Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
BBK_ispravlenny_ot_21_08_13.doc
Скачиваний:
8
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.2 Mб
Скачать

Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема. Әти, әни һәм мин

Бурычлар:

1) балаларның гаиләләре турындагы күзаллауларын киңәйтү;.

2) балаларның фикерләвен, хәтерен, хәрәкәт активлыгын үстерү;

3) балаларда туганлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлар: балаларның гаилә әгъзәлары белән төшкән фотолары, А5 форматында парлы хайваннар һәм аларның балалары аерым сурәтләнгән рәсемнәр, ябыштырылган карточкалар, һәр балага көзге, әти,әни һәм бала итеп киендерелгән курчаклар яки рәсемнәр.

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче. Балалар, менә бу фоторәсемгә карагыз әле (Тәрбияче гаилә фотолары күрсәтә). Сез бу фоторәсемнәрдә сурәтләнгән кешеләрне таныйсызмы? (Балалар аларда әти - әниләре, туганнары сурәтләнгәнен әйтәләр). Бик дөрес балалар, болар сезнең гаилә белән төшкән фоторәсемнәрегез. Сезнең һәрберегезнең үз гаиләсе бар. Сезнең гаиләгездә кемнәр яши? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Балалар, җәнлекләрнең дә гаиләләре бар. Анда да әти-әниләре үз балалары турында кайгырталар: аларны ашаталар, алар белән уйныйлар. Җәнлекләрнең балалары яшәү шартларына җайлашсын өчен, аларны төрле гадәтләргә өйрәтәләр. (Балаларны активлаштыру). Ә сезнен әти-әниләрегез сезнең турда ничек кайгырталар? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Дөрес, балалар, һәрбер гаиләдә яшәүчеләр бер–берсен яраталар, хөрмәт итәләр, бер–берсе белән ягымлы сөйләшәләр. Һәр әти-әни үз балаларын сәламәт, акыллы, тәрбияле итеп үстерергә тырышалар

Балалар янына Йомшаккай йөгереп керә , үзе елый.

Йомшаккай. (елап) Булышыгыз! Коткарыгыз, коткарыгыз!

Тәрбияче. Исәнме, Йомшаккай! Тынычлан. Аңлат әле, нәрсә булды?

Йомшаккай.Җәнлекләрнен балалары әти-әниләрен югалтканнар, алар елыйлар, әти-әниләрен күрәселәре килә. Ә мин буталып беттем, аларга булыша алмыйм.

Тәрбияче. Кайгырма, Йомшаккай. Без сиңа балалар белән ярдәм итәрбез. Балалар, Йомшаккайга булышабызмы? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Йомшаккай, җәнлекләрнен балалары үзләре кайда соң?

Йомшаккай.Мин аларны үзем белән алып килә алмадым. Бары тик фотосүрәтләрен генә алып килә алдым. Менә! (Йомшаккай җәнлекләрнең әти-әниләре һәм балалары аерып төшерелгән фотосурәтләр яки рәсемнәр ябыштырылган карточкалар күрсәтә).

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез уйнап алыйк әле.

Тәрбияче балалар белән “Җәнлекләрнең балаларына гаиләләрен табарга ярдәм ит” хәрәкәтле уенын тәкъдим итә. Балаларга карточкалар таратыла, балалар бүлмә буенча таралып йөгерәләр, “Җәнлек балалары!” сигналы буенча үз гаиләләрен табалар.

Йомшаккай. Рәхмәт сезгә,балалар! Мин хәзер җәнлекләрнең балаларына ярдәм итә алам.

Тәрбияче.. Йомшаккай, син әти, әни һәм бала арасында нинди аерма барлыгын әйтә аласыңмы?

Йомшаккай. Юк, белмим. Белсәм, җәнлек балаларына үзем генә ярдәм иткән булыр идем.

Тәрбияче.Балалар, әйдәгез тагын уйнап алыйк.

“Охшашлыгын һәм аермасын тап” дигән уенны оештыра. Әни, әти, бала төшерелгән сүрәтләр яки әти, әни, бала итеп киендерелгән курчаклар күрсәтә. Балалар карыйлар һәм аларның нәрсә белән бер – берсенә охшаган булуы, нәрсәләре белән аерылып торуы турында сөйлиләр.

Йомшаккай. Балалар, мин бик күп әйберләр белдем, рәхмәт! Мин бик ашыгам. Ярдәм итүегез өчен мин сезгә кечкенә көзгеләр таратам (тарата). Очрашканга кадәр дусларым, саубулыгыз!

Тәрбияче. Нинди матур көзгеләр! Хәзер һәрберегез көзгегә карагыз. Сез нәрсәләр күрәсез? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Баларыгызны күрсәтегез әле. (Балаларны активлаштыру). Башыгызда нәрсәләр бар? (Чәч, маңгай, күзләр, борын, авыз, колаклар). (Балаларны активлаштыру). (Шул рәвешле балалар гәүдә өлешләрен әйтеп чыгалар). Балалар, сез гәүдәгезнең нинди өлешләрдән торуын күрдегез. Бу өлешләр һәрберегездә дә бар, ләкин сез, бер–берегездән бик нык аерылып торасыз. Балалар, сез биремнәрне бик тырышып үтәдегез, Йомшакккайга булыштыгыз. Ә иң мөһиме, гәүдәгезнең нинди өлешләрдән торуын белдегез һәм гаилә турында тагын да күбрәк белемнәр алдыгыз.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]