Әниләр көненә багышланган сценарий.
(Китапханәче, балалар, әниләр)
Кичәне башлар алдыннан Римма Ибраhимова башкаруында композитор Р.Абдуллиннын, Т.Миннуллин сузлэренэ язылган жыры янгырый. "Бишек жыры". Китапханәче чыга.
Китапханәче:
Ана назы - җирдә ул мәңгелек,
Мэнгелек жыр - бишек жырыгыз.
Без узасы юлда маяк булып,
Гомер буе балкып торыгыз. Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч булсын, сәламәтлек һәрдаим юлдашыгыз булсын. Кадерле әниләр! Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә озын гомер, бәхет,сәламәтлек телибез. Безнең бүгенге кичәбез әниләребезгә багышланачак. Балалар, кул күтәрегез әле, кайсыгыз әниләрне җир йөзендә иң кадерле кеше дип уйлый. Әлбәттә барыбыз да әниләрне иң кадерле кеше дип уйлый. Әйдәгез алар өчен иң матур җырларны бүләк итик.
Күмәкләшеп бергә дуслар,
Җырлап алыйк, әйдәле.
Котлы булсын, гөрләп торсын,
Әниләрнең бәйрәме. (Җыр башкарыла).
Китапханәче: Булдырдыгыз, балалар! Сезнең матур итеп бии белгәнегезне беләм. Күмәкләшеп бер татарча да биеп алсак, бәйрәмебезгә тагын да ямь өстәлер иде. (Бию башкарыла).
Китапханәче: Хөрмәтле әниләр! Сезнең игътибарга Энҗе Мөэминованың “Туган телем” шигырен укып үтим әле.
Дөньяда иң матур ил,
Ул минем туган илем.
Дөньяда иң матур тел,
Ул минем туган телем.
Балам диеп туган телдә,
Эндәшә миңа әткәм,
“Әнием”, дип, әнкәемә,
Мин туган телдә әйтәм.
Чынлап та, укучылар, иң матур сүз ул әни сүзе. Ул һәр кеше әйтә торган иң беренче сүз. Ничә генә яшьбулуына карамастан, һәркемгә әни кирәк, аның иркәләве, ягымлы карашы кирәк. Ә хәзер, ..., үзенең “Мәхәббәт җимешләре” җырын җырлап үтәр.
Китапханәче: Рәхмәт. Әниләр-җирдә иң газиз, якын кеше. Чөнки ул безне тудырган, күкрәк сөтен имезгән,җыр көйләп бишектә тирбәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын куңелеңә сеңдергән…Баланың иң якын киңәшчесе,хәленә керүче, кайгы-шатлыгын үз йөрәге аша үткәрүче кеше – Ана. Татар халкында шундый мәкаль бар: «Уч төбеңдә тәбә пешереп ашатсаң да, әниең каршында изге бурычыңны үти алмыйсың». Бу сүзләрне ишеткәнегез бармы, укучылар? Хәзер иң кадерлеләребез-әниләребез турында шигырь укып үтик.
Әнкәй.
Кая барма, шунда әнкәй йөзе,
Кая барсам- әнкәй куңелдә.
Әни генә шулай синең өчен
Җанын биреп яши гомергә.
Авырсаң янда тора ул.
Төн буе керфек какмый.
Ул саулыгын да кызганмый
Ул безне саклый-саклый.
Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әнкәйләргә якты йолдызлардан,
Я кояштан һәйкәл салырлык.
Җан җылысын тоя күңелебез,
Әнкәй көчен тоя кулыбыз.
Үпкәләмәсеннәр!
Әнкәйләргә гел изгелек кенә кылыгыз.
Китапханәче: Һәр ана әле яңа гына дөньяга аваз салган нәниен җаныннан да артык күрә. Аның өчен ул утка-суга керергә дә әзер. Ана кечкенәсенә якты өметләр баглый, хыялында аны иң матур, иң акыллы, бик бәхетле итеп күрә. Ләкин һәр очракта да алай булмый инде. Китапханәдә “Сак-Сок” бәете бар. Күпләрегезнең аны укыганы да бардыр, әйдәгез искә төшереп безгә бер укучы укып күрсәтсен әле. Андагы вакыйгалар җанны тетрәтә.
Укучы «Сак –Сок» бәетеннән өзек укый.
Без өйгә кайтмаганда,эзләп тә тамганда,
Ачулана иде әнкәй,күңеле тармаганда.
Бер көнне уйнап йөрдек, кич белән өйгә кердек.
Төн буе каргады әнкәй,иртә үзебезне кош күрдек.
Җидегә чыккан чакта ишектән йортка чыктык,
Кош булу хәсрәтеннән бигрәк күп кайгы йоттык.
Кайтканда, әткәй күреп елыйдыр аһлар әйтеп.
Китәбез урманнарга авылда бераз торык.
Әнкәй дә елый-елый,күзләре күрмәс булды.
Безгә дә өйгә кайту бер файда бирмәс булды.
Караңгы урман эче,күк кукрәп,яшен яшьни,
Давыл чыгып, урман гөрли,кар -яңгыр ява башлый.
Җил-давыл күтәрелгәч,аерылдык ике якка.
Каргышның сөременнән әйләндек Сакка-Сокка.
Китапханәче: Әле генә бергә яшәгән ике малай бер-берсен мәңге күрмәс кошларга әйләнгән. Ни өчен? Чыннан да,кеше кошка әйләнә аламы соң? Әкиятләрдә генә болай була инде. Ләкин тормышта кош булмасалар да, бәхетсез булалар, язмышлары бик кызганыч була. Моңа алар үзләре гаепле, чөнки әниләрен тыңламаганнар. Димәк, әниләрен тыңламаган, санламаган, рәнҗеткән балаларга язмыш рәхимсез була.
