Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
BBK_ispravlenny_ot_21_08_13.doc
Скачиваний:
8
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.2 Mб
Скачать

Тема. “тавык, тычкан, көртлек” татар халык әкиятен сөйләү

Бурычлар:

1) балаларга әкиятнең эчтәлеген аңларга булышу, персонажларның гамәлләрен анализлау сәләтен формалаштыру, чикләнгән территориядә бер – береңә бәрелмичә йөгерүдә күнектерү;

2) балаларның сорауларга тулы фразалар белән җавап бирү осталыгын, игътибарын, конкрет-образлы фикерләвен, физик сыйфатларын (тизлек, көч) үстерү;

3) татар халык әкиятләренә, уңай геройларга карата уңай мөнәсәбәт һәм уенның кагыйдәләрен үтәү теләген тәрбияләү.

Җиһазлар: коврограф (мольберт), тавык, тычкан, көртлек рәсемнәре, арпа рәсеме, тегермән рәсеме, ипи савытлары сурәтләнгән рәсемнәр, төлке битлеге, ипи төрелгән сөлге.

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче. Балалар, минем яныма килегез әле. Мин сезгә бер орлык күрсәтәм. Бу арпа орлыгы. Ул нинди? (Кечкенә, озынча түгәрәк, аксыл төстә, каты). (Балаларны активлаштыру). Арпа орлыгыннан ипи пешерәләр. Телисезме, арпа орлыгы турында мин сезгә бер әкият сөйлим. Бу татар халык әкияте “Тавык, Тычкан һәм Көртлек” дип атала. Уңайлы итеп утырыгыз. (Тәрбияче әкиятне сөйли, персонажларның гамәлләрен коврографта күрсәтә бара). Балалар, әкияттә нинди җәнлекләр һәм кошлар турында сүз бара? (Тавык, тычкан, көртлек). (Балаларны активлаштыру). Мин аларның рәсемнәрен күрсәтәм, карагыз әле. Бу нәрсә? (Тавык). Тавык кайда яши? (Ишек алдында, сарайда, кеше хуҗалыгында). (Балаларны активлаштыру). Дөрес әйтәсез, тавык – йорт кошы, ул кеше хуҗалыгында яши, арпа чүпли, йомырка сала. Бу нәрсә? (Тычкан). Тычкан кайда яши? (Кырларда, кеше хуҗалыгында, амбарда). (Балаларны активлаштыру). Дөрес әйтәсез, тычкан – кыргый җәнлек, ул кеше туплаган азыкны кимерә, ярмаларны ашый, кешегә зыян сала. Бу нәрсә? (Көртлек). Балалар, көртлекне башкача кыр тавыгы диләр. Көртлек, яисә кыр тавыгы, кайда яши? (Кырларда). (Балаларны активлаштыру). Дөрес әйтәсез, көртлек – кыр кошы, ул кырда булган ризыкны чүпли, шуның белән туклана. (Тәрбияче кошларның һәм тычканның рәсемен коврографка куя). Бервакыт Тавык нәрсә тапкан? (Арпа бөртеге). (Балаларны активлаштыру). (Арпа бөртеге рәсемен дә коврографка куя). Тавык нәрсә дигән? (Балаларның җаваплары). Дөрес әйтәсез: “Арпа таптым, арпа таптым, аны тарттырырга кирәк. Кем аны тегермәнгә алып бара?” - дип сораган Тавык. (Тәрбияче коврографка тегермән рәсемен куя). Тычкан белән Көртлек нәрсә дип җавап биргәннәр? (Балаларның җаваплары). “Кем онны өйгә алып кайта?” - дип сорады Тавык. Ул нинди җавап ишетте? (Балаларның җаваплары). “Мин алып кайтмыйм, мин дә алып кайтмыйм”, - дип әйттеләр Тычкан белән Көртлек. Тавык онны тегермәннән алып кайткач, нәрсә эшләде? (Балаларның җаваплары). Дөрес, ипи изде. (Тәрбияче ипи савытлары сурәтләнгән рәсемне коврографка куя). Тычкан белән Көртлек аңа булыштымы? (Балаларның җаваплары). Балалар, аннан соң Тавык нәрсә эшләде? (Балаларның җаваплары). (Мич сурәтләнгән рәсемне коврографка куя). Әйе, тавык мичкә якты, ипиләрне мичкә куйды. Ипиләр нинди булып пештеләр? (Балаларның җаваплары). Ипиләр уңдылар, кабарып, кызарып пештеләр. Тычкан белән Көртлек өстәл артына утырдылыр. Балалар, Тавык аларга ипине бирер микән, ничек уйлыйсыз? (Балаларның җаваплары). Минемчә, Тавык аларга ипине бирмәс, чөнки Тычкан белән Көртлек бернәрсә дә эшләмәделәр. Татар халкында мәкаль бар: кем эшләми, шул ашамый.

Ял итеп алыйк. “Төлке һәм тавыклар” дигән татар халык уенын уйнарбыз. Игътибар белән тыңлагыз. Бүлмәнең бер ягында тавык кетәгендә тавыклар һәм әтәчләр яши. Бүлмәнең икенче ягында – төлке. Тавыклар һәм әтәчләр ишек алдында ярма чүплиләр. Көтмәгәндә алар янына төлке килеп чыга. Төлкене күрүгә, әтәчләр канатлары белән кагыналар, “Кикри – кү –ү - к” дип кычкыралар. Бу сигналны ишетүгә, тавыклар өйләренә йөгерәләр. Төлке кемне дә булса тотып алырга тырыша. Әгәр дә тотса, өненә алып китә, тотмаса, яңадан төлке була. (Уен 2-3 тапкыр кабатлана). Булдырдыгыз.

Балалар, мин әкиятне тагын бер тапкыр укыйм, сез тыңлагыз. (Тәрбияче әкиятне укый).

Балалар, ипине үстерү бик авыр хезмәт. Ипи ашасаң, тук буласың. Элек, сугыш барган вакытта, ипи бик аз булган, аны кисәкләргә бүлеп биргәннәр, кешеләр туйганчы ипи ашый алмаганнар. Чөнки немецлар кырларны, басуларны яндырганнар, кешеләр ашлыкны аз җыеп алганнар. Шуңа күрә ипинең бер валчыгын да әрәм итмәгәннәр. Ипине сөлгегә салып кискәннәр, бик саклаганнар. (Күрсәтә). Ипи бик кадерле, шуңа күрә биргән кисәкне ашап бетерергә кирәк.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]