Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Борынгы торки.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
89.08 Кб
Скачать

Тема 1. Төрки халыклар тарихы

Борынгы төрки дәвере төрки телләр үсешенең өченче чорын - У-Х гасырлар аралыгын тәшкил игә. Борынгы төрки чор А.Н.Баскаков классификациясендә үзе өчкә бүлеп карала: тюкуй (У-УШ йөзләр), борынгы уйгур (УП1-1Х йөзләр), борынгы кыргыз (1Х-Х йөзләр). Бу бүленеш тел алмашудан бигрәк, сәяси властьның үзгәрүен чагылдыра.

552 елда җуань каганын җиңеп, хәзерге Монголия, Кытай, Байкал күле буйларында, Көньяк Себер, Алтай далаларында дистәләрчә төрки телдә сөйләшүче кабиләләрне берләштергән I Төрки каганлыгы барлыкка килә. Ил башында Бумын - Ашина ыруыннан булган каган тора. Бу чорда дөньяның бөек дәүләтләре Византия, Иран, Кытай, һиндыстан дәүләтләре, Гарәп хәлифәте була. Шушындый политик дәүләтләр чолганышында, борынгы Һун чорындагы кебек таркау яшәгән төркиләргә башта авыр булса да, дөньяның көчле дәүләтләренә каршы торырлык, алар белән сәяси-икътисади мөнәсәбәткә керерлек Бөек Төрки каганлыгын төзүгә ирешәләр. Бумын каганның улы Кара Исиг каган (кытайча исеме - – Мухань) идарә иткән елларда (553-572) төркиләр Үзәк Азиядә генә түгел, Урта Азиядә дә политик хакимлеккә ирешә. 25 ел эчендә Бөек Төрки каганлыгы көнчыгышта Корея култыгыннан алып, көнбатышка Кара диңгез буйларына кадәр, көньякта Кытай төбәгеннән төньякка Төньяк Боз океанына кадәр сузыла. Шундый зур каганлыкны төзек тотар өчен, төркиләр бик нәтиҗәле идарә итү системасы оештыралар.

580 елда Кытайда хакимлек итүче династия алышу, уздырылган реформалар илне үстерүгә мөмкинлек ача. Кытай империясе көчәйгән дәвердә, төрки каганатта эчке низаглар башлана, шул ук 581 елны көчле ачлык - йут була. Эчке каршылыклар нәтиҗәсендә 604 елны каганат ике өлешкә - Көнбатыш һәм Көнчыгыш каганлыкларга аерыла. Озакламый Көнчыгыш каганлык, үзенең дәүләт мөстәкыйльлеген югалтып, 50 ел чамасы Кытай хакимлеге астында яшәргә мәҗбүр була.

Кытай дәүләте Һиндыстан, Непаль, Тибетта сугышлар алып бара, 679 елда 180 меңлек гаскәре җиңелә. Бу хәлләрдән файдаланып, төркиләр баш күтәрәләр, ләкин ул рәхимсез төстә бастырыла. Әмма төркиләрнең бәйсезлек өчен көрәше моның белән генә тукталып калмый. Баш күтәрүчеләрдән Котлуг Чор (кытайча Гудулу) Чугай ешлыгына (хәзерге Иньшань) кача һәм үзе тирәсенә гаскәр туплый башлый. Котлуг Чорга Ашидә кабиләсеннән чыккан, үзенең зирәклеге, хәрби эшкә зур әзерлеге белән танылган Төньюкук ярдәм итә. Җиңү яулаганнан соң, Котлуг Чорга Төньюкук киңәше белән Илтәриш (илне җыючы) дигән яңа исем бирелә, ә Төньюкук төп киңәшчесе итеп билгеләнә.

Илтәриш армиясе Кытай гаскәрләре өстеннән берничә зур җиңү яулый, төркиләр үзләренең дәүләт бәйсезлеген торгызалар. II Төрки каганлык Илтәриш каган, аның энесе Капаган каган, Илтәришнең уллары Билгә каган, Күлтәгин батыр, зирәк Төньюкук җитәкчелегендә яңадан үзенең элекке данын һәм куәтен кайтара. Әмма Күлтәгин һәм Билгә каганның вафатыннан соң (731, 734 еллар), аларның варислары әтиләре эшен лаеклы дәвам итә алмый, уйгурлар һөҗүме нәтиҗәсендә, 745 елда II төрки каганат дәүләт буларак яшәүдән туктый, аның хәрабәләрендә Уйгыр каганлыгы барлыкка килә.

II төрки каганат чорында фәнгә мәгълүм булган беренче төрки әдәби ядкярләр иҗат ителгән. Алар - каганнар, гаскәр башлыклары, каганлык тарихында зур роль уйнаган батырлар хөрмәтенә куелган ташъязмалар, "бәңгү ташлар".