төлке», «Батыр әтәч», «Шәрә бүре», «Ак бүре», «Елан патшасы Шаһмара» һ. б.).
Татар халык иҗатында тылсымлы әкиятләр күпчелекне тәшкил итә. Ал арның күбесенең сюжет чылбыры геройның үсеп буйга җитүе, төрле вакыйгаларга очрап, патша кызын диюдән коткаруы яки патша куйган таләпләрне үтәве, нәтиҗәдә патша кызына өйләнеп, үзенең патша урынында калуы турындагы вакыйгалардан үрелә. Әкиятләрнең бу төркеме халыкның борынгы йолалары белән тыгыз бәйләнештә тора. Шуңа мөнәсәбәттә әсәр тукымасында инициация — үсмерләрне, балигълык яшенә җиткәч, олылар рәтенә күчерү йоласы калку чагылыш таба. Тылсымлы әкиятләрнең сюжеты мифологик элементлар белән баетылган хәлдә дөньяга килә. Геройның юлга чыгуына сәбәп булган ниндидер әйбер югалу, могҗизалы туу, этнологик — җанлы һәм җансыз әйберләрнең барлыкка килү сәбәпләрен белдерүче бетемнәр, кече туган персонажы борынгы мифлардан күчкән сыйфатлар буларак бәяләнә ала. Моннан тыш, борынгы ышануларга бәйле тыю, тылсым, анимизм эзләре дә күзәтелә. Мәсәлән, табуларга хас төстә әтисе улына урмандагы бер сукмактан йөрмәскә кушу — тыю («Урман каравылчысы», «Дию патша» һ. б.), әкиятләрдә очрый торган күрәзәлек, ырым һәм сихер-тылсым, һәрнәрсәне җанлы итеп күзаллау — анимизм билгеләрен чагылдыра («Унберенче Әхмәт», «Утыз ул», «Өч күгәрчен» һ. б.).
Гадәттә, кече туган — кече кыз, угыл әкиятләрдә идеаль герой буларак формалаша. Шундыйлар рәтендә «Таңбатыр», «Алтын алма», «Батыр егет», «Йөзми» һ. б. әкиятләрне мисалга китерергә мөмкин. Тылсымлы әкиятләрнең күбесендә герой урманга барып чыга, шул пространствода явыз көчләр белән герой арасында каршылык төенләнә. Бу төр әкиятләрдә, кагыйдә буларак, дию, аҗдаһа, елан, убырлы карчык образлары явызлык чыганагы буларак алына һәм конфликт та шулар белән ике арада барлыкка килә. Бу төр әкиятләр башлам, төенләнеш, вакыйгалар үстерелеше, кульминацион нокта, чишелеш кебек сюжет элементларын берләштергән эпик өлеш һәм бетемнән тора, әсәр, гадәттә, бәхетле финал белән тәмамлана. Композицион яктан тылсымлы әкиятләр вакыйгаларның кабатлануы алымын үз итә, һәр кабатлау каршылыкның дәрәҗәсен көчәйтү вазифасын үти («Аучы», «Ак бүре», «Аучы малае» һ. б.).
Тылсымлы әкиятләр күп вариантлылыгы белән аерылып тора, шуңа мөнәсәбәттә контаминация күренеше килеп керә. Бер әсәр сюжетының, мотивларының бергә үрелеп, яңа рәвешкә керүе нәтиҗәсендә еш кына әкиятләрнең төрдәшләре барлыкка килә. Мондый төрдәшләрдә, гадәттә, герой үзгәрешсез калып, ул катнаша торган эпизодлар гына яңарыш ала. Моңа мисал итеп «Камыр батыр» әкиятен китерә алабыз.
Тормыш-көнкүреш әкиятләре көндәлек тормыш мәшәкатьләре белән бәйле вакыйгаларны сурәтли, аерым кешеләрнең эчке сыйфатлары хакында сөйли. Алар кешелекнең борынгы ышанулардан тормышка якынаю нәтиҗәсе буларак дөньяга килә. Әкиятләрнең сюжеты да, анда катнашучы геройлар да шактый гадиләшә. Бу төркем әкиятләр, тематик, әдәби-эс-тетик алымнарның төрлелегенә таянып, үз эчендә берничә төркемчәгә аерыла: нәсыйхәт, мораль алга чыккан гыйбрәтле («Зирәк карт», «Саран белән Юмарт», «Әләкче вәзир» һ. б.), маҗаралы («Ярлы Билал», «Хәйләкәр Таз» һ. б.), кешенең төрле кимчелекләреннән яратып көлгән юмористик («Карт белән ялкау егет» һ. б.), җәмгыятьтәге, яшәештәге аерым сыйфатлардан ачы көлгән сатирик («Шомбай», «Тапкыр кыз», «Мулла белән мәзин» һ. б.) әкиятләр.
Мәкаль — халык авыз иҗатында афористик жанрларның берсе, мәгънәсе ягыннан «сөйләү, әйтеп бирү» дигәнне аңлата. Галимнәр аның сыйфатлары төсендә төгәлләнгән җөмләләрдән тору, образлылык, тормыш тәҗрибәсен гомумиләштереп, билгеле бер нәтиҗә чыгару, гыйбрәт, үгет-нәсыйхәт өчен дидактик максаттан әйтелү кебек үзенчәлекләрне билгели. Мәкаль теге яки бу вакыйгага бәя бирү, мөнәсәбәт белдерү, типик ситуациянең моделен тудыру сыйфатларын үз итә, шуңа мөнәсәбәттә модельләштерү функциясе (Л. Г. Пермяков) алга чыга. Мәкаль һәрвакыт нинди дә булса вакыйгага бәйләнә һәм үзе ияргән вакыйга белән янәшәдә генә аның асыл эчтәлеге ачыла ала («Балык булмаганда кысла да балык», «Ат югында ишәк тә ярый», «Сыйлы көнең сыер белән», «Арыш чәчсәң — көлгә чәч», «Еланның тышы йомшак, эче зәһәр», «Өе биек, өйрәсе сыек» һ. б.). Галимнәр мәкальгә якын торган жанр итеп әйтемне таныйлар.
Әйтем, мәкаль кебек үк, сөйләмне сәнгатьчә бизәү, эмоциональ көчен арттыру вазифасын үти, аерым очракларда модельләштерү функциясе дә күзәтелә. Мәкальләр туры мәгънәдә дә, күчерелмә мәгънәдә дә кулланыла алса, әмма әйтемнәргә күчерелмә мәгънәлелек кенә хас, шуннан чыгып аны халык арасында «читләтеп әйтелгән сүз» төшенчәсе белән атау да яши. Моннан тыш, җөмлә төзелешле теләсә кайсы әйтемне синоним сүз белән алыштырып була (3. Тарланов, М. Салихов). Мәсәлән, ослан тавы күренә — сыек; балавыз сыкты — елады; тугыз мурдан үткән — күпне күргән һ. б.
Мәзәк — халык авыз иҗатының кыскалыкка, юмор-сатирага, көтелмәгән бетемгә йөз тоткан, төгәлләнгән сюжетка корылган иң кечкенә эпик жанрларының берсе. Башка кечкенә формалардан ул үзенең юмористик эчтәлеккә нигезләнүе белән аерылып тора. Мәзәктә көлкегә калган геройлар чынбарлыктагы ялгыш фикерләү, күрә торып аклану, ялган нигез эзләү, нәтиҗәгә ирешүдә рациональ юл таба алмау кебек күп төрле һәм еш кабатлана торган конфликтларның бер фокуска җыелмасы буларак кабул ителә.
Җыр — халык авыз иҗатында лирик жанрларның иң киң таралганы, сүз-текст белән көйнең үзара үрелүенә нигезләнгән әсәрләр. Җырларның асылы лирик геройның һәм халыкның эчке, рухи кичерешләрен, хис-тойгыларын җиткерүдән гыйбарәт. Шул үзенчәлеген күздә тотып, Г. Тукай ал арны «халык күңеленең көзгесе, тутыкмас җәүһәрләре» дип атый. Лирик җырларның үз образлар системасы, символик берлеге дә формалаша. Мәсәлән, халык җырлары хис-тойгыларны җиткерүдә сандугач, күгәрчен, кыр казы, тулган ай, кара урман, каен һ. б. метафорик, символик образлардан файдалана. Җыр текстларында күгәрчен — мәхәббәт, ялгыз ай — сагыш, сандугач, ялгыз кыр казы, каен — бәхетсезлек, сөйгән ярны югалту, кара урман — халык фаҗигасе, язмышы символлары, фәлсәфи фикерне җиткерү мәйданы булып төгәлләшә («Ак күгәрчен», «Кыр казы», «Сайрар кошым, сандугачым» һ. б.).
Функцияләренә, тематик бөтенлеккә мөнәсәбәттә татар халык җырлары дүрт төркемгә аерыла: тарихи җырлар, йола җырлары, лирик җырлар, уен-бию җырлары.
2. Эпос форма буларак дастаннар аларның жанр үзенчәлекләре.
«Эпос» (грекчадан, сүз, хикәят, бәян итү мәгънәсендә) төтенчәсенең әдәбият белемендә киң һәм тар мәгънәләре бар. Беренче очракта ул вакыйгалылыкка, хикәяләүгә нигезләнгән әдәби төрне белдерә һәм шушы сыйфатларга ия булган төрле әдәби жанрларын үз эченә ала. Тар мәгънәдә кулланылганда исә әлеге атама узганны әкияти-мифологик һәм героик яки романтик планда хикәяләүче фольклор жанрына (әсәренә), шулай ук халык эпосы йогынтысында формалашкан героик эчтәлекле яки романик табигатьле әдәби әсәрләргә карата кулланыла. Мәсәлән, кыргызларның «Манас» эпосы, грекларның «Илиада», «Одиссея» ипослары, Фирдәүсинең «Шаһнамә» эпосы). Аерым халыкларда «эпос» төшенчәсенә тәңгәл килә торган милли атамалар да бар: Кавказ халыкларында — «нард», русларда — «былина», карелфиннарда — «руна», якутларда — «олонхо», бурятларда—«улигер». Фарсылар йогынтысын кичергән төрки халыкларда, шул исәптән татарларда, «дастан», «кыйсса» (поэма, хикәят) дигән атамалар кулланыла.
Халык эпос-дастаннарын әдәби яки китаби эпослардан аера белергә кирәк. Китаби эпос-дастаннар дип язма рәвештә иҗат ителгән һәм китап кебек укылып йөргән яки халык дастаннары үрнәгендә сөйләп яки көйләп башкарылган эпос-дастаннарны атыйлар. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф», Хисам Кятибнең «Җөмҗөмә солтан», Гали исемле автор, күчерүче яки тәрҗемәченең «Кисекбаш», Мәҗлисинең «Кыйссаи Сәйфелмөлек», Сайядинең «Бабахан дастаны», Баһавинең «Бүз егет», Әхмәт Уразаев-Кормашиның шул ук исемдәге һәм «Таһир илә Зөһрә» дигән эпик әсәрләре моңа мисал була ала. Халык иҗаты һәм язма шигърият традицияләре җирлегендә иҗат ителгән мондый китаби эпос-дастаннар, кагыйдә буларак, борынгы милли әдәбият кысасында өйрәнеләләр. Ләкин фольклорга караучы сөйләмә яки халык дастаннары да, язмага теркәлгәндә, вакыт-вакыт әдәби эшкәртүгә дә дучар булганнар, ягъни теге яки бу дәрәҗәдә үзгәртелгәннәр, тулыландырылганнар, хәтта кайбер әсәрләрнең китаби вариантлары барлыкка килгән. Менә шуңа күрә дә эпос-дастаннарның аерым үрнәкләрен анализлаганда, бу үзенчәлек тә, һичшиксез, исәпкә алынырга һәм аларның нинди сыйфат үзгәрешләренә китергәнлеге ачыкланырга тиеш.
Фәндә халык эпос-дастаннары борынгы ыруглык җәмгыятендә һәм ыруглык мөнәсәбәтләре таркала-җимерелә башлаган дәверләрдә үк мифология һәм батырлар әкияте җирлегендо формалаша башлаган дип карала. Аннан соңгы чорларда, ягъни феодаль җәмгыять шартларында аларның үсеше ары таба дәвам иткән һәм, тарихи-социаль үзгәрешләргә бәйле рәвештә, жанр эчендә акрынлап яңа сыйфатлар барлыкка килгән. Әмма җәмгыятьтә патриархаль мөнәсәбәтләрнең саклануына бәйле рәвештә эпосның архаик формалары да теге яки бу дәрәҗәдо сакланып калган.
Эпос үрнәкләренең күпчелеге героик характерда. Чөнки аларның үзәгендә батыр-алып яки пәһлеван образы тора. Ул еш кына туганда ук батыр булып туа яки батыр булып үсә һәм, батыр-пәһлеван буларак, мифик көчләргә яки эчке һәм тышкы дошманнарга каршы кискен көрәш алып бара. Җиңүгә ирешүгә аңа батыр аты, куәтле җәясе яки кылычы ярдәм итә. Ләкин, тылсым көченә таянып эш итүче тылсымлы әкият героеннан аермалы буларак, эпос каһарманы үзе дә зур көчкә ия итеп тасвирлана. Бу, эпос героеның мифик көчкә ия булган миф геройлары, уңай илаһи көчләр яки культура каһарманнары белән арасын өзеп бетермәвеннән килә. Әнә шундый батырлык сыйфатларына ия булганга күрә дә, мондый тип халык эпосын героик эпос дип йөртәләр. Шушы төшенчәгә тәңгәл рәвештә бездә батырлык яисә алыплык дастаннары дигән атамалар да кулланыла.
Героик эпос-дастаннарны фольклористикада һәм тюркологиядә өчкә бүлеп йөртәләр: 1) архаик-героик яки, төгәлрәк термин белән әйткәндә, әкияти-мифологик эпоска, 2) классик-героик эпоска, 3) тарихи-героик эпоска. Әлеге өченче төрне реаль-тарихи эпос (Б. Н. Путилов) һәм тарихи эпос (В. М. Гацак) дип атау да бар. Бу өч төр эпос үсешенең өч стадиясен яки өч эволюцион баскычын тәшкил итәләр һәм шуңа бәйле рәвештә бер-береннән чынбарлыкны чагылдыру рәвешләре, тарихилык дәрәҗәләре белән аерылалар.
3. Борынгы төрки-татар һәм Урта гасырлар татар әдәбиятына хас үзенчәлекләр. Татар әдәбияты тарихын дүрт чорга бүлеп өйрәнәләр:
1. Урта гасыр (ягъни Борынгы һәм Урта гасыр) татар әдәбияты (төрки чор)
2. XIX гасыр әдәбияты
3. XX гасыр башы әдәбияты.
4. Октябрь революциясеннән (инкыйлабыннан), ягъни 1917 елдан соңгы әдәбият. (Аны элегрәк «Совет чоры әдәбияты» дип йөртәләр иде.)
Беренче дәвер татар әдәбияты фәндә кабул ителгәнчә, аны «Борынгы һәм урта гасырлар чоры» дип йөртелә. Ул — «төрки дәвер», «борынгы төрки-татар дәвере» дип тә атала.
Татар әдәбияты тарихында «төрки дәвер» X гасырдан алып XIX йөзнең 80 нче елларынача килә.
«Төрки дәвер», «борынгы төрки-татар дәвере»е, урта гасыр татар әдәбияты татар әдәбиятының нигезен хасыйл иткән һәм олуг булган чоры. Үзе ул сигез йөз елга сузыла, тагын да төрле этапларга бүленә:
Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүдә, мондый бүленеш киң таралган:
1. Гомумтөрки, ягъни иң борынгы әдәбият. Ул XII-XIII йөзләргә кадәрге чорны үз эченә ала. Бу дәверне татар әдәбиятына кереш дип тә атарга мөмкин. Гомумтөрки, ягъни иң борынгы әдәбият. Ул XII-XIII йөзләргә кадәрге чорны үз эченә ала. Бу дәверне татар әдәбиятына кереш дип тә атарга мөмкин. Бу чорга караган әдәбиятны рун язулы истәлекләр, уйгур язулы истәлекләр, гарәп язулы истәлекләр (Коръән), Мәхмүд Кашгарыйның «Диване лөгатет-төрк», ягъни «Төрки телләр сүзлеге» (1072-1074) китабы, Йосыф Баласагуниның “Котадгу белек” (1069), Әхмәд Йүнәкинең “Һибәтел-хәкаик” (“Хакыйкать бүләге”), Әхмәд Ясяви “Диване хикмәт” (шигырьләр утпланмасы), Сөләйман Бакыргани “Бакырга китабы” һәм бу чорның күренекле китабы – Коръән.
2. Болгар чоры әдәбияты. Вакыт ягыннан ул гомумтөрки әдәбият белән шактый керешеп китә. Галим Ягъкуб бине Ногман Әл-Болгари, Болгарда риторика һәм дарулар хакында язган хезмәтләре белән танылган галимнәрдән Борһанетдин Ибраһим ибне Йосыф Әл-Болгари яшәгән.Ул үз заманында Сәмәркандинең «Әдәп» дип исемләнгән үгет-нәсыйхәт әсәренә шәрех-аңлатмалар язган, фәлсәфә белән шөгыльләнгән. XI гасыр башларында Болгарда танылган галим Хуҗа Әхмәт Болгари яшәгән. «Әҗ-Җамигъ», «Әт-Тарика», «Әл-Фә-ваид» исемле әсәрләре белән Урта Азия һәм Көнчыгыш илләренә үзен таныткан, фәнни әдәбиятта аның исемен фәлсәфә галимнәре телгә алгалыйлар, аңа таянып фикерләрен белдергәлиләр. Хәмид бине Идрис Әл-Болгари, Болгарда казый хезмәтен үтәп, әле 1106-1107 елларда исән булган, мәдрәсә тотып, шәкертләр тәрбияләгән. Шәех Сөләйман бине Дауд Әс-Сувари фарсы телендә «Бәһ-җәтел-әнвар мин хакыйкатель-әсрар» («Хакыйкать серләренең нурлар яктылыгы») исемле җитмеш бүлектән торган китап язган. Дини мәсьәләләрне һәм суфыйчылык фәлсәфәсен алга сөреп, үгет-нәсыйхәт, мәгънә гыйлеме белән шөгыльләнгән. Шулай ук гарәп телендә «Нүзһәтүл-колүбүл-мәраз» («Авыру күңелләр сөенече») исемле китап язган. Соңыннан аны бераз үзгәртеп, «Зәһрәтүр-рийаз вә нүзһәтүл-колүбүл-мәраз» («Бакча чәчәге, яки авыру күңелләр сөенече») исеме астында эшләгән. Таҗетдин бине Юныс Әл-Болгари. Ул медицина буенча эшләгән һәм аның «Әт-Тирйакыл-кәбир» («Көчле дәвалар») исемле китабын бертуган Хәсән бине Юныс Әл-Болгари 1220 елда күчереп язып калдырган. Болгарда әдәбият та зур үсешкә ия булган. Халык китабы дәрәҗәсенә күтәрелгән «Бәдәвам»ны галимнәр болгар чорында язылган дип баралар. Әсәрнең эчтәлеге, теле, мәртәбәле галимнәрнең дәлилләре моның дөрес булуын раслап тора. «Бәдәвам» поэмасы суфыйчылык юнәлешендә, бозыклыкка һәм мәҗүсилеккә каршы язылган, һәрдаим Аллаһы Тәгаләгә таянырга өйрәткән әһәмиятле ядкәр. Болгар чорына караган легендалар: авыл тарихлары турындагы легендалар, җирнең яратылышы, Биләр ханнары, Алып батыр, Сак-Сок турындагы легендалараның Болгар чорына бырп тоташуы мәгълүм.
Күп кенә галимнәрнең фикерләренә таянсак, Болгар чорыннан бүгенге көнгә кадәр иткән мәртәбәле әсәрләрнең берсе — Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ы («Йосыф кыйссасы», «Йосыф Зөләйха кыйссасы») бүгенге көндә милли горурлыгыбыз санала торган олуг мирасыбыз булып тора.
3. Алтын Урда чоры әдәбияты (XIII йөз урталарыннан XV гасыр урталарына кадәр). Алтын Урда дәвереннән безгә килеп җиткән язма истәлекләр төрле характерда. Алар арасында сүзлекләр, ярлыклар (грамоталар), каберташ язмалары, фәнни хезмәтләр, сәяхәтнамәләр, әдәби әсәрләр бар. Бу язма истәлекләрдә Алтын Урданың тарихына, тормыш-көнкүрешенә һәм мәдәниятенә мөнәсәбәтле күп төрле мәгълүматлар теркәлгән.
Алтын Урда чоры ядкярләре арасында төп урынны матур әдәбият әсәрләре алып тора. Алар өчен поэтик камиллек, идея-тематик байлык, жанр төрлелеге хас.
Бу дәвер әдипләре хикәят, дастан, кыйсса, шигъри роман, газәл, робагый (дүртьюллык мөстәкыйль әсәр), мәсәл, поэма, повесть һәм башка жанрларда иҗат иткәннәр. Поэзия һәм проза төрләренең икесе дә иркен кулланылган. Чәчмә һәм шигъри юллар катнаштырып язылган әсәрләр дә бар. Ритмлы, рифмалы проза үрнәкләре дә еш очрый.
Алтын Урда чоры әдипләре гарәп, фарсы әдәби казаныш-ларыннан иҗади файдаланганнар, ул телләрдән тәрҗемәләр дә эшләгәннәр.
Алтын Урда әдәбиятының үзәгендә кеше, аның эчке дөньясы, эш-гамәлләре, җәмгыять һәм табигать белән багланышлары тора. Әдипләр белемлелек, әдәплелек, итагатьлелек, шәфкатьлелек һәм сабырлык кебек сыйфатларны кеше идеалының мөһим өлешләре итеп карыйлар, кешене рәнҗетүгә, түбәнсетүгә кискен каршы киләләр, аны игелекле эш-гамәлләр кылуга чакыралар.
Алтын Урда чорында күп санлы талант ияләренең иҗат эше белән шөгыльләнүләре мәгълүм. Рабгузый, ягъни Борһанеддин углы Насреддин. Ул XIII гасырның икенче яртысында — XIV йөзнең беренче чирегендә яши һәм иҗат итә. Аның «Кыйссасел-әнбия», ягъни «Пәйгамбәрләр тарихы» исемле зур күләмле әсәре (1310) билгеле. Бу китапта кызыклы сюжетлар, мифологик ышанулар, гыйбрәтле хәлләр бар. Пәйгамбәрләр үзләренең эш-гамәлләре белән еш кына дастан, әкият геройларын хәтерләтәләр.
«Кыйссасел-әнбия» — татар укучылары арасында уңыш казанган әсәрләрнең берсе. Казанда күп мәртәбәләр басылып та чыккан.
Котбның чордашы Харәзми, барыннан да элек, «Мәхәббәтнамә» (1353), ягъни «Мәхәббәт поэмасы» белән мәшһүр.
Болгарда туып, Сарайда вафат булган Мәхмүд Болгари (1297-1360) әдәбият тарихына «Нәһҗел-фәрадис» («Оҗмахларның ачык юлы») исемле әсәре (1358) белән мәгълүм. Бу зур күләмле китап (кулъязмада уртача 500 бит) татар укучылары арасында элек-электән киң таралган. XIV йөздә Хисам Кятиб исемле шагыйрь дә иҗат итә. Аның «Җөмҗөмә солтан» исемле атаклы поэмасы (1369) итальян шагыйре Дантеның «Илаһи комедия»сен хәтерләтә. Биредә дә теге дөнья күренешләрен тасвирлау аша укучыларга яшәеш сабаклары бирелә. Әсәрдә «Нә иксә, ургай аны», ягъни «Ни чәчсәң, шуны урырсың» мәкале юкка гына телгә алынмый. Автор карашынча, кеше үзенең сүз-фикере, эш-гамәле өчен үзе җаваплы. Яхшылыгың да, яманлыгың да иртәме-соңмы кире үзеңә кайтачак. Автор кеше гомеренең чикләнгәнлеге, тормышның даими агышы хакында да кызыклы фикерләр әйтә.
Алтын Урда чорында Әхмәд Үргәнчи, Әхмәд Хуҗа Сарай, Бәркә Фәкыйһ, Габделмәҗид, Мәхмүд Сарай Гөлестаный һәм башка күп санлы әдипләрнең дә иҗат итүе мәгълүм. Бу дәвер әдәбиятының югары ноктасын — кульминациясен Сәйф Сараи иҗаты тәшкил итә.
Котб (якынча 1297 елда туа) — XIV гасыр урталарында иҗат иткән шагыйрь. Ул «Хөсрәү вә Ширин» дастанының авторы.
