Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
BBK_ispravlenny_ot_21_08_13.doc
Скачиваний:
8
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.2 Mб
Скачать

Уникенче бүлек. Җәй Тема. “Күбәләкләр ничек килеп чыккан?” филиппин халык әкиятен уку

Бурычлар:

1) әкиятнең эчтәлеген кабул итәргә һәм аңларга өйрәтү, җәй турындагы белемнәрен ныгыту;

2) балаларның кабул итүләрен, игътибарын, хәтерен, сүзлеген, әкиятнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү;

3) әкиятләргә кызыксыну, чәчәкләргә, күбәләкләргә сакчыл карап тәрбияләү.

Җиһазлар: табигать тавышлары (бал кортлары безелди, кәккүк кычкыра, кошлар сайрый, чишмә ага) язылган аудиоязма, татар халык бию көе язылган аудиоязма, бамбук агачы рәсеме.

Эчтәлек барышы.

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, табигать турында сөйләшик. Нәрсә ул табигать? (Табигать – ул елга, урман, үсемлекләр, кошлар, хайваннар һ.б.). Бик дөрес, балалар! Әйдәгез, табигать тавышларын тыңлагыз! (Аудиоязма). Нинди тавышлар ишеттегез? (Бал корты безелди. Кәккүк кычкыра. Кошлар сайрый. Чишмә аккан тавыш ишетелә). Әйе, балалар, тавышларга бик сизгер, игътибарлы икәнсез. Барлык табигать тавышларын да ишетәсез. Балалар, табигатьтә бу тавышларны елның кайсы вакытында ишетергә була? (Җәй көне). Дөрес, җәй көне. Елның кайсы вакыты якынлаша? (Җәй). Җәй көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була, җәй билгеләрен атагыз әле!. (Кояш нык кыздыра, кызынырга, су коенырга була, урманда җиләкләр, гөмбәләр өлгерә, чәчәкләр күп була). (Активлаштыру). Ә бөҗәкләр турында нәрсә әйтергә була? Җәй көне нинди бөҗәкләр күргәнегез бар? (Бал корты, чебен, черки, шөпшә, чикерткә, май коңгызы, чуар таракан, суалчан). Җәй көне бик күп бөҗәкләр күргәнегез бар икән. Бүген без сезнең белән бер бик матур бөҗәк турында әкият укырбыз. Нәрсә турында икән? Мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез җавабын тапсагыз- белерсез.

Чәчәкләрдән чәчәкләргә

Көнозын оча – куна

Нектар белән тамак ялгап,

Чыклар белән юына. (Күбәләк)

Тәрбияче. Нәрсә соң бу, балалар? (Күбәләк). Бик дөрес, күбәләк. Нәрсә ул нектар? (Үсемлекләр бүлеп чыгара торган татлы, баллы сыекча, чәчәк балы). Әйдәгез, бергәләп кабатлагыз әле: нектар. (Кабатлыйлар). Нектарны тагын нинди бөҗәкләр эчә? (Бал корты). Әйе, алар да чәчәктән чәчәккә кунып нектар җыялар. Мин сезгә “Күбәләкләр ничек килеп чыккан?” исемле филиппин халык әкиятен укыйм. Игътибар белән тыңлагыз!

Тәрбияче әкият укый. Эчтәлеге буенча фикер алышалар.

Тәрбияче. Әкияттә елның кайсы вакыты турында сүз бара? (Җәй). (Активлаштыру). Нинди билгеләр буенча җәй дип әйтергә мөмкин? (Бакчада чәчәкләр үскән). Бу бакча башка бакчалардан нәрсә белән аерылып торган? (Бу бакчада үскән чәчәкләр башка җирдә үсмәгән). Әйе, мондагы гаҗәеп чәчәкләр җир йөзендә башка булмаган. Балалар, гаҗәеп сүзе нәрсәне аңлата? Башка сүзләр белән бу сүзне ничек әйтергә була? (Искиткеч, сокланырлык, таң калдырырлык). Бакча хуҗасы нинди кеше булган? (Киң күңелле, юмарт). (Активлаштыру). Ни өчен аны киң күңелле, юмарт дип була? (Ул кешеләргә чәчәкләр бүләк итәргә яраткан). (Активлаштыру). Бакча хуҗасының ни өчен ачуы чыккан? (Бакчага чит кешеләр кереп чәчәкләрне өзә башлаганнар). (Активлаштыру). Ни өчен бакча хуҗасын тылсымчы дип әйтеп була? (Ул кешеләрне күбәләкләргә әверелдергән). Тылсымчыга моның өчен нинди предмет ярдәм иткән? (Бамбук таягы). Балалар, нәрсә соң ул бамбук? (Агач). Әйе, җылы якта үсә торган буын-буын куыш сабаклы агачсыман үсемлек. (Тәрбияче бамбук агачы рәсемен күрсәтә). Менә ул бамбук агачы. Балалар, ни өчен соң тылсымчы кешеләрне күбәләкләргә әйләндергән? (Ул кешеләрнең чәчәкләрне өзүен теләмәгән). (Активлаштыру). Балалар, менә күрдегезме, күбәләкләр ничек килеп чыккан? Балалар, сезгә әкият ошадымы? (Балаларның җаваплары). Сез әкияттән нәрсә аңладыгыз? (Чәчәкләрне өзәргә ярамый). Мин сезнең белән килешәм. Чәчәкләрне үстерер өчен күп көч кирәк. Нәрсә эшләргә кирәк соң? (Җирне казырга, түтәл ясарга, су сибәргә, орлыкларны чәчәргә, аларны җир белән күмәргә һәм тагын су сибәргә кирәк). (Активлаштыру). Чәчәкләр үсә башлагач та аларны тәрбияләп торалар, чүбен утыйлар, төпләрен йомшарталар, су сибәләр. Яратып караганда гына чәчәкләр бик матур була. Матур чәчәкләргә күбәләкләр куна. Күбәләкләрне дә, чәчәкләрне дә яратырга, сакларга, алар турында кайгыртырга кирәк. Чәчәкләр дә, күбәләкләр дә безне сөендерсеннәр. Аларның матурлыгы безне сокландырсын! Әйдәгез, биеп алыйк әле.

Бергәләп басыйк әле, (басалар)

Түгәрәк ясыйк әле. (түгәрәк ясыйлар)

Менә нинди түгәрәк!

Әйтерсең лә күбәләк. (күбәләк шикеллеканат кагалар)

Тыпыр-тыпыр тыпырдыйбыз (тыпырдыйлар)

Бер дә карап тормыйбыз.

Менә шулай ял итәбез.

Бик тырышып биибез. (татар халык биюе бииләр).

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]